Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Щелкунчик» - аты урысча, арбасы татарча. Минзәләчә театраль маркетинг

Минзәлә театры «Щелкунчик» исеме белән әкият-спектакль чыгарды. Спектакль татарча, исеме русча.

news_top_970_100
«Щелкунчик» - аты урысча, арбасы татарча. Минзәләчә театраль маркетинг

«Щелкунчик»ның инсценировкасын Гофман әкияте нигезендә режиссер Евгения Бортякова үзе язган, театр көче белән текст татарчага тәрҗемә ителгән. Ә менә исем тәрҗемә ителмәгән. Театр җитәкчелеге аны шул килеш калдырган. Чөнки, беренчедән, «устойчивое выражение», икенчедән, маркетинг. Театр шулай аңлата.

Э.Т.А.Гофманның «Щелкунчик» әкиятенең режиссеры Санкт-Петербургтан Евгения Богинская, балетмейстеры - Нурбәк Батулла. Әлеге әсәр “Кече шәһәр театрлары” федераль программасы кысаларында чыккан.

«Татар-информ» хәбәрчесе татар шәхесләреннән татар театрында рус телендәге исем белән спектакль уйнауга карашларын сорашты. Аларның беренче соравы: «Нинди телдә уйныйлар?» Татар театры турында сүз барганда бу сорауның бирелүе гаҗәп, әлбәттә. Әмма вазгыять шундый, ни кызганыч.

Җавап: спектакль татар телендә уйнала.

Спектакльнең атамасын тәрҗемә итмәү дөресме?

Халык язучысы Ркаил Зәйдулла: Мин алынма сүзләрне еш куллану яклы түгел. «Щелкунчик» сүзе татар яңгырашына туры килеп тормый. Аның татарча вариантын эзләп табарга кирәк иде инде. Ә җәя эчендә «Щелкунчик» дип калдырырга була. «Щелкунчик» ул «щелкать» сүзеннән бит әле, әйеме? Исем ул турыдан-туры тәрҗемә булмаса да ярый. Эчтәлегенә карап матур яңгырашлы сүз табарга була иде».

Шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин: «Щелкунчик» колакны ныграк ерта инде, ул сүз сөйләмебездә юк. Мөмкин булганда, әлбәттә, татарча бирергә тырышырга кирәк. Бигрәк тә исемне. Чөнки ул әсәрнең төп тезислы урыны, күзгә бәрелеп тора. 

Һич булмаганда, аналогын таба алмаганда, русча исемне дә мөмкин хәл дип саныйм. Театрлар тарихында андый хәлләр булган. Сугыш елларында Островскийның «Гроза»сы татар театрында шул исем белән барган. Щелкунчик бит урыс персонажы түгел дип хәтерлим. Аны русчага тәрҗемә итә алганнар. Җаваплырак караган кеше монда да тәрҗемә итәр иде. Телебез бай, матур. Мөмкин булганда тәрҗемә итәргә кирәк – матур сүзләр табарга мөмкин. 

Мин шәхсән ниндидер исем эзләргә тырышыр идем. Ркаил абый Зәйдулла «Жизнь есть сон»ны (испан драматургы кальдерон Педро) «Тәкъдир» дип тәрҗемә итте. Камал театры лабораториядә куелган «Вне закона» эскизын (Джим Джармуш әсәре) «Әтрәк-әләм» дип бирдек. Беренче чиратта, монда эш тәрҗемәченең компетенциясеннән, аның үз эшенә ни дәрәҗәдә җаваплы каравыннан тора, икенче чиратта – театр дирекциясеннән. Алар нинди максатыннан калдырганнадыр бит. Ярар, нишләтәсең... »

Язучы, тәрҗемәче Рафис Корбан: «Аның татарча сүзе булырга тиеш бит. Шундыйрак бер сүз уйлап чыгарырга иде. Мин Мойдодырны Юындыр дип тәрҗемә иттем, Муха-Цокотуханы - Чебенчек. «Чебен, чебен, Чебенчек – күбенгән күп чәй эчеп» дип яздым. Ул китапларны бишәр мең тираж белән чыгарган идем, тиз таралып бетте».

Драматург Хәбир Ибраһим: «Щелкунчик» - яңа ел әкияте. Гофман буенча язылган әйбер, балеты да бар. Щелкунчик - ул чикләвек ваткыч инде. Бу очракта... кыскасы, фикерем шундый – бездә татар әсәрләре беткәнмени? Үземдә генә матур-матур биш пьеса ята. Яңа ел әкияте дә бар. «Щелкунчик»ка калдыкмыни инде?! Куелуына каршы да түгелмен, кул да чапмыйм. Минзәлә театрына ни булды соң ә? Чын татар театры иде бит ул! Анда заманында биш әсәрем куелды. Гөрләп барды. Хәзер алар авылга да йөрмиләр, ахрысы. «Щелкунчик»ларны куялар да, ул ике көн бара. Грант дигән әйбер бозды театрларны! Акча боза кешене! Сәнгатьне дә боза икән... »

Башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтов: «Бренд буларак ярыйдыр, бәлки. Безнең Гафури театры «Кот в сапогах» әкиятен куйганда зур итеп башкорт телендә «Итекле бесәй» дип язылган иде, аңламаган кеше өчен «Кот в сапогах» дип тәрҗемәсе куелган иде. Мәдәният учакларында, театрда телгә сакчыл караш булырга тиеш. Алар телнең куллану даирәсен тарайтырга юл куймаска тиешләр. «Золушка» Башкортстанда «Көлһылыу» дип тәрҗемә ителеп басылып чыкты».

Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: «Бу дөрес мәгълүматмы соң? Бәлки ялгыштыр? Ялгыш булса, бик сөенер идем. Татар телен үстерәбез дибез икән, без без татарча исем табарга тиеш идек. Халык аны «Щелкунчик» балеты буларак белә инде. Ә Минзәлә театры шушы исемгә кызыгып тамашачы йөгереп килер дигән маркетолог адымы ясарга уйлаган булса - ялгыша. Минзәләдә «Щелкунчик» балетына кызыга торган кешеләр күпме икән? Мин тәрҗемә итсәм, татарча сүзен табар идем. Әнә бит, кесә телефоны сүзен кертеп җибәрдек, югыйсә, кәрәзле телефон дип язалар иде. Ул дөрес түгел. Кесә телефоны сүзен фин татарларыннан ишетеп кайтып, тәрҗемәләргә керткән идем. Бүген телевизорны ачсам, мультфильмда «Без куркынычсызлыкта» дип утыралар – «Мы в безопасности» дигәнне шулай тәрҗемә иткәннәр...»

Дизайнер, татарча роликлар авторы Илдар Әюпов: «Минемчә, хәзер бу нормаль күренеш. Чөнки тел инде бер гасырлап бернинди үсеш алмый, яңа сүзләр барлыкка килми. Шуна күрә кайбер сүзләрне тәрҗемә итү авырлаша, булган тәрҗемәләр дә ясалма тоела. Кыскасы, исемнең урысча булуышәхсән минем өчен — вак мәсьәлә. Берничек тә күңелемне рәнҗетми».

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, педагогика фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе Айрат Фәйзрахманов: «Минем театр сәнгатенә бәяләмә бирергә хокукым юктыр. Минемчә, халыкара киңлектә булган терминнарны тәрҗемә итергә кирәкмидер. Бу очракта ни өчен рус телле терминның калуы аңлатылырга тиеш, минемчә. Аңлатма булмыйча, сүз табылмаганга гына, яки игътибар җәлеп итү өчен генә шулай аталган икән – бу дөрес түгел».

Атамалар тәрҗемә ителәме? Элек - әйе

Белешмәлек. «Щелкунчик и Мышиный король» (немец телендә - Nußknacker und Mausekönig) – Э.Т.А. Гофман әкияте. Әкият мотивлары буенча Мариус петипа либреттосына Петр Чайковский балет иҗат иткән.

Әсәрнең рус теленә беренче тәрҗемәсен 1835 елда Владимир Бурнашев ясаган. Ул «Кукла господин Щелкушка»дип аталган. Соңрак яңа тәрҗемәләр барлыкка килгән: «Щелкун и Мышиный король» (А. Соколовский, 1873), «Сказка про Щелкуна и Мышиного царя» (Сергей Флёров, 1881) һәм башкалар. Дистәләрчә еллар дәвамында тәрҗемәчеләр әкият исеме буенча уртак фикергә килә алмаганнар. Арада «Грызун орехов», «Щелкун», «Человечек-щелкушка» вариантлары да булган. Хәзерге вариант елларда - Пётр Ильич Чайковский «Щелкунчик» балетын язгач кына ныгып калган, язучы Зинаида Журавская бу сүзне тәрҗемәдә кулланган.

Татар теленә тәрҗемә ителгән дөньякүләм танылган персонажлар:

Незнайка – Белмәмеш (Кыям Миңлебаев тәрҗемәсе)

Дюймовочка – Уймак кыз (Бикә Рәхимова тәрҗемәсе)

Гадкий утенок – Шөкәтсез үрдәк бәбкәсе (Тәслимә Дәрзаманова тәрҗемәсе)

Оловянный солдатик – Чыдам кургашын солдат (Тәслимә Дәрзаманова тәрҗемәсе)

Снежная королева – Карбикә (Празат Исәнбәт тәрҗемәсе)

Маленький принц - Нәни принц (Разил Вәлиев тәрҗемәсе)

Малыш и Карлсон – Бәләкәч һәм Карлсон («Союзмультфильм» мультфильмы шулай тәрҗемә ителгән. ТР Мәдәният һәм фән министрлыгы тәрҗемәсе)

Фиксики – Фиксиләр

Золушка – Көлбикә

Золушканың исеме теләсә кайсы телдә дә көл сүзенә бәйләп тәрҗемә ителә. Англиядә - Сinderella, Германиядә - Aschenputtel, Италиядә – Cenerentola...

Камал театры - татар сәхнәсенә рус сүзен чыгарган беренче театр

Татар сәхнәсенә рус исеме белән беренче спектакльне Камал театры чыгарды. Бу – Сөмбел Гаффаров пьесасы буенча куелган «Парковка» спектакле. Экспертлар бу сүзнең колакны артык ертмавын, чөнки аның көнкүрешкә кергән булуын әйтәләр. Бәлки... Әмма исем өчен татарча сүз табу мөмкинлеген дә искәртәләр.

Әйе, безнең тел үсештә түгел. Аны кулланучылар кимү белән бергә тел ярлылана бара. Безнең галимнәребез һәм язучыларыбыз һәр яңа чыккан сүзне тотып алып тәрҗемә вариантын тәкъдим итә барсалар, бәлки, хәлебез аяныч булмас иде. Сотовый телефон кесә телефоны буларак керде бит. Паркингны рус теленә парковка дип тәрҗемә иттеләр, ә безнең тел белгечләре инглиз теленнән турыдан туры тәрҗемә сүз тапмадылар. Нәтиҗәдә – Камал татар театрында – парковка...

Тәкъдим: Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тәрҗемә эшләре буенча Ашыгыч ярдәм хезмәте төзергә тиештер, бәлки. Безнең Телләрне үстерү буенча дәүләт программасы ресурсларын шуңа юнәлтеп шундый хезмәт төзеп карасак, ә? 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100