Актанышта авариядә вафат булган егетнең дус кызы: "Ул миңа ике сәгать буе шалтыраткан"
12 июнь көнне Татарстанда Актаныш–Мөслим трассасының 25нче чакрымында юл һәлакәте булуы турында "Интертат" электрон газетасы язган иде. Актаныш районы хакимияте Аппарат Советы җитәкчесенең шоферы Айвар Тутаев “Хендай Соната” эш машинасын урлап алып чыга һәм дусты белән йөреп кайтырга уйлый. Нәтиҗәдә, алар төнге 2ләр тирәсендә, тизлекне арттыру сәбәпле, Аккүз авылы борылышында юл читенә “оча”. Шофер фаҗига урынын ташлап китә, ә салонда үлем белән көрәшкән дустын очраклы рәвештә узып баручылар күреп ала. Әмма егетне коткарып калып булмый, ул хастахәнәдә җан бирә.