Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Диана Гурцкаяның абыйсы җырчының үлгән иренә мөрәҗәгать иткән: «Син миңа бүләк алдың»

news_top_970_100
Диана Гурцкаяның абыйсы җырчының үлгән иренә мөрәҗәгать иткән: «Син миңа бүләк алдың»
Star.hit

Җырчы Диана Гурцакаяның ире Петр Курченко 20 май көнне Кубадан эш сәфәреннән кайтканда вафат булган, дип язган идек инде.

Беренчел мәгълүматлар буенча, мәгариф министры урынбасары вазифасын башкарган 46 яшьлек Петрның хәле кинәт начарланган, йөрәк өянәге булган, дип фаразлыйлар.

«МК» репортерлары Диананың абыйсы Роберт белән элемтәгә кергән. Алдагы көнне Роберт журналистлар белән сөйләшергә үзендә көч тапмаган булган. Икенче көнне ул үзен кулга алып, социаль челтәрләрдә кияүләре белән хушлашу сүзләре язган.

«20 майда бөтен җир караңгыланды. Нокта. Син безнең арабыздан башка дөньяга киттең. Беләм, син болай эшләргә һич кенә дә теләми идең. Диана белән Костяны (Гурцкая белән Кучеренконың улы – авт.) син беркайчан да калдырып китмәс идең. Нәрсә булды соң, «брат»? Ни генә булды?.. Син миңа бүләк алып кайта идең. Кире кайтмаска дигән планнарыңда да юк иде бит», – дип, үкенечле итеп, җан ачысы белән уртаклашкан Роберт.

Петрның Робертка нинди бүләк алып кайтуы билгесез. «Бу турыда хәзер берәүгә дә әйтмибез инде», – дип, хәленә керүләрен сораган җырчының абыйсы «МК» хәбәрчеләреннән. Сеңлесенең ирен чәршәмбе көнне җирләячәкләрен хәбәр иткән.

Әлеге гаилә белән таныш булган бик күп артистлар бу көннәрдә социаль челтәрләрдә Петр Кучеренко белән хушлашу сүзләре язалар. Түрәнең шулай кинәт кенә япь-яшьли килеш йөрәк өянәгеннән китеп баруына ышана алмыйлар. Вафат булган Петр Курченко коронавирус чирен дә хәйран авыр кичергән булган икән. Бәлки, аның үлеме моңа да бәйледер, дип уйлыйлар. Сүз уңаеннан, соңгы вакытта ул шактый ябыккан да булган. «Ул үзенең авырлыгын күптән контрольдә тотты. Матур, яшь күренер өчен. Моннан бик күп еллар элек беренче тапкыр Малышева ярдәмендә ябыккан иде», – дип сөйләгән әлеге гаиләнең якын кешесе.

Петр Кучеренконы 24нче май көнне Троектуров зиратында җирләчәкләр. Җеназа йоласы Богоявленский кафедраль соборында узачак икән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100