«Димәк, булдыра алам!»: Гөлназ Шәрипҗанова татар туйлары белән федераль дәрәҗәдә җиңде

Җырчы Гөлназ Шәрипҗанова Идел буе федераль округы буенча туйлар алып баручылар арасында үткәрелә торган «WEDDING AWARDS» премиясендә җиңү яулады. Ул «Туйлар алып баручы хатын-кыз» номинацияcендә иң яхшы алып баручы исеменә лаек булды.
Гөлназ Шәрипҗанованың, татар туйларын федераль дәрәҗәдә тәкъдим итеп, финалга узуы хакында «Интертат» язган иде. Гөлназ – әлеге премиядә татарча туйларның үзенчәлеген күрсәткән бердәнбер алып баручы. Чарада төрле төбәкләрдән 73 алып баручы катнашты, шуларның нибары дүртесе генә финалга үтте.
Премиянең финалы кичә Самара шәһәрендә узды. Җиңүе белән котлап, Гөлназның үзе белән элемтәгә кердек.
«Чын дөресен әйтәм – мин бу җиңүне көтмәгән идем. Хәтта Уфадан килгән финалистка Венера белән видео да яздырдым. Аның җиңүче булачагына шигем юк иде. Мин әле дә шок халәтендә!
Ләкин мин моны кабул иттем! Димәк, юкка гына түгел, димәк, булдыра алам! Үзеңә ышанырга һәм максатларыңа хыянәт итмәскә генә кирәк!
Премиядә катнашучылар 40ка якын номинациядә бүләкләнде. Безнең номинацияне иң ахырдан игълан иттеләр. Көтә-көтә арып беттек. Әмма, әйтүемчә, мин нигәдер җиңүгә өметләнмәгән идем, – ди ул.
Җиңүчене игълан иткән мизгелләр һәм Гөлназның хис-кичерешләре:
Гөлназ Шәрипҗанова сүзләренчә, оештыручылар да, конкурентлары да аның җиңүен лаеклы дип бәяләгән.
Мөгаен жюри әгъзаларын мин әзерләгән видеопрезентациянең гадилеге җәлеп иткәндер. Күпләр бу премиядә катнашу – сценарий, идея, сьемкалар өчен бик зур акчалар түгә икән. Мин шаккаттым. Ә мин ничек бар шулай – үз фәлсәфәм, татар туйларының үзенчәлекләрен сөйләп күрсәттем. Минем презентация – барысы арасында да иң гади презентация иде. Башка заявкаларны карадым – алар өчен оператор күбрәк көч түккәнгә охшап торды, – ди Гөлназ.
Гөлназдан: «Нәрсә бүләк иттеләр?» – дип тә кызыксындык. «Статуэтка һәм 1 ел дәвамында сакланачак «Иң яхшы алып баручы» исеме», – дип елмайды ул.
Гөлназ Шәрипҗанованы әлеге җиңүе белән чын күңелдән тәбрик итәбез!