Минзәләдә үзгәрешләр: Шәймәрданов фанатизм белән эшләде, тик театрга яңа сулыш кирәк

Минзәлә театрында директор алышынды. 28 ел театрны җитәкләгән Роберт Шәймәрдановны Илнур Гайниев алыштырды. Театрдагы үзгәрешләргә хәбәрчебез һәм экспертлар карашы.

Соңгы берничә айда Минзәлә театрына яңа директор куелачак икән, дигән сүз-хәбәрләр йөрде. Театр үзе дә умарта күче кебек кайнап торган дип беләм. Нәкъ 15 октябрьдә — театрга нигез салучы Сабир Өметбаевның туган көнендә барысы да хәл ителде: ТР мәдәният министры Ирада Әюпова килеп, коллективка яңа директорны тәкъдим итте.

Ирада Әюпова: «Бүген сезгә зур бәхет елмайды. Яңа җитәкче - үз эшен белүче һәм мәдәниятне яратучы кеше. Минзәлә районыннан. Минзәлә театрының 85 еллык тарихы, традицияләре бар. Ул алга таба да яшәргә һәм үсәргә тиеш. Театр халыкара фестивальләргә йөреп, үз иҗатын күбрәк күрсәтсен иде. Коллективка иҗади уңышлар телим!»

  • Илнур Гайниев тумышы белән Минзәлә районының Тауасты Байлар авылыннан. Ул - мәдәният өлкәсендә танылган шәхес, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Мөслимә Гайниеваның улы. Ике югары белеме бар: Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын һәм Казан дәүләт энергетика университетын тәмамлаган. Озак еллар мәдәният өлкәсендә эшләде. Соңгы эш урыны — Яшел Үзән районы Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы.

Нурсибә Адиева, әдәби бүлек мөдире: «Соңгы көннәрдә хәлләребез әйбәт түгел иде, инде тынычландык кебек. Министр бик символик көнне — Сабир Өметбаевның туган көнендә килде. Ирада Хафизҗановна яңа директорны тәкъдим иткәндә: «Яшь кадр китерәбез», - дип ассызыклады. Бирегә килгәндә Роберт Шәймәрдановка да 30 яшьләр булган. Гайниевка да шул тирә. Шәймәрданов та Казаннан кайткан иде. Гайниев та. Министр: «Сезгә һәрвакыт ярдәм итәрмен», - дип вәгъдә бирде. «Фестивальләргә йөрергә, үзегезне күрсәтергә кирәк», - диде.

Беренче эш итеп, яңа директор Илнур Гайниев коллектив белән бергә Сабир Өметбаев бюстына чәчәкләр куйды. Сабир Өметбаевның каберенә Әлмәткә дә барып кайтасы килә әле. Күренекле артистыбыз Рөстәм Муллинга кабер ташы куелды. Дүшәмбе көнне бөтен коллектив белән шуны ачарга барабыз».

Роберт Шәймәрданов театрны 1992 елдан бирле җитәкли. Театрда җитәкче алышынуны Роберт Шәймәрдановның сәламәтлегенә бәйләп карыйлар.

85 еллык тарихы булган театрның Роберт Шәймәрданов җитәкләгән чорындагы данлы мизгелләренә күз салыйк.

  • 1996 елда театрга Сабир Өметбаев исеме бирелә.
  • 1985 елда капиталь ремонтка ябылган театр бинасы 1999 елда Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев катнашында тантаналы төстә ачыла.
  • 2005 елда Гаяз Исхакыйның «Сөннәтче бабай» һәм «Остазбикә» әсәрләрен сәхнәләштергән өчен театр коллективы Муса Җәлил исемендәге премиягә лаек була.
  • 2009 елда театрның баш режиссеры итеп Фәрит Бикчәнтәевның укучысы Дамир Самерханов билгеләнә.
  • Яшь режиссерның беренче зур эше — Т.Җуҗәноглуның «Ташкын» спектакле. Аның белән театр 2012 елда «Һөнәр» IV Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивалендә, 2013 елда Төрки халыкларның ХI халыкара «Нәүрүз» театр фестивалендә, 2014 елда Чиләбе шәһәренең «Новый Художественный театр» үткәргән «СELoBEK ТЕАТРА» кече формалы спектакльләрнең II Халыкара театраль фестиваль-лабораториясендә, 2015 елда ТӨРЕКСОЙ Халыкара оешмасы уздырган «2015 елда Мары — төрки дөньяның башкаласы» дигән форум-фестивальдә катнашты.
  • 2014 елда театр директоры Шәймәрданов Роберт Шәйхел улы Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» II дәрәҗә ордены медале белән бүләкләнде.
  • 2015 елда театр Казанда, Туфан Миңнуллин исемендәге фестиваль кысаларында «Мулла» драмасы белән чыгыш ясый.
  • 2017 елда Сергей Потапов әзербайҗан классигы Хөсәин Җәвитнең «Иблис» трагедиясен сәхнәгә куйды. Спектакль «Тантана» республика театраль премиясенең «Ел вакыйгасы» номинациясендә җиңүче булды. 2018 елда спектакль Новороссийск шәһәрендә узган «Кече шәһәр театрлары» XVI фестивалендә катнашты, Иблис ролен башкаручы Рөстәм Зиннуров «Өмет» номинациясендә җиңү яулады.
  • 2017 елдан башлап, Минзәлә театры «Россиянең кече шәһәр театрлары» федераль программасында катнаша. Әлеге программа иң танылган режиссерларны чакырырга мөмкинлек тудырды. Әзербайҗан классигы Х.Җәвитнең «Иблис», рус классигы А.Островскийның «Яшенле яңгыр», К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар», рус классигы Н.Гогольнең «Ревизор», М.Башкировның «Салкын Кын» кебек спектакльләренең премьерлары булды.

Минзәлә театры белән бәйле бер низаг: 2019 елда Роберт Шәймәрданов театрның баш режиссеры итеп 2009 елда үзе чакырып китергән Дамир Самерхановны куючы режиссер вазифасына күчерде.

«Минем Минзәлә театры өчен проектларым бар иде. Үзебездә Таҗи Гыйззәтнең «Чаткылар“ын куярга тиеш идем. Планга да кертелде. Сабир Өметбаев истәлегенә дип уйлаштык — театрыбыз аның исемен йөртә. Проектны якларга ике көн кала җитәкчелек планны үзгәртте. Шулай итеп, милли классика куелмый калды… Театрларга зур акчалар керә башлагач, режиссерлар чакырыла башлады. Читтән килгән режиссерларның мактауларын тыңлагач, ни кызганыч, безгә Аяз Гыйләҗевлар да кирәкми кебек тоелды», - дип сөйләгән иде Дамир Самерханов 2019 елның җәендә биргән интервьюсында. 

Әйе, соңгы елларда — «Кече шәһәр театрлары» партия проекты кысаларында акчалар бирелә башлагач, театр чакырылган режиссерлар белән эшләргә кереште. Театрда якут, бурят, башкорт режиссерлары спектакльләр куйды. Аларның иң беренчесе — Сергей Потаповның «Иблис» спектакле театрга уңыш китерде. Әмма чакырылган режиссерлар куйган башка спектакльләр читкә чыгарып күрсәтелмәде, фестивальләргә бармады, алар турында рецензияләр дә күренмәде. Мәсәлән, театрның Зиннур Хөснияр әсәре буенча да спектакль куйганлыгы мәгълүм. Әмма театраллар арасында бу әсәрне дә күргән кеше булмады.

Минзәлә театры белән бәйле низагларның берсе — Э.Т.А.Гофманның «Щелкунчик» әкияте русча исем белән чыкты. Соңыннан аның бөтенләй русча чыкканлыгы да мәгълүм булды. Минзәлә театрының яңа ел әкиятләрен дә русча уйнаганлыгы турында мәгълүмат килеп иреште. Әмма театр боларга аңлатма бирмәде.

«Алтын битлек» премиясе лауреаты Нурбәк Батулла да Минзәлә театры белән алты спектакль чыгарды. Нурбәк Батулла Кариев театрындагы хореографлык эшеннән киткәннән соң кая барачагы турында сорауга: «Минзәләгә спектакль чыгарырга», - дип җавап биргән иде.

«Мин һәрвакыт Минзәләгә теләп бардым, чөнки андагы иҗади егетләр-кызлар мине илһамландырып торды. Без бергә алты спектакль чыгардык! Шуларның берничәсе минем шәхси хитпарадымның түренә менеп кунаклады! Әле «Макбет»ны киң тамашачы күрмәде дә, ахрысы. Ул спектакльләр яшәсен иде, чөнки алар уйландыра, уятырга тырыша, «хи-хи, ха-ха» белән алдалап, деградация упкынына алып бармый.

Чын күңелдән Роберт абыйны лаек ялы белән тәбрик итәм! Мин синнән күп нәрсәгә өйрәнәм! Үзеңнең тәҗрибәң, белемең белән уртаклашуны башка формада дәвам итәрсең, дип ышанам!» - дип язган Нурбәк Батулла социаль челтәрдәге битенә.

Театрның бүгенгесенә экспертлар карашы һәм киләчәгенә теләкләр

Әлмәт театр директоры Фәридә Исмәгыйлева: «Роберт Шәймәрданов белән аралашып эшләдек. 28 ел театрны җитәкләү — ул батырлык. Ни авыл, ни шәһәр булмаган җирдәге театрда эшләү бик катлаулы. Безнең Әлмәттә бит әле стационар театр бар — тамашачы театрга килә, ә Минзәләнеке гел тәгәрмәчтәге театр булды. Минзәлә театрының бай тарихы бар. Ул - 1957 елда Мәскәүдә Сәнгать декадасында катнашкан театр.

Роберт Шәймәрданов театрда фанатизм белән эшләде. Бәлки, андый ук фанатизм кирәкмидер дә. Ничек кенә булса да, Роберт Шәймәрданов ул театрны җыеп тотты. Бәлки, ул диктатор да булгандыр, сүз дә юк. Театр — ул диктатура — анысы да бар.

Хәзер заман икенчедер, башкачарак кирәктер. Бәлки күчмә театр булса да, яңа ысуллар эзлиседер. Бәлки, вакыты җиткәндер.

Әмма кемдер киткәч, театр тарала дигән сүзләр белән килешмим. Театр таралмый. Җитәкчелек алышынгач, берара катлаулы чор булып алыр дип уйлыйм. Бар да ал да гөл булып та бетмәс, яңа җитәкчегә түземлек телим. Коллектив белән киңәшеп эшләргә кирәк. Коллективка таянсын! Артистларны һәрвакыт тыңламасаң да, алар белән киңәшмичә булмый. Бер генә кеше әмер биреп эшләү дөрес түгел. Минзәлә театрының моңарчы булган уңышларыннан да зуррак уңышлар телим. Фикерләр төрле булса да, коллектив бердәм булсын». 

Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов: «Һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Россия театрларында сәнгать җитәкчеләре һәм директорлары бик озак утыра һәм яңа сулыш керми башлый. Ул шәхес яшьлектә нинди генә яхшы булмасын, картлыкка таба нәрсәнедер югалта һәм иҗат кешесе иҗади климакс кичерә башлый. Хата арты хата ясала. Мин моны Минзәлә театрына төбәп әйтмим — гомумән әйтәм. Ә директорның эше күп очракта башка күрсәткечләр белән бәяләнә. Финанслар, дәүләт заданиесе, мәсәлән.

Соңгы елларда театрның юлы икегә бүленгәнлеге күренә: фестиваль спектакльләре һәм гади тамашачы өчен спектакльләр. Гади сүзе шартлы инде, чөнки театрга килгән тамашачы гади түгел, затлы тамашачы. Минзәлә театры кызыклы гына спектакльләр чыгарды. Мәсәлән, театрның якут режиссеры Сергей Потапов белән кызыклы тандемы барлыкка килде — «Алтын битлек» лауреаты булган режиссер биредә өч спектакль чыгарды. Санкт-Петербург режиссеры Евгения Богинская чыгарган «Щелкунчик» — бик кызыклы спектакль иде. Ләкин мин аны бик аңламадым, мин дә аңламагач, авыл баласы ничек аңлар икән? Минзәлә театрының бит дәүләт заданиесе үтисе бар — ул авылларга йөри. Дамир Самерханов та берничә кызыклы спектакль куйды. Театрның алдарак еллардагы резонанслы премьералары Ренат Әюпов исеме белән бәйле иде.

Әйе, бу театрда режиссерлар проблемасы бар: заманында Фаил Ибраһимов китте, аннары — Булат Бәдриев, хәзер Дамир Самерханов белән проблемалар килеп чыкты. «Театр директорының диктаторлык чалымнары бар», - диделәр. Ләкин директорны да аңларга тырышыйк: зур булмаган шәһәрдә театр эшен алып бару җиңел түгел. Кече шәһәр театрларыннан режиссерлар гына түгел, артистлар да кача. Проблемалар күп.

Бәләкәй шәһәрләргә акча бирелә башлагач, театрның эше рәтләнеп китте: алар яхшы режиссерларны чакыра башладылар. Потапов үзенең иң яхшы спектакльләрен Минзәләдә куйды дия алмыйм, ләкин бу спектакльләр труппага этәргеч, ышаныч бирде.

Әйткәнемчә, һәр нәрсәнең үз вакыты була. Театрга яңа сулыш кирәк. Роберт Шәймәрданов театрның уңышлы эшли алуын күрсәтте, ләкин алга таба яңа идеяләр, яңа формалар кирәк.

Яшь директорга киңәшләргә килгәндә, беренчедән, Нияз Игъламов белән, яки бөтенроссия театр процессын белә торган кеше белән элемтәдә булырга тиеш. Театрга нинди юл сайларга кирәген утырып уйларга кирәк. Аның юллары бар. Театр тугры тамашачысын югалтмасын: татар классикасы, татар драматурглары белән эшләсен. Әлбәттә, үз режиссерың булу кирәк. Бәлки, Дамир Самерханов яңа сулыш алыр. Соңгы елларда театр аның спектакльләрен безгә күрсәтмәде, шуңа бәя бирә алмыйм. Заманында ул «Мулла», «Ташкын» спектакльләрен куйган бик талантлы режиссер иде. Әлбәттә, Әлмәт театры юлын сайларга була — чакырылган режиссерлар белән эшләргә мөмкин».

«Сәхнә» журналы баш мөхәррире Зиннур Хөснияр: «Минзәлә театрына яңа директор билгеләнгәнен ишеттем. Мәдәният министры Ирада Әюпова үзе барып театрга зур бәя биргән. Җыештыручыларга кадәр барысының да бик күңелләре булган. Министр театрлар өчен бик борчыла. Киләчәктә ярдәм итәрбез, дигән.

Шәймәрдановның сәламәтлеге белән проблемалары бар иде. Роберт Шәймәрданов ул сәнгать җитәкчесе дәрәҗәсендә иде. Кызыклы режиссерлар таба һәм ул чакыргач, алар килә иде. Театрга тел-теш тидерерлек түгел. Ул - үзенчәлекле театр. Аны берсе белән дә чагыштырып булмый. Ул авыл кебек. Провинциянең дә провинциясе. Анда театр тоту - авыр эш. Шәймәрданов шуны булдыра алды. Аңа рәхмәт! Шәймәрдановка сәламәтлек телим!

Минзәлә театры соңгы елларда бик матур спектакльләр чыгарды. «Иблис», ТАССРның 100 еллыгына багышлап «Салкын Кын»… Алар фестивальгә дә алып барырлык, тамашачы да егылып карарлык. Алайса бездә бит фестиваль спектакле дип аерып карыйлар. Тамашачыга тәкъдим иткән спектаклең фестиваль спектакленнән начар булырга тиеш түгел. Бу — хөкүмәт акчасын туздыру. 

Яңа директор Илнур Гайниевны да беләм — сәнгать җанлы кеше, бик харизмалы егет. Лаеш районында эшләде, мәдәниятне күтәрде. Минзәлә егете, районның патриоты. Ул Сабир Өметбаев һәм Роберт Шәймәрданов традицияләрен дәвам итәр дип ышанам».

Яшел Үзән районы хакимиятенең матбугат үзәге җитәкчесе Рәсим Хаҗиев: «Илнур Гайниев туган ягына кайтты. Ул хәзер җиң сызганып, башы белән эшкә чумып эшләр.

Без Илнур Гайниев белән биш ел бергә эшләдек. Башта Лаешта дүрт ел, аннары бер ел чамасы Яшел Үзәндә. Илнур Гайниев - бик яхшы белгеч. Районнарда зур чараларны уздыра белә. Театр директордан уңды дип саныйм. Ул булдырачак! Яшь кеше заманча трендларны карап бара. Аның белән театр яңа форматка күчәр дип уйлыйм. Ул биюче дә бит, сәхнә эшенә әле үзе дә катнашып китәргә мөмкин».