Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан циркы директоры Рамил Шәрифуллин пычак тотып хезмәттәшен эзләп йөргән - видео

Рамил Шәрифулин тамашачыларсыз гына «цирк» оештырган.

news_top_970_100
Казан циркы директоры Рамил Шәрифуллин пычак тотып хезмәттәшен эзләп йөргән - видео
Видеодан скриншот

Казан циркы директоры Рамил Шәрифуллин тамашачыларсыз гына «цирк» күрсәткән. Ул, пычак тотып, хезмәттәше бикләнгән бүлмәгә кермәкче булган. Бу хакта BAZA телеграм каналы хәбәр итә. 

«Рамил Шәрифуллин цирк аренасыннан тыш тамашалар күрсәтергә дә ярата икән. Азрак салып алган директор үзе ошатып йөри торган хезмәттәше белән «аңлашулар» уздырырга уйлаган. Чөнки Шәрифуллинга кыз үзенә циркның башка хезмәткәре белән хыянәт итә дип тоелган. 

Директор хыянәтчеләрне тапмаган, әмма бу гамәле белән «мәхәббәтен» шактый куркыткан. Кыз кабинетларның берсенә кереп бикләнгән. Әмма Шәрифуллинны бу да туктатып калмаган — пычак тотып, ул аның янына кермәкче булган. Ярсыган ир-атны кассир булып эшләүче башка хезмәттәше генә тынычландыра алган. 

Әлеге инцидент буенча Татарстан Мәдәният министрлыгы тикшерү башлаган. Бу хакта "Интертат"ка Татарстан Мәдәният министрлыгы ТР Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100