Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җыр һәм бию ансамбле: түбәдән су ага, диварлар ярык яки Иске аэропорт бинасы турында хыял

Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм аның милли киемле кызлары һәм егетләре – Татарстанның визит карточкасы, бренды, матур символы. Ансамбльгә ярдәм кирәк: түбә ага, дивар ярык, подвал гөмбәле, зал кысан – хәбәрчеләрбез «визит карточкасы»ның яшәү шартларын күреп кайтты.

news_top_970_100
Җыр һәм бию ансамбле: түбәдән су ага, диварлар ярык яки Иске аэропорт бинасы турында хыял
Салават Камалетдинов

 

«Еламаган балага имезлек бирмиләр», – диләр татарда. Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең беркайчан да зарланып йөргәнен хәтерләмим. Ә бит «республиканың визит карточкасы» булган коллективның яшәү шартлары бер дә күңелле түгел икән ләбаса. Теманы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышларының берсендә депутат, Татарстанның халык артисты Рамил Төхфәтуллин күтәрде.

Рамил Төхфәтуллин: «Быел ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле оешуга 85 ел тула. Үткән атнада мин аларның бинасында булдым. Озак сөйләшеп утырдык. Без ансамбльнең дистәләрчә еллар дәвамында «республика бренды» булуын онытмыйк. Кызганыч, брендның формасы һәм эчтәлеге аерыла. Алар эшләгән бина коточкыч хәлдә. Ансамбльнең ул бинада эшләү мөмкинлеге юк. Әйтик, 40 бала 2х3 м лы бүлмәчектә кием алыштыра. Бию залларында диварлардан штукатурка коела.

Кемнең дә булса кайчан да булса ул бинада булганы бармы? Аңа реконструкция мәсьәләсе яки ансамбльгә бина табу мәсьәләсе караламы? Бина мәсьәләсе – быелмы анда, киләсе елгамы – бюджетка салынганмы? Брендны югалтуы бик җиңел...»

Утырышта катнашкан ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов: «Без бу проблеманы беләбез. Ансамбльне күчерү мәсьәләләре дә каралды. Проект документациясенә акча да бүлеп бирелгән иде», – дип җавап бирде.

ххх

Коллектив турында тарихи белешмә: Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең тарихы 1937 елдан башланган. Ул Хор капелласы буларак оештырылган. 1938 елда – Җыр, бию һәм музыка ансамбле, 1957 елда – ТАССРның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле. 1992 елдан – Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле.

Ансамбльнең беренче концерты 1938 елның 30 апрелендә булган. Бөек Ватан сугышы елларында ансамбль, концерт бригадаларына бүленеп, фронтта концертлар биргән.

1960 елда коллективка Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелгән.

Ансамбль 1991 елга кадәр Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе составына кергән.

Ансамбль «Арианов – Тельпугов йорты» дип аталган бинада – республика дәрәҗәсендәге әһәмияткә ия мәдәни мирас объектында урнашкан. Островский урамындагы 2 нче санлы йорт – бу урамдагы сәүдәгәр йортларының берсе. Тарихи белешмәләр бу йортның, бер сәүдәгәрдән икенчесенә сатылып йөртелеп, берничә хуҗасы булуын раслый. Хәер мәдәни мирас объектының исеме дә шуны күрсәтә: сәүдәгәр Арианов аны отставкадагы капитан Тельпуговтан сатып алган. Аннан алда да берничә хуҗасы булган. Һәр хуҗа үзенчә үзгәртеп, биредә ампир, эклектика һәм модерн стильләре кушылган. Совет чорында биредә коммуналка булган, берара НКВД да урнашкан булган, ди.

Мәдәни мирас объекты буенча белешмә. Объект 3 катлы бинаны тәшкил итә. Гомуми мәйданы – 1279,8 кв.м. XIX гасырның өчтән беренче өлешендә салынган булырга мөмкин.

Бина Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең репетицияләре һәм административ-хуҗалык эшчәнлеге өчен тәгаенләнгән.

Бинага соңгы тапкыр 1996-1999 елларда ремонт ясалган. 2019 елгы экспертиза нәтиҗәләре буенча, подвал һәм түбә авария хәлендә. Бина ишегалдына һәм андагы боксларга ремонт сорала.

Юрий Жуков: «Түбә ишелеп төшәр, дип курка башладым»

Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры Юрий Жуков һәм сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов «Татар-информ» журналистларына бина буйлап экскурсия үткәрергә ризалашты. Безгә бинаның ярымподвал өлешендәге костюмернаялардан башлап чормага кадәр карап чыгарга мөмкинлек тудырылды. Без дивардагы ярыкларны да, су үтеп дымланган стеналарны да, черегән калайны да, иске рамнар бүселеп чыгып төшкәнгә куела башлаган, әмма урнаштырылып бетмәгән рамнарны да күрдек. Кеп-кечкенә грим бүлмәләрен дә, архив язмалары сакланган эт оясы кадәр китапханәне дә күрдек. Аптыраганнан чорманың бер почмагына ясалган тавыш яздыру студиясенә дә кердек. Тегү цехына күз салдык, костюмнар, реквизитлар сакланган ярымподвал катына да төштек.

Ремонтка кадәр бу бинада коммуналка булган, бер ишектән биредә яшәүчеләр йөрсә, икенчесеннән – артистлар. «Шулай «күңелле» яшәгән чаклар бар иде», – дип көлә өлкән буын. Әкренләп, кешеләрне күчереп бетергәннәр. Бинага 90нчы елларда ремонт ясалган. Ремонттан соң, 1998 елдан бирле, коллектив биредә эшли.

Коллектив, беркемне борчымыйча, үзбелдеге белән киңәергә дә тырышып караган. Чорманы да бүлмәләр буларак куллану идеясе булган. Әйтик, администрацияне өскә күтәрсәләр, 2 нче һәм 3 нче катларны иҗат өчен генә калдыру мөмкинлеге булыр иде. Бина архитектура ядкәре булгач, ярамый, дигәннәр. Чөнки бинаның документациясендә чорманы куллану каралмаган.

Айрат Хәмитов: Дөрес аңлагыз, без зарланып еламыйбыз. Журналистларга беренче тапкыр «скелетыбызны» ачып күрсәттек, моңарчы, үзегез дә беләсез – гел елмаеп тордык.

Юрий Жуков: Әмма гел алай була алмый, чөнки мин «түбә ишелеп төшәр» дип курка башладым. Биредә хезмәт куркынычсызлыгын саклау таләпләренә җавап биреп булмый башлады.

Мөгаен, бу бина ансамбль өчен үз бурычын үтәгәндер инде. Коллектив алдына куелган зур таләпләр турында сөйләшсәк, репетиция мәйданчыкларының киңәюе кирәк. Бу бинадан зарланасым килми, ләкин биредә берничек тә киңәеп булмаганлыгы күренеп тора. Артыгын берни дә уйлап табып булмый. Әмма без бу бинага бик рәхмәтле.

Айрат Хәмитов: Хәзерге вакытта: «Безгә яңа бина бирегез!» – дип кычкыру да яхшы түгел. Әмма ул кайчан да булса булачак. Анда ансамбльнең музее да, зур студия дә булачак. Студиягә 50 түгел, 500 кеше йөриячәк. Ветеран артистларыбыз анда укыта алыр иде. Безнең концертлар бирерлек, фестивальләр оештырырлык залыбыз булыр. Безгә кунакка танылган коллективлар килер...

– Сезнең хыял турында беләләрме?

– Беләләр.

– Хыяллану файдалы, диделәрме?

– Хыяллануның зыяны юк, хыялланмау начар, диләр. Шаярмыйча гына әйткәндә, безгә ярдәм юк, дип зарлана алмыйм. Ярдәм бар. Ләкин без бер чиккә килеп җиттек. Алга таба биредә уникаль костюмнар өчен куркыныч. Әлбәттә, бар да яхшы булыр. Дөньялар гына тынычлансын!

Юрий Жуков: Проблема бүген килеп чыкмады. Хатлар 2016 елдан бирле языла да языла. Министрлык безне ишетми, дия алмыйбыз. Министр барысын да белә. Ансамбль дәүләт планын үти, концерт-гастроль эшчәнлеген алып барабыз. Ягъни, бар да яхшы кебек, һәм шунлыктан парадокс килеп чыга... Ә безгә үсәргә, киңәергә кирәк. Безгә моның өчен мөмкинлекләр кирәк. Әмма без хәзер алга бара алмыйбыз, кысан мәйданда өерелешеп торабыз кебек.

Айрат Хәмитов: Хәзер бернәрсә дә эшләмәсәк, алга таба хәлләребез тагын да начарланачак. Түбәне генә япсыннар иде. 1937 елдан бирле түзгәнне, тагын бераз түзәр идек әле... Кая ашыгыйк? Безгә, түбә япмыйбыз, дип әйткән кеше юк. Ләкин кәгазь эше озак йөри.

ххх

Әйе, ансамбльнең нинди шартларда эшләвен җитәкчелек яхшы белә. Ансамбль җитәкчелеге зур гына өем рәсми кәгазьләр күрсәтә – болар ансамбль директоры Юрий Жуков белән төрле җитәкчеләр арасындагы хатлар. 2015 елдан башлап, хатлар элеккеге мәдәният министры Айрат Сибагатуллинга, урынбасары Светлана Персовага, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга, мәдәният министры Ирада Әюповага һәм башкаларга язылган. Редакция карамагындагы хатларның кайбер юллары:

2019 ел. «Һава шартларының начараюы түбәнең ишелеп төшүенә китерергә мөмкин».

2021 ел. «Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасына ремонт-реставрация эшләре үткәрү өчен проект-смета документациясе әзерләнгәннән соң 2 ел вакыт узды. Бу вакыт эчендә проект авторлары белән бергә бинага мониторинг ясау ихтыяҗы туды. Комиссия түбәндәгеләрне күрде: 1. Бинаның подвалында күгәрек һәм гөмбәчек мәйданы арткан. Грунт сулары дымлылыкны арттырган. Фундамент утырган. Шуның аркасында күгәрек өске катларга күтәрелә, ә бу – ансамбль коллективының сәламәтлегенә куркыныч тудырырга мөмкин. 2. Бинаның фундаменты утыру бинаның эчке һәм тышкы ягында ярыклар барлыкка китергән. 3. Түбә калае черүе чардакның дымлануына китерә, түшәмгә су үтә. 4. Бинаның утыруы аркасында, тәрәзә рамнары тротуарга чыгып төшә...»

2022 ел. «2019 елда Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасына һәм ишегалды территориясендә ремонт-реставрация эшләре үткәрү өчен проект-смета документациясе әзерләнгән иде. Хәзерге вакытта түбә калае череп, ремонтлап була алмас хәлгә килде. Түбәнең мондый хәлдә булуы фасадка куркыныч тудыра, һәм кирпечләрнең тротуарга ишелеп төшүе мөмкин».

«Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасының түбәсе начар хәлдә. Түбә черегән, һәм су, үтеп, кирпеч диварларга сеңә. Температура үзгәргәндә кирпечләр дивардан этелеп, җәяүлеләр тортуарына һәм юлга ишелеп төшә. Авариядән саклану һәм җәяүлеләргә куркыныч тудырмау өчен, бинаның түбәсен ябудан башлап, этаплап ремонт мәсьәләсен карасыз иде».

Залда 1 артистка 1,75 кв.м. урын туры килә. Син шунда биеп кара!

Бүген түбә ябарга күпмедер миллион сум акча табылса да, бу – проблеманың вакытлыча хәл ителеше генә булачак. Әгәр безгә ансамбльнең үсеше кирәк икән, иртәме-соңмы, яңа бина турында уйларга туры киләчәк. Чөнки бинага ремонт ясалса да, алга таба аның ансамбль ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмавы күренә. Бу – җитлеккән ир-атка малай бишмәте кидертеп куйган кебек. Сыймый ул анда.

Безгә җырчылар, биючеләр һәм оркестрның уртак репетициясен күрергә туры килде. Оркестр, җырчылар һәм биючеләр бөтенесе кергәч, репетиция алып баручы сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитовка бөтенләй урын калмады. Ничек проблеманы хәл итте, дисезме? Тәрәзә төбенә менеп басып эшен дәвам итте.

Мәгълүмат өчен: оркестрда 14 музыкант, 28 җырчы һәм 16 пар биюче эшли. Димәк, репетицияләрдә 74 кеше катнаша. Хормейстер, хореограф, сәнгать җитәкчесе белән 77 кеше була. Зал – 135,1 кв.м. Гап-гади арифметика 1 кешегә 1,75 кв.м туры килүен күрсәтә. Ул 77 кешенең 32се биюче икәнен дә хәтердән чыгармыйк.

Кызык: 85 яшьлек ансамбльнең беркайчан да үз сәхнәсе булмаган. Ансамбльнең күп вакыты юлда уза. Алар дәүләт планын үти, кая чакырсалар – баралар... Түбәләреннән су үтеп, дивар кирпече тротуарга ишелә башламаса, алга таба да шулай яшәрләр иде. Хәер, су үтсә дә яшиләр инде.

Айрат Хәмитов: «Мин дәүләт ансамбленең киләчәктәге урынын иске аэропорт бинасында күрәм. Бу – минем хыял»

Хәзер бер кызык тенденция барлыкка килде: нинди дә булса оешма үзенә бина кирәклеге яки ремонт кирәклеге турында авыз ача икән, әһә, бу – Камал театры бинасына нәфесен суза, дип уйлыйлар. Әмма ансамбль очрагында һич тә алай түгел. Камал театры бинасы ансамбльгә берничек тә туры килми. Чөнки ансамбль ул – беренче чиратта сәхнә түгел, ә репетицияләр залы.

Айрат Хәмитов: Химиклар мәдәният сарае да, Камал театры бинасы да безнең өчен түгел. Мин дәүләт ансамбленең киләчәктәге урынын иске аэропорт бинасында күрәм. Бу – минем хыял. Анда репетицияләр заллары да, зур концерт залы да ясап булыр иде. Аның урыны безгә килешеп тора.

Ансамбль өчен репетиция базасы сәхнәгә караганда да мөһимрәк. Вокал класслары, душ бүлмәләре, гримеркалар кирәк. Аларны кешегә күрсәтергә оят. Биегәннән соң тирне тизрәк юып төшерү – элементар гигиена. Ләкин андый мөмкинлек юк. Биючеләрнең күбесе, душ бүлмәләренә чират көтеп тормыйча, машинасына утырып, өенә кайтып китә.

Безнең бит әле балалар да бар. 50 бала йөри торган студия эшли. Биредә шөгыльләнүче балаларга шартлар тәкъдим итә алмавыбыз өчен уңайсыз. Әти-әни баланы ансамбль брендына кызыгып та алып килә. Ә без нинди шартларда? Студиягә йөрүчеләр бинаның бердәнбер залында ансамбль артистлары кайтып киткәч шөгыльләнә.

Белешмә: «Юлдаш» студиясенә йөрүчеләр биредә биергә генә түгел, музыкаль грамотаны да, ансамбль тарихын да өйрәнә. Студиянең максаты – алар арасыннан ансамбль йолдызы булырлык биючеләрне табу. Талантлыларга хореография училищесына барырга тәкъдим ителә.

Леонид Жуков: Башкортстанда дәүләт ансамбле каршындагы студиягә 300 бала йөри. Безнең – 50. Без дә бит күп укыта алыр идек. Без күпме баланы милли ансамбль аша уздыра алыр идек! Без моны эшли алмыйбыз. Моны бүген эшли алмасак, 15 елдан бу беркемгә дә кирәкмәячәк.

Ххх

Әйе, бинаның кирәклеге – республиканың «визит карточкасы», бренды булган ансамбльнең бүгенгесе һәм үсеше генә дә түгел, ул милләт язмышы, телебез язмышы да. Милли ансамбльдә биегән балага барыбер милли хис сеңә инде ул. Аның күзәнәкләрендә яткан миллилеге уяна. «Милли код», «мәдәни код» дигән төшенчәләр шушы түгелмени?

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 17 октябрь 2022
    Исемсез
    Бик дорес язылган! Минем уземнен улым шул студиягэ йори! Бик телэп йори. Укытучылары ботен жан-кунеллэрен биреп ойрэтэлэр. Эммэ бинадагы шартларны куреп йорэк эрни((( Остэгелэр нэрсэ котэ?! Берэр хэвеф- хэтэр булганнымы? Алла сакласын
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100