Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабировның тамашачысы аның күршесенә йорт төзергә 1 млн сумга якын акча җыйган

news_top_970_100
Данир Сабировның тамашачысы аның күршесенә йорт төзергә 1 млн сумга якын акча җыйган

Юмор остасы Данир Сабиров янгын аркасында өйсез калган күршесе Ирек абыйга ярдәм итәргә алынды. Артист үзе дә, тормыш иптәше Миләүшә дә социаль челтәрләрдә халыктан ярдәм сорады. Бу постларны башка артистлар да күчереп куйды.

Әле кичә генә Миләүшә Сабирова ачкан счетка гаиләнең «подписчиклары» 307 мең сум җибәргән булган. Бүген иртән исә халык җибәргән ярдәм хисабына 917 мең сум акча җыелган. Шулай итеп, Данир Сабировның йортсыз калган күршесенә тамашачысы 2 көн эчендә 1 млн сумга якын акча җыйган.

Исегезгә төшерәбез: 8 октябрь көнне иртән чыккан янгын Ирек абыйның хуҗалыгын, 2 машинасын юк итте. Гаилә башлыгының үзенә зыян килмәсә дә, бу вакытта аның йортында булган кызы һәм оныгының куллары пеште.

Данир бәла килгән гаиләгә паспорт ясату эшләрен дә кайгырткан. Ул күршеләренә йорт салырга да булышачак. Артист сүзләренчә, йорт салып кергәнче, Ирек абый кызының ипотекага алынган фатирында яшәп торачак.

«8 ел элек мин йорт төзегәндә, кулыннан килгәнчә ярдәм итеп торды минем күршем. Үзе бик оста куллы кеше. Язмыш каты сынады аны. Әле мин күчкән елны хатыны сукырайды, һәм аны 2 елдан соң бакыйлыкка озаттык. Ел ярым элек коронавирустан менә дигән кияве Сергей да үлеп китте. Күршем минем бик кешелекле һәм көнләшү дигән әйберне, гомумән, белми. Кайберәүләр кебек «син бай, син әлләкем» дип, бер төрттергәне булмады. Бәйрәмнәрдә гел күчтәнәчен җибәреп тордым аңа, ә ул мине үзе тотып кайткан һәм тозлаган балыгы белән сыйларга ярата», – дип яза артист күршесе турында.

Ләкин Данирның күршесенә ярдәм итәргә алынуын күреп, кайбер кешеләрнең ачуы чыккан. Андый хейтерларга артист, һәрвакыттагыча, җавап сүзләре дә яздырган.

«Дуслар, бу көннәрдә бик матур сүзләр язасыз, аларны укуы миңа бик рәхәт. Тик менә кара күңелле кешеләр дә активлашты. Ачулары килә башлады. «Үзең булыш, кешедән соранма», – дип язалар. Беләсезме, мин күршемә үзем йорт бүләк итсәм дә, сез «акчасын кая куярга белми, рәхәтлеккә чыдый алмый» диячәксез. Чөнки сезнең эчегез кара, сез шуңа котырасыз, Аллаһка шөкер, минем янымда яхшы кешеләр яши. Бай кешеләр турында «байлар начар була» дигән стереотип яши. Бай дусларым арасында да әйбәт кешеләр бар, гади эшче егет-кызлар арасында да менә дигән дусларым бар. Мин тирә-юнемдәге яхшы кешеләр, яхшы тамашачым белән бай.

Соңрак бай дусларым нинди ярдәм күрсәткәнне чыгарырмын әле, шартлап үләрсез! «Контент ясап ята» диючеләргә телим: сезгә дә шундый контент булсын яме», – дип усалланган Данир.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100