Дилия Әхмәтшина: «Гаиләмә килгән кайгыларны бик авыр кичердем»
«Россиянең Алтын тавышы» һәм «Тюрквижн 2020» конкурслары лауреаты, “Ямьле» төркеменең элекке җырчысы Дилия Әхмәтшина тормышындагы яңалыклар турында сөйләде.
Дилия, соңгы вакытта күз уңыннан югалып тордыгыз. Хәлләрегез ничек? Ниләр белән шөгыльләнәсез?
Аллаһка шөкер, рәхмәт! Бүгенге көндә күбрәк әни статусында мин – бала үстерәм. Асельгә хәзер 3 яшь тә 7 ай. Балалар бакчасына йөри. Кызыбызны төрле-төрле түгәрәкләргә дә йөртәм. Бик яратып, биергә, рәсем ясарга өйрәнә.
Мин үзем дә бер урында гына утырып торырга яратмыйм – күп төрле шөгыльләрем бар. Берара үземнең интернет-кибетемне ачкан идем. Бүгенге көндә беренче иҗат кичәмне үткәрү нияте белән янып йөрим. Тулысынча аны оештыру эшләре белән мәшгульмен.
Иҗат кичәгездә ниләр көтелә?
Үзебезгә күрә бик күңелле, әйбәт программа әзерләдек. Татар, рус, итальян һәм инглиз телендәге популяр композицияләр яңгыраячак. Кичәдә элекке иҗатташ дусларым Марат Галимов һәм Линара Батталова, «Ямьле» төркеме кызлары, «Милли аш-су серләре» тапшыруын алып баручы Руслан Шәрәфетдинов катнаша. Шулай ук Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганеева килүе көтелә. Концерт уеннар, күңелле биюләр белән үрелеп барачак. Кыйммәтле бүләкләр дә уйнатачакбыз.
Әни булганнан соң иҗатыгыз тукталып тордымы?
Әни булганнан соң, иҗат бөтенләй икенче планга күчте. Чөнки профессиональ рәвештә иҗат итү зур эмоциональ чыгымнар таләп итә. Барыбызның да күз алдында – гастрольләргә йөрүче җырчы әниләрнең янәшәләрендә терәк булырдай кешеләре бар. Андый ресурслар миндә юк. Минем очракта барысы да үземнең энтузиазмнан тора. Шулай да, мөмкинлекләремнән чыгып, җырларымны телевидениегә ротациягә бирергә тырышам.
Белүемчә, башта – Мәскәүдә, аннары Волгоградта яшәдегез. Сез хәзер кайда?
Хәзер без күбрәк Мәскәүдә яшибез. Казанга уку буенча еш кайтып йөрим. Чөнки мәдәният университетының Винера Ганиева кафедрасында ассистентура-стажировка программасы буенча белем алам.
Яшәү урынын еш алыштыру сезгә ничек тәэсир итә?
Дөресен әйтергә кирәк, яшәү урынын еш алыштырудан мин туйдым. Казанга кайтып йөрүе ошый.
Бу – иҗатка да тәэсир итәдер?
Читтә яшәү иҗатка уңай тәэсир итә, ә менә татарча сөйләмемә тискәре йогынты ясый. Соңгы вакытта әйләнә-тирәмдә татарча аралашырлык кешеләр сирәк очрый. Өйдә татар телендә сөйләшергә тырышабыз. Тик әби-бабайларыбыз белән сөйләшкән дәрәҗәдә үк түгел инде, чөнки алар безнең белән бер шәһәрдә яшәми.
Белүемчә, сез күпләргә үрнәк булырлык тигез, матур, милли җанлы гаиләдә тәрбияләнгәнсез.
Югары бәя бирүегез өчен рәхмәт. Балачагымны бөтенләй болытсыз дип әйтеп булмаса да, әти-әниләрем кулларыннан килгәнчә тырыштылар. Мин яхшы белем алдым, Ижаудагы татар гимназиясен тәмамладым. Татар милли традицияләрен сеңдереп үстем. Аккордеон буенча музыка мәктәбендә дә укыдым. Аннары бу юнәлештә укуымны Казанда дәвам иттем.
Әтиегез дә иҗатка битараф кеше булмаган дип беләм. «Гафу ит, авылым» җыры әтиегез сүзләренә язылган җыр, әйеме?
Бу җырны ул тулысынча үзе язган. Әтиемне югалтканчы, әлеге җырга аранжировка ясавымны әйтергә өлгердем. Бик нык шатланган иде.
Әтиегез югалгач, аны эзләүдә ярдәм күрсәтүчеләр күп булдымы?
Булышучылар күп булды, әйе. Барысына да зур рәхмәт. Аеруча туганнан туган абыем нык ярдәм итте. Абыем полковник, әле студент вакытларда ук аның яклавын тоеп яшәдем мин. «Берәрсе үпкәләтсә, шалтырат, шунда ук килеп җитәрмен», – дип әйтә иде ул миңа. Бик авыр булды ул вакытлар. Тик, гафу, ул вакыйгаларны тулысынча исемә төшерәсем килми.
Шулай да, әтиегезне эзләүләр аяныч тәмамланган. Җинаятьчене тоттылармы? Ул тиешле җәзасын алдымы?
Жинаятьчене тоттылар. Әйе, ул җәзасын алды...
Әниегезнең дә онкология белән авыруы хакында язган идегез. Аның хәлләре ничек?
– Әнием, Аллаһка шөкер, алга таба бара. Әлегә тернәкләндерү курслары уза.
Әниегез янәшәсендә кеше бармы?
Хәзер күбрәк туганнар белән аралаша, алар аңа ярдәм итеп торалар.
Әлеге хәсрәтләрдән соң депрессиядә булдым, дип язган идегез. Бу халәт озак дәвам иттеме?
Мин бит тере кеше. Әлбәттә, бу кайгыларны мин җиңел генә үткәреп җибәрә алмадым, бик авыр кичердем. Ә депрессиягә килгәндә, аның турында бик күп сөйләп була… Үземә карата «Болай күңелне төшерү – гөнаһ», «Нинди депрессия инде ул, депрессия булмый», «Син моны үзең уйлап чыгаргансың» кебек сүзләр дә ишетергә туры килде. Мин табибка мөрәҗәгать итеп, тиешле дәвалану курсы алганнан соң гына бу халәтемнән чыга алдым.
Бу авырлыкларны җиңәргә якыннарыгыз, дусларыгыз да ярдәм иттеме?
Бу тормышта һәркемнең үз проблемасы бар. Сөйләп, беркемне дә борчымаска тырыштым.
Тормыш юлыгыздагы авырлыклар олыгаерга мәҗбүр иткәндер?
Үземне белә-белгәннән бирле авырлыклар белән очрашып тордым. Шуңа да миңа бик иртә олыгаерга, акылга утырырга, зирәклеккә өйрәнергә, җаваплылыкны үз кулыма алырга туры килде. Теләсә кайсы ситуацияне анализлап, аңа фәлсәфи яктан карап, үзем өчен уңай якларын ачыклый идем.
Татар эстрадасы җырчылары арасында терәк булырлык дусларыгыз бармы?
Артист дусларымнан алай ярдәм сорадым дип әйтмәс идем. Ләкин ул чорларда аларның минем кайгыма битараф калмауларына игътибар иттем. Аларга зур рәхмәт.