Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабировның хатыны нинди операция кичергәнен әйткән

news_top_970_100
Данир Сабировның хатыны нинди операция кичергәнен әйткән
социаль челтәрләр

Данир Сабировның тормыш иптәше Миләүшәгә операция ясаганнар, дип хәбәр иткән идек. Миләүшә нинди операция кичергәнен бәйнә-бәйнә аңлатып, пост куйган.

«Бала табу, кызымның туганда зур булуы минем организмга тискәре йогынты ясады. Баладан соң минем корсагым калды. Ул вакытта ук миндә диастаз булган икән, ә мин белмәгәнмен.

Нәрсә соң ул диастаз?

Гади генә итеп әйткәндә, прессның уң һәм сул яктагы өлешләрен бер-берсенә беркетеп торучы линия зәгыйфьләнү аркасында, аларның ике якка аерылуы.

Беренче йөклелектән соң миңа зур корсагымны бетерергә кирәк иде. Мин бала тапканның 14нче көнендә үк пресс ясый башладым. Моның белән ситуацияне тагын да катлауландырганмын.

«Син икенчесенә авырлы кебек», – диде миңа абый, бала тапканнан соң күргәч. Минем болай да депрессиягә бирелгән вакытым иде, кәефем тагын да төште. Өстәвенә, корсагымда «растяжкалар» калган иде. Даруханәгә йөгердем дә, иң кыйммәтле крем (1500 сумлык крем ул чакта чынлап та бик кыйммәт тоелган иде) алып сөрттем. Күпмедер вакыттан соң мин ябыктым, эчем дә кимеде. Гадәти тормыш белән яши башладым.

Икенче кызымны көткәндә, мин үземне сакладым. Беренче йөклелек вакытындагы кебек баллы ашамадым, гастрольләргә йөрдем. Шуңа күрә артык авырлык җыймадым.

Бала тапкач, спорт белән шөгыльләндем. Ләкин бу шөгыль диастаз вакытында ярамаган икән. Көндә пресс ясыйм һәм корсагымның нигә кимемәгәнлеген аңлый алмыйм.

Хирургка күренгәч, ул миндә диастаз икәнлеген һәм артык тирене алып атарга кирәклеген аңлатты.

Ничә еллар шушы ситуация белән яшәдем, тәвәккәллегем җитмәде. Пляжда ояла идем, аз гына ашасам да, корсак кабарып чыга.

Кемдер операция ясатмаска киңәш итте, файдасы булмаячак, диделәр. Кемдер, киресенчә, ясатырга кушты. Минем ясатасым килде, шунсыз тынычланмаячагымны аңладым.

Консультациядә берничә хирургта булдым. Алар арасыннан күңелемә ятышлысын сайлап алдым. Диастазны тектеләр, артык тирене алып ташладылар. Әлегә эчем шешенгән, берни аңлашылмый, корсет киеп йөрим. Шатланам. Операциянең нәтиҗәсе мин пляж сезонын көтеп алырлык булыр дип өметләнәм», – дип язган ул.

Миләүшәнең язылучылары арасында пластик операциянең «абдоминапластика» дип аталган әлеге төре белән кызыксынучылар бик күп булган. Операцияне кайда, нинди табибта ясатуын, бәясен сорашканнар. 

«Миңа да, күкрәккә операция ясаганда, артык тирене кисеп ташлыйсы калган. Бәлки, дүртенчесе артыннан барырмын дип, тукталып калдым. Тизрәк терел», –  дигән аңа Лилия Хәйруллина.

«Яхшырак күренү өчен мөмкинлегең бар икән, аны кулланмау – акылсызлык. Булдыргансың, Миләүшә», – дип мактаган берсе. 

«Нәкъ минем кебек булгансыз. Үзем ябыгам, корсагым беркая китми. Мин дә ясар идем, ләкин бик кыйммәт», – дип уфтанучылар да бар. 

Берсе исә: «Проблемагыз зур булган икән», – дип төрттерергә дә кыенсынмаган. 

Казан клиникаларында абдоминапластика ясату 80 меңнән башлап 310 мең сумга кадәр, дип язалар Интернетта. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100