Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рафаэль һәм Динә Латыйповлар гаиләсендә тирән кайгы

Динә Латыйпованың бертуган абыйсы үлгән.

news_top_970_100
Рафаэль һәм Динә Латыйповлар гаиләсендә тирән кайгы
https://www.instagram.com/dinalatipova/

Җырчы Динә Латыйпованың 59 яшьлек абыйсы вафат булган. Ул инстаграм сәхифәсендә авыр хәсрәте турында хәбәр иткән.

«Нигә син? Ышанмыйм… Хакың юк! Син бит тормышны, дөньяны, яшәүне яраттың. Син кешеләрне яраттың. Син безне яраттың. Ә без сине. Белсәң иде, бәгырькәем, йөрәк телем-телем өзгәләнгәнне.

Инде бүген ничәнче көн синсез таң атты, синсез генә ай калыкты. Бар нәрсә дә элеккечә. Бары син генә юк, абый җаным.

Син бит: «Барысы да әйбәт була сеңлем», — дип вәгъдә бирдең. Нигә булмады? Иң йөрәкне әрнеткәне — мин сиңа булыша алмадым. Бик теләсәсәм дә. Нишләде соң бу дөнья? Нинди ел килде? Нигә безнең якыннарыбызны ала?

Кем миңа хәзер бөтенесеннән алда шалтырата, хәлемне белә? Кем миңа: «Сакланып йөр, сеңлем», — дия. 

Абый, абый… Синең белән хушлашуның авырлына чыдый алмыйча, үзең яраткан кыр казлары да күлләрен калдырып, ярсып каңгылдаша-каңгылдаша, чит җирләргә китеп барды. Исән булсалар, язын кайтырлар. Ә син? Абый җаным, йөрәк парәм, син китмәдең. Син күчендең генә. Син минем, безнең, гаиләң, балаларың өчен исән. Вәгъдә бирәм — соңгы сулышыма кадәр синең исемең йөрәгемә, мәрмәр ташка язылгандай, тирән уелыр. Үзем исән булганда — син дә яшәрсең. Ә мәңгелек — уртак йортыбыз», — дип язган ул. 

Инстадуслары Динә Латыйпованың тирән кайгысың уртаклашканнар. «Абыегызның урыны оҗмах түрләрендә булсын, сезгә Ходай сабырлык бирсен», — дип яза алар. 


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Синн!!!Нигээээ??Ни.икк??Ышанмыйм!!Хакын юк!!Син бит тормышны,доньяны,яшэуне яраттын!!!Син кешелэрне яраттын!!Син безне яраттын!!Э без синеее!!Белсэн иде бэгырькэем йорэк телем-телем озгэлэнгэнне!! Инде буген ничэнче кон Синсез тан атты..Синсез генэ ай калыкты..Бар нэрсэ дэ шул ук!Бары син генэ юк абый жаным ? Нигэ болай??Син бит барысы да эйбэт була сенелем ,-дип вэгьдэ бирден!Нигэ булмады??Ин йорэкне эрнеткэне -мин сина булыша алмадым?Берничек тэ!!Бик телэсэм дэ..Эх!Нишлэде сон бу донья?Нинди ел килде?Нигэ безнен якыннарыбызны ала?? Я ,кем мина хэзер ботенесеннэн алда шалтыратып хэлемне белэ?Кем мина:-Сакланып йор сенелем !-дия?? Абый..абый..Синен белэн хушлашунын авырлыгына чыдый алмыйча узен яраткан кыр казлары да камышлы куллэрен калдырып,ярсып кынгылдаша-кынгылдаша чит жирлэргэ китеп барышлары..Исэн булсалар язын кайтырлар..Э син???Абый жаным!!Йорэк парэм!Бэгырь канатым!!Син китмэден!Син кученден генэ!Син минем ,безнен,гайлэн,балаларын,туганнарын,дусларын очен исэн !Вэгьдэ бирэм,сонгы сулышыма кадэр «Абыем-Рэфэгатем!»-дигэн исемен йорэгемэ мэр -мэр ташка язылгандай тирэн уелыр.Эйе-эйе,сонгы сулышыма кадэр узем исэн булганда син дэ яшэрсен!Э мэнгелек-уртак йортыбыз! Тыныч йокла абыем жаным-Рэфэгат Миннерэфыйк улы Садртдинов! 18.06.1961.-05.10.2020. Нигэ бу хэтле дэ авыр икэн????

Публикация от ДинаРафаэльЛатыповы (@dinalatipova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100