news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Данир Сабировның хатыны: «Операциягә акчаны үзем эшләдем»

news_top
Данир Сабировның хатыны: «Операциягә акчаны үзем эшләдем»
"Татар-информ" архивы

Данир Сабировның хатыны Миләүшә корсагындагы диастазны бетерү өчен махсус операция ясатты.  Миләүшә әлеге операцияне Мәскәү яки Стамбулда ясатырга теләгән, ләкин ахыр чиктә, Казандагы бер клиниканы сайлаган. Кызыксынучылар бик күп булса да, клиника һәм операция ясаган табибның исемен яшереп калдырырга булган. «Бу – шампунь да, косметика да, чәчкә маска сайлау да түгел. Бу  – табиб. Мин әйткән белән барырсыз, ә сезгә нәрсә дә булса ошамас», – дип сөйләгән ул социаль челтәрләрдә. 

Хейтерлары өчен Миләүшә аерым сторислар төшергән. «Акчагыз күп, шуңа кая куярга белмисез», – дип, мине яратып язган хейтерларым! Әгәр дә мөмкинлек бар икән, нигә әле ясатмаска, ди? Шуны да әйтеп үтәргә кирәк – мин әлеге операциягә акчаны үзем эшләдем! Ирем «юк» дигәч, «барыбер ясатачакмын!» дип максат куйдым. Зоя (авт. – Солошина) алдарга бирмәс: операциягә берничә көн кала гына кирәкле сумманы тупладым. Әгәр дә сиңа көзгедәге чагылышың ошамый икән, аны үзгәртү өчен нәрсә дә булса эшләргә кирәк», – дип сөйләгән ул. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар