news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинованың «ИБ төркеме»ннән ике егет киткән

news_top
Илсөя Бәдретдинованың  «ИБ төркеме»ннән ике егет киткән
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Гастрольләрдә Илсөя Бәдретдинованы йөртүче, кызык видеолар төшерүче, «ассаламалейкум» дип исәнләшүче Диаз Фәрхетдинов «ИБ төркеме»ннән киткән.

Диазның китүен Илсөя Бәдретдинованың язылучылары сизеп алган. «Диаз китте әллә?» – дип сораганнар.

Әйе, Диаз төркемнән китте. Гастроль – бик кызык, ләкин бик авыр хезмәт. Ул өйгә кайтып куна торган эшкә китте. Аның урынына кеше эзлибез. Кемнәрнең теләге бар, безнең күңелле гаиләгә рәхим итегез, – дип язган җырчы.

Ул гына да түгел, биюче егет Илгиз дә киткән икән. Язылучылар аның китүен дә сизгән. «Илгиз дә җиңелрәк эшкә китте. Онлайн эшли торган эш сайлады. Биючеләрнең билләренә, аякларына нык авырлык килә. Гел элемтәдә Илгиз белән», – дип язган ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар