Әлфия Миңнуллина: «Кеше кабул итмибез – әнине матур килеш истә калдырсыннар»

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, легендар актриса Нәҗибә Ихсанова авырый.

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, легендар Нәҗибә Ихсанова тугыз ай инде урын өстендә ята. Быел 82 яшен тутырган актрисаны бердәнбер кызы Әлфия Миңнуллина карый.

Әлфия Миңнуллина: «Әни хәзер йөрми дә, утырмый да, кашык тотып ашамый да. Бер кешене дә танымый да, сөйләшми дә. Борылып та ята алмый — ничек яткызасың — шулай ятып тора, тәне тишелеп бетмәсен дип әйләндереп яткырабыз. Аны карау хәзер яңа туган бәбине караган кебек. Шприц белән ашатам, авызын ачып ризык капмый.

«Хәерле иртә, әни!» — дисәм, бик сирәк кенә иренен селкеткән кебек була — «Хәерле иртә!» дигән кебек итеп аваз чыгарырга тырыша. Беркөнне: «Без кайда соң?» — дип сорады әле.

Былтыр 30 августта кинәт кенә шулай булды. Мин кара акылым белән инсульт булды ахры дип уйлыйм инде. Аның үз авыруы кинәт андый формага китерергә тиеш түгел иде. Табиблар инсульт дип куймады. Әни кинәт кенә шулай аяктан егылды, сөйләшми башлады.

Августка кадәр безгә кеше гел килә иде. Әле әни урын өстендә ята башлагач та, сентябрь аенда Казанның кызлар гимназиясеннән укучылар килеп җырлап киттеләр. Әни әле аларга кул изәгәндәй итә иде. Хәзер көннән-көн начарлана бара инде.

Артист кешенең бер дә картаясы килми икән. Хәзер менә сөйләшмичә дә ята бит инде, ә үзе өстен алыштырганда күлмәген тарткалап куя, күкрәген каплагандай итә. Татар хатынының, кыз баласының әдәп, тәртип күңеленә сеңгән шул инде. Шушы хәлендә дә ул күренә. Әни бик сабыр инде, бер тавыш-тын да чыгармый. Кайчакта кагылгач, борынын җыерып кына куя да, авырттырдым ахрысы дип миңа кыен булып китә…

Хәзер без кеше кабул итмибез. Мин кертмим. Әнине матур килеш истә калдырсыннар иде. Ул хәзер артык ямьле түгел инде».

ххх

25 август — күренекле драматург Туфан Миңнуллинның туган көне. Димәк, Нәҗибә апабызның хәле Туфан абыйның туган көннәреннән соң авырайган.

Туфан абыйның кызы Әлфия ханым шушы еллар дәвамында әтисенең архивлары белән эшли.

Әлфия Миңнуллина:

Әйе, әти архивы белән утырам. Тик күзләрем начарайды: кәгазьне борынга төртеп кенә укыйм.

Архивны цифрлаштырып, сайтка урнаштырырга телим. Сайтка сала да башлаган идем. Әмма башта барысын да системага салырга кирәк дигән фикергә килдем. Әсәрнең кулъязмасын, булган вариантларын, куелган спектакль турында мәгълүматны, афишаларны җыеп, һәр әсәрне шулай комплекслы итеп куярга кирәклеге аңлашылды. Аннары аларны архивка тапшырырга кирәк инде, Алла боерса. Архивны өйдә саклауның мәгънәсе юк — мин диссертация язмыйм бит. Әле видеоязмалалар бик күп, аларга барып җитә алган юк.

 Ачышлар бармы?

— Монда ачыш өстендә ачыш. Кәгазьләре арасыннан әтинең шигырьләре килеп чыкты. Миңа калса, ул беркайда да басылмаган. Язучылар элек стенгазета чыгара иде — шуңа язган пародияләр.

— Ә Нәҗибә апа архивы?

— Анысы белән дә параллель рәвештә эшлим. Алар бит инде бер-берсенә нык үрелгән. Кайчакта бу әйберне кайсының архивына салыйм икән дип тә уйлап торам. Әнинең архивы да шактый зур. Зур телевизор тартмасын күз алдына китерсәгез, шундыйлар биш-алты булыр. Моңа әле афишалар өстәлә. Әти архивын бик җентекләп җыйган — барлык даталар күрсәтелгән. Әни спектакльләр турында булсынмы, төрле язмаларны саклаган, ләкин кайда, кайчан чыкканы күрсәтелмәгән. Чамалап эзләргә туры килә.

— Нәҗибә апаның көндәлекләре булмагандыр инде?

— Әни көндәлек яза торган кеше түгел. Ул үз вакытында китабы өчен истәлекләр язды. Алар арасында китабына кермәгәннәре дә бар. Әни роль тексты читләренә образы турында фикерләрен язгалап барган. Бик кызык язулар бар анда. Ничек кулланып буласын күз алдына китереп бетермим. Ләкин бу — артистның роль өстендә эшләү үрнәге.

— Аңа авырып киткәнче бирелгән соңгы роле нинди иде соң әле?

— Әни Ркаил Зәйдулланың «Үлеп яратты» әсәрендә Мөхлисә Буби роленә билгеләнгән иде. Әмма ул аны чыгармады. Алар Дания Нуруллина белән икесе бергә билгеләнгән иде. Әмма шул вакытларда Дания апаның кызы һәлак булды бит. Шуңа режиссер Дания апа белән эшләде. Әнинең колагы да начар ишетә башлаган иде. «Әкрен сөйли, ишетмим», — дип ул рольдән тайпылды (2011 елның декабрендә чыгарылган. Авт.). Аның соңгы эшләп чыккан роле Илдар Хәйруллин куйган «Кыю кызлар”да (Таҗи Гыйззәт) Җомабикә абыстайдыр (2005 елның декабрендә чыгарылган. Авт). Театрда ул «Гөргөри кияүләре”ндә бик озак уйнады инде.

ххх

Туфан Миңнуллин иҗатына бәйле соңгы яңалыкларның берсе — Илгиз Зәйниев «Әкият» курчак театрында «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасы буенча курчак спектакле куярга җыена.

Әлфия Миңнуллина:

«Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле буенча без Илгиз белән сөйләштек. Ул: «Куярга ярыймы?» — дип сорады. Мин рөхсәт бирдем. Башка театрлар куярга җөрьәт итми. Мин Илгизне бик талантлы дип саныйм. Ул әтигә хөрмәт белән карый. Куйсын — начар әйбер булмаска тиеш. Әсәр курчак белән уйнарга мөмкинлек бирә. Әҗәлне, Газриалне, Фәрештәне әллә ничекләр уйнатып була.

— Габдерәхим белән дә шушы спектакль турында сөйләшеп торган идек. Ул спектакльнең популярлыгын нәкъ менә Өммияне уйнаган Нәҗибә ападан күрә.

— Мин ике герой — Әлмәндәр һәм Әҗәл — яктылык һәм караңгылык каршылыгы дип кабул итәм. Өммиягә килгәндә, халыкка Әлмәндәр белән Өммия дуэты бик ошый иде шул.

Туфан Миңнуллинның легендар спектакле «Әлдермештән Әлмәндәр”ендә Әлмәндәр картның сүзләре хәтердә яңарды. «Ә мине кая куясыз? Мин исән бит әле», — дигән иде Әлмәндәр карт яшьләргә. Зал көлә, күз яшьләре белән көлә… Урын өстендә булса да, Нәҗибә апа исән әле, исән, Аллага шөкер!

— Быел Туфан Миңнуллинның 85 еллык юбилее уңаеннан әлегә нәрсәләрдер булырмы икән? Берәр хәбәр бармы, Әлфия ханым?

— Мин шәхсән бернәрсә артыннан да йөри алмыйм. Беренчедән, сәламәтлегем юк, икенчедән, әйткәнемчә, әни авырый — аңа күп игътибар кирәк. Безнең әти гаилә мәнфәгатен кайгыртудан бигрәк халык мәнфәгатен кайгыртты — халык ничек үткәрер…