Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дин әһелләре җыенында: «Уннан да ким бала алып кайтмасыннар, дигән карар чыгармый булмас»

Казанга Россиянең 77 төбәгеннән барлыгы 1000нән артык дин әһеле җыелды. Окопларда намаз уку, гаилә һәм бала табу мәсьәләләре, татар телен кулланмау – җыенның пленар утырышында яңгыраган фикерләр «Интертат» репортажында.

news_top_970_100
Дин әһелләре җыенында: «Уннан да ким бала алып кайтмасыннар, дигән карар чыгармый булмас»
Фото: © «Татар-информ, Салават Камалетдинов

«Мөселман дөньясы авыр сынаулар кичергән чорда очрашабыз»

«Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге бу атнада тынып тормый. 14 майдан Ислам илләре вәкилләрен туплау һәм RUSSIA HALAL EXPO икътисад һәм фәнни технологияләр күргәзмәсе белән башланып киткән KazanForum быел үз эченә татар дин әһелләре җыенын да алды. Аны ел да Бөтендөнья татар конгрессы уздыра.

Быел мәртәбәле кунаклар арасында Россия Федерациясе хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин сәламләп, мөселманнарның Россия җәмгыятенә керткән өлешен билгеләп үтте.

Бүген без мөселман дөньясының авыр сынаулар кичергән, шул исәптән Якын Көнчыгыштагы хәлнең кискенләшкән, изге Коръәндә язылган әхлак нормалары югалган һәм бозылган чорда очрашабыз. Бу чараларның барысы да тынычлык һәм татулыкны ныгытуда, илебезнең мәдәни һәм рухи мирасын саклауда зур роль уйный. Актив дини эшчәнлек өчен барыгызга да рәхмәтемне белдерәм, – диде Марат Хөснуллин.

Пленар утырышта елдагыча Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Ул Татарстанның Ислам илләре һәм Россия арасындагы мөнәсәбәтендә урталыкта булуына басым ясады. «Без үз өлешебезне кертәбез», – диде ул.

Безнең таянычыбыз – дин әһелләре. Дин аша гына без үзебезне – телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап кала алабыз. Татарстанда 30 процент кына татар яши. Калганнары Россия төбәкләрендә, чит илләрдә. Елда сезнең белән очрашып, Изге Болгар җирлегенә бергә бару, форумнар үткәрү – илебез өчен зур этәргеч.

«Уннан да ким бала алып кайтмасыннар, дигән карар чыгармыйча булмый»

Җыен «Милли тормыш һәм дин» дигән темага багышланган иде. Шул исәптән, чыгышлар Россиядә «Гаилә елы», Бөтендөнья татар конгрессы игълан иткән «Шәхесләр елы»на да багышланды. Иң кыю фикерне Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нәфигулла хәзрәт Аширов җиткерде. «Уннан да ким бала алып кайтмасыннар, дигән карар чыгармыйча булмый инде», – диде ул татар халкын ничек арттырырга, дигән сорауга киңәш итеп.

Бүгенге көндә «Гаилә елы» турында күп сөйлибез. Бу – бөтен халыклар өчен әһәмиятле булса да, безнең татар халкы өчен тагын да мөһим. Милләтләр исәбен алганнан соң булган нәтиҗәне искә төшерәм. Бик үкенечле: татар халкы артмаган диярлек. Кайбер халыклар 60, 70, 80 процентка арткан булса, татар халкының бу мәсьәләдә хәле авыр, – диде ул һәм хәдистән өзек китерде. – Пәйгамбәребез с.г.в. бөтен милләтебезгә, өйләнешегез, бала табыгыз, нәселне күбәйтегез, Кыямәт көнендә сезнең күплегегез белән горурланасым килә, дигән. Камил хәзрәткә (Сәмигуллин – Татарстан мөфтие. – ИТ) бер төрле карар чыгарыргамы инде. Мөфтиләр, имамнар, гаилә корып, уннан да ким бала алып кайтмасыннар, дигән карар чыгармыйча булмый инде, – диде хәзрәт.

Приморье крае мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Айдар хәзрәт Гарифуллин үз гаиләсе турында сөйләде. «Әлбәттә, рухи байлык нәселдән килә», – диде ул һәм бабаларының динне үстерүгә керткән өлешләрен сөйләде. Ул җыенга да гаиләсе белән килгән иде.

Айдар хәзрәт Гарифуллинның әтисе, имам буларак, Ерак Көнчыгышта хәрби бүлекләрдә дини эшчәнлек алып бара, Оборона министрлыгы һәм Тын океан флоты белән хезмәттәшлек итә. Абыйсы Приморье крае мөселманнары диния нәзарәте рәисе булып тора. Үзе аның урынбасары һәм Владивосток шәһәренең имамы буларак хезмәт итә. Өлкән абыйсы – Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең Ерак Көнчыгыштагы вәкиле. Әнисе Урыссуның «Фәнис» мәдрәсәсендә гыйлем алуын дәвам итә. «Абыйларым минем өчен бертуганнарым гына түгел, алар – остазларым да, үрнәк булырлык шәхесләр дә», – диде хәзрәт.

Аның уртанчы энекәше сәхнәгә чыгып, Коръән сүрәсе дә укыды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка бу чыгыш ошады булса кирәк. «Бу егетләргә карап, безнең дөрес юлда икәнне күрәбез. Дин әһелләребез булмаса, мондый егетләр дә булмас иде», – диде Рәис.

«Былтыр яндык, быел батабыз»

Пленар утырышта татар халкына борчу-газаплар китергән сынаулар турында да сөйләштеләр. Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев быел көчле су баскан өлкәләрне телгә алды. «Былтыр яндык, быел батабыз», – диде ул узган ел Курган өлкәсендә чыккан көчле янгында зыян күргән борынгы татар авылы Эчкенне искә алып.

Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән сынаулар, афәтләр, кайгылар да бердәмлекне ныгыту, ярдәмләшү, бер-беребезгә терәк булу хисләрен арттыра. Былтыр янган булсак, быел инде батабыз. Апрель аенда Оренбург өлкәсенең Орск шәһәрен су басты. Май аенда Омск өлкәсендәге борынгы татар авылларын да су баса башлады. Бөтендөнья татар конгрессы, барлык милләттәшләргә мөрәҗәгать итеп, зыян күрүчеләргә оператив рәвештә ярдәм күрсәтү эшләрен оештырып җибәрде, – диде Мили шура рәисе.

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселман җәмәгатьчелегендә белгечләр җитмәвен белдерде һәм форум катнашучыларын Татарстанга белем алырга чакырды. Мөфти әйтүенчә, Татарстанга ислам финанслары белгечләре, Коръән-хафизлар, каллиграфлар, китап бастыру юнәлешендә кадрлар җитми.

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, җәмгыятьтәге төп проблема дип, диннәр һәм милләтләр арасындагы мөнәсәбәт булуын әйтте. Ул «Крокус»та булган терактны һәм Украинада барган махсус хәрби операцияне телгә алды.

Мәскәү тирәсендә булган терактта илебездә булган татулыкны бетерергә, милләтләр, диннәр арасында ялкын кузгатып, илебезне эчтән тетәргә теләделәр. Ул хәл кабатланырга мөмкин. Шуңа күрә без эшебез нәрсәдә икәнен онытмаска тиеш. Бу сугышларның да хәерле нәтиҗәләр белән бетүен телик, – диде Баш мөфти.

«Окопларга Коръән, намазлыклар алып бардык»

Пленар утырышта махсус хәрби операция барган Донецк республикасы мөселманнары да катнашты. Анда барлыгы 7 мөселман оешмасы эшли. ДНР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рәшит хәзрәт Брагин махсус хәрби операциядә катнашкан солдатлар белән элемтәдә булуларын сөйләде. «Бездә курку юк, үзара аңлашып яшибез», – диде хәзрәт.

Без солдатлар белән дә эшлибез. Окопларга Коръән китаплары, намазлыклар алып бардык. Имамнарыбызның вакыты булганда, алар янына бара, җомга намазларын укый. Сугыш вакытында шартлар аеруча катлаулы. Авдеевка азат ителде. Мөселманнар анда да бар. Мәчет төзергә, Аллаһ кушса, урын сорарбыз. ДНРда әле азат ителмәгән, Россиягә кушылмаган шәһәрләр бар. Андагы мөселманнар куркалар. «Кайчан сез киләсез?» – дип шалтыраталар. Ул шәһәрләрдә мәчетләргә зыян килгән. Донецкидагы мәчетебезгә 5-6 снаряд төште, сакчыбыз минага эләкте, – дип сөйләде Рәшит хәзрәт Брагин.

Васил Шәйхразыев та имамнар хәрби операциядә катнашуын билгеләп китте. «Безнең егетләребез юлбарыслар кебек көрәшә», – диде ул.

«Безнең милләтнең 2 терәге бар – ислам һәм татар теле. Аларсыз булмый»

Алда әйтеп үткәнчә, пленар утырышта милли мәсьәләләр һәм динне бер яссылыкта каралды. Шул исәптән, тел мәсьәләсе дә. «Барыбыз да татар телендә сөйләшүләр саны кимүгә борчылабыз», – диде үз чыгышында Россия мөселманнары Дини Мәҗлесе рәисе, Мәскәү шәһәре, Үзәк төбәк һәм Чувашия республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов.

Үткән ел Рөстәм Миңнеханов: «Безнең милләтнең 2 терәге бар – ислам һәм татар теле. Алар – безнең киләчәк, аларсыз булмый», – дигән иде. Дини, рухи, гражданлык нигезләрен югалткан халык тарих сәхифәләрендә генә сакланып калырга мөмкин. Шәһәрләрдә татар теле мохите зәгыйфьләнә һәм, татар телен саклап калу өчен, мәктәпләрдә һәм гаиләләрнең потенциалыннан тулырак файдаланырга, күп телле мәктәпләр ачу практикасын кулланырга һәм татар телендә мәчетләрдә курслар оештыруны мөһим дип саныйбыз, – дип белдерде Әлбир Крганов.

Татар милләтенең дөньяда ислам динен таратуда ролен исә Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин билгеләп узды. Мөфти татар милләтенең горурлыгы булган фикер ияләренең әсәрләрен, мирасларын өйрәнергә, белергә өндәде.

Татар этнонимы дөньяда иң борынгылардан санала. Татарлар күп төрле тарихи дәверне үткән. Байлыгын да, шөһрәтен дә казанган, михнәтен дә, сугыш ачысын да татыган. «Татар бетә» дигәндә дә, яңадан үсеп чыккан, чыныккан һәм ныгыган. Бүген дә үз аякларыбызда нык торып, үз туган җиребездә көн күрәбез, – диде ул.

Мөфти сүзләренчә, олы шәхесләр дәрәҗәсендәге акыл ияләрен үстерү, яшь буынны тәрбияләү – олы яшьтәге дин әһелләренең иң әһәмиятле бурычы. Ул өммәтнең гаилә кыйммәтләренә тугрылыкны саклавын да әйтте.

Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы катнашучылар өчен 3 көнлек программа әзерләнгән. Ул 19 май көнне Изге Болгар җыены белән тәмамланачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100