Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Асаев: «Булган тавышымның 70 процентын киметеп күрсәтергә тырышам»

Рөстәм Асаев – Татарстанның атказанган артисты. Казан шәһәр филармониясе солисты. Бас тавышлы затлы татар җырчысы. Операда җырлау мөмкинлекләре булган эстрада җырчысы. Гөлназ Асаеваның әтисе.

news_top_970_100
Рөстәм Асаев: «Булган тавышымның 70 процентын киметеп күрсәтергә тырышам»
Солтан Исхаков

Рөстәм, намусыгыз кушмаган җирләрдә чыгыш ясарга туры килгәне бармы? Әйтик, күңелегезгә хуш килмәгән партияне яки депутатны яклап? Яки намуссыз икәнен үзегез күреп торган җитәкчене йә бизнесменны котлап…

Кызык сораудан башладык әле… Тормыш булгач, төрле җирләрдә чыгыш ясарга туры килә. Алай дип уйлый башласаң, тамашачы арасында да төрлесе бар. Бәлки, ул минем җырларны тыңларга тиеш тә түгелдер. Әмма җырчы буларак, мин үз эшемне дөрес эшләргә, намус белән башкарырга тиеш.

Бик матур гына җаваптан качасыз, ә? Андыйлар арасында чыгыш ясарга туры килдеме, юкмы?

Әйтә алмыйм. Бәлки ул кеше кемгәдер берәр начарлык эшләгәндер. Әмма бик начар җирләрдә чыгыш ясавым хәтеремдә юк.

Баш тартканыгыз да булмадымы?

Беләсезме, нәрсәдән генә баш тартам? Мин кыш көне урамда җырлаудан баш тартам. Чөнки тавыш аппаратыма салкын тия. Мин аны саклап йөртергә тиеш. Валлаһи дип әйтәм — нинди акчага да җырламыйм. Эшкә хатлар да китердем инде бу мәсьәлә буенча. Салкында җырласам, мин айлар буена чирләп ятарга тиеш булам. Тавыш — иң катлаулы корал, ачып, телләрен алыштырып булмый. Без бу катлаулы инструментны бик сакларга тиеш.

Аңлашылды. Сорауны матур гына борып куйдык. Сез җавап бирми торган, җавап бирергә теләми торган яки инде җавап биреп туйган сорау нинди?

Күп инде алар. Иң беренчесе — «Башкортстанны сагынмыйсызмы? Нәрсә монда күчәргә мәҗбүр итте?» Күчеп килгәнемә унбиш ел. Һаман да шул дежур сораулар.

Калган бөтен сорауларга җавап бирәсезме?

Төрле вакыт була инде.

Үзегезне яратасызмы?

Кеше үзен яратмаса, башкаларны да яратмый. «Эх, нәрсә эшләдем инде мин?» — дигән вакытлар була. Адәм баласы бит без — гел дөрес итеп эшли белмибез, ялгышлар булып куя.

Үзегезне ашыйсызмы?

Җыр мин теләгәнчә килеп чыкмаса, үземне бик ашыйм. Сыйфатсыз продукт китә бит. Аранжировщиклар белән проблема чыга, мәсәлән. Алар тиз-тизгә өйрәнгән, сыйфат дисәң, бәхәс китә. Кайберләре белән саубуллашам, башкача алар белән эшләмим. Дилетантлар белән бик авыр.

Күпме аранжировщикны «браковать» иттегез?

Күп түгел дә, берничә булды инде. Браковать итү дә түгел, аңлаша алмау. Аларга бит тизрәк эшләргә дә, акчасын алып котылырга кирәк. Ә минем белән катлаулырак: музыкаль белемем, колак бар — ишетәм. Башкортстанда яшәгәндә Айнур Фатыйхов дигән егет — көчле музыкант белән эшли идек. Мин аның ничек эшләгәнен беләм — миңа шул планка куелган. Кайчагында гармония дә дөрес бармый — шуны күрә торып ничек ризалашыйм? Мин бит акча түлим, берсен дә бушка эшләтмим. Килешмәсәм дә, алам инде эшләрен, акчасын да түлим, әмма икенче юлы бүтән кешедән эшләтәм.

Акча дигәннән, яшәргә акча җитәме?

Аллага шөкер! Булганыннан канәгать булырга кирәк, акча беркайчан да җитми ул. Акчага гына ябышып яткан егет тә түгел. Ләкин акча булмаса, берни дә эшләп булмый — шунысы начар.

Бер җыр күпмегә төшә эстрадада?

Уртача гына алыйк. Аранжировка — 15 мең, тавыш яздыру — 20 мең. Клип ясарга уйласаң, кимендә 70-80 мең сум. Яхшы итеп ясыйм дисәң, 150 мең сумнан башлана. Шуңа бер айлык ротацияне кушсаң, 15 мең тирәсе. Кыскасы, бер җырны кешегә җиткерәм дисәң, 300 мең сумга чыга, 500 мең сум да була ала. Әле 15-20 мең сумга автордан сатып алабыз — анысы онытылган.

Демократия һәм диктатура турында

Сез Казан филармониясе артистларының журналистлар белән очрашуында артистларны бер җитәкчелек астына берләштерү турында фикер әйттегез. Ә Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин эстраданы демократия чәчәк аткан урын дип саный. Артистка күпме демократия һәм күпме диктатура кирәк?

Иҗат кешесен читлеккә кертеп утыртып булмый, әлбәттә. Әмма тәртип дигән әйбер булырга тиеш. Хәзер кем генә җырламый? «Синең, энем, белемең бармы?» — дип сораучы булсын иде. Сәхнә — ул профессиональлек булырга тиеш. Исеме дә билгесез булган күпме кеше концерт куеп йөри! Алдашып йөрүчеләр дә бар — андыйларны да беләм. Булмаган исемнәрне өстиләр. Андый хәлләр булмасын өчен тәртип булырга тиеш. Артистлар регистрацияләнергә тиеш…

Теләмәсә…

Теләмәсә, аны районнарга керттермәскә.

О, сезнең бик каты диктатура була икән монда.

Булмый. Тәртип кирәк! 800-1000 артист дибез икән, без бит чүп-чар белән халык башын чүплибез. Халыкка сыйфатлы, яхшы концерт куелырга тиеш.

Артистның дипломы булырга тиешме?

Әлбәттә инде. Сәхнәгә җитди карарга кирәк. Сварщик белән сварщикның да аермасы була. Теләсә кемгә газ торбасын эретеп ябыштырырга бирмиләр. Сәхнә өлкәсенә дә шундый тәртип кертер идем. Мин кертер идем димим, ә теләгем шундый.

Димәк, сез демократия белән килешеп бетмисез?

Аның белән дә килешәм. Мин демократияне иҗади яктан дип аңлыйм. Җырчыда эзләнү һәм киңлек булырга тиеш. Ә бу очракта мин биюче яки машина йөртүченең җырлап йөрүе турында әйтәм. Мин аларны кимсетмим. Һәр кешенең үз һөнәре. Матур җырлый торган машина йөртүче мәҗлесләрдә җырласын, профессиональ сәхнәне бозарга ярамый.

Безнең татар халкына күпме җырчы кирәк?

Заманында Фәридә апа Кудашева, мәрхүмә, мине вак-төяк җыр җырлаганга тирги иде: «Рөстәм, син бит шырпы түгел, син штучный товар. Сыйфатлы матур җырлар җырла!» — дия иде. Урыны оҗмахта булсын!

Күпме җырчы кирәк дибез инде?

Күпме дип әйтим икән? Мин чын җырчыларыбызны, беләсезме, кайда күрәм? Хөкүмәт дәрәҗәсендә оештырылган концертларда. Меңләгән артист булса да, дәрәҗәле концертларда һаман да шул ун-егерме кеше җырлый.

20 җитә дисез инде алайса?

50 җырчы, йә 100 булсын… Шушы егетләргә-кызларга затлы костюмнар, репертуар булдыру мөмкинлеге булсын иде. Аларны күреп: «О, татары приехали!» — дип әйтерлек булсын. Затлы булсын иде алар. Сан белән генә түгел, сыйфат булсын!

Эстрадада иң ачу китергәне?

Үзен артык зурга куеп йөргән кайбер яшь артистлар. Барысы да түгел, бик тәрбияле яшьләр дә бар. Андыйларны җырчы буларак та, кеше буларак та хөрмәт итәм. Җырчы кешедә яхшы энергия булырга тиеш.

«Яклау — ул әләм күтәреп, кычкырып йөрү генә түгел»

Митингларга чыкканыгыз бармы?

Юк.

Нинди очракта җырчы Рөстәм Асаев вазгыятькә түзә алмыйча митингка чыга алыр иде?

Мин гаделсезлеккә бик каршы. Без халыкка хезмәт итәбез. Кирәк була калса, халык ягында булачакмын. Яклау бит ул — әләм күтәреп, кычкырып йөрү генә түгел. Бәлки, явызлык эшләргә уйлаган каты күңелле кешенең күңелен җыр белән эретә алырбыз.

Шиханнарны яклыйсызмы? (Бу сорауны биргәндә әле Башкортстанда Куштауны яклап каршылык бара иде — авт.)

Шиханнар… Кичә дә ул сорауны бирделәр. Табигатьне сакларга кирәк. Бөтен нәрсәне җимереп, тишеп бетердек бит инде. Миллион еллар торган искитмәле тау бит ул. Агачларны кисәбез, ниләрдер агызып, елгаларны бетерәбез, балыклар үлә. Балаларыбызга нәрсә калыр? Мин тауны яклап чыккан кешеләр яклы. Кешелеклелек сыйфаты буенча алар хаклы. Икътисад ягын карап, бөтен нәрсәне сатып, җимереп бетерикмени?!

Рөстәм, сез татар бит инде, әйеме? Татарлыгыгызны төгәл беләсезме?

Ник?

Татар булып йөргәннәр кайчак башкортка әйләнеп куя бит. Шуңа алдан сорап куям: шәҗәрәгезне беләсезме?

Әни ягыннан башкорт түгел — без Сабитовлар. Әти ягыннан Асадулла бабай булган, Асаев фамилиясе шуннан кыскартылган. Казына торсаң, әллә ниләр табып буладыр, бәлки, татар яки башкорт кына да түгелдер… Каннарны белгән юк, иң мөһиме — үзеңне кем итеп хис итәсең бит. Кеше булырга кирәк!

Ә татар белән башкорт бәхәсләренә ничек карыйсыз?

Башкортта да, татарда да берничә кешенең тырнак астыннан кер эзләве инде ул. Минемчә, мондый әйбер булырга тиеш түгел. Ике республика бер-берсенең яхшылыкларын күреп, бер-берсенә тартылсын. Күршең тәмле ипи пешергән икән — син тагын да тәмлерәген пешерергә тырыш! Син шундый да, мин мондый дип, ыгы-зыгы ясап ятмыйк. Мин башкорт радиосы тыңлап, башкорт телевидениесе карап үстем. Башкортларның үзләре белән үстем дия алмыйм, алар безнең районда 1 процент кынадыр, районда бер генә башкорт авылы иде. Без авылда татарча укыдык. Апама бераз башкорт теле эләгеп калды — ул миннән олырак. Безгә юк иде инде. Татулыкка ни җитә! Башкортстан — әнием, Татарстан — әтием. Ык аша матур итеп чыгабыз да китәбез — күпер бар. Татарда да, башкортта да менә дигән искитмәле кешеләр күп.

«Буталышлар кайчакта үсешкә китерә»

Нишләп җырчылар театрга йөрми? Сезне анда бер дә күргәнем юк. Салават кына йөри Камал театрына.

Минем дә сезне театрда күргәнем юк. Димәк, төрле көннәргә туры киләбез. Мин театрларда булам. Тинчурин театрында аеруча еш булам. Концертларымны ул театрдагы Резеда Сәлахова белән Артем Пискунов алып бара. Алар алып баручы булып беренче миндә эшли башладылар.

Коллективларда буталыш-чуалышлар булып ала. Тинчуринда да булып алды. Андый очракта кемне дә булса яклап фикер әйткәнегез булдымы?

Коллективларда була инде ул, кызганыч. Матур гына бара-бара да, нәрсәдер килә дә чыга. Опера театрларында да дирижерларны ашау дигән әйбер бар. Без театрда эшләгәндә дә булды. Артистлар җыелып алалар да, кемгәдер каршы киләләр. Болар адәм баласына хас әйберләр. Ниндидер хәлиткеч вакыйгалардан соң үсеш була. Кешедә дә, коллективта да, сәнгатьтә дә…

Җитәкче була алыр идегезме? Җавапларыгызга караганда, була алыр идегез кебек.

Ууу… җитәкче… Булыр идем. Дипломатия бар. Әмма эмоция белән кызулык та бар. Әйткәнне аңламаучылар да бар бит. Ак икәне билгеле бит инде, юк, сары ди. Шундый вакытта эмоциональлек булгалап ала. Тәртипне яратам. Тегеләй-болай яткан әйбер нервыга тия. Укытучыбыз да тәртипкә өйрәтте.

«Нишләп безгә опера кирәкмәсен? Без төшеп калган милләт түгел»

Опера театрын сагынасызмы?

Сагынам. Сагынмаган көнем юк. Казанга күчеп килүемә бер генә секундка да үкенмәгән кебек, Уфа опера театрын да бик сагынам. Минем беренче адымнар башланган театр бит ул.

Театрдан китүегезнең ниндидер сәбәпләре бар идеме?

Казанга гашыйк булу инде. Опера театрыннан бер ай җибәрмичә йөрттеләр әле. Яшь белгеч булгач, минем китүем буенча министрлык та: «Нишләп яшь белгеч нәкъ менә Казанга китә?» — дип сораган. Мәскәү дә түгел, Питер да… Нигә Казан? Казан булуы миңа ул вакытта тиз генә китәргә комачаулады. Ә минем тавыш ягыннан үсәсем килде. Казан дәүләт консерваториясендә Борисенко Юрий Владимирович дигән укытучы барлыгын укытучым әйтте. «Шуңа аспирантурага барсаң яхшы булыр», — диде. Ринат Закировка бик рәхмәтлемен — эшкә алды. Яшәр урын бирде. Бүгенге көнгә кадәр Казан шәһәр филармониясендә эшлим, Аллага шөкер. Казанга килеп, урамда гына йөрмәдем, эшле булуым белән дә бәхетле.

Ләкин дәүләт опера театрыннан соң шәһәр филармониясе ул күтәрелеш түгел кебек… Дәрәҗә ягыннан…

Кызыклы сорау. Миңа монда килеп урнашу ачыш иде. Казанда яшәү үзе үк күңелемне дулкынландырды. Шул ук елны Казан консерваториясенә укырга кердем, Казан консерваториясенең Опера студиясенә җырчы булып урнаштым — аның җитәкчесе Әлфия Җаббаровага рәхмәтлемен. Зилә Сөнгатуллинадан җылы мөнәсәбәт күрдем, укытучым Юрий Борисенкога рәхмәт. Филүс Каһиров, Эльза һәм Артур Исламовлар һәм башка талантлы яшьләр арасында студент елларыма әйләнеп кайттым.

Сез атаган җырчылар Татар дәүләт опера театрында җырладылар. Филүс тә бер булса да җырлап карады. Ә сезнең җырлаган юк әле, кызганыч.

Мин филармонияне һәм эстраданы сайладым бит инде. Алай дисәң, «Ак бүре» операсында (ТР Дәүләт симфоник оркестры Игенчеләр сарае алдындагы мәйданда куйды — авт.) җырладым. Опера театрында үткән концертларда оркестр белән арияләр җырладым. Операда җырлап булмады, әйе.

Хыял бармы әле?

Җырлыйсы килә, әлбәттә. Партияләрне искә генә төшерергә кирәк. Хәзер инде… Соң дип әйтә алмыйм әле. Минем бас партиясе өчен 45 яшьтә нормаль җырлый гына башлыйлар. Вакытым бар әле — үземне карт дип әйтә алмыйм.

Чакырсалар, йөгереп барасыз?

Әлбәттә. Барам. Ватан сорый икән — мин әзер!

Башкорт белән татарга опера кирәкме, ничек уйлыйсыз?

Башкорт белән татарга кирәкмәсә дә, башкорт белән татарның җырчы кызларына һәм егетләренә кирәк.

Ә тыңлаучыга?

Бүгенге көндә операны түгел, классик җырларны да кабул итеп бетермиләр. Интернет һәм телевидениенең йөзләгән каналы халыкны чын сәнгатьтән читләштерде кебек. Опера спектакльләренә минем кебек музыкаль белем алган кешеләр бара, абруй өчен дип баручылар да бар. Аңламый да инде ул аны, «Мин бардым әле», — дип сөйләр өчен бара. Барыбер яхшы инде. Кирәкме-кирәкмиме дигәндә, опера — җырчы өчен иң югары, иң катлаулы жанр. Немецка, итальяга, французга кирәк булган опера нигә безгә кирәкмәсен?! Безнең милләт ул кадәр төшеп калган түгел бит инде.

Безнең милли опералар турында сүз алып барсак…

Милли опералар да кирәктер дип уйлыйм. Нигә кирәкмәсен?! Бүгенге көндә безгә Музыкаль театр җитми. Милли! Безнең «Башмагым», «Алтынчәч» кебек спектакльләребез бар. Эльмир Низамов кебек композиторларыбыз бар. Язарлар иде.

Тамашачы йөрерме?

Әйтә алмыйм. Мин опера театрына эләгә дә алмыйм. Әйтик, бүген бушадым дип барып кына килер идем, юк, билет алып булмый. 2018 елда Австриягә бардым. Вена операсын күрәсе килә бит инде. Безне каршы алучы кыз белеште: «Риголетто», ди. Ул — иң яраткан операм. Минем анда өч партия җырлаганым бар. Европага беренче гастрольләрем дә «Риголетто» белән иде — Португалиягә бардык. Беренче тапкыр самолетка утыруым да иде ул, Мәскәүне дә беренче күрүем иде. Ул вакытта миңа 27 яшь иде. Андагы матурлык, чисталык. Спектакльдән чыктык — урамнарны шампунь белән юалар. Ак кроссовкиларга тузан да кунмады…

«Риголетто» дигәч, Португалия искә төште, Австриягә кире кайтыйк. Спектакль алдыннан 4 еврога билет алып, басып карарга мөмкин. Бездә дә шулай эшләсәләр, яхшы булыр иде. Афишаны карый башлаган идем: Аида Гарифуллина — «Джильда». Иң өскә менеп — аннан сәхнә бик ерак инде — «Риголетто»ны «су урынына эчеп» ләззәтләнеп карадым. Шуның рәхәтлеге! Яхшы тавышлар рәхәтлек бирә.

«Үз халкыма хезмәт итәсем килде»

Шулкадәр тәмләп сөйлисез. Сезне филармониядә генә йөртүе кызганыч.

Бер эләгеп китмәгәч, хәзер юк инде.

Үкенеч бармы?

Үкенеч бар инде. Монда эшли башлагач та, мин Уфа театрына кайтып җырлаштыра идем әле. Консерватория дә классик әсәрләр җырлатып, күңелемне күтәрә иде.

Эльза белән Артур Исламовлар Европага да чыккаладылар, Рузил Гатин Европада. Ә сез Европа ягына карамагансыз.

Беләсезме, андый мөмкинлек бар иде. Әгәр мин Казанга түгел, Мәскәүгә киткән булсам… Вишневская үзәгенә эләгергә дә мөмкин иде. Әмма үз халкыма татарча хезмәт итәсе килү үз ролен уйнагандыр. Барыбер үкенмим. Үкенергә урын юк. Мин Казанда иҗат итүем белән бәхетле.

Казан хакына опера сәхнәсеннән баш тарткансыз. Татар халкы моның кадерен беләме?

Казан тамашачысының хөрмәт итүен мин сизәм. Минем монда үз урыным бар. Миннән яхшыраклар да күп. Начарраклар да бардыр. Мин менә шундый! Мин — Рөстәм! Мин Лев Лещенко кебек озак еллар җырларга хыялланам әле. Ике көнлек кенә җырчы түгел.

Сез популярмы?

Популярмы икән мин, әллә «востребованный»мы икән? Аллага шөкер, кая барсам да таныйлар. Унар көн концерт куя алмыйм инде, әлбәттә, бер көнне тутыра алсам ярый. Эш анда гына түгел. Димәк, гаеп үземдә генә. Мин нәрсәдер эшләргә тиеш. Нәрсәнедер үзгәртергә тиеш. Репертуарныдыр, бәлки.

Нинди була инде ул халыкны җыя торган репертуар? «Әннә-гидер»ме?

Стильләштерелгән «әннә-гидер»дер. Зәвыкле аранжировка белән. «Әннә-гидер»не дә төрлечә җырлап була. Бездә кысылыбрак, буылыбрак җырлаганны яраталар. «Моңлы бит, тырыша бит», — диләр. Безнең татар халкы андыйны жәлли дә бит әле. Үз өстеңдә эшләргә һәм үз тамашачыңны тәрбияләргә кирәк. Рөстәмгә килдем дип үз тамашачың килсә, бөтенләй икенче энергетика була.

Ходай биргән талантны, булган мөмкинлекне тулысынча файдаландыгызмы?

Юк… юк…

Вокал ягыннан гына да димим. Бәлки, тагын ниндидер талантлар бирелгәндер. Менеджерлык һәм башкалар…

Менеджерлык дигәндә, аларның барысын да эшлибез бит инде. Микрофоннан да авыр әйбер күтәрмим дип йөрмибез. Репертуарны эшләп чыгасың — ул күпме хезмәт. Программа төзисең. Билетлары, афишасы… Үзең машина йөртүче дә, бухгалтер да, администратор да… Бөтен нәрсәне үзем аша үткәрәм.

Яратып эшлисезме, аптыраганнанмы?

Яратып эшлим. Кайбер җиргә барганда администраторлар тегеләй-болай итә башласа, алдашканнарын бик тиз беләм. Оештыручы буларак бер җитешмәгән ягым бар — әрсезлек юк.

Аны «тәрбияләп» булмыймы?

Нигә үзеңә каршы килергә? Миңа килешми дә ул. Ансыз да була. Кемдер ишекне бәреп керә. Мин борылып китәм. Горурлык булырга тиеш. Администратор буларак, бу миңа комачаулый. Бу — минем җитешсезлегем. Үзең өчен сорау авыр бит. «О ничек җырлый ул!» — дигән берәр директорың булса яхшы инде ул. «Мин шундый яхшы җырчы, алыгыз инде», — дип үзеңне мактап йөрисеңмени? Театрга килгәндә, ул яктан рәхәт: бөтен нәрсә әзер — киемеңне әзерләп бирәләр, грим салалар, оркестр уйный, билеты сатылган. Театр — бөек сәнгать.

Драма театрына кызыкмыйсызмы? «Зәңгәр шәл» кебегрәк?

«Зәңгәр шәл» өзекләрен, «Башмагым»да Зыя ролен уйнаганым булды. Ул балдежный әйбер инде. Артурлар, Филүсләр, Эльмира Кәлимуллиналар белән бергә идек бит инде… Алтын яшьләребез.

Бераз көнләшәсездер инде?

Әйе, мин алардан шактый олы. Әмма яшь турында уйламыйм. Балалар үскәннән генә күренә…

«Кияү зирәгрәк. Кыз хислерәк»

Балалар дигәннән, Гөлназ турында сорамасам, аны яратучылар гафу итмәс. Сезнең кайсыгыз популяррак?

Гөлназдыр.

Сез аның тәрбиясеннән канәгатьме?

Һм. Гөлназ мин теләгәнчә үк түгелдер. Миңа ошамаган яклары да бар. Хәзерге заман яшьләре икенчерәк, алар амбициозрак, максатчан. Бераз кискенлек бар инде аларда. Вакытлыча булсын, дим инде. Гөлназ кайчакта үзе мине тәрбияли әле. «Әти, син диск, флешка күтәреп үзең барып йөрергә тиеш түгел, ди. Кешең булырга тиеш, ди. Бер блок җырла да шуның белән шул», — ди. Кат-кат чыксаң, кешенең кызыксынуы югала инде, бер чыгасың да — ух! — бомба ясыйсың да китәсең!  

Аның белән килешәсезме?

Ул дөрес әйтә. Йолдызлар мәҗлесләрдә кич буе йөрмиләр, матур итеп бер блок эшлиләр дә китәләр. Безнең ситуация башкача, менталитет та андый түгел. Сине чакырган кеше дә аңа риза түгел, аңа кич буена җырчы кирәк. «Кызым, минем алай булмый», — дим инде. Бер чыкканда татарча җырлыйм, икенчесендә русча. Арияләр, романслар да сорыйлар. Андыйны яратучы бер абзый бар. 50 яшьлек юбилеенда да җырладым, 55ендә дә, инде — 60. Базилио ариясе («Севильский цирюльник») булырга тиеш, Мельник ариясе («Русалка»)… Шуларны җырлаганда да күңел «ох» дип куя. Күңелдә классика йөри. Эстрадада бит җырда тәэсирлелек булырга тиеш. Вокал дип кенә түгел. Тавышның 70 процентын киметеп күрсәтергә тырышам. Күбрәк эмоциональлек өстим.  

Гөлназ темасыннан матур гына китеп бардык. Әйләнеп кайтыйк әле. Кияүгә чыкканда сездән фатиха алдымы?

Алды. Икәү кайттылар. Егеткә килгәндә, кияүдән мин канәгать. Бер еллап күзәтеп йөрдем бит инде. Кызыма карата ихтирамы бар. Максаты бар. Мәш килеп эшлиләр. Нәрсә белән шөгыльләнсәләр дә, алар кеше талап йөрмиләр. «Әти, әни акча бир әле», — дип ятмыйлар. Берсен берсе тулыландыра. Алга таба нишләр — әлегә мин канәгать.

Әлеге парда Гөлназ өстенлек итәме? Чөнки Элвин белән җыр мәсьәләсендә конфликт булып алгач, егет фикерен әйтмәде, Гөлназ җавап бирде.

Гөлназның эстрадада тәҗрибәсе зуррак. Аның түзә алмыйча әйтәсе килә. Ә кияү сабыр, үз дәрәҗәсен белә. Дөреслегеңне белсәң, нәрсәгә аны кычкырып исбатлап йөрергә?!

Кияү хаклы дисезме?

Кияү зирәгрәк. Кыз хислерәк. Берсе кызганда икенчесе су сибеп торса, яхшы бит инде.

Кызны үзегез тәрбияләп үстергән булсагыз, башкачарак булыр иде дип уйламыйсызмы? Кайчакта аның гамәлләре белән килешмәгәндә: «Эх, каты ата кулы җитмәде», — дигән уйлар буламы?

Яшьрәк вакытында булгалады. Бергә үстермәгәч, нәрсә әйтсәң дә үпкәләр төсле. Еш күреп булмагач… Андый моментлар бар инде.

Яткырып суктырасы да килдеме?

Анысы да булгандыр. Юк, димим. Аллага шөкер, үсмер вакытлары үтеп китте инде. Хәзер инде әкренләп…

Сез аның сәхнә эшчәнлегеннән, репертуарыннан канәгатьме?

Нәрсә–нәрсә, Гөлназ репертуарны сайлый белә. Аның белән концертлар биргән бар — энергетикасы бар. Халык аны ярата — мактанып әйтүем түгел. Үзенә хас моңы, тавышы бар. Җырчының индивидуальлеге кирәк инде. Радиодан ишеткәндә: «Кем соң бу?» — дип торасы түгел. Әнә Илһам абый җырлый, әнә Зөһрә апа җырлый, әнә Рөстәм Закиров җырлый, әнә Гөлназ җырлый, диярлек булсын.

Шәп тезеп куйдыгыз!

Җырчы танылып торырга тиеш. Югыйсә, хәзер бөтенесе бертөрле.

«Ут сүнмәсен — мирассыз калуыбыз бар»

Җырчыларга җыр сайлау мөмкинлеге зурмы? Әллә бездә җыр кытлыгы бармы?

Минем өчен көй кытлыгы бар. Бик күп охшаш җырлар килә. Көйләр кабатлана. Оятсызларча өч җырны бер итеп ясап куялар. Бүтәннәр берни белми дип уйлыйлармы икән? Минем авторларым Альфред абый Якшимбетов, Фирзәр Мортазин… Аларның җырларын банкетларда да, концертларда да җырлыйм. Үтә торган җырлар.

Салават Фәтхетдинов сайлаганнан калган җырлар сезгә алайса.

Салават абыйның үз җырларын да җырлап үстек. Аңа олы ихтирам. Ул бер сезон җырлый да, матур-матур җырлар кала. Сайлап алабыз бит инде үзебез. Синең тавышка гына бара дип үземә махсус язучылар да бар.

Композиторлар хәзер җырны ничек бирә? Нота язу дигән әйбер бармы?

Техника заманы бит инде. Фирзәр, Альфред абыйлар баянда уйнап кына җибәрәләр. Бик җайлы ул.

Киләчәккә җырларның ноталары да калмыймыни?

Җырлар үзләре кала.

Борынгы заманнарга кайтканбыз икән, телдән телгә генә күчә алайса…

Иң мөһиме — ут сүнмәсен. Ут сүнсә, бетте — бөтен нәрсә туктала, бетә мирасыбыз. Ут бетсә, меңләгән артист үзләреннән үзләре бетә икән. Үзе җырлый ала торган 50-100 артист кала.

Композиторларны әйттең. Шагыйрьләргә дәгъваң юкмы?

Җыр сүзләрен кирәк булганда үзебез үзгәртәбез.

«Юк димә син, бар дип яшә,

Ышанып буласына,

Кеше сүзенә карама,

Төкер бар дөньясына», — дигән шигырь сүзләрен алдым. «Шөкер ит дөньясына», — дип җырларгадыр инде аны, әйеме? Шигырьдә ул, бәлки, үтеп китәр иде, җырда этика ягыннан матур түгел.

Рөстәм, төкер дөньясына дигәннән, тормышта тилелекләрне күп эшләдегезме? «Тилелекне яшь чагында эшләп калырга кирәк, югыйсә картайгач эшләвең бар», — дигән иде Туфан абый.

Яшь чагында тәти малай булып йөрмәдем. Әле дә «глупость» ясарга булдырабыз. Мин суфи абзый түгел. Әле охо-хо.

Нәрсә эшли алыр идегез?

Спектакльләрдә…

Анысы образ.

Әйе, образ.

Тормышта ниндидер «тилелекләр» эшләмисез, әйеме?

Бер тилелегемме, йомшак ягыммы — машина алыштыру. Машина чире. Тилелек бит инде ике-өч ел саен машина алыштыру.

Акчагыз кычкырып ятадыр…

Акча кычкырудан түгел. Эчке ихтыяҗ, башка суга да куя. Бу юньсезлек…

Бу бердәнбер юньсезлегегезме?

Ул акча түгү дигән сүз. «Рус баеса чиркәү сала, татар баеса хатын ала», ди. Хатын алыштыруны яшь чагында эшләп калдык инде, яшьли өйләнү тилелек булгандыр. Бик авыр вакытларда өйләнештек…

Татар халкына Гөлназ Асаеваны бүләк иткәнсез.

Аллага шөкер, үкенмим. Яшьлектә өйләнү тилелек, диюем. Кризис вакытлары иде, акча юк…

Ә гормоннар уйный…

Гормоннар гармун уйный, баяны да кушыла… Укытучым да: «Иртә өйләнмә», — диде. Аякка баскач өйләнергә кирәк. Үзеңне генә түгел, хатыныңны да карарлык булсын икән. Ә мин әтидән калган «Москвич» белән таксовать итеп йөрдем. Нинди генә хәлләргә эләкмәдем, бандитлык еллары иде, пычак та терәделәр, пистолет та… Акчаларымны да урладылар. Мин күпне күргән егет. Сыналган…

Ә хәзер тамашачыны залларга китереп булмаган вакытта, нәрсә белән акча эшли алыр идегез?

Такси йөртә алам, әмма хәзер алар мыж. Ә теге заманнарда алай түгел иде. Бервакыт яхшы киенгән бер адәм утырды. «Балдагыңны валютчикларга залогка биреп, ресторанга бер әрҗә коньяк алып килик әле, барсеткам каядыр бикләнеп калган, ди. Бирдем балдакны, алыштырды. Черниковка бистәсенә алып китте дә, бер җирдә туктатып, көтәргә кушты. Көтәм. Юк та юк инде. Башка сукты алдады дип. Кире теге валютчикка киттем. Татар абзые булып чыкты. «Йөзегеңне сатты бит», — ди. Акча эшләп, йөзекне кире сатып алдым. Абзый белән дуслашып киттек, ул авыр вакытта мине эшкә дә алды. Долларлар алмаштырып, капчык-капчык акчалар йөртәләр иде. Тагын бер вакыйга — бер егетне илттем. «Акчамны онытканмын, номерыгызны бирегез әле», — ди. Бирдем. Берничә көннән шалтыратып, акчаны китереп бирде. Шундыйлар да бар. Болар барысы да артистка образ өчен кирәк. Безне шулай өйрәттеләр.

Рөстәм, рәхәт инде сезнең куелган матур тавышны тыңлавы. Сөйләшкәндә дә сокланалардыр тавышыгызга, әйеме?

Бер хәзрәт диктор кебек, диде…

Хәзер андый дикторлар калмады инде.

Әйе «мәмәмә» киләләр. Радиога түбән тавышлар кирәк. Теге заманнарда Фоат абый Галимуллин «Казан сөйли» дигән кебек. «Казан» радиосын тыңлаулар бүгенгедәй хәтеремдә. Нинди шәхесләр эшли иде! Хәзер вакландылар. Борис Годуновны уйнарлык, тирән мәгънәле тәэсирле йөзле актер табуы авыр дип сөйләгән иде бер режиссер.

Вакландыкмы?

Вакландык. Бөтен яклап та.

Трагедия инде бу, әйеме?

Бу — трагедия. Тормыш безне ваклата. Шундый системада яшибез. Бу глобаль проблема. Хазанов Сталинны уйнагач инде…

Бер бездә генә түгел дип тынычланырга каламы инде?

Әлбәттә. Без әле — Аллага шөкер! Татар халкы ул югалмас! Телебез дә бетмәс.

Бик пафослы булды бу. Шулай да, сезнең башкаруда матур яңгырый бу сүзләр. Рәхмәт!

P. S. Рөстәм Асаевның эстрадада йөрүе гаделсезлек булып тоела. Юк, бу эстраданы кимсетү түгел, аның көчле вокалы башкаларның зәгыйфьлеген төртеп күрсәтә кебек.

Рөстәм Асаев белән сөйләшкәч, минем үзебезгә ачуым килде. Кадерен белмибез без бу җырчының. Милләт аны кадерли белми. Шәхсән миңа Рөстәм Асаев йөзеге югалган бриллиант каш кебек. Пластмасс йөзеккә куелган инде ул затлы каш. Әрәм.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100