Дәниф Шәрәфетдинов операция ясаткан: «Зәринә бик борчылды, төннәр буе елап чыкты...»
Җырчы Дәниф Шәрәфетдиновның авырып торуы, соңгы елларда даими хастаханә юлын таптарга мәҗбүр булуы турында «Интертат» язган иде. Дәниф абый безгә үзен начар хис итүе, икенче күзенең дә начар күрә башлавы, күзенә мөгезкатлавы (роговица) күчереп утырту өчен кыйммәтле операция таләп ителүе хакында сөйләде.
Шушы көннәрдә җырчы беренче операциясен ясаткан. Алда әле тагын берничә катлаулы операция көтелә. «Интертат» хәбәрчесе Дәниф Шәрәфетдиновның хәлләрен белеште.
Әкренләп инде, Гөлназ. Шалтыратып торганыгызга рәхмәт. Операцияне узган атнада Казанда ясаттым. Әлегә өйгә, Чаллыга кайтарып тордылар. 29 ноябрь көнне кире китеп, тикшеренүләрне дәвам итәчәкмен. Алга таба тагын берничә операция планлаштырыла.
Күзләрем күрми башлагач, Казан, Уфа, Чабаксардагы әллә нинди танылган профессорларга барып карадым. Берсе дә операциягә алынырга җөрьәт итмәде. «Йөрүләрегез файдасыз, өмет юк», – диделәр. Мәскәүләр «кил» дип чакырган иде дә, анда бәяләр күпкә кыйммәтрәк. Шуңа күрә операцияне үземә бердәнбер өмет биргән табибка – Казанның бер шәхси клиникасындагы хирургка ышанып тапшырдым.
Операциядән соң үзенең дә бик күңеле булды, сөенде. «Мин, бик катлаулы булыр, дип уйлаган идем, зур булмаса да, шанс бар. Тик алга таба да эше күп әле моның», – диде.
Кәефләрегез ничек соң, Дәниф абый?
Баштагы кебек түгел инде, Казаннан кайткач, азрак кәефләр күтәрелде. Мин үзем төшенкелеккә бирелә торган кеше түгел дә, табиблар «өмет юк, сукыр калачаксыз» дип әйткәч, бик авыр булды. «Зачем вы сюда пришли?» – дип кенә кире боралар иде. Югыйсә аларны хөрмәт итеп, ышанып, зур профессор бу, дип барасың бит инде.
Ә бу табиб «операция ясыйм» дигәч, шул сүзгә ябыштым мин. Гомумән, клиникасы, бөтен табиблары күңелемә ятты. Барысы да бик җайлы. Әлегә операцияне аз гына күрә торган күзгә ясадык. Сәгать ярымнан артык барды. Хәзер төрле заманча препаратлар белән ул операцияләр сизелми дә икән. Бөтенләй күрми торганына бик күп тикшеренүләр узганнан соң гына ясатачакмын. Табибыма: «Мин беркая ашыкмыйм, кияүгә чыгасым юк. Иң мөһиме – нәтиҗәсе булсын», – дип әйттем.
Якыннарыма рәхмәт инде. Хатыным Зәринә гел янәшәмдә. Казанда кызым белән киявем, улым яши. Тикшеренүләр вакытында кызларда торып тордым. Балалар гел шалтыраталар, телефонның тынып торганы юк.
Бөтеләй чит кешеләр дә хәлләремне белешә. Рәсәйдән, әллә кайлардан шалтыраталар. Акчалата ярдәм җибәрүчеләр дә булды, барысына да рәхмәт.
Якыннарыгыз да бик борчыладыр.
Зәринә бик борчылды. Төннәр буе елап чыкты инде. Аның менә шул якыннарыңны берничек тынычландырып булмавы авыр да. Үземә кыен булса да, алар белән күтәренке кәефтә булырга, кызыклар сөйләп көлдерергә тырышам.
Инде балаларым сау-сәламәт булсын. Сәламәтлекләре булса, бәхетләре дә булыр, эшләре дә алга барыр. Кызым үзе дә медицина өлкәсе буенча китте. Аның үземнең юлымны дәвам итүен, җырчы булуын теләгән идем. «Мин өйдә дүрт артистка түзә алмаячакмын, әти», – дип көлде. Чөнки әниләре дә – Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең хореография бүлеген тәмамлаган кеше. Без аның белән шунда укыган вакытта танышкан идек. Улыбыз Ленар да җырчы булырга карар кылды. Инде исән-сау күзләрем ачылып, үземә дә алга таба иҗат итәргә язсын.
Амин. Тизрәк тернәкләнүегезне теләп калабыз, Дәниф абый.