Пенза өлкәсендә Бөтенроссия авыл Сабан туена старт бирелде
Бүген Пенза өлкәсе Кузнецк районында Россиянең төрле төбәкләреннән килгән делегатлар өчен Татарстан иҗат коллективлары концерты узды.
Кунакларны Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко сәламләде.
«Быел безгә XVI Бөтенроссия авыл Сабан туен уздыру бәхете татыды. Бу – безнең өчен зур горурлык. Бүген бирегә Россиядән 38 делегация килде. Төп бәйрәм – Сабантуй иртәгә Дәхтәрнидә бәйрәм ителәчәк. Бөтендөнья татар конгрессына ышанычы өчен зур рәхмәт белдерәбез, сезнең ышанычыгызны акларбыз», – диде ул.
Аның сүзләренчә, Пенза өлкәсендә татар, рус, чуваш, мордва һәм башка милләт вәкилләре зур бер гаилә булып яши.
«Президентыбыз Владимир Владимирович сүзләренчә, илебезнең көче – күпмилләтлелектә һәм дуслыкта.
Татар милләте күп еллар яши, ул дөньяга әдәби тел, бай мәдәният биргән халык. Иртәгә моның барысы да бәйрәм дәвамында ачылачак. Сабан туе ул – авыл хезмәтчәннәрен данлау, чәчү тәмамлану уңаеннан аларга рәхмәт белдерү чарасы. Ничек бәйрәм итсәк – шундый уңыш булыр!» – дип билгеләп үтте ул.
Пенза өлкәсендә татар мәдәниятен үстерүгә үз өлешен кертүчеләргә рәхмәт хатлары, грамоталар тапшырылды.
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев кунаклар белән очрашуына шат булуын әйтте.
«Мин бу очрашуга чиксез шат булып, һәрберегез белән татар телендә, Тукай телендә исәнләшәм. Олег Владимирович, барлык делегатлар, Пенза өлкәсендә яшәүче татарлар исеменнән, шушы матур бәйрәмне оештыру идеясен тәкъдим итүегез, аңа яхшылап әзерләнгәнегез өчен зур рәхмәтемне белдерәм», – диде ул.
Васил Шәйхразыев бу җирлек төрле милләт вәкилләренә бик бай булуын, монда татар, рус, мордва, чуваш һәм башка милләт кешеләре яшәвен искәртте.
«Биредә туып, илебезне, Советлар Союзын, татар дөньясын таныткан кешеләр белән горурланабыз. Шулай ук, иң зур татар авылы – Урта Әләзән дә биредә урнашкан», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Бәйрәмдә Татарстан артистлары чыгыш ясады. Алар арасында Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Чулпан Йосыпова, Илүсә Хуҗина, Алмас Хөсәенов, Рәсим Низамов һәм башкалар бар иде.
Чара бәйрәм салюты белән тәмамланды. Төп Сабантуй бәйрәме иртәгә, 27 июнь көнне, Кузнецк районы Дәхтәрни авылында узачак. Анда Россиянең 50 төбәгеннән 70 меңгә якын кунак булуы көтелә.