Кадим Нуруллин: «Эстрада - демократиянең иң чәчәк аткан җире»

Кадим Нуруллин – Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры. Аңарчы Камал театры администраторы иде. Кайчандыр эстрада бүлеген таркаткан филармония тирәсенә эстрада артистларын туплый алган продюсер буларак билгеле ул.

Кадим Назирович, бер урында 7 елдан артык утырса, кеше мүкләнә башлый, диләр. Хәтта былтыр Кадим башка өлкәне күтәрсенме әллә дигән фикерләр дә булды. Кадим Казан циркы директоры итеп куелырга мөмкин дип шәхсән үзем яздым. Әмма сез һаман биредә. Биредә 16 ел дәвамында нәрсә тота?

Европа илләре күзлегеннән чыгып караганда, сез хаклы. Анда президентлар да 4-5 елга гына сайлана. Ә Россиягә килсәк, бездә башкача: чит илләрдә берәр ел эшли торган җирдә бездә җидешәр ел эшлиләр. Җиде ел эшли торган җирдә 35-40 ел эшләүчеләр дә бар. Түбән Новгородтагы хезмәттәшем Ольга Томина директор булып 51 ел эшли, Екатеринбург филармониясе директоры 25 елны атлап узды. Эшсез болганып йөргән кешегә 7се дә күп, эш белән мәшгуль кешенең 30 елдан соң да эше каладыр. Эшсезлектән интегеп утырмыйбыз. Филармония — икенче мин инде ул. Кадим һәм филармония тәңгәлләшә. Бирегә каным-җаным белән бәйләнгәнмен.

«Филармония — иҗат төркемнәрен берләштергән үзәк булырга тиеш»

Колачыгызга биредә тар түгелме?

Дөрес фикер йөртәсез. Тарихка күз салсак, 90нчы елларга кадәр музыкаль коллективлар филармониядә генә иде: дәүләт симфоник оркестры, лекторий, эстрада бүлеге, дәүләт җыр һәм бию ансамбле. Нибары шул дүрт коллектив. 30 ел эчендә Татарстанда музыкаль коллективлар саны 20дән артты. Эстрадада элек биш-ун төркем йөрсә, бүген җырчыларның саны 800 диләр, төгәл санын беркем белми. Татарстан бит ул күләме белән үсмәде, кешесе дә башлыча шул чама. Ә сәнгать хезмәте күрсәтү бермә бер артык. Моны тәртипкә салу өчен үзәк кирәк дип күптән сөйләп киләм. Яшь баланың тугач та арка мие белән баш мие кушылмаган була, диләр: белештермичә үзен тырнарга да, күзенә дә кереп чыгарга мөмкин. Безнең коллективларны җыеп бетермәүне яшь бала селкенүе кебек күз алдына китерәм.

Бөтен оешмаларны бергә туплаган үзәк булырга тиешме?

Филармония шуның өчен уйланып табылган бит инде. Совет заманында туган филармонияләр — ул дәүләт вәзгыяте, директор буларак минеке түгел. Язучыларны язучылар союзы берләштергән. Филармония иҗат төркемнәрен җыйган. Ни өчен? Әлбәттә, дәүләт идеологиясен алга сөрер һәм җәмгыятьнең тигез юнәлешен алып бару өчен. Бу коммунизмга бару юлында өстәмә инструмент булган.

Үзәкләштерү темасын дәвам итеп, җырчыларның маршрут карталары турында да сүз бара. Мәдәният министрлыгы бу эшне үз кулына алса, сезгә йөкли алыр идеме?

Элек аның тәртибе бар иде. Аны хәзер дә филармониягә дә йөкләргә мөмкиндер, без моны эшли алыр идек. Тик районнар өчен филармония дәүләт булып күренми бит, ул алар өчен бер оешма гына. «Ни өчен филармония хәл итә?» — дип, негативы чыгачак. Филармониягә ниндидер вәкаләтләр бирелсә генә инде… Контроль булса, беренчедән, ул репертуарны билгеләр иде, икенчедән, кемнең кайда эшләгәне билгеләнер иде. Тик уен кагыйдәләре булуы кирәк. Кагыйдәләр булмаса, хаос башлана.

Сезгә хәзер «Татар моңы» конкурсы да тапшырылды. Бу яңа җырчылар ачып, филармониягә продюсерлык эше алып барырга мөмкинлек бирәчәкме?

«Татар моңы» конкурсында кешене эләктереп алып, аның белән «исключительный» контракт төзеп, гомере буена филармониягә бәйләп кую дөресме икән? Сәнгатьтә ирек кирәк.

Филармониягә татар компоненты акча күбрәк кертәме, әллә типовой концертлармы?

Рус теле аша күбрәк: процентлар белән карасак — 70кә 30дыр. Без гомумроссия филармонияләр системасына тегелгән. Мәсәлән, бурятларның «Блеск Азии» дигән концертлары булып китте, Вадим Эйлинкриг килде. Боларны этеп куеп татар компонентына гына күчәбез икән, обоймадан төшеп калабыз. Мин килгәндә чит коллективларны кабул итмәү бар иде. Филармония төрле артистлар белән эшләсә генә үсә, консервациядә яши алмый.

Милли компонентны арттырып булыр идеме?

Филармонияне генә милли компонент үзәге дип карамаска да мөмкин. Шул ук Камал театры бар, Тинчурин театры…

«Уникс»та дистәләгән көннәр буе татар тамашалары бара. Без татар тамашаларын арттырсак, тамашачы аңа әзерме соң? 5%ны гына өстибез икән, тулы булмаган залларга хезмәт куя башлаячакбыз. Мин татар компонентын классик юнәлеш бәрабәренә арттырырга кирәк дигән фикердә торам. Александр Ключарев, Сара Садыйкованы пропагандаларга кирәктер, Яхин — олпат классигыбыз, Сәйдәш әсәрләрен яңгыратырга кирәк. Күреп торабыз: җырчыларның күбесе классикадан башлап, эстрада ягына шуып төшә. Чөнки классика белән акча эшләве кыенрак, ә филармония классика сагында торачак.

«Татарлар концертларга күбрәк йөри»

Татар зыялысына, интеллигенция дип әйтик инде, нинди татар тамашалары тәкъдим итә аласыз?

Фольклор ансамбленең үз тамашачысы барлыкка килде. Алар арасында абруйлы кешеләр — укытучылар, табиблар, җитәкчеләр күп. Татарча белмәгән татарлар килә. Шутиков оркестры концертларында залның 40-50 проценты татарлардан гына тора.

Бу яхшымы, начармы?

Моны начар дип санамыйм. Без сәнгатьтә тамашачыны милли сыйфат белән бүлә алмыйбыз. Тагын шунысын әйтә алам: иң яхшы рус җырчысын алып килгән очракта да, тамашачы ягыннан алар татар җырчысын уздыра алмый. Мәскәүдә иң алдынгы рус җырчылары да концертны берничә көн генә куя ала. Ә бит Мәскәү зур. Рус халкы 90 миллион, дибез. Татарыбыз — 6-7 миллион. Казанда — 1,2 миллион кеше, әмма без бермә бер күбрәк халык җыябыз. Бу — татарның театр, җыр сәнгатен нык якын итүе. Минемчә, биш татарның өчесе йөри торгандыр мондый тамашаларга. Биш русның берсе йөриме икән?

Татар филармониясе уставы башка шаблон уставлардан аерыламы?

Филармонияләрнең гомуми уставы бар. Татар филармониясенең уставы, әлбәттә, шаблон була алмый, ул Татарстан җирлеге үзенчәлекләрен үз эченә алган: бездә татар компоненты бар. Ул советлар чорында да булган. Татар тамашачысы ихтыяҗына без дәүләт ансамбле белән, эстрада бүлеге белән җавап биргәнбез. Безнең филармониянең көчле ягы — дисциплина. Күп кенә филармонияләргә үзара яхшы мөнәсәбәт җитенкерәми, дорфалык, кара көнләшү бар. Бездә берсен-берсе хөрмәт итү, бер-берсен ишетү бар.

Бу җитәкченең каты кулыннан киләме? Җитәкче гадел була аламы?

Һәр кешенең гаделлек чикләре төрлечә. Сезнең өчен гаделлек ул, бәлкем, бушлай фатир, премиядер. Ә минем өчен башкадыр. Тулысынча гадел булып бетеп булмый. Принциплар бар. Җитәкче кысаларны үзе дә куярга мөмкин. Әйтик, иҗат кешеләре арасында төшереп алу бар иде. «Сухой закон» машинасы астында калган кешеләрне беләбез. Бүген мондый закон юк, ләкин ул бит күпме телисең, шул кадәр эчеп йөр дигән сүз түгел. Әйтик, нишләп син исерек килеш эштә пәйда буласың? Әлбәттә, моның белән мин килешә алмыйм. Андый кеше нинди генә талантлы булмасын, коллективны җимерә — бу минем кысалар. Мин аны озатырга мәҗбүр. Гаделме мин бу очракта?! Ул талантлы кеше, консерватория белемле, халык аны ярата, ә мин гаделме соң?

Тәрбияләмисезмени?

Тәрбияләү омтылышы ясыйсың, әлбәттә. Закон буенча да тиз генә озата алмыйсың, профсоюз да аның ягында. Кеше хәзер үз хокукларын яхшы белә. Шуңа күрә монда кылычны бик болгап булмый. Әмма сүзнең нәтиҗәсе булмаса, гамәлләр китә…

Бу очракта милләт алдында җаваплылык дигән әйбер юкмы? Син талантлы милләт улын коткарып калмагансың, упкынга эткәнсең һәм башкалар.

Сорау куям: ни өчен бу кешене куарга ярамый — ул талант, тегесе кайтышрак — ярый булып чыгамы? Гаделлек кайда соң? Гаделлекнең искәрмәсе булырга тиеш түгел. Искәрмә булган җирдә гаделлек һәм закон юкка чыга. Безне искәрмәләр харап итә дә инде. Гафу итегез мондый чагыштыру өчен: сез дүртенче каттан сикердегез, ә очканда кире уйладыгыз. Табигать бит киресен уйламый, сикердегез икән — төшеп җитәсез. Нәтиҗәләре өчен табигать җавап бирми, кирегә юл юк. Кешелек кагыйдәләр уйлап тапкан. Чөнки кешелекне башкача җыеп тору мөмкинлеге юк. Тәртип булмаган җирдә хаос башлана.

«Күбебез сүгелгән эстрада концертына барып утыра»

Заманында филармония эстраданы бөтенләй таркаткан иде. Сез залыгызда уңайлы шартлар тудырып булса кирәк, аны бергә җыйдыгыз — хәзер эстрада концертлары нигездә сездә уза. Әйдәгез, бүгенге эстрада турында сөйләшик.

Мин бездә бер генә коллективның да югалганын белмим. Эстрада бүлеге ябылды дибез, ләкин аның урынына шул штат берәмлекләре нигезендә 1999 елда фольклор ансамбле туды. Начармы бу, яхшымы — икенче мәсьәлә. Эстрада — демократиянең иң чәчәк аткан җире. Аңа тыкшынып булмый. Консерватория бетергәнме-бетермәгәнме, нота таныймы-танымыймы, җырчыны халык акчасын түләп сайлап ала. Без ул халыкка барып: «Сез хаклы түгел, сез дөрес карамыйсыз», диикме? Без сезгә башкасын күрсәтәбез дип, альтернатива яса син! Башкасын булдыр! Халык сайлаган икән, нигә анда тыкшынырга?! Әйе, эстрадага сорауларыбыз бар, ул элеккегә охшамаган. Әмма демократияне кая куясың? Конституциядә язылган ирекне кая куясың?

Ләкин эстрада бүлеге ачасыз бит…

Эстрада — ул сәхнә. Эстрада җыр гына түгел. Ул шигърият тә, композиция дә, ул кием дә, нәфис сүз дә шунда кергән, цирк номерлары да, бию дә…

Сорауга ачыклык кертәм: сүз попса турында бара.

Попса темасына филармонияне яки башка оешманы тартып китерсәк, бу урында ясалмалык башлана. Ясалмалыкның киләчәге бармы икән? Гадәти, табигый процесстан да әйбәтрәге юктыр. Ясалмалык бервакытта да оригиналдан матуррак була алмый.

Кем ясаган ясалмалык?

Сезнең белән без ясаган. Шулай булырга тиеш дибез дә ясыйбыз. Ә сүгелгән эстрадага күбебез барып утыра. Шамакайланып, көләсе урында көлеп кул чабабыз. Әле чыгабыз да сүгәбез, бу болай булырга тиеш түгел, дибез. Мин исемнәрне атап тормыйм, аның кирәге дә юк. Димәк, татар җәмгыятенең үзе генә кабул итә торган, ярата торган җирләре бар. Туфан абый «Утырып уйлар уйладым» китабында мисал китергән иде.

Ул Чехиягә баргач, бер тамаша караган. Ике кеше чыкты, утын кисәләр дә мунча ягалар, ди. Бөтен кеше кычкырып көлә, мин колагымда колакчын булса да аңламыйм ди. Шунда йоклап та киткәнмен ди. Уйга калдым: «Зәңгәр шәл»не алып килеп күрсәтсәм, ничек карарлар икән? Болар да йокыга китәр иде. «Зәңгәр шәл»дә минем бөтен кичерешләрем, күз яшьләрем, шатлык-борчуларым — барысы да шушы спектакль эченә кергән. Ул безнең халыкка гына хас әйбер. Безнең гомумҗәмгыять татар психологиясе бар. Әйе, без аның белән күп очракта килешмибез, сүгәбез. Нишлисең, без шундый. Бүгенге халәттә без нинди — без шундый.

Эстрадабыз шушы психологиябезгә туры килә дип әйтергә телисез, әйеме?

Туры килә. Бүгенге популяр артистларны 30 ел элек чыгарсагыз, бәлкем, алар ике кеше дә җыя алмас иде. Чөнки ул заманның үз таләпләре иде. Илһам Шакиров нәкъ үз заманында чыккан. Хәзер ул андый заллар җыя алыр идеме икән? Бүген тамашачының таләбе икенчедер. Озын моңлы җырлар кирәкмидер аңарга. Мин сораулар гына куям. Шулай тиештер дип тә әйтмим. Бу мәсьәләдә һәркем үзен хаклы дип саный.

Зәвык төште яки күтәрелде дип фикер йөртә алабызмы?

Юк. Ник культураны гына аска төште, дибез. Барысы да яшәешебезгә бәйле. Ул социологик картаны, бүгенге вазгыятьне, иҗтимагый карашны, җәмгыятьнең мәнфәгатьләрен үз эченә ала. Халык бит әле үз-үзен саклый. Нинди генә законнар кабул итсәк тә, халыкның саклану иммунитеты бар. Мин аны авыл мисалында да күрәм, ул үз законнары белән яши. Казанда да без төрле районнардан җыелсак та, безнең гомум психологиябез бар — бер үк әйберне кабул итәбез. Бу халыкның бердәм аңы турында сөйли. Күпмедер вакыт үткәч, җырчының икенчесе чыга. Мин монда шатланырга да җирлек бар дип саныйм. Татар концертларына кеше шулай йөри икән, бу бит зур әйбер. Безнең тагын нинди көчебез бар халыкны җыя торган?! Бу — халыкны берләштереп торган һәм без татар халкы дип исбат итә торган көч! Бердәнбер тоткаларының берседер әле. Тагын динебез бар, әлбәттә.

Дәүләт оешмасында ачылган эстрада бүлеге халыкның зәвыгын күтәрүне дә максат итеп куямы?

Әлбәттә, ул без күзәткән эстрада ише булмас дип күзаллыйм. Эстрада җырларында шигърият нык аксый, ул юк дәрәҗәсендә. Чөнки башкаручы барысын да үзе яза: шигырен дә, көен дә. Ә бит алар өч профессия инде. Безнең бүлек — булган эстрадага каршы кую түгел, альтернатива. Эстрада — халык күмәк йөри торган сәнгать. Безне тәрбияләгән олпат җырчыларыбызга рәхмәт. Бер җырчы да кинәт кенә 10 мең тамашачы җыя алмый. Аның тамашачысы — заманында Илһам абыйга, Әлфия апа концертларына йөреп тәрбияләнгән тамашачы.

«Филармония сәхнәсенә үтеп керә алмаучылар бар»

Кадим Нуруллин филармония сәхнәсендә эстрада җырчыларына әхлакый цензура ясыймы?

Артист программа төзегәндә кайда чыгыш ясаганын чамалап бетерми. Әлбәттә, җырчының авызын да бикләп куя алмыйсың. Теләсә нәрсә сөйли икән, закон белән куркытмыйбыз, әмма читләшергә тырышабыз. Кертмәү чараларын уйлыйбыз. Арендага биргәндә дә мин сайлабрак эш итәм, филармония сәхнәсенә туры килә торган кешеләрне кертергә тырышам. Теләгән берсен кертү дөрес түгел.

Сезгә керергә лаек түгел җырчылар бармы?

Безгә керә алмаган җырлаучылар бар. Әлбәттә, бар.

Безнең ничә татар эстрада җырчысы сезнең залда кассадан билет сатып кына тамашачы җыя ала?

Залыбыз артистларга үзен сынап карау өчен җыйнак кына — 600 урынлы. Бүген дистәләгән көннәр зур-зур залларны тутырып эшләүчеләр дә моннан беренче адымын атлап чыгып киткән артистлар. Нишләп бу артистка моны әйтмисез, болай иттерсен, дип әйтүчеләр бар…

Әйтәсезме?

Күп очракта, юк. Синең белән миңа түгел, халык аңа йөри дип җавап бирәм. Бәлкем, сөйкемле сөяге бардыр, бәлкем, программасы кызыклыдыр, аннан соң ул җырчылар халыкның үзе булган хәзерге халәтен сәхнәгә күчерә торгандыр. Шуңа күрә яратадыр ул аны. Ул үзе дә шул тирә җырлый, аңа уйларга да кирәкми, тирән мәгънә дә салырга кирәк түгел. Карады, чыгып китте — онытты. Ял итте.

Элек артистлар без халыкны күтәрергә тиеш дигән. Ул заманнар үттеме?

Алай дип фикер йөртсә, бүген ул ач та кала. Бүген ярты зал тыңламаска мөмкин, иртәгә тулы зал тыңламас. Аннары кемгә күрсәтәсең эшеңне? Элеккеге белән чагыштырып булмый: хезмәт хакын тегеләй дә, болай да алган — ничек эшләсә дә ставкасы булган. Бүген акча турыдан-туры кеше кесәсеннән җырчы кесәсенә керә.

«Татарда продюсерлык мәктәбе алга китә алмый»

Сезне яхшы татар продюсерына саныйм. Татар продюсеры нинди ул — уйлаганыгыз бармы?

Әлбәттә, уйланганым бар. Минем моңа хәтта җавабым да бар. Сез продюсер дигән сүзне татарга яраклаштырырга уйлыйсыз. Әйе, без татар җирлегендә эш итәбез. Продюсер — ул артистны алга чыгарып, үзе күләгәдә калырга тиешле кеше. Ә бүген кеше ниндидер даирәгә эләгеп ала да, үзен шунда күрә башлый. Син үзеңнең продюсерлыгыңның продюсеры булып, шуны күпертә башлыйсың икән, минемчә, продюсер булудан туктыйсың. Ул капма-каршы закончалык дип әйтер идем. Мин беренче татар продюсерларына Шамил Закировны кертәм. Ул сәнгатькә үзен корбан итүче кеше иде. Бу купшы сүз түгел. Мин аның ничек эшләгәнен беләм: эше өчен, кеше өчен янып куна-төнә эшләде.

Ләкин ул бит үзе дә популяр була алды.

Аны халык таныды. Ул үзен алгы планга чыгармады, киресенчә, шушы кеше аркасында дип башкаларны алга чыгарды. Ул тыйнаклыкның үзәге иде. Бу — чын продюсер. Бу профессия бик кирәк. Ләкин үзе белән шөгыльләнүче кеше түгел, сәнгатьне күреп, илгә-көнгә файдалы итеп эшләүче кеше кирәк. Үз җирлегендә бөтен кеше аның кебек эшләсә, Советлар системасы төзегән коммунизмда яшәгән булыр идек. Әмма бүгенге көндә Шамил Зиннуровичка да җиңел булмас идедер. Чөнки вәзгыять үзгәрәк. Төрле оешмаларда, юл аркылы гына урнашкан булсалар да, хезмәт хакы төрле булырга мөмкин. Советлар системасында моны күз алдына да китереп булмый иде. Бу сәнгать җитәкчеләреннән, директорлардан тора. Шул ук продюсер дип атыйк инде без аны. Ул аңа ничек ирешә — аның эше. Кем беләндер дуслык бәрабәренәме, кемнедер сыйлыймы — аның юллары үзенеке. Нәтиҗә дә үзенеке генә. Капитализмның чагылышыдыр ул.

Продюсер буларак, «нульдән башлап» артист тудыру теләге юкмы?

Тарих шуны күрсәтә: бер артистны да син үзеңә каратып эшли алмыйсың. Бу очракта кем кемне сайлый, артист продюсернымы, йә продюсер артистнымы?

Продюсер җырлый белгән кешене сайлый да, җырчы ясый дип беләм.

Нәтиҗәсен бит яхшы беләбез. Велосипед уйлап табарга кирәкме икән?

Рифат Фәттахов мисалына ишарәлисезме? (Филүс Каһиров белән Ришат Төхфәтуллинның үз продюсерларына мөнәсәбәте күздә тотыла. Авт.)

Аның аша да, «Барс медиа» аша да беләбез. Иң яхшы продюсер җырчының йә хатыны, йә туганы булып чыга. Яки «моны алып кил, моны монда куй», дигәнне үтәп янында йөргән кеше була. Шуңа күрә бездә продюсерлык мәктәбе алга китә алмый. Бер тирәдә булганда бер-беребезне ишетәбез, акча керә башлады исә, карашларыбыз үзгәрә. «Мин монда тамак ертып заллар җыям, ул миңа ниндидер шигырьләр ташыган була, миңа ошамаган композиторлар белән эшләтеп маташа», имеш… Продюсерны беркайчан да беркем якламаячак, төкерә ул продюсерга! Халык җырчыны яклый. Килеп карап китте, әйбәт булды һәм нокта! Син җырчыга аны орбитага чыгарып җиткерү өчен генә кирәк. Чыктымы — булды! Синең продюсерлык хезмәте шул урында бетте.

«Кем кемне сайлый?» — дигән сорауны мин очраклы бирмәдем, әгәр дә артист: «Минем продюсер бул», — дип сиңа килә икән… андый очракта да өзеләчәк. Рус эстрадасы буенча да әйтә алам. Лариса Долинаның директоры өч айга бер алышынып тора: берсе белән сөйләшеп өлгермисең, икенчесе килә. Продюсерлык мәктәбе әле бездә юк, тумады. Килеп чыкмады ул бездә. Чит илдә бөтенесе продюсер кулында. Мәсәлән, Майк Тайсонның бер чыгышы гына да 10 миллион доллар торды. Ә Майк Тайсонда зур акчалар юк. Майкл Джексон да продюсерлар кулында булды. Әнә, Димашны Игорь Крутой үз кулына алды, Россия буйлап йөртә. Игорь Крутой — бик акыллы продюсер. Димашның ишекне атып чыгып китә торган мөмкинлекләре юк. Ул контрактта.

Татар психологиясе башкачаракмы?

Татарда башка төрле психология. Без аңа өлгереп җитмәгәнбездер дә. Безнең базарыбыз да киң түгел. Димашлар дөнья картасы белән эш итә. Пекинда 60 меңлек зал бар, «Димаш ул залны җыя ала», — дип кытай продюсеры әйтте. Тагын үзләренең берничә җырчысын атады. Билетлар бик кыйммәт сатыла дип сөйләде. Бик яхшы бер проект продюсерның гомеренә җитә. Минем очракта ни белән генә шөгыльләнмибез! Концертлар яңгыр кебек өстеңә явып тора.

Символик сорау: милләт өчен нинди дә булса корбанга бара алыр идегезме?

Үземнең бөтен хезмәтемне халкыма багышлыйм дисәм генә…