Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров хатыны турында: «Никтер Миләүшәне яратмыйлар»

news_top_970_100
Данир Сабиров хатыны турында: «Никтер Миләүшәне яратмыйлар»
"Татар-информ" архивы

Юмор остасы, популяр артист Данир Сабиров хатыны Миләүшәне үтереп мактаган. Сәбәбе билгеле түгел, гаиләсенә игътибар юнәлтәсе килүме, әллә инде соңгы арада гына пластик операция ясаткан Миләүшәгә ябырылган хейтерларга җавап сүзләреме?

«Никтер Миләүшәне яратмыйлар. Аны белмәгән кешеләр. Белмим, бу нәрсә белән бәйледер. Сары чәче шулай хәл итәме икән, артист хатыны булуы микән, бәлки, шундый яхшы ире булганга көнләшәләрдер.

«Ни өчен алай уйлыйсың», – дип әйтүчеләр булыр. Чөнки Миләүшә белән танышкан һәр кеше иң башта: «Без сине су… дип уйлаган идек, син андый түгел икән», – диләр. Әйе, бәлки, социаль челтәрләр аша ул шулай күренәдер. Су… ул, но әйбәт су…

Киң күңелле, беркайчан да берсен дә рәнҗетмәс. Менә аның әнисе турында да, мөгаен, шулай уйлыйсыздыр. «Усал», – дисез бит аны. Ул беркайчан артыгын сөйләшми, все по делу. Аның күңеле никадәр киң булуны бер мисал белән аңлатам. Менә чүплек янында бомж ятсын, ул аңа ризык белән җылы киемнәр илтеп бирәчәк. Хәле ничек аның, медицина ярдәме кирәк түгелме – анысын да ачыклаячак. Белмим, нигә, тик урамда соранып йөргән исерекләр һәм бомжлар белән тещамның аерым мәхәббәт.

Хәзер кызына әйләнеп кайтыйк. Төгәлрәге, минем хатынга. Ул, хатын вазифасыннан тыш, иң җаваплы эшне башкара – төркемем директоры. Беләсезме, кайбер артистларда бу эшне берничә кеше эшли, ә бездә – бер Миләүшә. Сәхнә арты эшен сез күрмисез. Әмма андагы кәгазь, документация. Арендасын түлә, килешүен төзе, налогын… Кыскасы, законлы эшләсәң – салым, законсыз эшләсәң – ыштраф. Аннан ул аерым да эшли. Социаль челтәрләр алып бара, көн саен ниндидер съемкалар аның. Затлы итеп киенә, үзе шуңа куана, әле мине дә киендерә. Кыскасы, самодостаточный хатын. Мин эшләгән акчага рәхәткә чыдый алмаган түгел.

Әмма Миләүшәне яратучылар да байтак. Аның үзенең фан-төркеме бар. Әйе, чынлап әйтәм. Концертка килеп, кайбер тамашачы: «Без Миләүшәне күрер өчен генә килдек, аның белән фотога төшсәк буламы?» – диләр. Менә шулай», – дип язган Данир.

 

Фото: © Миләүшә Сабированың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Укучыларына да Миләүшә турында фикерләрен калдырырга тәкъдим иткән. Хәтта тискәре комментарийларны да алып ташламаска сүз биргән.

«Син фәрештә түгел, әмма түгел кебек җирдән дә. Яратам, әнисе», – дигән ул.

Чынлап та, Миләүшә бер генә кешене дә битараф калдырмый бугай. Кыска гына вакыт эчендә әлеге пост астында 300гә якын комментарий язганнар. Миләүшәне, Данир белән тулысынча килешеп, алиһәгә тиңләүчеләр дә, «ул чыннан да тәкәббер» дип уйлаучылары да бар. Шушы тынгысыз вакытта хатынын мактап яткан Данирга «эләктерүчеләр» дә очраган.

«Ярдәмчел, киң күңелле, тырыш кыз ул Миләүшә. Үз эшенең остасы, ә кызларына – назлы әни. Әмма минем дә беренче фикерем шундый иде»;

«Ник син Миләшне кеше яратуын телисең, Данир? Синең хатының бит, син генә ярат, хөрмәт ит, сакла. Сиңа яхшы хатын, балаларыңа әйбәт әни – шул җитмәгәнме?»;

«Чөнки фото буенча фикер йөртәләр. Ул, чыннан да, бик тәкәббергә охшаган»;

«Чынлап та шулай бит инде. Минем аны күргәнем бар, әлләкем икәне йөзенә чыккан»;

«Данир, хатыныңны күргәзмәгә кую – ахмаклык. Хайп эшлим дип, адәм көлкесенә кала күрмәгез»;

«Кар патшабикәсе» дип әйтәсе килә. Үзе матур, үзеннән салкынлык бөркелә»;

«Ә безгә син үзең һәм әниең ошый. Синең хатының булмаса, без Миләүшәне белмәс тә идек»;

«Менә шулай мактап яшәтәсез дә хатыннарыгызны, аннан алар эреләнә, хыянәт итә башлый. Баегач, теләсә кая йөрергә тотыналар»;

«Һәр адымыгызны кешегә күрсәтәсегез килә. Ә бит чибәр хатын-кызлар бик күп. Ләкин барысы да тыныч кына тормыш итә. Үзегезне генә кашка тәкә дип беләсездер»;

«Сугыш, дөнья тыныч түгел, ә ул монда, ачу китереп, хатынын мактап утыра»;

«Бик матур, үз-үзен карый торган хатын», «Бик якты күңелле. Мин аңа сокланам»;

«Ирне ир иткән дә, юк иткән дә – хатын. Синең шундый биеклекләр, үрләр яулавыңда Миләүшәнең дә өлеше зур. Ул матур да, батыр да. Акыллы да, сөйкемле дә. Бер-берегезнең кадерен белеп яшәгез»;

«Ә мин Данирга кадәр үк Миләүшәгә язылган идем. Ул бөтен нәрсәдән өстен кала белә, беркайчан тавыш күтәрми, үз-үзен саклый. Бик белемле, зирәк, нәфис. Ирен, аның туганнарын хөрмәт итә. Бик яратам аны».

Миләүшә үзе әлеге комментарийларга лайк куймаган.

 

Комментарийлар (4)
Калган символлар:
  • 27 октябрь 2022
    Исемсез
    нэстэгэ кукрэк устерергэ кирэк булды инде, ккечкенэ кукерэк тэ бик эйбэт куренеш
  • 26 октябрь 2022
    Исемсез
    Хэерле кич Данир ! Сина кем эйтте Син шундый яхшы шуна коннэшэлэр дисен ????Узенне бер вакыттада мактама эз генэ аска теш балакаеым. Э хатынына килгэндэ борынын куккэ кутэрергэ торыша ну анын кебеклэр 100000000000000000000000000000000 узенен урны белсен. Эх кызык суз язгансон анын белэн фотога тешэргэ кемнэр килэсен экият язма улэм🙈 узегезне бер вакыттада Мактама. Охшасагыз халык Мактар , Б
  • 26 октябрь 2022
    Исемсез
    Миләүшәне яратмыйлар, дигәнсең.Ә үзеңне?
  • 26 октябрь 2022
    Исемсез
    "Тиле узен мактый, шыр тиле хатын мактый"- диеп эйтэлэр.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100