news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дәхтәрнидә Бөтенроссия авыл Сабан туенда: «Матур бәйрәм, кояшлы көн, сөйкемле халык»

27 июнь көнне Пенза өлкәсе Кузнецк районы Дәхтәрни авылында Бөтенроссия авыл Сабан туе узды.

news_top
Дәхтәрнидә Бөтенроссия авыл Сабан туенда: «Матур бәйрәм, кояшлы көн, сөйкемле халык»
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Гадәттә, язмыш җилләре әллә кайларга илтеп ташлый, диләр. Мине исә, язмыш түгел, ә эшем, журналистика, Пенза якларына «ташлады». Гомумән, яңа шәһәрләргә барырга, кешеләр белән танышырга ошый миңа. Бу Сабан туена баруым да күңелемдә җылы бер хатирә булып сакланырлык булды, дип әйтә алам.

26 июнь көнне иртәнге җиденче яртыда автобуста Пенза якларына кузгалдык. Ара якын түгел, тик колакчыннарда уйнаган татар җырларын тыңлап, шул арада бераз черем итеп алырга да өлгереп, җиде сәгатьлек юл да әллә ни озак булып тоелмады.

Журналистларны Кузнецк район үзәгендә (үзәге дип әйтү артык «каты» булыр, тирәбездә автомойка, шиномонтажкадан башка әйбер юк иде) кунакханәгә урнаштырдылар. Төшке аш сәгать биштә генә була, диделәр. Моны белгәч, бераз моңсуланып алдык та, кибеткә барып «коры-сары» җыеп, шуның белән ашау теләген бераз булса да «басып» торырга булдык. Вакыт җитү белән төшке аш ашадык, ә аннары район үзәгенә (монысы чыннан да үзәк иде) Татарстан артистлары әзерләгән концертны карарга бардык. Анда кунакларны Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко һәм Бөтендөнья Татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Ике сәгать дәвамында артистларыбыз – Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Рәсим Низамов, Илүсә Хуҗина, Чулпан Йосыпова, Алмас Хөсәенов, Алинә Шәрипҗанова һәм башкалар делегатларның һәм Пенза халкының күңелен күрде. Бу – төп Сабан туе көне алдыннан «разогрев» ише әйбер булды, дип аңладым. Бу көн салют белән тәмамланды. Шул матурлыкка сокланып, матур гына карап басып тор бит инде, тик без акча санарга яратабыз шул. «Күпме акча җилгә очты», – дип уйланып тордык, әйтерсең, безнең акчага салют күрсәттеләр... Салюты матур булмаса, акча җәлләгәннәр, дигән булыр идек. Безгә ярап булмый инде.

Бу ике сәгать эчендә якындагы каһвәханәгә барып, 170 сумга латте алып эчергә дә өлгердек. Бигрәк арзан бу, Казандагы кебек түгел, диешкән идек. Бәясе каһвәнең тәмен «аклады». Беренче көн шулайрак узды.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Икенче көнне иртәнге аш ашадык та, Сабан туе мәйданына кузгалдык. Рәсми ачылышка кадәр ике сәгать вакыт бар иде, ул арада Пенза өлкәсе районнарының утарларын, тезелеп киткән сату нокталарын күзләп килдем, кайбер сатучылар белән аралашырга да өлгердем.

Кузнецк районы әзерләгән утарда апалар токмач кисә иде, яннарына бармый булдыра алмадым. «Бездә «токмач» түгел, ә «ләкшә», – диделәр елмаеп.

«Без ләкшә камырын өйдә әзерләп килдек, хәзер менә җәеп куйдык. Кипкәч, кисәбез, бәлки, сатарбыз да. Безнең Дәхтәрни авылында ләкшә ул – төп милли ризык, дип санала, балачактан аны кисәргә өйрәттеләр», – диде Талия Измайлова.

«Сезнеңчә, һәр татар кызы токмач кисә белергә тиешме?» дип сораган идем, апалар бертавыштан «әйе» дип җавап бирде. Ярый әле мин кисә беләм.

Апалар Дәхтәрни авылының күршесе булган Олы Труев авылында мәктәптә укытучы булып эшлиләр булып чыкты. Шул форсаттан, татар телен укыту дәрәҗәсе турында да сорашып алдым.

Авылда мишәр диалектында аралашабыз, ә мәктәптә дәресләр татар әдәби телендә алып барыла. Башлангыч сыйныфларны татар телендә укытабыз, ә олыракларда татар теле дәресе атнага бер керә. Балаларда да телгә кызыксыну бар, алар тырышып укый. Татар телен онытмыйбыз, яратабыз. Пенза өлкәсендә «Татар кызчыгы», «Татар малае» кебек һәм әле тагын башка татарча бәйгеләр уза. Безнең мәктәп укучылары, гадәттә, гран-при ияләре булалар, призлы урыннар алалар, – диде мөлаем апалар.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Ерак түгел генә 1000 кг азу пешерүче абыйларны да күрдем. «Кызлар, якын килмәгез, май сиптермәсен», – дип кисәттеләр. Абыйлар пешерә торган азу – ит, дөге һәм тозлы кыярдан ясалган традицион татар ризыгы.

Соңрак бу дәү казан янына Рөстәм Миңнеханов та килде, хәтта үз куллары белән «болгатты» да әле. Казаннан килгән «Россия рекордларының гастрономия китабы» редакторы Илдар Тәкиуллин татарча азуны рекордлар китабына кертте.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Безне бик яхшы каршы алдылар, матур итеп кунак иттеләр»

Утарларда чын татар мохите иде. Гармун тавышы, милли уеннар, самовар, милли ризыклар – барысы да күз алдында. Нәни пони токымлы атларга кадәр бар иде хәтта.

Кузнецк районы апалары яныннан чыгып барганда, Башкортстаннан килгән кунакларны очраттым.

Без Башкортстаннан 24 кеше килдек, бу – безнең Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре делегациясе. Арабызда Туймазы, Чакмагыш һәм башка районнардан җыелган кешеләр дә бар. Безне бик яхшы каршы алдылар, матур итеп кунак иттеләр. Бүгенге Бөтенроссия авыл Сабан туе – бик ямьле бәйрәм, килгәнебезгә бик шатбыз, - диде Равия Вахитова.

«Уфтанма» җырының көй авторы Рәис Ханнанов та биредә иде, делегатлар аның гармунда уйнавына кушылып әлеге җырны башкардылар. Рәис әфәнде турында: «Геройларны күреп белергә кирәк», - диделәр.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

«Матур бәйрәм, кояшлы көн, сөйкемле халык»

Пенза өлкәсе әзерләгән утарларны карагач, тәм-томнар, милли эшләнмәләр сата торган рәтләр буйлап киттем. Ялтыравыклы әйберләр яратканга күрә, күзем милли стильдә ясалган алкаларга, калфакларга төште. Хуҗабикәсе Эльмира Закирова Казаннан килгән булып чыкты.

Кичә кич Пенза өлкәсенә килдек, безне яхшы каршы алдылар, уңайлы кунакханәгә урнаштырдылар. Иртәдән бирегә килеп бастык. Матур бәйрәм, кояшлы көн, сөйкемле халык. Бүген яхшы сатулар булыр, дигән өметтә калабыз. Әле шушы вакыт эчендә генә дә кызыксынучылар күп булды, калфакларны киеп караучылар галәмәт. Эшли башлаганыма бер ел да булмады әле. Бәләкәйдән әбиләрдән калган түбәтәйләр, калфакларны күреп, аларны киясе килеп үстем. Шуңа күрә, моның белән шөгыльләнергә булдым, күңел тарта.

Соңгы арада конкуренция көчле бит милли әйберләргә. Клиентлар җәлеп итүе авыр түгелме?

Конкуренция көчле булса да, һәр кешенең – үз эшләнмәсе. Минеке кебек кул эшләнмәләре беркемдә дә юк бит. Алар – минем язмам кебек, кабатланмый торган. Хәтта монда сатучы осталарның кул эшләнмәләрен карап чыксаң, бер-берсенә охшашларны таба алмаячаксың. Без бит аларны заводта ясамыйбыз, Кытайдан кайтартмыйбыз.

Брендның исеме «Гаишә». Эльмира ханымның әбисе Гаишә – легендар кеше, Татарстанда беренче тракторист хатын-кыз һәм вахтер булган икән. Әле ул, иң беренче булып «Кызыл байрак» хезмәт орденын да алган.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Чыннан да эшләнмәләр бер-берсеннән аерыламы икәнен белү өчен, милли орнаментлы изүләр, калфаклар сатучы, Самарадан килгән Антонина Мавлютова янына да барып килдем.

«Мин уникаль бизәкләр уйлап чыгарырга тырышам. Башкалардан аермалы буларак, минем товарларымдагы орнаментлар кулдан киселгән, шуңа миндә бәяләр дә югарырак. Калганнар, гадәттә, милли бизәкләрне йә чигәләр, йә ябыштырып кына куялар», – диде ул.

«Ширбәт алырга, дип бөтен Татарстаннан киләләр»

Самарадан килеп, хәлвә, чурчхела, пәхләвә, бик күп төрле чәй сатучы Фатыйма Нуржанова татарларның чыннан да чәй эчәргә яратуын әйтте. Әле шуңа өстәп, бу апа әбисе рецепты буенча ширбәт тә ясап сата икән. Мисал өчен, Спас ярминкәсендә 500 кг ширбәт саткан булган. «Бездән ширбәт алырга, дип бөтен Татарстаннан киләләр», – диде Фатыйма ханым. Ширбәтне мин дә авыз итеп карадым, чыннан да бик тәмле.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Үзебезнекеләргә килгәндә, Кукмара районы үзенчәлекле ишегалды әзерләгән иде. Анда Кукмара үзешчәннәре концерт күрсәтте, сәнгать эшләнмәләре, милли киемнәр, савыт-саба, итекләр тәкъдим ителде.

Мин тәм-томнар карап йөргән арада, Рөстәм Миңнеханов килер вакыт та җиткән иде. Сабантуй кунаклары, журналистлар төп ишеккә «ябырылды», Рәисебезне «исәнмесез» дип каршы алдык. Сабантуй мәйданы гармун тавышына тулды. Делегатлар тезелеп басып, Рөстәм Миңнехановны каршы алды. Бу көнне Рөстәм Миңнехановны якыннан беренче күрүем булды, шуңа бу көн бигрәк тә исемдә калачак инде.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Рәисне каршы алгач, төп мәйданга юнәлдек. Андагы трибуналар халык белән тулган иде, арада бер буш урын күреп алдым да, тизрәк шунда утырдым. Янымда утыручы әби: «Кызым, син кайсы авылдан?», – дип сорады. Казаннан килгән журналист икәнемне белгәч, үзенә кунакка чәй эчәргә чакырды.

Кичә авылга Саратов өлкәсеннән сатучылар килде. Боларга мәктәптә идәнгә матрас җәеп төн кунарга тәкъдим иткәннәр – риза булмаганнар инде. Минем ишегемне шакыдылар, төн кунарга кертергә сорадылар. Керттем, үзем генә яшим бит барыбер. Бүген торып, сату җиренә киттеләр, тик пледларын онытып калдырганнар миндә. Менә аларны эзләп килдем әле, тик барыбер таба алмадым, – дип сөйләп китте ягымлы ак яулыклы әби.

Безнең авылда Сабан туе ел саен уздырыла, анда үзешчән артистлар чыгыш ясый. Менә быел шушылай зурлап ясыйлар икән, бик матур, күркәм булырга охшап тора. Бик күп кеше килгән, әле арада авылдашларны күргәнем юк. Безнең заманда мондый «культура» булмады, авылда 1-2 машина иде, аңарда да авыл советы аша «язылып» кына йөри идек. Ярлы идек, хәзер генә ул һәр йорт каршысында 2-3 машина, – диде Дәхтәрни авылында гомер итүче 70 яшьлек Әминә Хөсәенова.

Без сөйләшкән арада, мөхтәрәм кунаклар җыелып, бәйрәм дә башланды. Иң беренче Сабантуй флагын күтәрү булды. Бу мөмкинлек «Восток Агро» хуҗалыгында эшләүче тракторчы Рамил Едихановка һәм сугыш хәрәкәтләре ветераны һәм күп балалы әти Азиз Алеевка бирелде. Ә аннары искиткеч кызыклы, креатив итеп оештырылган программа башланып китте.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Иннополистан килгән Нур исемле робот Габдулла Тукайны виртуальләштерде – сандыктан чыгарды. Ә аннары чәчү эшләре башлану, татар халкының милли гореф-гадәтләре – егетне армиягә озату, кулъяулык бүләк итү, Сабантуйга бүләк җыю, Хезмәт туен үткәрү күренешләре күрсәтелде. Дөресен әйтәм, мин «аһ» итеп карап тордым. Мәйдан шулкадәр зур иде ки, аның һәр чатында төрле күренешләр күрсәттеләр, карап, видеога төшереп өлгереп тә булмады.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Пенза өлкәсендә күп милләт вәкилләре – татар, рус, чуваш, мордва халыклары яши. Аларның һәрберсенең милли җырлары яңгырады, биюләре күрсәтелде. Гомумән, бу программа әлеге өлкәдәге барлык милләт кешеләре дә дус-тату яшәвен күрсәтте. Прологтан соң, рәсми ачылыш булды. Анда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Шуннан соң, халыкның бер өлеше трибуналарны калдырып, милли уеннар һәм спорт ярышларын карарга, анда катнашырга китте, ә сәхнә җырчылар «кулына» калды.

Кайда да үзебезнекеләр инде, Россия Федерациясенең 25 субъектыннан килгән 130 көрәшче арасыннан иң көчлесе булып Татарстаннан Раил Нургалиев танылды. Ул – XVI Бөтенроссия Сабан туеның баш батыры булды. Ат спорты ярышларында 10 төбәктән атта йөрү осталары катнашты. Ат ярышларында Чувашиядән Николай Пыркин беренче булды.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Пенза өлкәсеннән Казанга кадәр кайтасы да бар бит әле. Көне буе йөреп арыган булсак та, күтәренке кәеф белән башкалага юнәлдек. Юлда Сабантуйның ничек узуы турында да сүз алышып өлгердек. Бөтендөнья татар конгрессының махсус проектлар буенча комитеты җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин бу Сабан туе белән бик канәгать калуын әйтте.

– XVI Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерлек эшләре, гадәттәгечә, күптән башланды. Узган елдан үк Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы һәм Пенза өлкәсе җитәкчелеге белән берлектә оештыру мәсьәләләре буенча системалы эш алып барды. Мондый зур бәйрәм берничә көндә генә әзерләнми, ул айлар буе барган уртак хезмәт нәтиҗәсе. Аеруча Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтәриятенә рәхмәт әйтәсе килә. Алар әзерлекнең һәр этабында Бөтендөнья татар конгрессының төп терәге булды. Бүгенге күргән бәйрәм – шул уртак хезмәтнең нәтиҗәсе. Бу эшкә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та югары бәя бирде һәм мохтәрияткә микроавтобус бүләк итте.

Минем өчен Пенза өлкәсе тагын бер яктан якын. 2024 елда Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан нәкъ менә биредә Дөньякүләм «Татар кызы» бәйгесенең финалы оештырылды. Шуңа күрә бу төбәккә һәрвакыт аерым җылы хисләр белән киләм. Быелгы Сабан туеның әһәмияте аеруча зур. Сабантуй инде күптән милли бәйрәм кысаларын гына узып, төрле милләт вәкилләрен берләштерә торган мәйданга әверелде. Быел бәйрәмгә Россиянең 26 төбәгеннән делегатлар килде. Минемчә, иң мөһим нәтиҗәләрнең берсе – Сабантуй өчен төзелгән инфраструктураның бәйрәм белән генә чикләнмәве. Биредә ипподром, тарихи парк, Пенза өлкәсендә яшәүче халыкларның мәдәниятен һәм көнкүрешен чагылдырган этноавыл булдырыла. Иң әһәмиятлесе – бу мәйданчык Сабантуй тәмамланганнан соң да яшәвен дәвам итәчәк. Анда чаралар үткәреләчәк. Димәк, Бөтендөнья татар конгрессы оештырган мондый проектлар бер көнлек бәйрәм генә түгел, ә төбәкләрдә озак елларга хезмәт итәчәк мәдәни мирас та калдыра, – диде ул.

Алмаз 18 июль көнне Омск шәһәрендә XXVI Федераль Сабан туе узачагын да билгеләп үтте.

Әлеге бәйрәм Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук якын чит илләрдән килгән делегацияләрне берләштерәчәк. Хәзердән үк Бөтендөнья татар конгрессы, Омск өлкәсе җитәкчелеге һәм җирле татар милли-мәдәни автономиясе белән берлектә әзерлек эшләре алып барыла. Омск өлкәсенең бәйрәмне кабул итүе дә очраклы түгел. Быел төбәктәге иң борынгы татар авылларының берсе – Әшәван авылының 800 еллыгы билгеләп үтелә. Бу юбилей Федераль Сабан туеның эчтәлеген тагын да баетачак дип ышанабыз, – дип искәртте Алмаз.

Юлда кайтканда, Мәскәүдән килгән ачык йөзле абый белән дә аралашып алдык. Ул Сабантуй белән бәйле балачак хатирәсен сөйләде.

Балачакта Сабан туе алдыннан әбием бер кыйммәтле, матур һәм бер гадирәк булган яулык әзерләп куя иде. Бәйрәмгә кадәр яшьләр авыл буйлап күчтәнәчләр җыйганда, әбием аларга гади яулыкны тапшыра иде. Балачакта мин моның нигә алай икәнен аңлый алмадым. Хәзер асылына төшендем. Сабан туенда ат чабышында, гадәттә, бер ат иң артта кала, соңгы булып килә. Һәм иң матур яулыкларны нәкъ менә аңа бүләк итәләр иде. Шушы күренешкә үземнең дә тап булганым бар. Моннан соң атның күзеннән яшь тә аккан иде. Шушы вакыйгадан соң, мин атлар барысын да аңлый, сизә икәнен аңлап калдым, – диде ул.

Мондый масштаблы Сабантуйга беренче тапкыр бардым. Шунысын әйтә алам – миңа бик ошады, канәгать булып калдым. Һава торышы шәп, интернет әйбәт, кызыклы программа – тагын нәрсә кирәк?! Оештыручыларга «Афәрин!»нән башка сүз дә юк.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар