Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Диаз Фәрхетдинов Илсөя Бәдретдинова төркеменнән ни өчен китүен аңлатты

news_top_970_100
Диаз Фәрхетдинов Илсөя Бәдретдинова төркеменнән ни өчен китүен аңлатты
Фотолар Диаз Фәрхетдинов аккаунтыннан

Илсөя Бәдретдинова төркемендә эшләүче Диаз Фәрхетдиновның «ИБ төркеме»ннән китүе хакында хәбәр иткән идек. Диаз бу бер йодрык кебек бердәм төркемне ни өчен калдырырга булган? Бу хакта ул «Интертат»ка сөйләде.

Диаз, озак еллар эшләгәннән соң, сезнең Илсөя Бәдретдинова төркеменнән китүегез билгеле булды. Төп сәбәбе нәрсәдә икән?

Менә ничә еллар Илсөя Ядкаревна белән эшләп, әле бер тапкыр да интервью алганнары юк иде. Киткәч кенә кызыксыну барлыкка килде (көлә). Илсөя Бәдретдинова төркеменнән китүемнең сәбәбе гади – мине гастроль тормышы бик нык ардырды. Нәрсәдер булгандыр, аңлашылмаучанлык чыккандыр дип уйласагыз, бик каты ялгышасыз. Илсөя Ядкаревна белән 7 ел хезмәттәшлек иттек. Барысы да яхшы булды, аңлашып эшләдек. Мин әле аның төркемендә эшләүдән тыш, машина йөртүчесе булып та тордым.

Гел кайтмыйча гастрольләрдә йөрүегезгә якыннарыгыз ничек карый иде?

Мин бит әле гаиләле кеше түгел. Әти-әнием каршы булмадылар.

Алга таба нәрсә белән шөгыльләнәчәксез?

Үз-үземә эшлисем килә. Әлегә шул төп теләк.

Илсөя Бәдретдинованың сезне җибәрәсе килмәгәндер?

Кем белгән инде. Ул андый әйберләрне бик аңлап кабул итә. «Бу – синең тормыш, үзең беләсеңдер ничек яхшырак икәнне», – диде. Бер кешене дә эштә ирексезләп тотып булмый бит. Җайлап кына сөйләшеп, китәргә булдым инде.

«ИБ» вакыйгаларын минем кебек видеога төшерүче булмаячак» дип сөйләгән идегез сторисларыгызда. Ул сүзләрегез аша төркемгә ниндидер үпкәгез бар кебек тоелып китте.

Һәр кешенең үз карашы бит инде. Әле ул вакыйгаларны алга таба төшерүче булырмы, юкмы. Ул бит минем хобби кебек кенә иде. Буш вакытта видеолар төшереп, кызык ясап йөрдем. Бу – минем идея иде, ә кемдер кушуы буенча эшләнгән әйбер түгел.

Төркемегездә ул вакыйгаларны төшереп барганны яраталар идеме соң?

Видеоларны төшергәч, куйганчы, башта рөхсәт сорый идем, әлбәттә. Кемгәдер ошамый бит инде видеога төшү. Ләкин безнекеләрдә андый әйбер булмады.

Илсөя Бәдретдинова белән эшләве кыен булмадымы? Шундый зур төркемне кулда тотарга да кирәк бит әле. Усал булырга да туры киләдер аңа.

Усал булырга дип, аның беркайчан да безгә усал йөзен күрсәткәне булмады. Аны чыннан да усал диләр, кырыйдан карап торучыларга шулай күренәдер, бәлки. Ә болай юк, ул – бик изге күңелле кеше. Аның кебек изге күңелле кеше, гомумән, юктыр ул бу дөньяда. Хәтта тәртип бозсаң, нәрсәне дә булса дөрес эшләмәсәң дә, ул беркайчан да кычкырмый. Минем 7 ел эшләү дәверендә бер тапкыр да аның безгә кычкырганын ишеткәнем булмады. Барыбызны да җыя иде дә, әкрен генә аңлата иде. Ул менә шундый. Илсөя Ядкаревна безгә бертуган апабыз кебек ул. Ул һәр кешене аңлый, авыр вакытларыбызда ярдәм итә. Гомумән, бик шәп кеше.

Рәхмәт, Диаз, җавап биргәнегез өчен. Уңышлар сезгә!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100