Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татар, алга!» - XXI гасырның яңа татар милли гимны

Социаль челтәрләрдә Артур Исламовның «Татар, алга!» җыры таралды, җырның презентациясе Tat cult fest яңа татар мәдәният фестивале кысаларында үтте. Әлеге җырга һәм аның авторларына безнең хәбәрчебез карашы.

news_top_970_100
«Татар, алга!» - XXI гасырның яңа татар милли гимны
Салават Камалетдинов

Яңа татар тарихында татар халкының милли гимны булырдай икенче җыр барлыкка килде. Беренчесе — Зөлфәт Хәкимнең «Газиз халкым» булса, икенчесе — Артур Исламовның «Татар, алга!» җыры.

Әйе, бу җырдан мең төрле гаеп табардай бик көчле профессионаллар һәм көнчеләр табылачак.

Әмма, минемчә, халыкны күтәрердәй җырның көче көйнең камил бормаларында да, вокалда да була алмый. Мондый җырнең көче — энергетикасында, сүзләренең һәм башкаручының көчендә.

Артур Исламовның «Татар, алга!» җырының презентациясе Tat cult fest яңа татар мәдәният фестивале кысаларында булды. Дөрес, җыр аңарчы социаль челтәрләр аша танылып өлгергән иде инде. Әгәр фестивальне оештыручылар көн дәвамында 30 мең тамашачыга йөз тотканнар икән, аның шактый аңлы һәм затлы өлеше Артур Исламовны тыңларга махсус килгән иде. Монысын тәгаен беләм. Былтыр халык «Башкарма» музыкаль төркемен тыңлау өчен махсус килгән кебек, быел Артурга килделәр.

Дөрес, оештыручылар Артурны фестивальнең хедлайнеры дип билгеләмәгәннәр. Ул Зур сәхнә программасындагы 12 номерның 8нчесе.

Казан Кремле биләмәләрендә кайчан да булса мондый көч белән «Татар, уян! Татар, алга!» дигән сүзләр яңгыраганы булдымы икән? Бу җырда сызлану да, зарлану да, газаплану да, тилмерү дә, үрсәләнү дә, елау-сыктау да юк. Бу җырда — горурлык, көч, куәт, гайрәт…

Әлбәттә, бу бер зал халык басып җырлый торган «Туган тел» түгел. Бу конкурслар белән язылган һәм тикшерелеп расланган рәсми гимн да түгел. Бу «поп милли гимны» булган «Мин яратам сине, Татарстан» да түгел. Бу башка. Бу яңа заман гимны. Бүген XXI гасыр татарының милли гимны!

Туксанынчы елларның яңа заман җырчысы: «Нәрсә булды сиңа, газиз халкым?» - дип дәшәргә тиеш булса, бүгенге җырчы алай сызланып тормыйча, «Татар, алга!» дияргә тиештер.

ххх

Былтыр Артур Исламов хатыны Эльза Заяри белән икәү бергә бер блок әзерләгән иде. Программа әйбәт иде, әмма…

Артур Исламов күп тамашачы өчен Казанның беренче рок-төркемнәренең берсе булган «Алканат» лидеры буларак кадерле. Дөрес, ул инде хәзер опера сәхнәсен яулаучы Артур Исламов. Аның хәләл җефете Эльза Заяри опера җырчысы буларак танылып килә.

Кыскасы, мин былтыргы концертны карагач, болайрак язган булганмын: «Яңа „Алканат“ күрергә килгән тамашачы, әлбәттә, канәгать булып бетмәде. Шул исәптән, мин дә. „Исәнме, Казан!“ — бу бит инде поп-концертларның иң тапталган сәламе. Ә Артур Исламов: „Минем дустым Ильяс Камал“, - дип кабатлагач, Салават Зәкиевичнең легендар сүзе искә төшә: „Минем дустым Альфред Якшимбетов“. Попсаланма, Артур! Үтенәм синнән!»

Артур Исламов минем язганнарыма каршы чыкты: «Әмма ул чыгышта Артур берничек тә попсага китмәде, мин моңа каршы чыгам. Беренчедән, поп дигәч, фонограмма күз алдына килә. Ә мин фонограммага җырламадым! Монда моңарчы күрелмәгән музыкантлар составы катнашты: симфоэлементлар керттек, скрипка, кларнет бар иде…

TAT CULT FEST фестивалендәге чыгышымда альтернатив музыка — рок көткән кешеләргә шуны әйтә алам: әле ул проект әзер түгел. «Алканат» төркеменнән соң бу юлны дәвам итәргә миңа, беренчедән, текстлар, икенчедән, музыкантлар кирәк. 

Фестивальдә ала карга булуыбызны аңладым инде мин. Чөнки рокерлар үз иҗатларын тәкъдим итәләр. Рәдиф тә, «Гауга» да, башкалар да үз җырларын җырладылар. Ә без композиторлар һәм шагыйрьләр иҗатын күрсәттек. Әмма минем бу фестивальдә чыгыш ясыйсым килде.

Теләсәм, әлбәттә, ярты сәгатьлек рок та җырлый ала идем. Киләсе елга ул булырга да мөмкин». 

Киләсе ел җитте, Артур сүзендә торды — быел ул фестивальнең беренче санлы җырчысы! Ул инде ала карга түгел, ул инде биредә лидер. Оештыручылар таныйлармы-танымыйлармы, әмма ул лидер!

Быел Артур Исламов сәхнәгә үзе генә чыкты. Хатыны Эльза Заяри тамашачы арасында гына иде. Бу дөрес тә!

Җырчыларның парлап чыгыш ясавы хәзер попсалыкның бер өлешенә әверелде: эстрада җырчыларына гастрольләргә парлап йөрү уңайлы чөнки. Ә Артур белән Эльза төркем белән республика районнарына гастрольләргә йөри торган җырчылар түгел — аларга парлап сәхнәгә чыгу мәҗбүри дә түгел.

Парлы җырчылар икесе бербөтен булып күзаллана. Гадәттә, җырчы парларда берсе локомотив, икенчесе тагылып баручы.

Ә Артур Исламов белән Эльза Заяри икесе бербөтен түгел һәм аларның бер-берсен тулыландырасы юк. Алар һәрберсе җитлеккән тулы бер шәхес. Алар һәрберсе үзе бер дөнья. Бу дөньялар кайчакта сәхнәдә дуэт булып кушылып ала алалар. Гаилә ул гаилә инде, әмма сәнгатьтә һәрберсенең үз юлы.

Артур Исламовның амбицияләре аны опера җырчысы итеп күрсә дә, ул татар халкына үз җырчысы, рок җырчысы буларак кирәк. Тамашачыга аның энергетикасы кирәк.

Безнең милли рухны күтәрергә дәгъва итә торган җырларны эстрада җырчылары да җырлаштыргалый. Арада бик профессиональ эшләнгән бик шәпләре дә бар. Әмма аларны эстрада җырчылары башкарды. Ә бүгенге алдынгы карашлы яшь кешене селкетү өчен мондый җырны башка имиджлы җырчы башкаруы кирәк. Ул Артур кебек, юк, Артур булырга тиеш иде.

***

Фестивальдә Артур Исламовның чыгышы алдыннан артист янына килдем. Котладым.

— Артур, мин кызымны иртән шушы җыр белән уята башладым. Татар җырлары белән уяткалый идем, әмма гел зарлана иде. Бу җырга зарланмады, - дидем.

— Зилә Рәхимьяновнаны күргән идем. Ул да иртән өйдә шушы җыр яңгырый дип әйтте, - диде ул.

Мөгаен, иртәләрен бу җыр белән башлаучылар тагын бардыр әле.

ххх

Минем шагыйрьләрем дә, музыкантларым да юк иде. Хәзер мин шагыйрә Гөлүсә Батталова белән таныштым, без Рүзәл Мөхәммәтшин белән эшли башладык, Булат Ибраһимов белән эшлибез», — дип дәвам итте Артур Исламов чыгыш алдыннан булган сөйләшүне.

Фестиваль программасында бу шагыйрьләр сүзләренә язылган җырлар яңгырады.

«Татар, алга!» җырының текст авторы Булат Ибраһимов — яшь шагыйрь, Бөтендөнья татар конгрессының матбугат үзәге хезмәткәре. Булатның җыр текстлары яза торган шагыйрь булганы юк иде, аны бу яктан Артур Исламов ачты.

Сүз уңаеннан, 2018 елда Татарстан язучылар берлеге Булатны Муса Җәлил премиясенә тәкъдим иткән иде. Әмма Берлек ике кандидатура тәкъдим итте. Берсе — 78 яшьлек Хәнәфи Бәдигый. Жюри Хәнәфи ага кандидатурасына өстенлек бирде. 

Бөтендөнья татар конгрессында эшләп тә Булат Ибраһимов татар милләтенә хезмәт итәдер. Әмма әлеге җыры конгрессның еллар дәвамында эшләгән эшеннән күбрәк эш башкарды. Мин шулай уйлыйм. 

Татар халкының милли гимны булырлыйк яңа заман җырлары:

Татар, алга!

Булат Ибраһим шигыре, Артур Исламов көе.

Караңгы төсләрне тарата,

Офыкта кызарып таң ата.

Йоклама, татарым,

сагына ватаның.

Без монда чит түгел, бу җирдә.

Торып чык йокыңнан, тор, әйдә.

Чакыра безне таң,

Татарым, тор, әйдә!

 

Ярсу йөрәк

Безнең тәндә,

Чиксез куәт

Безнең җанда.

Тарих ага

Безнең канда.

Татар, алга, алга, алга!

 

Кояшның батырлык нурлары –

Татарның тарихи юллары!

Без суда һәм җилдә,

без исән бу җирдә!

Без монда чит түгел, бу җирдә,

Әләмең тибрәлсен күкләрдә.

Чакыра киләчәк,

Татарым, тор, әйдә.

Газиз халкым

Зөлфәт Хәким шигыре һәм көе

Ачы язмыш йөген сөйри бер мосафир,

Әйтче миңа җирдә яшәү хакын.

Мең кат сорыйм, һаман әле җавап ишетелми —

Нәрсә булды сиңа, газиз халкым?

Вәхши дөнья, кансыз аның кануннары,

Бу дөньяда үз юлында һәркем хаклы.

Тик шулай да җан ачысы белән синнән сорыйм:

Ничек сиңа ярдәм итим, газиз халкым?

Барыр юлың кай тарафка — кемнәр әйтер?..

Үзәгеңдә бармы әле янар ялкын?

Бүген миңа сулыш кебек тавышың ишетү кирәк,

Дөньяга бер аваз бирче, газиз халкым.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100