Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильяс Гафаров белән татар ирекле музыкасының Казан Кремлен алу кыйссасы

Казан Кремлендә TAT CULT FEST яңа татар мәдәнияте фестивале үтте. Чараның продюсеры Ильяс Гафаровның 90нчы еллар ирекле музыкасының төп йолдызларын - фин татарларының "Башкарма" төркемен Казанда җыя алуы, яңа татар хэдлайнерлары, Тәбрис Яруллинның яңа амплуасы, Рөстәм Миңнехановның күзәтүе турында репортаж тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Ильяс Гафаров белән татар ирекле музыкасының Казан Кремлен алу кыйссасы

Спас манарасы аша Казан Кремле территориясенә Рөстәм Миңнеханов утырган машина кергәндә интернет йолдызы Лэйна Кече сәхнәдә “Малай на белом барсе” җырының соңгы аккордларын башкарган иде.

Сәгать кичке алтылар. Казан Кремле территориясендә TAT CULT FEST халыкара яңа татар мәдәнияте фестивале бара. Кече сәхнәдә Лэйна булса, Зур сәхнәдә – фин татарларының легендар “Башкарма” төркеме. Театр сәхнәсендә – Минзәлә театрының “Салкын кын” спектакле – саха егетләре уйлап тапкан яңа татар легендасы.

Президентны фестивальнең идея авторы һәм оештыручысы, татар альтернатив музыкасы «әтисе», төп продюсеры Ильяс Гафаров һәм төрле ведомство җитәкчеләре каршы алды. Көне буе төрле бәйрәм чараларында катнашкан Президент фестивальдә озак булмады. Әмма ул биредәге татар мәдәнияте атмосферасын тоеп өлгергәндер.

Ә улыңның Президент белән төшкән фотосы бармы?

Дәүләт җитәкчеләре булган җирдә кызык бер күренеш тамыр җәйде. Әрсез тамашачылар балаларын җитәкчеләр алдына чыгарып, җитәкче белән фотога төшереп калырга ашыгалар икән. Минтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшин халык арасына чыкканда да мондый хәлләр еш була. Рөстәм Миңнеханов та, еш кына туктап, сөйкемле балалар белән фотога төшә. Ярар, балалар гына төшсә, ханымнар үзләре дә җитәкчеләр белән фотога төшергә атлыгып торалар.

Кыскасы, Казан Кремле территориясендә Президент маршруты фототуктаулар белән үтте. Ильяс Гафаров барысын да җентекләп аңлатып барды. Театр мәйданчыгы мәсьәләсендә ТР мәдәният министры Ирада Әюпова шәрехләде, милли дизайнерлар темасында Ильяс Гафаровка Татар яшьләре форумы вәкиле Гүзәлия Гыйниятуллина кушылды.

Ильяс Гафаров янында яңа Тәбрис белән яңа Гүзәл күренмәде

Үткән елгы TAT CULT FEST фоторепортажын карасак, Президент тирәсендә Ильяс Гафаров белән бергә ул вакытта Бөтедөнья татар яшьләре форумын җитәкләгән Тәбрис Яруллин белән ул вакытта "Калеб" яңа буын хәрәкәтен җитәкләгән Гүзәл Сәгыйтованы да күргән идек. (Озак та үтмәде, Гүзәл Сәгыйтова Кариев театрына директор булып билгеләнде). Быел Ильяс Гафаров беренче пландагы яшь көчләрдән үзе генә иде. Бөтендөнья татар яшьләре форумының әле күптән түгел генә сайланган яңа рәисе Ленария Мөслимова яңа вазыйфасына ияләшеп кенә килә, күрәсең, шуңа алгы планга дәгъва итмәде. Яңа “Гүзәл” дә күренмәде.

Казан Кремлендә тамашачы саны: бер 12дән икенче 12гәчә

TAT CULT FEST яңа татар мәдәният чаралары Казан Кремлендә 12.00 сәгатьтә башланды. Дөрес, бу вакытта әле сәхнә тамашалары башланмаса да, бары тик Балалар һәм Кино мәйданчыклары эшләп, беренче тамашачыларга милли дизайнерлар эше һәм милли ризыклар гына тәкъдим ителә башласа да, Ильяс Гафаров әйтүенчә, халык 12.00 сәгатьтән үк килә башлаган.

Фестивальнең матбугат үзәге җитәкчесе Альбина Закируллина 16.00 сәгатькә Казан Кремле территориясендә 25.000 кеше булуын әйтә. Ә кичке якта халыкның бермә-бер артуын күзәтеп, көн азагына бу саннарның күпкә артуын фаразларга мөмкин. Былтыр, әйтик, фестивальне 35.000 кеше тамаша кылган. Оештыручылар әлегә игълан итмәсәләр дә, быел күбрәк дип сөенә алабыз.

Мәдәният министры Ирада Әюпова TAT CULT FEST татар мәдәнияте фестивален оештыручыларның зур уңышы – аларның фестивальне таныту һәм алга этәрү буенча активлыгы дип саный. Яшьләр иҗатына һәрвакыт хәерхаклы булган, хәтта яшь иҗатчыларның кайчакта тәнкыйтькә эләккән иҗатын да якларга тырыша торган мәдәният министрыбыз егетләрнең кызыклы реклама ролигы әзерләүләрен дә билгеләп үтте.

Ә сез өчкә ярыла беләсезме?

Тамашачыларның төп агымын нигездә өч сәхнә бүлеште – Зур сәхнә, Кече сәхнә һәм Театр сәхнәсе.

Зур сәхнә хедлайнерлары – Финляндиянең Başkarma һәм The Sounds of Tsingiskhan төркемнәре, Зуля Камалова. 

Кече сәхнә хедлайнерлары – Лэйна, Нурминский, Илгиз Шәйхразиев, АИГЕЛ. 

Театр сәхнәсендәге һәр спектакльне хедлайнер дип атый алабыз. Үзенең иң сатыла торган продукциясен – “Бию пәрие” һәм “Җырла, курай!.. Уйна, Шомбай!” спектакльләрен фестиваль тамашачысына тәкъдим иткән Камал театры һәм Курчак театрына рәхмәтләр. Минзәлә театры фестиваль өчен “Салкын кын” спектаклен махсус алып килгән. Дөрес, схематик стильдә куелган спектакль урам тамашасы өчен җайсызрак иде булса кирәк. Тамашачы азрак иде. Аның каруы, төп тамашачы Театр мәйданы яныннан нәкъ менә Минзәлә театры эшенә күз салып үтте.

Бу спектакльдә Ак барс образы булуы, азактан Ильяс Гафаровның ITTIFAQ төркеме җыры яңгыравы, хәтта “Азатлык” сүзенең дә яңгыравы спектакльнең фестиваль өчен кулай булуын аңлата. Ә халыкның азрак булуы параллель сәхнәләрдә Başkarma һәм Лэйна баруына бәйле.

Лэйна дигәннән, Минзәлә театры артисты Рөстәм Зиннуров спектакльдә Ак барс образында чыга. Ак барс булып грим ясалган артист ниндидер бер үзенчәлекле символ булып күренә. “Лэйнаның “Малай на белом барсе” идеясе синең образ аша тудымы?” дип сорадым Рөстәмнән. Алар Лэйна белән якташлар һәм дуслар дип беләм. “Бөтенесе шулай дип әйтәләр. Шулай уйлаулары миңа күңелле. Әмма үзем шулай дип әйтә алмыйм. Түгелдер...”, - дип катлаулы итеп җавап бирде ул.

Театр сәхнәсенең финалында “Әлиф” спектакле иде. Шактый салкын кичтә җылы курткалар киеп, калын пледлар ябынып утырган тамашачы алдында ялангач тәнле Нурбәк Батулла иде. Дөрес, карый башлагач тамашачы үзенең туңуын да, Нурбәкне туңа дип борчылуын да онытты.

Кичке якта Казан Кремлендә тамашачы күзгә күренеп арту сәбәпле, Нурбәк Батулла, әлбәттә, башка сәхнә тамашачыларын алмаган иде. Бу вакытта инде бар сәхнәләрнең дә тамашачысы аншлаг белән тулган иде.

Сүз уңаеннан, театр сәхнәсенең иң зур фанаты - татар галиме, Татарстан Республикасы Дәүләт архивы директоры урынбасары Илдар Шәфыйков белән глим-дизайнер Динә Шәфыйкованың нәни кызы Әсма булып чыкты. Спектакль азагына таба Шәфыйковлар башка мәйданчыкка ашыга башладылар, ә Әсма китми генә бит! Әсманы минем карамакта калдырып әйләнеп тә килделәр, төрлечә кызыктырып та карадылар, юк - китмәде Әсма. Татар театрының киләчәктә тамашачысы, булачак, Аллабирса! Күбрәк булсын Әсмаларыбыз!

Конкурентлар

Илгиз Шәйхразиев Кече сәхнә хедлайнеры итеп билгеләнгән иде. Аның чыгышы вакытында сәхнәгә якын килерлек түгел иде, тамашачы бирегә агылды. Ул чыгыш ясаганда Зур сәхнәнең тамашачы урыннары шактый бушап калган иде, бу вакытта Рәдиф Кашапов чыгышы иде. Ильяс Гафаров әйтүенчә, хедлайнерлар Кече сәхнәдә көндезрәк, ә Зур сәхнәдә кичке якта чыгыш ясаганнар. Нурминский Кече сәхнәдә Зуля Камаловага параллель чыгыш ясады. Аңлашыла инде, Зуляга тагын кем конкурент була алсын Норма егетеннән башка?!

Кече сәхнә АИГЕЛ чыгышы белән төгәлләнергә тиеш иде. Техник сәбәпләр аркасында аның чыгышы Зур сәхнәнең финалына күчерелде.

Тәбрис Яруллин – зур сәхнә хедлайнеры

Төп сәхнәнең тагын бер хедлайнеры бар иде. Ул – Тәбрис Яруллин. Ай, рәхәтләнеп алып барды рәсми милли тормышның беренче рәтеннән үз теләге белән төшеп калган татар егете. Шушы чараны алып барырга бик яратып алынуын, тәм табуын Тәбрис үзе дә әйтә. Аның сәхнәдәше Чулпан Хөббәтуллина иде, чыгыш ясаучылар турында рус телендә мәгълүмат бирү вазыйфасы аңа тапшырылган иде.

Попсаланма, Артур!

Казанның беренче рок-төркемнәренең берсе булган "Алкатан" лидеры, хәзер инде опера сәхнәсен яулаучы Артур Исламов һәм аның хәләл җефете, опера җырчысы Эльза Заяри чыгышыннан башлап Зур сәхнәне “Татар-информ” онлайн күрсәтте. Яңа “Алканат” күрергә килгән тамашачы, әлбәттә, канәгать булып бетмәде. Шул исәптән, мин дә. “Исәнме, Казан!” – бу бит инде поп-концертларның иң тапталган сәламе. Ә Артур Исламов “Минем дустым Ильяс Камал” дип кабатлагач Салават Зәкиевичнең легендар сүзе искә төшә: “Минем дустым Альфред Якшимбетов”. Попсаланма, Артур! Үтенәм синнән!

Әлфия BAND

TAT CULT FEST фестиваленең иң тамашачылы вакытында Зур сәхнәне Әлфия Авзалованың иҗатын пропагандаларга алынган фонд алды. A-BAND проектына 1 сәгать 15 минут вакыт бирелгән. Проектның музыкаль продюсеры – Валерий Коротков. Фондны Әлфия Авзалованың кызы – Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова җитәкли. Зөлфия ханым беренче җыр белән сәхнәгә үзе чыгып халыктан яраттырды. Әмма калган номерларда халык башкаручыларны түгел, ә Әлфия Авзалованың легендар җырларын һәм аның яңа аранжировкаларын алкышлады кебек. Әлфия Авзалова җырларын яңгырату кебек җаваплы эш тапшырылган яшьләр бөтенләй хәрәкәтләнә белмиләр. Алар телевизордан төрле модный музыкантларны караганнар да шулар кебек хәрәкәтләнәбез дип уйлыйлар. Ә без алай уйламадык. Ә Зөлфия Авзалова үзе шәп.

Başkarma

“TAT CULT FEST иң зур казанышы — Финляндиянең Başkarma һәм The Sounds of Tsingiskhan төркемнәренең яңадан оешуы. Казанга алар «алтын состав»та килгән иде: җырчы Динә Шакир һәм гитарачы Бату Алкара.

Сүз уңаеннан, “Башкарма”ның бер җыры 30 ел дәвамында дөньяның төрле сәхнәләрендә яңгырап тора. Ул – “Казан” бию ансамбленең “Зәңгәр томан” композициясе. Әлеге биюне фин татарларының шушы җырына илһамланып хореограф Сәлимә Әминова куйган.

Утыз елдан соң Татарстанда җырлау өчен яңадан оешкан Başkarma чыгышы тамашачыны да, солистларның үзләрен дә бәхетле итте. “Кешеләр безне хәтерлиләр. Җырларыбызны беләләр. Тамашачының шулай кабул итүе безгә бик күңелле булды. Татарстанда 30 ел җырлаганыбыз юк иде. Әгәр болай яхшы каршы аласыз икән – килергә мөмкинлек бар”, - диделәр җырчылар.

Дөрес, төркемне 30 елдан соң берләштергән “тылсымчы егет”, музыкаль продюсер Ильяс Гафаров гастрольләр вәгъдә итми. Салкын акыл белән уйлап, бу гастрольләрнең бик кыйммәтле булачагын әйтә. Әмма Ильясның бу гастрольләрне оештыру турында уйлана башлавын күңелем сизә. Оештырмыйча калмас кебек ул аны.

Зуля һәм Йолдыз

Зуля Камалова Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә язылган “Алты көн ярату” альбомын тәкъдим итте. Кызыл тунлы Зөлфия Камалова альбом акчасының краудфандинг белән җыелуын искәртте, тамашачыларга рәхмәтләрен җиткерде. Казанда чыгыш ясау өчен махсус җыелган музыкантларын тәкъдим итте.

Җырларның берсенә клип төшереләчәген әйтте. Чыгыш ясаган уңайдан клипка әзерлек тә барды. клип төшереләсе җыр вакытында Зөлфиянең тибрәнешләре яздырылып барды.

Җырларның берсен Зөлфия Мубай белән яздырган иде. Кызганыч, Мубай фестивальгә килә алмаган. Илдар Мөбәрәкшинның бу фестивальдә булмавы, гомумән, начар.

Шагыйрә Йолдыз Миңнуллина сәхнәгә дә чыкты, Зөлфиянең чыгышында да катнашты, шигъри юлларын да укыды...

Шигъри мәйдан җитмәде

Йолдыз, дигәннән, миңа фестивальдә әдәби мәйданчык җитмәде. Ул бар иде, әлбәттә. Аны Татар китабы йорты оештырган иде. Программада Марат Кәбировның иҗат лаборатоирясе дә, Ләйсән Миңнуллина белән Айсылу Галиева катнашында нәшир лабораториясе дә, видеохроникалар да, интелектуаль уен да, шигъри нонстоп та бар иде. Тик әдәби мәйданчык төп сәхнәләрдән читтәрәк урнашкан иде. Ә төп сәхнәләр арасында йөреп ертылыр дәрәҗәгә җиткән тамашачының бик азы гына аларга барып җиткәндер.

Бу хакта былтыр “Калеб” яңа буын иҗат берләшмәсе мәйданчыгын оештыруда актив катнашкан Гүзәл Сәгыйтова да әйтә. Ул бәлки фестивальне аерым бер көндә оештыру турында фикер әйтә. “Казанда 30 августта мәдәни чаралар шулкадәр күп. Бөтен кеше бик теләсә дә Казан Кремленә килеп җитә алмаска да мөмкин”, - ди ул.

Сүз уңаеннан, Гүзәл җитәкләгән “Калеб” яңа буын җыены TAT CULT FEST фестиваленә җәлеп ителмәгән.

Әдәби мәйдан үзәктәрәк урнашсын иде ул. Яшь татар шагыйрьләре – Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Булат Ибраһимов, Луиза Янсуар һәм башкалар, “Калеб”нең “Яңа дулкын” хәрәкәте яшьләре көн дәвамында мәйдан тотсын иде. Бер сәхнәдән икенче сәхнәгә ашыккан тамашачы әдәби мәйданда тукталып узсын иде.

Кино, футболка, өчпочмак һәм башкалар

Программада “Время кино” мәйданчыгы да бар иде. “Татаркино” оешмасыннан аерылып чыгып үз дирекциясен булдырган, Яшьләр кинофестивален оештыруны дирекция канаты астына алган Альбина Нәфыйгованың активлыгына сокланырлык. Әмма татар мәдәният фестивале дибез икән, милли кинематография үрнәкләре белән эш итсәк, дөресрәк буладыр. Андый исемгә дәгъва иткән фильмнар Татарстанда юк түгел, алар “Татаркино” оешмасы кул астында. Алга таба TAT CULT FEST фестиваленең бу юнәлешкә дә игътибар итүен телик.

Дизайнерлар һәм фудкорт мәйданчыклары, әлбәттә, һәрвакыт игътибар үзәгендә. Милли бизәкле футболкалар, яулыклар, джемперлар, сумкалар, күлмәкләр, кием һәм күн аяк киемнәре... Арзан булмаса да, аларның сатуп алучысы артканнан арта бара. Ә өчпочмак белән гөбәдия милли фестивальләрнең мәңгелек хедлайнеры инде ул.

Акча турында

Ильяс Гафаров фестивальнең бюджетын әйтмәде. Бу – Татарстанда бюджеты әйтелмәгән бердәнбер фестиваль. Әлбәттә, чит илләрдән җырчылар һәм төркемнәр китерә торган фестиваль арзан була алмый. Казан Кремлендә уздырылучы фестиваль һич кенә дә эконом-вариант булырга тиеш түгел. Яңа татар мәдәнияте бер көнгә Казан Кремлен алган икән – затлы итеп алсын! Бөтен чыгыш ясаучы музыкаль төркемнәр һәм шәхесләр турында мәгълүмат бирүче буклет чыгарылса да яхшы булыр иде. Ел дәвамында фестивальнең кайтавазы яңгырап торсын. Ильяс Гафаров еллар дәвамында адымлап-адымлап шушы фестивальгә килеп җитте һәм республика җитәкчелеге тарафыннан аңлау тапты. Аның алга таба да мөмкин кадәр татарча булып калуын телик.

P.S.: Татарның иң ирекле альтернатив музыканты иң попсовый проектка киткән: гитарачы Илнар Fender Фатыйхов хәзер Элвин Грей төркеме музыканты. TAT CULT FEST уртасында кайнап йөрисе егет биредә кунак булып кына йөри булып чыкты...


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100