Гөлназ Шәрипҗанова, татар туйларын федераль дәрәҗәдә тәкъдим итеп, финалга узган
Гөлназ – Идел буе федераль округы бәйгесендә татарча туйларны тәкъдим иткән бердәнбер алып баручы.

Җырчы Гөлназ Шәрипҗанова Идел буе федераль округы буенча туйлар алып баручылар арасында үткәрелә торган «WEDDING AWARDS» премиясе финалисты булган. Гөлназ – әлеге премиядә татарча туйларны тәкъдим иткән бердәнбер алып баручы. Чарада катнашу өчен гаризаларны төрле төбәкләрдән 73 алып баручы җибәргән. Шуларның нибары дүртесе генә финалга үткән. Шулай ук Гөлназ – «Туйлар алып баручы хатын-кыз» номинацияcендә Татарстаннан бердәнбер кандидат. Премиянең финалы Самара шәһәрендә узачак.
Әлеге зур җиңүе белән котлап, Гөлназның үзе белән элемтәгә кердек.
Әлеге премия безнең якларда популяр түгел. Аны инде ничәмә-ничә еллар дәвамында башка өлкәләрдә оештыралар. Аеруча Түбән Новгород һәм Самара шәһәрләре алдынгылык күрсәтә.
Быел мин дә үземне әлеге бәйгедә сынап карарга булдым. Чөнки, алып баручы дигәндә, кеше күз алдына «тамада», «уеннар», «җырлар» сүзе генә килә. Әмма беркем дә моның фәлсәфи ягы да булуы турында уйлап карамый. Туй бит ул – уен-көлке, җыр-бию генә түгел, бу бит әле хис-кичерешләр дә. Тәннең һәр күзәнәген уята торган хәрәкәтләр, сүзләр дә була бит әле ул туйда. Без инде күбрәк шушы Казан эчендә генә кайныйбыз. Шуңа да, бу үзенчәлекләребезне башка төбәкләргә дә күрсәтергә кирәк, дигән фикергә килдек.
Биредә катнашыр алдыннан, мин үземнең бер хезмәттәшемнән киңәш сорадым. «Минем шундый-шундый премиядә катнашасым килә, моның өчен миннән нәрсә таләп ителә?» – дидем.

Фото: © Гөлназ Шәрипҗанованың шәхси архивыннан
«Үзеңнең уникаль якларыңны, иң зур плюсләреңне барла», – диде. Барладым: мин туйларны русча, татарча, ике телдә дә ирекле алып барам. Аннан соң безнең халыкта «хатын-кыз алып баручы бик үк шәп түгел» дигән фикер дә бар бит инде. Халык, янәсе, ир-атлар алып барганны күбрәк ярата. Минем хатын-кыз алып баручының әле күпмедер өстенрәк тә икәнлеген күрсәтәсем килде. Чөнки мин үзем дә әни кеше, минем дә гаиләм бар, шуңа күрә минем сөйләгән сүзләрем үтемлерәк, хислерәк тә була ала. Шул ук вакытта мин уздыра торган туйларның энергетикасы көчле, күңелле моментлары бик күп.
Татар туйлары хәзер ничек уза? Күбесендә миллилек белән заманчалык, стиль бергә үрелеп бара. Мәсәлән, мин матур сөйлим, киенәм, тавышым матур, гомумән, мин – матур алып баручы. Минем әлеге премиягә тәкъдим иткән фәлсәфәм шундый: туйлардагы миллилек һәм заманчалык – икесе ике әйбер түгел. Татар туйлары – милли һәм шул ук вакытта бик зәвыклы уза.
Аннан соң кешедә, алып баручы белән эшләү кыйммәт, дигән стереотип бар. Юк, хис-кичерешләр алар кыйммәт түгел. «Әй, без 35 меңгә дә тамада таптык», – дип әйтүчеләр очрый. Тапкансыздыр, ләкин ул 35 меңгә сезнең бәйрәмне сыйфатлы үткәрерме соң?
Без кешенең шәхесенә күп игътибар бирәбез, моңа алдан әзерләнәбез. Дөрес оештырылган эш зур чыгымнар таләп итми. Соңгы вакытта үземне режиссер буларак та ачам. Яшьләргә берәр идея әйтеп, шуны үстерергә тәкъдим итәм. Аңлаган кеше миңа ышана һәм ризалаша. Гадәти туй уздырырга теләгәннәренә әйтеп тормыйм. Төрле кешеләр була бит. «Шул туйда шулай иде, безгә дә шулай кирәк», яки «шулар туенда шулай иде – без алай теләмибез» диләр.
Яшьләр, күбесенчә безнең энергетиканы тоеп, безнең җырларны ишетергә теләп мөрәҗәгать итә. Бик сирәк кенә булса да, туйларын алып барудан баш тарткан парларым да була. Артык борчыла, юк әйберләргә бәйләнә башлаучыларга үз ресурсларымны әрәм итмим, – ди Гөлназ.

Фото: © Гөлназ Шәрипҗанованың шәхси архивыннан
Гөлназ Шәрипҗанова әлеге премиягә ул үзе турында видеопромо тәкъдим иткән. Материалга бары тик 2024 елда узган туйлар гына тупланган. Видеоны бергә эшли торган видеооператорлары Данияр Сабирҗанов әзерләшкән. Видеоларга тәҗрибәле жюри бәя биргән.
«Жюрида кемнәр утырганын безгә әйтмәделәр. Алар һәр алып баручыга үз тавышларын бирделәр. Барысы да тәҗрибәле һәм шушы өлкәдә эшләүчеләр. Һәр округ буенча әлеге премиягә кабул ителгән заявкаларны төрле белгечләр карый. Шуңа күрә ниндидер «сатып алу», үз кешеләрен өстенрәк кую кебек моментлар булуы мөмкин түгел», – ди алып баручы.
Гөлназ Шәрипҗанова бу премиянең үзе өчен яңа танышулар, очрашулар һәм тәҗрибә алышу икәнлеген дә билгеләп үтте.
Алда әйтеп үтүебезчә, премиянең финалы, бүләкләүләр 17 март көнне Самара шәһәрендә узачак. Бәлки, Гөлназ Шәрипҗанова бердәнбер җиңүче дә булып куяр әле! Аңа уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!

Фото: © Гөлназ Шәрипҗанованың шәхси архивыннан