Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дилия Әхмәтшина: «Әнием онкология белән авыргач, тормышымның асты өскә килде»

news_top_970_100
Дилия Әхмәтшина: «Әнием онкология белән авыргач, тормышымның асты өскә килде»
"Татар-информ" архивы

Моннан берничә ел элек Дилия Әхмәтшина гаиләсенең ишеген кайгы җиле килеп шакыган. «Мин хәзер тормышны элеккеге кебек үк ярата алмыйм инде», – дип яза социаль челтәрләрдә җырчы. Дилия әлеге вакыйгаларны ни дәрәҗәдә авыр кичерүе хакында да ачыктан-ачык язган.

«Кичә тормыш юлымдагы авырлыклар турында пост куйдым, кабат аны, «оятың кайда» дип, алып ташладым. Кабат үземне ачуланам. Моның нинди начарлыгы бар инде? Бу бит – минем тарихым, минем тәҗрибәм. Беренче тапкыр сезнең белән дә уртаклашу теләге туды.

Әнием онкология белән авыргач, тормышымның асты өскә килде. Бөтен ресурсларымны туплап, пациент-волонтерлык оешмасына ярдәм итү өчен концерт оештыра алдым. Әниемә: «Яшә, мин дә яшәрмен», – дигәнне аңлатасы килү теләге иде бу.

Мин һәрвакыт җырладым, аеруча, кыен вакытларымда. Кечкенә вакытта да җырладым. Әти-әнием миңа булдыра алганча яхшы белем бирде. Авыр вакыйгалар турында нечкәлекләренә бирелеп сөйлисем килми. Тик мин нәкъ менә балачакта җырчы булырга карар кылдым.

Әтиемнең вафатыннан соң тормышым тулысынча үзгәрде. Аны рәхимсез рәвештә үтерүләренә, чылбыр рәвешендә, башка вак проблемалар да килеп өстәлде. Кабат минем депрессияләр… Бу – коточкыч: бер елны тормышымнан бөтенләй сызып ташлый алам. Яшисем килмәде, бер нәрсәнең дә мәгънәсен күрмәдем. Ләкин мин беркайчан да энтузиазмны югалтмадым һәм бу хәлләрдән чыгачагымны белә идем.

Әйтергә кирәк, мин әле хәзер дә тормышны элекке дәрәҗәдә яратмыйм. Ләкин мин бернәрсәгә карамый алга барачакмын», – ди җырчы

«Мин синең белән, Дилия», «Бик көчле язылган. Сез барысын да җиңеп чыгачаксыз», «Каз тәннәре чыкты», «Дилия, башкалар белән уртаклаш. Бу – бик мөһим әйбер. Үзе-үзеңә ышанычны югалтма», – дип юатырга тырышкан җырчыны дуслары.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100