Киләсе елда Бөтенроссия авыл Сабан туеның кайда узасы билгеле булды
Бүген Пенза өлкәсе Кузнецк районы Дәхтәрни авылында Бөтенроссия авыл Сабан туе уза.
Бирегә бүген Россиянең 38 регионыннан делегатлар җыелды. Кунакларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде.
Чын күңелдән барыгызны иң яраткан бәйрәмебез – Сабан туе белән котлыйм. Сезгә исәнлек-саулык, дөньяларга тынычлык телим. Бергә-бергә барлык авырлыкларны да җиңеп чыгарга язсын. Шушы Сабантуйны югары дәрәҗәдә оештырган Пенза өлкәсе губернаторы Олег Владимировичка, аның ярдәмчеләренә рәхмәтләремне җиткерәм. Бу бәйрәмдә катнашу – безнең өчен зур горурлык. Пенза өлкәсендә зур финанслар һәм көч таләп итә торган үзгәрешләр барган шартларда да Сабан туен яхшы оештырган, милләтара элемтәләрне ныгыткан өчен тагын бер кат рәхмәт сезгә!
Рөстәм Нургали улы Пенза өлкәсе губернаторы Олег Владимировичка аларда үтәчәк сайлауларда уңышлар теләде.
– Пенза һәм Татарстан Республикасы бер округта урнашкан, без һәрвакыт ярдәмләшеп яшибез. Бүген дә Республикабыздан делегатлар, мәдәният хезмәткәрләре килде, Кукмара районы да зур булышлык күрсәтте, – диде ул.
Киләсе елда Бөтенроссия авыл Сабан туе Оренбург өлкәсендә узачак.