Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Диана Гурцкаяның ире Петр Кучеренко вафат

news_top_970_100
Диана Гурцкаяның ире Петр Кучеренко вафат
Star.hit

20 май көнне Диана Гурцкаяның ире Петр Кучеренко вафат булган. Түрәнең хәле Кубадан командировкадан кайткач начарайган.

Петр Кучеренко үзен самолетта ук начар хис итә башлаган. Һава транспорты Минеральные Воды аэропортына төшкән. Табиблар 46 яшьлек пассажирны коткарыр өчен кулдан килгәннең барысын да эшләгән, ләкин ир-атның гомерен саклап калып булмаган. Star.hit сайты шул турыда яза.

«20 майда Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры урынбасары – статс-секретарь Петр Александрович Кучеренко вафат булды. Петр Кучеренконың хәле Россия делегациясенең Кубага эш сәфәреннән кайткан вакытында самолетта начарайган. Петр Александровичның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз», – дип хәбәр иттеләр бүген ведомствода.

Исегезгә төшерәбез, 2005 елда түрә җырчы Диана Гурцкая белән тормыш корды. 2007 елның июнендә аларның уллары Константин дөньяга килде.

«Без очрашып йөри башлаган вакытта, мин ояла идем. Без аның белән кинога, аннары кафега бардык. Минем абыем да безнең белән барды. Петя: «Тәмле тортны да аша», – ди, ә мин бик оялам. Һәм абыем шунда: «Диана, син нәрсәдән ояласың? Петя син күрмәвеңне белә! Шуннан нәрсә инде?» – диде. Һәм ул хаклы иде. Петя мине мин ничек бар, шулай яратты», – дип сөйләгән булган җырчы Гурцкая.

Кучеренко үзе хатынының авыр холыклы булуын әйткән булган.

«Мин – табигатем белән холерик, бик тиз кабынып китәм, шуңа күрә теләсә нәрсә аркасында кызып китеп, талаш чыгарга мөмкин. Ләкин мин тиз тынычлана алам һәм һәрвакыт беренче булып татулашырга барам. Диана, әлбәттә, бу яктан бик авыр кеше, ул бик озак үпкәләп йөри, кеше күрсенгә уфтанып йөри, бу хәтта кызык та», – дип сөйләгән булган түрә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100