Тапалган ит
Казанда яшәүче Рамилә Нотфуллинадан тапалган ат ите рецептын тәкъдим итәбез.
Сум итне юка итеп эре кисәкләргә турарга, тоз, борыч сибәргә һәм тәпәләргә. Аннары үсемлек маенда тиз генә ике ягын да кыздырырга һәм бераз кайнаган су салырга да, сүлпән утта озак кына томалап пешерергә.
Ат ите йомшак һәм тәмле булып пешәчәк.