Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кунагыма да кирәкмәгән әйбер чәйнәп язганчы...» – Данир Сабировтан хейтерларына җавап

news_top_970_100
«Кунагыма да кирәкмәгән әйбер чәйнәп язганчы...» – Данир Сабировтан хейтерларына җавап
Видеодан скриншот

Данир Сабировның бер концертында махсус операциядән кыска вакытлы ялга кайткан Ленар исемле хәрби, сәхнәгә менеп, биеп күрсәткән иде. Артист исә хәрби егетне: «СВОдан ялга кайткан якташым Ленар! Чын ир-ат! Әз генә тәмәке исе, әз генә спирт исе килә», – дигән сүзләр белән озатты. Данир Сабировның бу сүзләре күп кенә тамашачыларында канәгатьсезлек уятты. Алар җырчыны хәрбиләрдән көлә дип тәнкыйтьләп чыкты.

Пост янындагы комментарийларга Данирның хәтере калган булса кирәк. Артист бүген үзенең хейтерларына җавап сүзе яздырып урнаштырды.

«Хөрмәтле хейтерообразныйларым! Махсус операциядән ялга кайткан якташым белән пост янында-астында бик акыллы фикерләр язган киңәшчеләрем! «Көләсең аңардан», – диючеләр! Монда – чиста юмор! Сезнең юморның «ю» хәрефе дә булмаганга мин гаепле түгел. Мин аңа үз итеп, ирләрчә, «бераз спирт, бераз тәмәке, чын ир-ат исе килә» дип әйттем. Берсе: «Календарь да бирмәдең», – дип язган. Тулы видео түгел, шуны уйлап карадыгызмы? Мин календарьга калган кешеме? Флешкаларымны да бирдем. «Монысы – егетләр белән концертларымны карый торганы, монысы тыңлый торган», – дидем.

Менә сез өйрәтәсез мине. Сез үзегез нинди файдалы эш эшлисез егетләребезгә? Мин кычкырып йөри торган кеше түгел. Кайберәүләр: «Менә егетләребез!» – дип күкрәк кага. Мин андый кеше түгел, мин – икенче планетадан. Ике фонд бар. Казанда – «Золотые руки ангела» һәм Азнакайдагы якташлар фонды. Мин шул ике фондка да, егетләребезнең исән-сау булуын теләп, даими аптечкалар ясап җибәрәм. Медикаментлар, жгутлар, авыртуны баса торган дарулар. Шуңа күрә сез миңа кунагыма да кирәкмәгән әйбер чәйнәп язганчы, хотя бы сагыз чәйнәп, файдалы эш эшли аласыз. Ярдәм итегез егетләребезгә! Хәләл акчагызның бер тамчысын булса да җибәрегез!

Мине аңлаган, иҗатымны яраткан, жанрымны аңлаган тамашачым, сезгә дә шул мөрәҗәгать. Бергәләп ярдәм итик егетләргә! Мин җибәргән кадәр суммалар җыелса – бик әйбәт, арттырсагыз, тагын да әйбәтрәк була. Кешелек дөньясы инде айга да менеп җитте. Тик бер милләт тә талашсыз, төрттерүсез, тырнак астыннан кер эзләмичә яши алмый. Дөнья кызык, яшәү рәхәт, исән-сау булыйк», – дип сөйли Данир һәм видеосының ахырына, егетләргә акча күчерү өчен, махсус куар-код та урнаштырган.

Комментарийлар (7)
Калган символлар:
  • 19 апрель 2024
    Исемсез
    Ну шэптэ жавап биргэн Данир, молодец, тапкыр жавап булган бу, юмористан юморча жавап, ишеттегезме инде хейтерлар, икенче юлы авызыгызны чамалап ачарсыз, кешедэн гаеп эзлэп ятмассыз. Данирга эле житэргэ,... Жэяулэп до Магадана
  • 19 апрель 2024
    Исемсез
    Минең язмалаоны нигә алып атасыз,мактап язганнарны гына калдырасыз,сезнеңчә дөрес дип уйлыйсызмы.
  • 19 апрель 2024
    Исемсез
    Данир артык кылана башлады,юморының ю хәрефедә юк.Спецоперациядан кайткан егетне алай кәмсетергә кирәкми,ул егетнең тырнагынада тормыйсың,синең кебек сәхнәдә сикергәләп йореми.
  • 19 апрель 2024
    Исемсез
    Үзеңне әллә кемгә куеп,Салаватның күләгәсе булып,аның турында теләсә-нәрсә сөйләп юмор дигән булып йөрисең,ә спецоперациядан кайткан герой егетне,чынбарлыкта кимсетүең,нигә аны иснәргә,нигә аны бөтен галәмгә кычкырырга,син үзең теләсә нинди тозга язмаган нәрсә чәйнәп йорисең,икенче концертың булса,тамашашачы алдында,герой егет алдында гафу үтенергә кирәк,озакламый концертыңа да йоремәсләр.
  • 19 апрель 2024
    Исемсез
    Эй Аллам икэн , нигэ Кеше узенен борын астын курмичэ кешенекен курэ ул анламыйм , (моя хата вкраю ) дигендэ узеннекен Эшли Бир ,, аллахынын рэхмэтлэре яусын егетлэргэ ярдэм иткэнен эчен , бер рэхмэт мен бэлэдэнн коткара ул
  • 20 октябрь 2023
    Исемсез
    Юкка нервынны бетермэ эт орэ Кеше йори дейгэн мэкэл бар узенен кулыннан Эш килмэгэн Кеше ул... Молодец унышлар
  • 16 октябрь 2023
    Исемсез
    Данир,нигэ дип отчет биреп утырасын,жаным??? Анламаган кеше кутенне ерта-ерта сойлэсэндэ -анламый! Анлаган кеше боларны язып ятмый.Алга кара да ,уз эшенне эшлэ.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100