Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шигырь бәйрәме тарихы: «Шигъри мәйданга без чабышка ыргылган аргамак кебек килә идек»

Казанда Шигырь бәйрәме быел 57 нче тапкыр уза. Димәк, тагын өч елдан без аның 60 еллыгын билгеләп үтә алачакбыз икән. Хәбәрчебез Шигырь бәйрәме тарихын искә төшерде.

news_top_970_100
Шигырь бәйрәме тарихы: «Шигъри мәйданга без чабышка ыргылган аргамак кебек килә идек»

Тукай туган көнен — хәзер инде ул Туган тел көне дә татар шагыйре Шигырь бәйрәме белән билгеләп уза. Бу — традиция. 26 апрельдә күңелендә милли хисе булган һәр татар кешесе Тукай һәйкәле янына килә — бу традиция. Килеп җитә алмаганнар онлайн трансляцияне карый — монысы да традиция.

Быел шушы традицион бәйрәмнең Казанда үткәрелмичә, Кырлайга күчерелү ихтималы халыкны кузгатты. Нәтиҗәдә, халык үз бәйрәмен саклап кала алды. ТР Мәдәният министрлыгы 26 апрельдә буласы бәйрәм чаралары программасында Шигырь бәйрәме бар.

Газета төпләмәләрен актарып, Казан үзәгендәге бу бәйрәмнең тарихын эзләдем.

«Яшь ленинчы» газетасының 1964 елгы санында Хәсән Туфанның «Шигырь бәйрәме» мәкаләсенә юлыктым.

«Илебезгә елның бәйрәм кебек күңелле, ямьле чагы, яз ае килде. Бөек Владимир Ильич Ленин туган ай килде. Безне Ленин юлына, азатлык ягына китерешкән сөекле шагыйребез Габдулла Тукай туган ай килде.

Елның менә шул иң матур чорын котлагансыман, кошлар сайрый башладылар. Беренче чәчәкләр, елмайгандай итеп, күзләрен ачтылар.

Табигатьнең теле юк, билгеле. Ул үзенең сәламен, котлавын чәчәкләр аша әйтә, чәчкәләр аша тапшыра. Чәчкәләр — табигатьнең җыры кебек алар. Телләрнең дә чәчкәләре бар: һәр телнең җыры, шигыре — халык теленең чәчкәсе ул. Чәчәкләр безне үзләренең хуш исләре белән рәхәтләндерәләр, шифалы дарулар бирүләре белән безнең саулыкны ныгыталар. Шигырьләр дә шулай — үзләренең дулкынландырган эчтәлекләре белән, күтәренке идеяләре белән безгә дәрт, дәрман бирәләр. Тукайча әйтсәк, шигырь-поэзия — кешеләрнең җан азыгы ул.

Шигырь халыклар тормышында менә шундый иң кирәкле, кадерле җан азыгы булганган күрә, Мәскәүдә һәм башка олы шәһәрләрдә һәр елны шигырь бәйрәмнәре, поэзия көннәре үткәрелә. Бу көннәрдә шагыйрьләр шигырь сөючеләр белән, укучылар белән очрашалар, шигырьләрнедң сыйфатын күтәрү турында киңәшәләр.

Бу бәйрәм бер ел эчендә дөньяга чыккан шигырьләргә йомгак ясау рәвешендә ел ахырында үткәрелә. Без — Татарстан язучылары — В.И.Ленинның Г.Тукай иҗаты белән кызыксынган булуын һәм Тукайның Ильич әйткән фикерләрне халыкка җиткерергә тырышуын (азат булачак яңа Россия турындагы шигырен һәм башкаларны) искә алып, шигырь бәйрәмен һәр елның иң матур аенда — дөньяга бөек Ильичны биргән апрель аенда, Тукаебыз туган көндә, 26 апрельдә үткәрергә кирәк дип таптык.

Шулай итеп, татар шигыре көне быелдан башлап һәр елны халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукай туган көндә үткәреләчәк.

Әдәбиятыбызның зур бәйрәме булган шигырь көненә хәерле юл телибез» («Яшь ленинчы», 1964 ел, 26 апрель).

Шигырь бәйрәме Тукай скверында урнашкан Тукай һәйкәле янында башланган.

Белешмә. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәле. Тукай скверында урнашкан. Скульпторлар — Садри Ахун, Лев Кербель, Лев Писаревский. Архитектор — Л.Павлов. Һәйкәл 1958 елда ачыла. 1960 елдан — федераль дәрәҗәдәге мәдәни мирас объекты. 

Тукайның Казандагы икенче һәйкәле Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры ышыгында — Театральная урамында. Бәйрәм соңрак әлеге һәйкәл янына күчкән.

ххх

Шигырь бәйрәме тарихын ТР Язучылар берлегенең тере энциклопедиясе булган Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин, аның урыны тәгаенләнүгә өлеше кергән халык шагыйре Ренат Харис белән бергә барладык:

Равил Фәйзуллин: «Шигырь бәйрәме традициясе алтмышынчы еллар башында башланып китте дип хәтерлим. Мин аның беренчесендәме икән, икенчесендәме, катнаштым бит. Берлек җитәкчесе Мирсәй абый Әмир иде. Ул Афзал ага Шамовны алыштырып, 1961-68 елларда рәислек иткән. Шигырь бәйрәме Кольцодагы скверга куелган Тукай һәйкәле янында була иде.

Татар интеллигенциясе җыела торган бер урын иде ул. Анда язучылар, артистлар, композиторлар, Фәннәр академиясе галимнәре, университет һәм пединститут укытучылары һәм студентлары килә иде. Берничә йөз кеше җыелгандыр инде анда — фотоларда халыкның байтак булуы күренә. Мансур Мозаффаровны хәтерлим, Сибгат ага Хәким, Әнвәр Давыдовларның чыгыш ясаганын хәтерлим. Анда билгеле шагыйрьләр чыгыш ясый иде инде, шигырьләре басылгалаган студентларга да сүз бирәләр иде. Шул исәптән, миңа да берничә мәртәбә чыгыш ясарга туры килде.

Ел саен булды ул, булмый калганын хәтерләмим. Без аны көтеп ала идек. Бер очрашу урыны да иде бит инде ул. Ул вакытта бөтен булган татарча чаралар Матбугат йортындагы Тукай клубында һәм шушы Шигырь бәйрәмендә иде. Тукай клубында җыелышлар, очрашулар үтсә, монысы язучыларның халык арасына чыгу бәйрәме иде инде. Чөнки интеллигенциянең башка очрашу урыны юк иде.

Минем белүемчә, башка республикаларда язучыларның шулай җыелып шигырь бәйрәме ясау традициясе юк. Мин хәтерләмим. Бу күрәсең, безнең шигъриятнең бер үзенчәлегедер.

Минем белүемчә, башка республикаларда язучыларның шулай җыелып шигырь бәйрәме ясау традициясе юк. Мин хәтерләмим. Бу күрәсең, безнең шигъриятнең бер үзенчәлегедер.

Теге заманнарда татар сәүдәгәрләре Мәкәрҗәдә очрашканнар, театрлар да барган бит инде анда. Димәк, безнең халыкта аның традицияләре күптән килә. Ә инде Шигырь бәйрәмен алтмышынчы еллардан дип санасак, алтмыш еллап дәвам итеп килгән традиция булып чыга.

Казан ул үзәк — Шигырь бәйрәме анда булырга тиеш. Кырлайда да булсын! Әлмәттә дә узсын! Башка урыннарда да! Тукай һәйкәле булган һәр урында ул көнне шигырь яңгырасын иде».

Ренат Харис: «Шигырь бәйрәме Кабан күле буендагы Тукай һәйкәле янында үтә иде. Ләкин анда һәйкәл алдыннан трамвай йөри иде — митинг барганда трамвай үтә башласа, беркем дә ишетелми. Ул вакытларда көчәйтүче аппаратуралар да юк иде бит әле. Агач вагонлы трамвай шалтыр-шолтыр үтеп киткәндә шигырь укудан туктап тора торган заманнар бар иде. Кеше дә күп җыела алмый иде. Шуңа күрә мин мәдәният министрлыгында эшләгәндә Опера театры янәшәсендәге Тукай һәйкәле янына күчердек. (1973-1982 елларда Ренат Харис ТР мәдәният министры урынбасары булып эшләгән — авт). Бу минем инициатива белән эшләнде. Хәзер инде ничә еллар дәвамында ул шунда үтә.

Мин бик күп еллар дәвамында бик күп халыкларның шигъри бәйрәмнәрендә катнаштым. Пушкин, Есенин, Лермонтов бәйрәме, Рәсул Гамзатов бәйрәме һ.б. Ул бәйрәмнәр барысы да паркларда яки махсус оештырылган мәйданнарда, махсус куелган сәхнәләрдә үтә торган иде. Әле дә шулай: Болдинода да, Михайловскоеда, Тарханда да… Рәсүл Гамзатовның «Ак торналар» бәйрәме дә мәңгелек ут янган зур мәйданда үтә. Халык бик күп җыела. Аның үз ритуаллары бар.

Мин берничә ел инде Шигырь бәйрәмен башка урынга күчерергә кирәктер дигән фикердә яшим. Аның өчен Казанда махсус мәйдан булдырырга кирәк. Чөнки Пушкин кадәр Пушкин бәйрәме Опера театрының тротуарында үтә. Борынгы дәүләтнең башкаласы булып торган Казан кебек шәһәргә ул килешми. Университеттан Ленин бакчасына баскыч төшә бит — шуны ремонтлаганда шунда Шигырь мәйданы ясау тәкъдиме белән чыккан идем. Анда Пушкин бәйрәме үткәргәндә Пушкин банерын куясың, Тукай бәйрәмен үткәргәндә — Тукайны. Халыкка бөек шәхесләрнең исемен сеңдерү өчен бәйрәм кирәк, ә урын юк.

Тукай премиясе лауреатлары кайчаннан Тукай һәйкәле янында игълан ителүен хәтерләмим. Аны кабул итергә була — ул матур күренеш. Ләкин Россия дәүләт премиясен алай игълан итмиләр. Ул иң затлы залда — Георгий залында тапшырыла. Без Тукайны татар халкының символы итеп күрергә тырышабыз икән, Тукай исеме белән бәйле бөтен әйбер иң югары дәрәҗәдә узарга тиеш. Тукай премиясе лауреатлары да иң зур залда Президент тарафыннан бирелергә тиеш. Бездә иң күренекле зал, әлбәттә, Опера театры залы.

Тукай бәйрәме татар халкының мәркәзендә — Казанда үтәргә тиеш».

Татарстанның халык шагыйре Хәлим Җәләй: «Шигъри митингларның кайчан башланганын әйтә алмыйм. Шуны гына беләм — мин аларга Кольцодагы Тукай һәйкәле янында узган вакытлардан ук йөрдем. Кайберләрендә катнаштым да. Кольцодагысында шигырь укыдым. Кайсыдыр елны — анысы Опера театры янында — „Моңлы бер җыр“ спектаклендәге җырны җырладык».

«Советская Татария» газетасындагы басылган «Митинг у памятника Тукаю» дигән мәкаләне дә тәкъдим итәм. Ул Тукай туган көнен Казанда да, Кырлайда да үткәреп булуын күрсәтә.

«Традиционный праздник поэзии, посвященный дню рождения Габдуллы Тукая, начался позавчера поездкой писателей нашей республики и их гостей в деревню Тукай-Кырлай — на родину великого татарского поэта.

Вчера состоялся митинг возле памятника Габдулле Тукаю. Его открыл писатель Г.Минский.

Первое слово было предоставлено лауреатам премии имени Г.Тукая 1973 года писателю Г.Ахунову и Э.Бакирову. Затем с чтением своих стихов выступили татарские поэты Р.Ахметжанов, Ш. Галеев, Р.Файзуллин, Р.Мингалимов, Р.Гатауллин, М.Нугман, А.Исхак, Г.Латып, В.Маликов, московские поэты В.Кузнецов и В.Моран, поэты из Уфы, Ворошиловграда и Перми М.Каримов, М.Малахута и А.Домнин.

Сегодня писатели и поэты Татарии и их гости встречаются с коллективами предприятий Казани». («Советская Татария», 1973 ел, 27 апрель).

Тукай премиясе лауреаты Камил Кәримов: «Мин бит институтны соң гына — 1980 елда гына тәмамладым. Шул чакта Шигырь бәйрәменә бару уены бар иде. Чын-чынлап бу бәйрәмне Татарстан язучылар берлегендә эшли башлагач кына аңладым — оештыру эшләре белән йөри идек.

Анда мәйданга бару — чабышка ыргылган ат кебек иде. СССР язучылар берлеге таныклыгын алгач, күренергә тырышасың бит инде. Анысы 1983 елдан. Мәйдан бит ул үзеңне күрсәтә торган урын. Сәхнәгә чыгу гына да түгел ул. Шул мәйданда кеше сине танып дәшсә, шул зур вакыйга иде инде».

Нәҗибә Сафина: «Мин бу бәйрәмне туксанынчы еллардан хәтерлим. Халыкның җанын тәрбияләү эше консерватизмга корылса, иң зур җимеш бирә. Халык ул бәйрәмгә килергә шулкадәр күнекте. Кимрәк килгән чаклары да булгандыр.

Без ул бәйрәмне ел буе көтә идек. Мөдәррис Шигырь бәйрәменә кыяны үтеп чыккан кош сыйфатында ашкынып бара иде. Без көнендә язылган шигырьләребезне укыдык. Мөдәррис шигырен яттан укый иде. Халык аны тыңларга килә иде. Тукай мөнбәреннән халыкка мөрәҗәгать итү абруйның да абруе бит ул. 

Беренче тапкыр мин шуннан шигырь укып кайтканда ул миңа: «Синең шундый булуың өчен алдымда шәрә башымны иям», дип кепкасын салып алдымда башын игән иде.

Бу гасырларда икенче Мөдәррис барлыкка килмәс инде ул…»

Тукай премиясе кайсы елларда Шигырь бәйрәмендә игълан ителгән? Төгәл хәтерләүче булмады.

  • Белешмә: Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе 1958 елның 8 апрелендә гамәлгә куелган. 1961 — 1965 елларда һәм 1975 елда бирелмәгән.

ххх

Соңгы елларда әлеге Шигырь бәйрәменең дәрәҗәсе кимүе Тукай премиясе лауреатларының Опера театры сәхнәсеннән игълан ителә башлауга бәйле түгелме икән? Ул кайсы елдан башланды? 2014 елдан булмадымы икән? Бу Казанның ТЮРКСОЙ тарафыннан «Төрки дөньяның башкаласы» дип игълан ителгән елы иде. Әлеге мәдәни ел тантаналы рәвештә 26 апрельдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсеннән ачылды.

ххх

1964 елдан башланган Шигырь бәйрәме бер генә елны үткәрелми калды. Дөресрәге, 2020 елда Татарстан язучылар берлеге аны онлайн форматта үткәрде. Сәбәбе — пандемия. 

«Тукайның туган көнендәге шигырь бәйрәме дә булмас дип бик борчылам. Бик күңелсез булыр инде. Мин ул бәйрәмдә 1966 елдан бирле катнашып киләм, шактый еллар алып барырга да туры килде. Ул безнең милли рухның бер бәйрәме иде. Туган тел бәйрәме! Аның быел булмау куркынычы шом уята», — дигән иде халык шагыйре Рәдиф Гаташ.

ххх

Бәлки, бу бәйрәм элегрәк чыннан да Шигъри митинг булып, җыр-бию икенчел булгандыр, ләкин соңгы елларда без анда фольклор төркемнәр дә чакырылуын күрәбез. Җырлы-биюле концерт өлеше өстә калкыбрак тора кебек тә күренә иде. Бу оештыручыларның артык тырышып җибәрүеме?

Тагын бер кызык әйбер — әлеге бәйрәм гомер-гомергә Татарстан телевидениесеннән — «ТНВ»дан — онлайн күрсәтелде. Аның телевидениедә күрсәтелү өлешенә бөтен чыгышлар да сыеша алмый, ягъни, бәйрәм дәвам итә, ә билгеле бер вакыт җиткәч, телевидение трансляцияне тәмамлый. Телевидениегә эләгүең программа төзүче Берлек вәкиле белән үзара мөнәсәбәтләрнең җылылыгыннан торган.

Шигъри митингта халыкның азлыгы-күплеге һава торышына бәйле дип искә алалар анда булучылар. Кояшлы матур көнне халык агыла гына, явымлы-салкынрак көннәрдә кеше азрак була, әлбәттә.

Соңгы елларда халыкның азрак булып күренүе параллель мәйданчыкта — Бауман урамында яшьләрнең үз бәйрәме — «Мин татарча сөйләшәм» акциясе башлануына бәйле булмадымы икән? Әлеге акциянең төп оештыручыларының берсе булган Тәбрис Яруллин минем белән килешми, әлбәттә.

Тәбрис Яруллин: «Минем балачакта Шигырь бәйрәмендә чыгыш ясаганым да бар. Үзебез «Мин татарча сөйләшәм» акциясен әзерләгәндә дә анда һәрчак сугылып китә идем. Аягөсте генә булса да, килеп китәм. Минемчә, «Мин татарча сөйләшәм» акциясе бәйрәмне тулыландыра гына иде. Бер генә форматта узырга тиеш дигән закон юк ич. Ул көн хәзер Туган тел көне дә бит инде — мәгънәсе киңәйде. Шуңа без ул бәйрәмне төрле аудиториягә таратмакчы идек — безнең максат шул иде. Ул акция яшь чакта башланды бит инде — Туган тел көненә үз өлешебезне кертәсе килеп ясалган иде. Шуңа да мин үземне гаепле итеп санамыйм. Киресенчә, без бу көнгә игътибарны арттыра гына идек.

Мин аны яңача оештыру турында уйлап та караганым юк. Матур гына узып торган Шигърият бәйрәменә кагылып, аны үзгәртеп тар-мар китерәсе килми. Булган әйбергә нәрсәгә тияргә? Мин анда кеше килми димәс идем. Шигырь бәйрәме — минем өчен шәһәр халкы җыела торган шәһәр бәйрәме. Мин 26 апрель көнне күп мәйданнарда чаралар булуын телим. Тукай һәйкәленә чәчәкләр дә куелсын, Татар бистәсе дә кушылсын, Опера театры янындагы традицион шигырь бәйрәме дә булсын, Бауманда да татар теле яңгырасын…»

Кич белән Тәбрис Яруллин «Казан утлары» журналының Шигьри митинг төшерелгән тышлыгының фотосын җибәрде. Рәхмәт!

ххх

60 елга якын олы тарихы булган бәйрәмгә үзгәреш кирәкме? Әйе, Шигырь бәйрәменә халык китерүнең административ юллары да кулланыла иде, ләкин аны куллану да кирәктер дип уйламыйм. Аз икән, аз булсын! Мәктәпләр — татар теле укытучыларына, мәдәният бүлекләре — китапханәчеләргә, уку йортлары студентларга уку яки эш сәгатьләрендә бәйрәмгә барырга рөхсәт итә икән — бик әйбәт. Бәйрәмгә дигән сылтау белән укытучы яки студент сәүдә үзәгенә китә икән — ихтыяры. Милли рухы булганы килә, теләмәгәнен куып китерүдән ни файда?!

Быел Шигырь бәйрәменең Казанда булмау куркынычын белеп, халыкның аны яклап күтәрелүе — бәйрәмгә менә дигән пиар. Элвин Грей кебек пиар осталарының төшенә дә кермәгән пиар.

Кемнәрдер өчен бу «проверка на вшивость» та булды. Кемнәрнең бәйрәмне яклап сүз әйтүен, кемнәрнеңдер дәшми калуы кемнең кем булуын ачык күрсәтте. Тукай премиясенең быелгы кандидатларыннан да Шигырь бәйрәменә мөнәсәбәтле сүз ишетмәдем.

Кемнәрдер өчен бу «проверка на вшивость» та булды. Кемнәрнең бәйрәмне яклап сүз әйтүен, кемнәрнеңдер дәшми калуы кемнең кем булуын ачык күрсәтте. Тукай премиясенең быелгы кандидатларыннан да Шигырь бәйрәменә мөнәсәбәтле сүз ишетмәдем.

оаАЛЮҖС


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100