Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дилә Мөхәррәм-Хәйретдинова: «Мин – Башкортстан татары!» – дип, горурланып җавап бирәм»

«Казан утлары» журналы редакциясе китапханәсендә чыккан «Мәхәббәттән татлы җимеш» дип исемләнгән китап авторы, Уфа шәһәрендә яшәп иҗат итүче Дилә Мөхәррәм-Хәйретдинова үзенең мисалында Башкортстанда татар кешесенең милли җанлы булып калуы һәм язмышында роль уйнаган хәлиткеч вакыйгалар турында фикерләре белән уртаклашты.

news_top_970_100
Дилә Мөхәррәм-Хәйретдинова: «Мин – Башкортстан татары!» – дип, горурланып җавап бирәм»
Дилә Мөхәррәм-Хәйретдинованың шәхси архивыннан

«Башкорт теле дәресләре булганда татар телен укыдык»

– 1993 ел... 70 яшьлек юбилее уңаеннан якташыбыз Таһир Таһиров Башкортстанның Бишбүләк районына мәртәбәле кунаклар алып кайтты. Укучылар өчен мәктәбебездә Әнгам Атнабаев, Фидан Гафаров, Нурия Ирсаева, Флүрә Килдиярова белән очрашу үтте. Мәктәп коридорының икенче катында барды бу чара. Әнгам Атнабаевка сүз биргәч, ул урыныннан торып басты да дивар тактасындагы язуларга карап: «Юность нәрсә возьмется? Юность нәрсә добьется? Юность нәрсә победит?» – дип сүзен башлады. Күренекле шәхеснең бер җөмләсе мәктәпнең генә түгел, минем язмышны да кискен үзгәртте. «Юность возьмется! Юность добьется! Юность победит!» – дигән девиз тиз арада юкка чыкты. Аның урынына дивар такталары гына түгел, кабинет исемнәре дә татарчага тәрҗемә ителде. Хәтта авылның исеме үзгәртелде. Яңа-Васильевка урта мәктәбенә укырга төшкән булсак, Усак-Кичү урта мәктәбен тәмамладык.

Балачакта гаиләбездә күбрәк рус телендә аралашканга күрә, беренче тапкыр «Үзаллы эш» сүзен язгач, әнинең: «Что такое чзаллы эш?» дип соравына үзем язган «ү» хәрефен әни кебек «ч» белән укып: «Белмим, әни, нинди чзаллыдыр?» – дип аптырап, карап утыруыма карамастан, татар театр түгәрәгенә йөри башладым. Шәһәрдә үскән, белем алган, аннан мәктәптә күп еллар завуч һәм математик булып эшләгән әниемне дә мәктәбебез татарча сөйләшергә, укырга өйрәтте. Әни бервакыт: «Ул үзен шулкадәр дорфа тотты, мин кемгә мөрәҗәгать итәргә белмәдем», – дип, күңелен әрнеткән вакыйга турында бүлеште, ә мин шатлыктан елмайдым. Татар сүзләрен ничек оста куллана әнием! Түзмәдем, «Син дорфа дигәнне ничек аңлыйсың?» – дип сорадым. «Дура кебек», – диде ул...

Мәктәптә укыганда, татар һәм рус телләреннән миңа укытучылардан бернинди өстәмә таләп булмады. «Математик һәм физик баласына тел һәм әдәбият кирәкми» дигәнрәк караш та булгандыр. 4нче сыйныфта бер сыйныфка югарырак укыган укучылар белән математика түгәрәгенә йөри башладым. Әнинең бертуган апасы да – математик, һәм мин аның классына туры килдем. Апа миңа бервакытта да беренче һәм икенче вариант контроль эшләрен бирмәде, минеке катлаулырак – дүртенче вариант иде. Әмма татар теле һәм әдәбиятыннан көчле укытучы кулларына эләктем. Авыр язылышлы татар сүзләреннән торган диктантлар яздырырга ярата иде ул. Бу сүзләр күңелдә онытылмаслык булып уелып калды һәм соңыннан миңа укуымда да, мөхәррир эшендә дә бик ярдәм итте.

Ялгыш кына татар теле һәм әдәбиятыннан район олимпиадасында катнаштым. Ялгыш кына җиңдем һәм Уфага республика күләмендә үткән сынауларда район исеменнән катнашырга туры килде. Иншаны бик яхшы яза идем. Ә менә викторина һәм тестларга дөрес итеп җавап бирә алмадым. Чөнки язучыларның биографиясен дә, китапларын да белми идем. Галим-педагог, шагыйрә Лилия Рәшит кызы Сәгыйдуллина белән күренекле татар галиме Камил Салих улы Дәүләтшин каршында иҗади имтихан тотканда, алар мине Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга чакырды. «Математика синеке түгел!» – диделәр булачак остазларым. Бу фикер бигрәк тә әтигә ошады. «Гомер буе безнең кебек мәсьәләләр чишеп, дәрес планын язып утырганчы, журналист бул, кызым. Китаплар язарсың!» – диде ул.

Нәкъ без мәктәпне тәмамлаган елны Башкорт филологиясе һәм журналистика факультетында беренче татар журналистикасы төркеме ачылды. Менә шулай язмыш мине татар дөньясына алып керде. «Кемгә укыйсың?» – дип сорасалар, «журналистка» дип әйтергә телем әйләнмәде. Чын журналист була алуыма үземә-үзем ышанмадым...

Журналистика бүлегенең рус һәм башкорт төркеме студентларына караганда, безгә күбрәк дәрес туры килде. Башкорт әдәбиятыннан имтиханнарда рәхәтләнеп татарча җавап бирдек. Башкорт теле дәресләре булганда, без татар телен укыдык. Татар кафедрасы укытучылары татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытты, татарча диктантлар яздырды. Дипломымны да татар телендә якладым. Күпчелек башкорт студентлары яшәгән тулай торакта берничә генә татар бүлмәсе бар иде. Анда да без рәхәтләнеп татарча аралашып, дус яшәдек.

«Татарча язам, татарча уйлыйм, татарча сөйләшәм!»

– 2000 елда татар телендә «Атна» дип исемләнгән беренче төсле гаилә газетасы дөнья күрде. Октябрь ае иде. Бу көн күңелдә бәйрәм булып уелып калды. Яңа һәм заманча газетада эшләвемне күз алдына да китерми идем. Рус телендәге «Неделя» газетасы ярты елга иртәрәк нәшер ителә башлаган иде, анда азмы-күпме тәҗрибә туплап өлгергән курсташларыбыз, безне ияртеп, җитәкчелек белән очрашуга алып килде. Рус, татар, башкорт төркемнәрендә укыган 7-8 курсташ белән «Неделя» нәшрият йортында эшли башладык. Шул көннән алып 14 ел «Атна» газетасы укучылары белән бергә атладым, 8 ел газетаның баш мөхәррир вазифасын да башкардым. Башкортстанда татар хатын-кызлары өчен дөнья күргән беренче газета башлангычында да без булдык. 10 елга якын «Диләфрүз» газетасында да мөхәррир булып эшләдем.

2009 елда Башкортстанда татар һәм башкорт телләрендә тәүлек әйләнәсенә эшләүче беренче музыкаль телеканал «Туган Тел» ачылды. Бу вакыйга турында шулай ук «Атна» газетасы беренчеләрдән язып чыкты. 2015 елны минем язмыш «Туган Тел» телеканалы белән дә үрелде.

Беренчелекне бервакытта да яратмадым. Әмма Башкортстанда ачылган татар журналистикасы төркеменең беренче студентлары – без. Татар телендә нәшер ителгән беренче төсле басма «Атна» һәм татар хатын-кызлары өчен «Диләфрүз» газетасының беренче журналистлары, мөхәррирләре, татар һәм башкорт телләрендә эшләүче беренче музыкаль телеканал «Туган Тел»нең хезмәткәрләре – без!

25 ел Башкортстанның татар дөньясында мин! Һәм шуның белән бәхетлемен! 2022 елны Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы съездында, татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен, «Бөтендөнья татар конгрессы» медале белән бүләкләделәр. Башкарма комитетның идарә әгъзасы итеп тә сайладылар. Минем өчен бу – көтелмәгән хәл булды. Зур ышаныч белдерүләрен яхшы аңлыйм.

Республикадан читтә «Сез кайдан?» дип сорасалар, «Башкортстаннан!» диюгә, «Сез татармы, башкортмы?» дигәнрәк сорау яңгырый башлый. «Мин – Башкортстан татары!» – дип, горурланып җавап бирәм. Без ике милләт тарихы һәм мәдәниятендә тәрбияләнәбез. Без җыр-моң ягыннан да бай. Һәр татар җырчысының репертуарында башкорт телендә җыр бар. Һәр башкорт җырчысы да татар җырларын яратып башкара, үз итә. Башкорт һәм татар спектакльләрен яратам. Татарча язам, татарча уйлыйм, татарча сөйләшәм!

  • Дилә Мөхәррәм-Хәйретдинова – 1981 елның 25 февралендә Бишбүләк районы Иттихат авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә. Усак-Кичү урта мәктәбен тәмамлап, Башкорт дәүләт университетының татар журналистикасы бүлегендә белем ала. Өченче курста укыганда, корреспондент булып, «Атна» гәзитендә хезмәт юлын башлый. «Балалар атнасы» гәзитендә (2003-2004 еллар) мөхәррир эшенең нечкәлекләренә төшенә. 2006-2014 елларда «Атна» гәзитенең баш мөхәррир вазыйфасын башкара. 2010-2019 елларда «Диләфрүз» гәзитендә баш мөхәррир булып эшли. Бүгенге көндә «Туган Тел» телеканалында да мөхәррир эшен дәвам итә.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100