Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Диана Гурцкаяның улы мәрхүм әтисе турында: «Ул – минем өчен иң яхшы әти иде»

news_top_970_100
Диана Гурцкаяның улы мәрхүм әтисе турында: «Ул – минем өчен иң яхшы әти иде»
Фото социаль челтәрдән

Диана Гурцкая белән Петр Кучеренконың улы әтисе вафатыннан соң күңелгә тия торган сүзләр язган. Бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәр ителә.

«20 майда минем әтием вафат булды. Ул бик яшь иде. Минем башка әйтер сүзем юк. Безнең кайгыбызны уртаклашкан һәм безгә терәк булган һәр кешегә рәхмәт. Бу хакта интернетта күп нәрсә укыдым, явыз һәм ачулы комментарийлар күп. Башка кешеләргә ул нинди генә булып тоелса да, ул – минем өчен иң яхшы әти иде һәм шулай булып калачак та. Гаиләгезне һәм якыннарыгызның кадерен белегез», – дип язган Константин.

Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры урынбасары – статс-секретарь Петр Александрович Кучеренконың хәле Кубадан эш сәфәреннән кайткан вакытында самолетта начарайган. Аңа 46 яшь иде.

Исегезгә төшерәбез, 2005 елда түрә җырчы Диана Гурцкая белән тормыш корды. 2007 елның июнендә аларның уллары Константин дөньяга килде.

Диана Гурцкаяның ире Петр Кучеренко вафат.

Диана Гурцкаяның абыйсы җырчының үлгән иренә мөрәҗәгать иткән: «Син миңа бүләк алдың».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100