Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данлыклы акробат Александр Скоков Казан циркы директорын якларга чакыра

«Интертат»ка Россиянең атказанган артисты, акробат Александр Скоков Рамил Шәрифуллинны яклап Татарстан Президенты аппаратына, Татарстан Республикасы мәдәният министрына хат юллаганы билгеле булды.

news_top_970_100
Данлыклы акробат Александр Скоков Казан циркы директорын якларга чакыра

Күптән түгел социаль челтәрләрдә Казан циркы директоры Рамил Шәрифуллинның пычак тотып, хезмәттәше бикләнгән бүлмәгә керергә тырышуы сурәтләнгән видео таралды. Әлеге видео циркның видеокүзәтү камераларыннан алынган.

26 ноябрьдә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге Рамил Шәрифуллинның эшеннән азат ителүе турында хәбәр итте.

 «Интертат”ка Россиянең атказанган артисты, акробат Александр Скоков Рамил Шәрифуллинны яклап Татарстан Президенты аппаратына, Татарстан Республикасы мәдәният министрына хат юллаганы билгеле булды. Александр Скоков республика җитәкчелегенә хат җибәргәнен «Татар-информ» хәбәрчесенә раслады. «Мин хезмәттәшемне якларга телим», — диде ул.

«Интертат» хатның эчтәлеге белән дә таныштыра.

«Исәнмесез, хөрмәтле хезмәттәшләр!

Мин циркта 22 ел хезмәт кылган, гастрольләр белән бөтен дөньяны аркылыга да, буйга да кичкән, Россиянең атказанган артисты Скоков Александр. Хәзер минем составларымның берсе Дюсолей циркында эшли.

Казан циркы директоры Р.Д.Шәрифулин турындагы видеокүзәтү камераларыннан алынып күпертелгән вакыйга белән бәйле, әлеге профессиональ хезмәткәргә ярдәм итәргә ашыгам.

22 еллык хезмәт дәверемдә мин бик күп төрле цирклар, директорлар, прокатчиклар һәм агентлар күрдем. Шулай ук мин барында «РОСГОСЦИРК”ның тугыз генераль директоры алышынды.

Җитәкчеләрнең еш алышынуы цирк сәнгате өчен начар йогынты ясый. Ул цирк номерларының, программаларының, аттракционнарының таркалуына китерә.

Сезнең искиткеч Казан циркыгызда без җәй көне үз номерыбыз белән эшләдек. Р.Д.Шәрифулин белән көн саен аралашырга туры килде. Ул иҗатка чумган кеше. Ул эш, цирк, артистларның, хезмәткәрләрнең проблемалары белән генә яши. Циркта һәрвакыт идеаль дисциплина, тәртип һм чисталык.

Ул ил киңлекләрендә һәр цирк номерын белүче, трюкларга, номерларның хореографиясенә, костюмнарына һәм музыкаль бизәлешенә бәя бирә алучы профессионал.

Ул директор да, режиссёр да, костюмер да, агент та, прокатчы да, хуҗалык эшләрен алып баручы да, бухгалтер да.

Тарихтан белгәнегезчә, иҗади кешеләрнең хис-кичерешләре тотрыклы булмый. Аларда, артистларныкы кебек үк, эмоциональ өзлегүләр була. Өстәвенә, Р.Д.Шәрифуллин өчен бу ел бик катлаулы булды. Циркта бергә һөнәри эшчәнлеген башлаган әтисен югалту да, пандемия дә, кызының авыруы да булды.

Игътибар итсәгез, ул берүзе нинди күләмдә эш алып бара. Бертуган Запашныйлар циркын гына алып карыйк. Шул ук күләмдәге эшне аларда ун тапкырга артык хезмәткәр башкара. Худругы да, хореографы да, режиссеры да бар аларның, ә Шәрифуллин — берүзе.

Хөрмәтле хезмәттәшләр, Сездән зур хата җибәрмәвегезне сорыйм. Казан циркы директоры Рамил Дамир улы Шәрифуллинны яклап чыгыгыз.

Югыйсә, республика циркны һәм цирк сәнгатен тулаем югалтырга мөмкин.

Безнең заманда мондый профессионаллар юк һәм якын арада булмаячак», — диелгән Александр Скоковның хатында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100