Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең бүгенгесе: «Аулак өй»дән «Өй туе»на таба
Татарстан Республикасы Җыр һәм бию дәүләт ансамбле 3 көн дәвамында Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында концерт күрсәтте. Бу – коллективның Россия шәһәрләре буенча зур гастрольләре, ягъни, турне алдыннан яңа программаның презентациясе иде. Шулай итеп, ансамбль башта «Халкыбызның мирасы» программасы белән абонемент алып Филармониягә концертларга йөри торган иң зәвыклы тамашачы алдында сынау узды.
Программаның йөзек кашы «Аулак өй» булгандыр, мөгаен. Әйе, һәр район яки авыл клубында оешкан һәр үзешчән фольклор ансамбленең репертуарында булган гап-гади аулак өй, бер карасаң.
Ансамбль программасында ул болайрак: әти белән әни (карт белән карчык) кунакка китә. Аулак өйгә кызлар җыела. Кызлар булып киенеп, егетләр килә. Җыр-бию, шаярыш. Кунак кызны җырлаталар. Хуҗалар кайтып керә. Алар кызлар арасындагы егетне күреп алалар. Әмма яшьләр агайның үзен дә биетәләр. Менә шундый гөрләп торган «Аулак өй».
Дәүләт җыр һәм бию ансамбле өйсез чагында (чөнки Островский урамында урнашкан биналарында ремонт бара) «Аулак өй» программасын исенә төшергән, димәк. Өйсез чакта «өй» сүзе дә күңелне җылыткандыр.
«Безнең бу «Аулак өй»не 20 еллап күрсәткән юк иде», – диде ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов.
Аның программаны башлаганда әйткән: «Без – бай халык. Безнең мирасыбыз сакланган. Ансамбль – ул музей. Ансамбль – ул тарих», – дигән сүзләрен фольклорны саклау дип кенә түгел, шәхесләребезнең иҗатын саклау дип кабул итәргә була. Коллектив күрсәткән аулак өй күренешен генә түгел, «Аулак өй» театраль тамашасын иҗат иткән шәхесләр дә – тарих.
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры, Татарстанның халык артисты Раилә Гарипова: «Бу бит инде безнең күптәнге тамаша – 60нчы елларда куелган «Аулак өй». Мин ансамбльдә 45 ел эшлим, бу тамаша мин килгәнче бар иде инде. Аны Нәкый ага Исәнбәт либреттосы буенча Фәйзи Гаскаров белән Александр Ключаревлар куйган. Анда заманында Шамил Әхмәтҗанов та катнашты – бабай булып уйнады. Мәскәүдә минем дә кыз булып биегәнем булды. Без ул программаны вакыт-вакыт торгызабыз. Бераз ял иттерәбез дә, тагын күтәреп чыгабыз. Яңартылган программада Фәйзи абый Гаскәров, Гай Хаҗиевич Таһиров һәм мин куйган биюләр бар. Гай Таһировның «Колхозчы кызлар-егетләр» биюләре керде. «Чабата көе»нә 15 еллар элек куелган биюем дә керде. «Кунак кызы» һәм «Кунак егете» номерлары да керде. Бу – «Аулак өй»нең әллә өченче, әллә дүртенче костюмнары инде. Костюмнарның фасоны шул: кызлар алъяпкычлар белән, ә бай кызлары камзуллар кия. Башта ул 40 минутлык тамаша иде, хәзер 50 минутка җиткердек. Бу тамашаны мәктәпләрдә дә күрсәтәбез. Чөнки монда – безнең гореф-гадәтләребез. Филармониягә дә рәхмәт – безгә 3 көн концерт күрсәтү мөмкинлеге бирделәр».
Ансамбльнең фольклор программаларыннан, «Аулак өй»дән тыш, «Тула өмәсе», «Сабантуй» тамашалары искә төшә.
Мирас, фольклор дип яшәсә дә, илдәге вазгыятьнең пульсын тоеп торган ансамбль программаның 2нче бүлеген Россиядәге «Гаилә елы»на багышлаган.
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов: «Ансамбль ул – гаилә. Яшьләр монда килеп танышалар, гаилә коралар. Безнең бит балалар студиясе дә бар, димәк, гаилә кебек, ансамблебезнең балалары да бар. Шуңа күрә «Гаилә елы»нда гаилә белән гөрләтеп концерт куярга булдык. Бу – безнең татар милләтенең иң зиннәтле әсәрләреннән төзелгән программа. Бу программа – тамашачы безнең белән җырлап-җылап, көлеп-биеп утыра торган программа».
«Халкыбызның мирасы» программасында ансамбльнең алтын фондыннан «Зөбәрҗәт», «Сибелә чәчәк», «Рәйхан», «Картуф» һәм «Күн авылы» халык җырлары яңгырады. «Казан кызлары биюе», «Гармун-гармун» биюләре күрсәтелде. Берьюлы сәхнәдә 80гә якын кеше иде: оркестр, биючеләр һәм җырчылар.
Концерт ничек аншлаг белән башланган иде, азакка кадәр шулай аншлаг белән барды, ягъни беркем дә чыгып китмәде. Гомерен юлда уздырган һәм күбесенчә гастрольләр белән яшәгән, үз сәхнәсе булмаган коллективның тамашачысы бар. Бу – эстрада концертлары тамашачысы түгел. Бу башка тамашачы иде.
«Репетицияләрегез кайда бара?» – дип сорадым, биналарында ремонт баруын истә тотып, Айрат Хәмитовтан.
- Ансамбль бинасына ремонт кирәклеге темасы иң элек «Татар-информ»да дөнья күргән иде һәм кулыбыз/каләмебез җиңел булып, бу мәсьәлә хәл ителде – бинада ремонт башланды.
«Репетицияләр «Әкият» балалар үзәге сәхнәсендә бара. Күп калмады инде – гастрольләрдән үзебезнең матур бинабызга кайтырбыз дип өметләнәбез. Әлегә анда эшләр бара. Бинабыз бик зиннәтле булачак», – диде Айрат Хәмитов.
ххх
11-18 апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең Россия шәһәрләре буйлап гастрольләргә чыгып китә. Тур Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планы нигезендә «Без – Россия» федераль программасы кысаларында оештырыла. Программаны РОСКОНЦЕРТ федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе гамәлгә ашыра. Ягъни, Россия Федерациясе Мәдәният министры Ольга Любимова әйтүенчә: «Бөтенроссия гастроль-концерт планы ярдәмендә илебезнең иң ерак почмакларында яшәүчеләр федераль театрларның спектакльләрен күрә, яраткан коллективларының концертларында була ала».
Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең федераль проектны Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезгә татар сүзен ишеттерү өчен куллануы мактауга лаек.
Коллективның гастрольләр кысаларындагы беренче концерты 11 апрельдә Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәрендә була. 13 апрельдә коллектив Мордовия Республикасының Саранск шәһәрендә сәхнә тотачак.
Чыгышлар 14 апрель Пенза өлкәсенең Исса эшчеләр бистәсендә, 15 апрельдә Кече Труев авылында, 16 апрельдә Кузнецк шәһәрендә, 17 апрель Сосновоборск бистәсендә дәвам итә. Ә 18 апрельдә бу региондагы гастрольләр Пензада зур концерт белән тәмамланачак.