Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының Бөтенроссия «Һөнәр» яшь режиссура фестиваленең яңа концепциясен тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференциясе (аның турында биредә) сәхнә теленә багышланган җитди сөйләшүгә әверелә язды. Әлеге сөйләшүнең кыскартылган вариантын тәкъдим итәбез.
Матбугат конференциясендә журналистлар байтак булса да, әлеге фикер алышу аның бер өлешен җәлеп итте. Катнашалар: Казан дәүләт мәдәният институты доценты, «сәхнә теле» белгечлеге педагогы Илсөяр Шиһапова, театр белгече Нияз Игъламов, журналист Рузилә Мөхәммәтова, журналист һәм музыкант Рәдиф Кашапов.
Илсөяр Шиһапова 5 көн дәвамында яшь режиссерларга сәхнә теленнән белем бирәчәк. Ул чыгышын зур проблемадан башлады: «Бик авыр тыңлавы радионы, телевидениене, эстрадада катлаулы хәл – дилетантлар бик күп. Башка һөнәрдән сәнгатькә килгән иптәшләр бар. Бу – начар әйбер түгел. Ләкин иң мөһиме – алар укысыннар, белемле булсыннар иде. Мине чакырганга сөендем, чөнки фестивальнең исеме дә – «Һөнәр». Биредә укыту формаль яктан гына түгел, эчтән алып барыла икән, без моның өчен тырышырбыз».
Рузилә Мөхәммәтова: «Сәхнә теле» татар телендә укытыла дип аңлыйм. Татар театрларыннан гына киләләрме, әллә «сәхнә теле» рус теллеләргә һәм татар теллеләргә икегә бүлеп укытылачакмы?
Илсөяр Шиһапова: Мин ике телдә дә укыта алам. Биредә тренинглар русча барачак...
Рузилә Мөхәммәтова: Белмичә сорыйм – сәхнә телен татар артисты русча укый аламы? Ул – телгә бәйле дәрес түгелме?
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Илсөяр Шиһапова: Тел буенча бүленә, билгеле, чөнки тел турында сүз бара. Гадәттә, сәхнә телен укытучы мөгаллимнәр дә төгәл бүленәләр: русча сәхнә телен укыткан укытучылар татарча укыта алмыйлар һәм киресенчә – татарча укытканнар русча укыта алмый. Мин сәхнә теле буенча бердәнбер ике телле укытучы: икесен дә тигез алып бара алам. Миңа рәхәт...
Рузилә Мөхәммәтова: Сезгә рәхәттер, ләкин ничек итеп һәм ни өчен татар театры артисты Динар Хөснетдиновны русча укытырга кирәк соң? Аңлап бетерә алмыйм, гафу итегез...
Илсөяр Шиһапова: Матур сорау. Дөрес сорау. «База» дигән әйбер бар, ул – Африкада да база.
Рузилә Мөхәммәтова: Ләкин, мәсәлән, театр училищесын тәмамлаган әйдәп баручы актер Динар Хөснетдинов базаны болай да беләдер.
Илсөяр Шиһапова: Әйе, артистлар базаны беләләр, ләкин, онытылып, базадан читләшәләр, игътибар ителми башлый. «Атака звука» дигән әйбер ул база. Бүген, ни кызганыч, мин аны татар артистлары арасында да сирәк күзәтәм. Ул мөһим, микрофонсыз эшли торган артист өчен ул – төп таләп.
Нияз Игъламов: «Тавыш һөҗүме».
Илсөяр Шиһапов: Әйе. Ул – һөнәри термин. Бу очракта тел мөһим түгел. Фестивальне оештыручылар орфоэпияне укытырга сорасалар, мин «татар сөйләме орфоэпиясеме, рус сөйләме орфоэпиясеме» дип сорар идем. Алар – икесе ике әйбер, һәм тел буенча ике төркемгә бүлергә кирәк булыр иде. Бу – миңа авыр түгел, мин ике тапкыр укытып чыга алам, минем бик эчтәлекле программаларым бар.
Рузилә Мөхәммәтова: Андый таләп куелмадымы?
Илсөяр Шиһапова: Бу очракта безгә тренинг кирәк. Муштра... ул һәрдаим шөгыльләнү, дрессура. Без белмибез – театрларда һәрдаим андый муштра барамы? Театрларда сәхнә теле укытучысы юк икән, бүгенге көндә алар юк, димәк, муштра юк. Бу очракта оештыручыларның таләбен аңлыйм. Бу очракта укытучы буларак максатым – аларны «муштра аша» уздыру…
Рәдиф Кашапов
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Рәдиф Кашапов: Шундый сорау туды. Инглиз телендә «Америка сөйләме», «Англия сөйләме» дигән әйбер бар. Бездә, димәк, «Казан сөйләме» генә бар, мишәрләр мишәрчә сөйләшә алмый.
Илсөяр Шиһапова: Матур сорау. Рәхмәт бу теманы кузгатуыгыз өчен. Бу теманы аңлаучы кеше соравы күңелле. Мишәр диалекты синең бердәнбер сөйләмең икән, бу – профессиональ сөйләм түгел. Рус теле әдәби сөйләме Мәскәү әйтелешенә нигезләнгән, татар әдәби теле сөйләме Казан сөйләшенә нигезләнгән. Казан сөйләшеннән тайпылыш бар икән – мишәр, керәшен сөйләме – бу инде татар әдәби сөйләме кысаларына сыймый дигән сүз. Бу – профессиональ сөйләм түгел. Без татар сәхнә теле турында сүз алып барсак, билгеле, Казан сөйләмен күз алдында тотып сөйләшәбез. Бу – фәкать шулай гына була ала. Калганнары – тайпылыш. Нәрсә ул сәхнә теле? Сәхнә әдәби теле – ул диалекталь, сленг, жаргонизмнардан, Казан сөйләменнән тайпылган башка сүзләрдән азат камил сөйләм. Телибезме-юкмы, бу – шулай, мөхтәрәм җәмәгать.
Нигә шулай?
– Игътибар итегез: Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле бар. Алар тулысынча әдәби телдә сөйләшсәләр, ышанмас идек. «Утырып чыккан» кешенең дә телен спектакльдә төзәтергә кирәк түгел. Ягъни, ситуациягә карап тайпылышлар була һәм булырга тиеш. Аларны исәпкә алмаганда, сәхнәдә, экранда камил татар әдәби теле таләп ителә. Югалтмыйк татар әдәби телен.
Рәдиф Кашапов: Ләкин сез кешенең табигый сөйләшен «тайпылыш» дип атыйсыз…
Нияз Игъламов: Безнең семинарларга йөрсәгез, сез боларны аңлар идегез.
Рузилә Мөхәммәтова: Минзәлә театры үз ягында да Минзәлә сөйләмен куллана алмыймы?
Илнур Гайниев: «Бармаем-кайтмаем» дип уйнап булмый бит инде.
Илсөяр Шиһапов: Тиеш. Ләкин үзләре хәл итәләр. Без профессиональ күрсәткечебезне үзебез хәл итәбез. Миңа барыбер икән, төрлечә укыта алам. Һәр кеше ни дәрәҗәдә профессиональ буласын үзе хәл итә. Сез сәхнә телен кирәк түгел дип саныйсыз икән, бигайбә…
Рәдиф Кашапов: Сез мөмкинлекләрне инкяр итәсез кебек.
Илсөяр Шиһапова: Инкяр итмибез. Бу – профессиональ таләп.
Нияз Игъламов: Безнең укытуда база турында сүз бара...
Рәдиф Кашапов: Мин аңлыйм. Ләкин «тиеш» дигән сүзегезне аңламыйм. Кеше әдәби телне дә белә, ләкин башкача да сөйләшә ала, ди. Мәсәлән, Әлмәттә «Мин түгел...» спектаклендә Илтөзәр Мөхәммәтгалиев Хәсән Туфан ролендә иде. Ул бик матур сөйли, азактан мишәрчә чалымнар белән Хәсән Туфан теленә күчә – бу, чыннан да, осталык. Тулысынча база буенча гына сөйләсә, «молодец, «5»ле» дия алам, ләкин минем өчен ул – уртача актер булып калыр иде.
Нияз Игъламов: Бу – синең шәхси фикер. Теләсә нинди театраль ВУЗда даһилар укытмыйлар, уртача белем бирелә.
Рәдиф Кашапов: Мәскәү мәктәбе бар, Ленинград мәктәбе бар…
Нияз Игъламов: Хәзер монда боларның катнашы юк.
Рузилә Мөхәммәтова: Ә шулай да татар артистына сәхнә теленең ни өчен рус телендә укытылуын барыбер аңламыйм.
Илсөяр Шиһапова: Тренингның теле юк. Тренинг ул – тән белән эшләү. Сулышның теле юк. Базаның теле юк.
Нияз Игъламов: Аңламый алар. Милли пәрәмәч турында сөйләшү кызык аларга...
Илсөяр Шиһапова: Сәхнә теле ничә бүлектән гыйбарәт: тән, сулыш, тавыш, орфоэпия, логика. Тән – сәхнә теле, чөнки аваз тәндә туа. Фикер башта туа, аваз туа тәндә. Сәхнә теле – мантыйк...
Рузилә Мөхәммәтова: Нишләп башка укытучылар теле булмаган базаны теләсә кайсы телдә укыта алмыйлар? Ни өчен сез бердәнбер соң?
Илсөяр Шиһапова: Ике телдә укыта алуым – минем универсаль булуым. Бу – минем бәхетем. Ике телдә укыту – бик авыр, мөмкин түгел хәл...
Нияз Игъламов: Әйдәгез, җәмәгать, сәхнә теленнән...
Рәдиф Кашапов: Бу – безгә нык кызык тема. Без бит укыту процессы турында сөйләшәбез…
Нияз Игъламов
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Нияз Игъламов: Без бик табигый булган демагогия. Мин «Нәүрүз» фестивале белән эшләгәндә, «сәхнә теле» белгече Дмитрий Кошмин белән аралаштым. «Тывалар, алтайлар, казахлар, башкортлар килә. Сез уртак база бирә аласызмы?» – дим. «Әлбәттә», – диде. Ул сулышны, мантыйкны бирә ала. Саф әдәби телдә сөйләшсәң дә, сүзеңнең мантыйгы булмаса, рольнең бернинди кирәге дә юк... Чөнки син тамашачыга берни дә җиткерә алмыйсың...