«Аның уенын карагач, яшисе килә башлый иде» - Нәҗибә Ихсанованы соңгы юлга озаттылар | intertat.tatar

«Аның уенын карагач, яшисе килә башлый иде» - Нәҗибә Ихсанованы соңгы юлга озаттылар

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Нәҗибә Ихсанова Яңа татар бистәсе зиратына Туфан Миңнуллин янына җирләнде.

Нәҗибә Ихсанованың вафаты турындагы хәбәр 13 мартта таралды. Мәңгелеккә күзләрен ул 12 мартта йомган икән. Озатуның бүген генә оештырылу сәбәбе — оныгы Диләрәнең Европадан кайтуын көткәннәр.

Нәҗибә апа елдан артык урын өстендә ятты. «Әни хәзер йөрми дә, утырмый да, кашык тотып ашамый да. Бер кешене дә танымый да, сөйләшми дә. Борылып та ята алмый. Ничек яткырасың — шулай ятып тора, тәне тишелеп бетмәсен дип әйләндереп яткырабыз. Аны карау хәзер яңа туган бәбине караган кебек. Шприц белән ашатам, авызын ачып ризык капмый.

«Хәерле иртә, әни!» — дисәм, бик сирәк кенә иренен селкеткән кебек була — «Хәерле иртә!» дигән кебек итеп аваз чыгарырга тырыша. Беркөнне: «Без кайда соң?» — дип сорады әле», дип сөйләгән иде Әлфия Миңнуллина үткән елның маенда.

Ә тамашачы белән ул моннан 3 ел элек — 2018 елның мартында хушлашкан иде. «Тамашачының һәрберсе белән кочаклап саубуллашырга кирәк», — дигән иде ул күңелләргә үткән матур яңгырашлы тавышы белән.

2018 елның көзендә кордашларын кунакка чакырган иде. Очрашуның тагын бер матур мизгеле — Нәҗибә Ихсанова үзенә Гәүһәр Камалова бүләк иткән муенсаны Камал театрының яшь актрисасы Айгөл Абашевага тапшырган иде.

Инде менә Камал театры алдындагы мәйданда — мартның бер көнендә Нәҗибә Ихсанованы соңгы юлга озаттык. Халык күп иде. Маскалар артында таныш һәм таныш түгел йөзләр.

Камал театрының өлкән буын артистлары хәзер театрга эш булмаганда килеп йөрми. «Зәңгәр шәл» спектакле һәм хушлашулар — артистларны бергә җыя торган урыннарның берсе. Кайчан гына шушы урында Айдар Хафизовны озаткан артистлар Нәҗибә Ихсанованы озату мәрасимендә күреште.

Моңсулык аңа шаярган да булалар әле. «Ничек хәлләр?» — ди берсе. «Аңа караганда яхшырак», — дип моңсу гына шаяртып куя икенчесе.

ххх

Озату мәрасимен ТР мәдәният министры Ирада Әюпова алып барды. Нәҗибә Ихсанова уены аша мәйданда басып торган һәр татарның күңеленә уелган образларны санап чыкты. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның кайгы уртаклашу телеграммасын да ул укыды.

«Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халык артисты Нәҗибә Гыймай кызы Ихсанованың вафат булу хәбәре авыр кайгы алып килде. Танылган артистның иҗатын сөюче күп санлы ватандашларыбызга кушылып, мин Нәҗибә ханымның якыннарының, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры коллективының тирән кайгысын уртаклашам.

Нәҗибә ханым тормышта да, иҗатында да игелекле, кабатланмас үз юлы белән барды. Ул заман сулышын, чорыбызның катлаулы һәм күпкырлы проблемаларын сизгер тоеп, һәр ролен йөрәге аша уздырып уйнады. Бөек татар драматургы Туфан ага Миңнуллин өчен җылы гаилә учагы булдырып, аның белән иңне-иңгә куеп, шатлыкларны да, борчуларны да бергә күтәргән кеше ул.

Нәҗибә Гыймаевна искиткеч талантлы, халкыбызның милли театр сәнгатен үстерүгә гаять зур өлеш керкән шәхес буларак күңелләребездә мәңге сакланыр», — диелә Президентның кайгы уртаклашуында.

ТР Премьер-министры урынбасары Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев: «Бүген республикабызда һәм татар дөньясында зур югалту. Без бүген Нәҗибә апа хезмәт иткән театр алдына килеп, аның белән хушлашабыз. Алар хәләл җефете Туфан абый Миңнуллин белән бергә иҗат итеп, халкыбыз турында кайгыртып яшәделәр. Камал театры сәхнәсенә Нәҗибә апаның чыкмавы безнең өчен зур яра да, югалту да. Аның эшен алга таба алып бару өчен артистларыбыз бар. Нәҗибә апа безнең йөрәгебездә калыр».

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла: «Татар мәдәнияте бүген зур югалту кичерә. Бөек актрисабызны мәңгелеккә бакый дөньяга озатабыз. Шундый артистлар була — алар сәхнәгә чыккач нур тула. Тукай Сәхибҗамал Волжская-Гыйззәтуллина турында да шулай язган бит. Нәҗибә апабыз да шундый актриса иде. Ул тудырган образларны әле белгечләр өйрәнер.

Нәҗибә апа күренекле актриса булуы өстенә, безнең бөек язучыбызның җәмәгате дә иде. Алар бер-берсен бик яратып яшәделәр. Алар татар баласы буларак, ул мәхәббәтне чыгармаска тырыштылар. Ләкин алар янәшә булганда ул сизелеп тора иде. Алар бакый дөньяда, әлбәттә, кавышырлар».

ТР һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров: «Газиз милләттәшләрем, минем авылдашым Нәҗибә Ихсанованы соңгы юлга озатканда шулай зурлап, хөрмәт итеп килүегез өчен барыгыззга да чиксез рәхмәт. Нәҗибәнең рольләрен кабатламыйм. Сабантуйга чабышкы атлар ничек әзерләнсә, Нәҗибә дә сәхнәгә шулай ашкынып керә иде. Ул тормышын сәхнәдән башка күз алдына китерә алмады. Иң авыр чагында да Әлфия аны тетарга алып килеп, киемнәрен кидертеп, гримын салып сәхнәгә «Зәңгәр шәл”не уйнарга алып чыга иде. Без авыр хәлендә интегеп йөри дип кызганып карап тора идек. Спектакль беткәч: «Аллага шөкер, мин бит әле сәхнәдә басып торам», — дип сөенеп әйткән сүзләре хәтеремдә. Нәҗибә — бәхетле актриса иде. Аның ире бөек драматург Туфан Миңнуллинның әсәрләре сәхнәдә зур уңыш белән барды. Аларда Нәҗибә төп рольләрне уйнады. Бу спектакльләрнең уңышында аның роле зур булды. Нәҗибә Ихсанова Академия сәхнәсендә татар хатын-кызы образын тудыра алды. Аның исеме татар театры тарихында калачак. Кылган догаларың сиңа җәннәт ишекләрен ачарга ярдәм итсен».

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наилә Гәрәева: «Минем өчен Нәҗибә иң якын кешем иде. Ул сердәшем иде. Аның рухы бик көчле иде. Без бер бүлмәдә гримнар салып эшләдек. Аның кызы Әлфия белән минем улы Фәрит бергә уйнап үстеләр.

Нәҗибәдә миллилек һәм халыкчанлык бик көчле иде. Аны тамашачы рәхәтләнеп карый иде. Мин аның кебек уйный алмый дием, аңа соклана идем.

Алар Туфан Миңнуллин белән бер-берсен тулыландырып яшәделәр. Нәҗибә тетарыбызның җаны иде, бүген шул җанның бер өлеше киселде».

Азнакай районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев: «Бүген олуг йолдызыбызны, бөек шәхесебезне, якташыбызны соңгы юлга озатабыз. Мин азнакайлылар, Буралы һәм Ташлыяр халкы, район җитәкчесе исеменнән барлык туганнарының, театр әһелләренең һәм бөтен татар халкының кайгысын уртаклашам. 

Унҗиде йортлы бәләкәй генә авылдан чыккан Әзһәр абыебыз һәм Нәҗибә апабыз бар иде. Аларның хыялы ата-аналары, туганнары яткан зиратны торгызу иде. Алар моны эшләделәр, нәселләре булган урынга истәлек һәйкәле куюга ирештеләр. Моның белән исән чакта ук үзләренә һәйкәл куйдылар. Азнакай халкы аларны хөрмәт итә. Аларның соңгы кайтуында үзләрен җигүле атлар белән әйләндердек, Чатыр тауга мендек.

Азнакай халкы шундый Нәҗибә апалары һәм Әзһәр абыйлары белән бәхетле».

Нәҗибә Ихсанованың кызы Әлфия Миңнуллина: «Кадерле туганнар. Әни - кайчандыр Казанга яланаяк килеп кергән татар кызы. Бүген яланаяк әби булып җир куенына ятарга әзерләнә. Аның гел әйтеп килгән сүзләрен искә төшерәсем килә. Ул: „Безнең тамашачыдан да яхшырак тамашачы дөньяда юк. Аларның һәрберсен кочаклап сөяргә кирәк“, - дип әйтә иде. Рәхмәт сезгә җыелып килгәнегез өчен! Тагын бер әйтә торган сүзе: „Халкым яшәсен! Нәселебез корымасын! Яшәсен халкыбыз!»

Хәзрәт дога укый башлады. Аннары халыкның хушлашуы…

«Сезне хушлашу сүзе әйтер дип уйлаган идем», - дим халык шагыйре Разил Вәлиевкә.

«Әйтермен дигән идем. Әмма әйтә алмам ахры дип уйладым. Бик авыр», — диде Разил Вәлиев.

«Миңа әйтегез. Сез бит бу гаиләгә иң якын кешеләрнең берсе», - дим.

Халык шагыйре Разил Вәлиев: «Мин Нәҗибә апа белән Туфан аганы берничек тә бер-берсеннән аерып карый алмыйм. Чөнки мин алар белән 45 ел буена аралашып яшәдем. Язучылар берлегендә дә бергә эшләдек, мин Туфан абыйның урынбасары идем. Дәүләт Советында бергә эшләдек. Командировкаларга йөрдек — республика районнарына, чит илләргә бергә чыктык. Ул самолетта очмагач, поездда йөри идек, анда инде иркенләп сөйләшергә вакыт бар иде. Кая гына барсак та, аның телендә театр, әдәбият, сәнгать иде. Сөйли-сөйли дә сүзе Нәҗибә апага әйләнеп кайта иде. „Сез рольләрне Нәҗибә апаны күздә тотып язгансыздыр инде“, - дия идем. „Алай ук түгел инде“, - дисә дә, шулай булып чыга иде. Алар бер-берсенә терәк иде. Туфан ага тормышта да бик булдыклы кеше иде. Туфан аганың Нәҗибә апа өчен кылган иң зур гамәле — ул аңа иҗат өчен мөмкинлекләр тудырды. Нәҗибә апаның тормыш мәшәкатьләренә артык исе китми иде. Бөтенесен Туфан абый үз өстенә алган иде. Ул тулысынча театрда иде. Андагы энергетика! Аның уенын карагач, яшисе килә башлый иде. Минем әдәбиятта һәм сәнгатьтәге төп кыса — бу әсәрдән соң нинди хис туа: яшисе килүме, яшисе килмәүме яки битарафлыкмы? Бу безнең халык өчен бик кирәк сыйфат. Нәҗибә апа һәрвакыт: „Без яшәргә тиеш“, - дип әйтә иде».

ТР Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхфәтуллин: «Без Нәҗибә апа белән бик күп уйнадык. «Гөргөри кияүләре”ндә генә дә 20 елга якын. Мин аны күтәреп йөри идем бит. Әле бер телевизион спектакльдә дә Нәҗибә апаны күтәреп йөргәнем булды. Мин аны физик яктан күтәргән булсам, ул минем рухымны күтәрде. Ул миңа җылы мөнәсәбәттә иде. Алар Туфан абый белән икесе дә миңа «безнең киләчәгебез» дип карыйлар иде. Бу шәхси югалту. Әллә ничек шунда. Җанымның бер өлеше югалган кебек. Әлбәттә, ул соңгы елларда хәрәкәтсез ятты, кешене дә танымагандыр. Ләкин аның бу җирдә булуы әһәмиятле иде. Хәзер ул бу җирдә юк. Бу бик кайгылы көн. Үземне тынычландырган бер фикер — аны анда Туфан абый көтеп ята. Алар анда кавышырлар».

Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: «Бөекләр, изгеләр үлгәч, кара кайгы гына түгел, ниндидер яктылык та кала. Кайгысы зур, әлбәттә, әмма кара әле — күпме кеше үз анасын югалткан кебек кайгырып озата! Болар бит килмәсәң хезмәт хакыңны кисәм дип куркытып китерелгән халык түгел. Монда аларны кешеләрне ярату, хөрмәт китергән. Алар кадерле кешесеннән аерылган кебек хушлаша. Артистка бу бик зур бәя инде. Бу премия бәяләре дә, дәрәҗәле исемнәр дә түгел. Артист кем өчен эшләгән — шул кешеләр килеп кайгырып хушлаша икән, димәк, ул бу дөньядан максатына ирешеп киткән».

ххх

Нәҗибә Ихсанова Яңа татар зиратына Туфан Миңнуллин янәшәсенә җирләнде. Нәҗибә апаның җәсәден икенче ләхет алып шул ук кабергә салдылар. Татарның ике бөеге кабат кавышты.

Ххх

Бүген Тинчурин театры сәхнәсендә Туфан Миңнуллин исемен йөрткән Түбән Кама татар дәүләт театры «Әлдермештән Әлмәндәр”не уйнаячак. «Казанга алып киләләрме икән? Мин барып карар идем», — диде Нәҗибә Ихсанова 2018 елда — спектакль яңа гына куелган вакытта.

Килделәр алар Казанга. Нәҗибә апа гына юк инде…