Камал театрына ӨЧ сорау: бинаны нишләтәләр, репертуар татарчамы, Туфаннан канәгатьме? | intertat.tatar

Камал театрына ӨЧ сорау: бинаны нишләтәләр, репертуар татарчамы, Туфаннан канәгатьме?

Камал театры яңа сезон ачылыр алдыннан матбугат конференциясе үткәрде.

Татарның беренче санлы театры яңа сезонда ниләр вәгъдә итә? Театрның матбугат конференциясе шушы инфосәбәп белән җыелса да, театр җитәкчелегенә өч журналистның өч катлаулы соравына җавап бирергә туры килде.

Матбугат конференциясенең шушы катлаулы өлешен ничек бар — шулай тәкъдим итәм. Әмма аңарчы театр яңалыклары белән танышыгыз.

  • 4, 5, 6 һәм 7 ноябрьдә Камал театрының Зур сәхнәсендә сезонның беренче премьерасы — «Сәфәр» спектакле булачак. Театр өр-яңа драматург тәкъдим итә — журналист Альберт Шакиров. Режиссёр — Рамил Гәрәев. Төп рольләрдә — ТР һәм РФ халык артисты Әзһәр Шакиров һәм ТР халык артисты, РФ атказанган артисты Илдус Әхмәтҗанов.
  • Айдар Җаббаров Әмирхан Еникинең «Рәшә» повесте буенча спектакль куя. Айдарның проза белән эш итәргә яртаканын әйткәне бар, инсценировкаларны үзе ясый. Ул инде репетицияләрне башлап җибәргән. Әсәр театр сәхнәсендә беренче тапкыр куела.
  • Яңа спектакль куярга Буа театры белән актив хезмәттәшлек итүче режиссер Тимур Кулов чакырылган. «Мөгаен, ул Туфан Миңнуллинның трилогиясе булыр», — ди Фәрит Бикчәнтәев. Сүз Туфан Миңнуллинның «Миләүшәнең туган көне», «Дуслар җыелган җирдә» һәм «Хушыгыз» пьесалары турында бара.
  • Кече залдагы «Яшьләр сишәмбесе» проектын Булат Минкинның «Яңа татар пьесасы» лабораториясе кысаларында язылган әсәре буенча куелган спектакль дәвам итәчәк. Аны да Рамил Гәрәев куячак.
  • Фәрит Бикчәнтәев «Мөһаҗирләр”гә алыначак. Мәхмүт Галәүнең «Болганчык еллар» һәм «Мөһаҗирләр» роман-дилогиясе Камал театрын, төгәлрәк итеп әйткәндә, Фәрит Бикчәнтәевны булса кирәк, күптән борчый, дөресрәге, кызыктыра. Алдарак елларда «Яңа татар пьесасы» кысаларында бу әсәр буенча инсценировкалар да ясалды, студентлар белән куелды да. Ниһаять, бу сезон ахырында ул театрның зур сәхнәсендә уйналачак дип көтәбез. Сүз уңаеннан, әлеге әсәр буенча кино төшерелү буенча да эш бара. Ул, мөгаен, Төркия — Татарстан копродукциясе булыр. Хәтта моннан берничә ел элек әлеге фильм өчен бераз грант та бирелде. Фильмга әзерлек ни дәрәҗәдә — әлегә яңа мәгълүматлар юк.
  • Камал театры тараткан пресс-релизда Бернард Шоуның «Пигмалион» пьесасы куелачагы да язылган. Театр җитәкчелеге матбугат конференциясендә бу спектакль турында сөйләмәде.
  • Кече залда нәниләр өчен «Петя, бүре һәм Шомбай» музыкаль спектакле әзерләнә. Әлеге театраль-музыкаль сәяхәтне Камал театрының яңа музыкаль җитәкчесе Данияр Соколов әзерли: «Мин Прокопьевның бик билгеле музыкасына коллаборация ясарга теләдем. Ул татар композиторы Мансур Мозаффаров музыкасы белән тулыландырылачак», — диде ул. Спектакльнең татарча булуын әйтеп тору артыктыр, бу табигый. Әлеге әсәр, мөгаен, быел Яңа ел әкияте буладыр. «Петя белән бүре» — һәр музыка мәктәбендә өйрәтелгән популяр әсәр, аның татар театрына керүе җәмәгатьчелекне кузгатырмы икән, әллә бу табигыйме — күзәтик.

Премьералар бит әле ул ниндидер спектакльләр репертуардан төшеп кала дигән сүз. Әлегә театр җитәкчелеге Илдар Юзеевның «Ак калфагым төшердем кулдан» спектакле төшеп калуын гына әйтә алды. Фәрит Бикчәнтәев башкаларын атамады. «Башта тамашачы карап ала да, аннары килми башлый, бигрәк тә җитди әсәрләргә», — диде ул.

Туфан Имаметдинов турында сорау

Сорауларга Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм директоры Илфир Якупов җавап бирде.

Журналист Альфред Мөхәммәтрәхимов: «Сез интервьюда „Туфан Имаметдинов татар театрын начар белә“, дигән идегез. Хәзер Театр әһелләре берлеге рәисе буларак, аның Тинчурин театрына баш режиссёр итеп куелуына мөнәсәбәтегез? Театрның перспективалары?»

Фәрит Бикчәнтәев: »Мин бу сорауга җавап бирергә тиешмен дип уйламыйм. Театр әһелләре берлеге бу эшкә катышмый. Ул иҗтимагый оешма. Мәдәният министры карарларына йогынты ясамыйбыз».

Альфред Мөхәммәтрәхимов: «Ә үз фикерегез үзгәрдеме?»

Фәрит Бикчәнтәев: »Сез моны контексттан өзеп әйтәсез. Бу аның «Зәңгәр шәл» турында әйткән сүзенә җавабым иде. Кеше шулай әйткән икән, димәк, татар театрында, татар мәдәниятендә берни дә аңламый. Ул шулай дип әйткән булса…» 

Бина турында сорау

Журналист Райнур Шакиров: »Театрның яңа һәм иске бинасы турында күп сүзләр йөри. Ул урында нәрсә булачак дип борчылу бар. Анда нәрсә булачак?»

Илфир Якупов: «Камал театры бинасы проекты конкурсына 500дән артык гариза керде. Җиде компания сайлыйбыз һәм алар бергә проектлар тәкъдим итәчәк. Алар бит әле документацияләрен ясыйлар — аңа күпме вакыт кирәк — бер-ике елны ала. Төзелеш үзе бер-ике елсыз булмый. Иске бина турындагы сүз хәзер күтәрелергә тиеш түгел дип уйлыйм. Менә тегендә төзи башлагач, свайлар кагылгач, бу сорауны күтәрә башласак була. Әлегә ул сорауга җавап юктыр дип уйлыйм. Бездә дә юк ул, җитәкчелектә дә юк. Чөнки аның турында уйлау дөрес түгел. Җитәкчелек: „Сезгә калсын, эшләтегез“, — дисә, эшләтәбез. Ә биш елдан нәрсә була… анысын күрербез. Дөнья үзгәреп тора…»

Фәрит Бикчәнтәев: »1986 елдан Горький урамыннан бу бинага күчкәч, дүрт-биш ел без ике бинага эшләдек. Туксанынчы елларда аңладык — ике бинага эшләү кыен. Бүгенге көндә бигрәк тә. Бер тамаша залын тутыру да кыен. Чөнки масскультура шулкадәр көчле адымнар белән алга китте. Театрны үзләренә суыралар».

Райнур Шакиров: »Ә сез күңелегез белән анда — ераккарак китергә ризамы?»

Фәрит Бикчәнтәев: «Риза».

Райнур Шакиров: «Ни өчен?»

Фәрит Бикчәнтәев: »Мин яңалыкка гел риза».

Илфир Якупов: «Ә нәрсә соң ул якын белән ерак? Уфада да сорадылар: „Ничек инде сез үзәктән китеп…“ Без бит сезгә гастрольләргә киләбез, бина алып килмибез. Без спектакльләр алып киләбез. Кайда без — үзәк була шунда!»

Райнур Шакиров: «Уфага бер барасыз. Ә тамашачы монда ияләнгән».

Илфир Якупов: «Дөрес әйттегез. Ул ияләнү генә. Гадәт!»

Салават Камалетдинов: «Ә тамашачы белән элемтә булдымы: алар күченүегезне ничек кабул итте?»

Илфир Якупов: »Бөтенесен монда нәрсә булачагы кызыксындыра».

Фәрит Бикчәнтәев: «Мин анда театрга йөрмим диючеләр дә булды. Но не ходи значит, грош цена, если ходил только в здание. Кемдер „Наконец-то“ ди».

Илфир Якупов: »Теге юлы күченгәндә дә курыкканнар. Тамашачы килмәс дигәннәр… Килде».

Фәрит Бикчәнтәев: «Анда артистлар күбрәк борчыла».

Илфир Якупов: »Аларның да гадәт».

Альфред Мөхәммәтрәхимов: «Шакиров исемендәге зал түгел инде. Казан-ЭКСПО түгел… Якынрак бераз».

Игълан ителгән проект турында сорау

Рузилә Мөхәммәтова: «Яңалыкларыгызда „Театр горожан“ проекты үрнәгендә спектакль булачагын укыдым. Ул нинди телдә булачак?»

Илфир Якупов: »Кече сәхнәдә тамашачы экспериментлар, кызыклы тамашалар карарга өйрәнгән. «Театр горожан» проектына кушылып, без Ксения Шачневаны чакырдык, кемнең Камал театрының Кече сәхнәсендә уйныйсы килә дип игълан салдык. Ул пьеса буенча түгел…»

Фәрит Бикчәнтәев: «Чын татар”ны („Моң“ мәйданчыгында барган спектакль. Авт) карадыгызмы?»

Рузилә Мөхәммәтова: «Карадым. Ун кешенең берсе өлешчә татарча сөйләде».

Фәрит Бикчәнтәев: «Шуннан нәрсә? Алар бит тел турында сөйләшә. Ул, һичшиксез, татар телендә булырга тиешме?»

Рузилә Мөхәммәтова: «Мин сорау бирдем».

Фәрит Бикчәнтәев: »Сез аны махсус бирдегез».

Рузилә Мөхәммәтова: »Игъланда теле турында сүз юк иде — шуңа сорадым».

Фәрит Бикчәнтәев: «Анда татарча начар фикер йөртүчеләр бар. Шуңа күрә русча да булыр, бәлки, татарча да. Эш бит анда түгел — нәрсә турында сөйләячәкләр. Театрның яңа бинага күчүе темасы күтәрелгәч, без җәмәгатьчелекнең тетар турында фикер әйтүен телибез. Гап-гади тамашачыдан, Казанда яшәүчеләрдән фикер ишетү. Ләкин бу театраль формада Кече сәхнәдә булачак. Минемчә, бик кызыклы. Хәзер репетицияләр бара. Режиссер ярдәмчесе Фәридә Хафизова кызык итеп сөйли. Гаҗәп фикерләр әйтәләр».

Илфир Якупов: »Язылган текст түгел, алар үз фикерләрен әйтәләр, үз хис-тойгыларын…»

Фәрит Бикчәнтәев: «Без аны уйнаячакбызмы, юкмы — белмибез. Без моны конкурста җиңгән җиде компания вәкилләре монда кайткан вакытка махсус ясадык. Архитекторлар. Алар өчен махсус уйланылган „Чын татар“ кебек, ләкин бу театр турында. Чит ил кешеләре булгач, бәлки инглиз телендә дә булыр».

ххх

Әлеге матбугат конференциясе «Шәрык клубы» татар театры тарихының интерактив мультимедиа комплексында үтте. Биредә инде экскурсияләр үтә. Алар көн саен 13 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр Татарстан урамы, 8 йорт адресы буенча үткәрелә. Вакыт экскурсияләрдән соң театрга спектакль карарга керү мөмкинлеген күздә тотып шулай билгеләнгән.

Театрның «Пушкин картасы» проекты белән дә эшләр уңышлы. Билгеле булганча, 14 яшьтән 22 яшькә кадәр булган яшьләргә 3000 сум акча салынган электрон карталар бирелде. Әлеге сумманы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры спектакльләренә билет алу өчен кулланырга мөмкин. Бүгенге көндә проект кысаларында театрга якынча 900 мең сумга 1500гә якын билет сатып алынган. Иң күп сатылган спектакльләр: «Сагынырсызмы?», «Өйләнәм.тат», «Мәхәббәт FM» һәм «Сүнгән йолдызлар».