Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабировның терәлеп торган күршесе янган: «Кызы һәм оныгы яраланды»

news_top_970_100
Данир Сабировның терәлеп торган күршесе янган: «Кызы һәм оныгы яраланды»
видеодан скриншот

Юмор остасы Данир Сабировның терәлеп торган күршеләрендә бүген иртән коточкыч янгын чыккан. Данир Сабиров йортының да түбә кырые янган, балалары бик нык курыккан. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче, ут икенче як күршеләренә күчәргә өлгергән. Артист куркыныч кадрлар белән Телеграм-каналында бүлешә.

«Аллам сакласын, бу арада гел ниндидер вакыйгаларга юлыгып торам. Иртән уяндым да күреп алдым… Менә күрәчәгең булса…

Күршем Ирек абыйга бик авыр инде. Кызы һәм оныгы яраланды (Данир Сабиров шулай әйтә – пешкәнме, коткарганда тән җәрәхәтләре алганмы, әлегә билгесез. – «Интертат»). Йортлары һәм 2 машинасы янып бетте. Мин янгынны күрү белән, сарайдан шланг алып суздым һәм, янгын сүндерүчеләр килгәнче, үз йортымны суытып тордым. Тик түбәсе барыбер янды. 8 ел элек Ринат исемле янгын сүндерүче булып эшләгән дустым: «Әгәр күрше йортта андый-мондый хәл чыкса, иң беренче якындагы йортларны суытырга кирәк», – дип әйткән иде. Әле дә тыңлаганмын һәм ул әйткәнчә эшләдем. «Җил булса, сезнең йортыгыз да янар иде», – дип әйттеләр янгын сүндерүчеләр. Аллаһ саклады. Булдыра алганча күршеләремә бергәләп ярдәм итәрбез инде, язылучыларым», – дип язган җырчы.

Данир Сабиров куркынган кызы Мәрьямга мондый вакытларда паникага бирелергә ярамавын да аңлаткан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100