Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Рәшит Әхмәтов татарча язмаса да, татар журналистикасының югары үрнәге булып тора»

Күренекле журналист, нәшир, «Звезда Поволжья» газетасы баш мөхәррире Рәшит Әхмәтовны соңгы юлга «Татмедиа»ның Казансуга карап торган ягыннан озаттылар.

news_top_970_100
«Рәшит Әхмәтов татарча язмаса да, татар журналистикасының югары үрнәге булып тора»
Рамил Гали

Татарстан журналистикасы, татар милли матбугаты үзенең иң якты вәкилен югалтты. Дөньяны болгаткан шомлы чир Рәшит Әхмәтовны да аяктан екты да, хроник чирләрен аздырып алып китеп тә барды. Дөрес, ул соңгы анализлары вирусны күрсәтмәгәч, табиплар мәрхүм белән лаеклы хушлашырга рөхсәт иткәннәр.  

Күренекле журналист, нәшир, «Звезда Поволжья» газетасы баш мөхәррире Рәшит Әхмәтовны соңгы юлга «Татмедиа»ның Казансуга карап торган ягыннан озаттылар. Хушлашырга журналистлар, язучылар, артистлар, галимнәр һәм милли җанлы бабайлар җыелган иде.

Рәсми җитәкчеләрдән «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе катнашты. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның да телеграммасы укылды.

Һәрчак бик гади киенгән, газеталар салынган букча йөрткән Рәшит Әхмәтовның җәсәден ак чатыр эчендә булуын күрү ышандырмый иде.

Озату мәрасимен Татарстан журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов алып барды.

Ай еш алып барырга туры килә башлады аңа мондый бәхетсез чараларны! Мәрасимнән мәрәсимгә очраша башладык түгелме?

«Ул газетасы тирәсенә интеллектуаль элитаны туплый алды»

ТР Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов: «Хөрмәтле милләттәшләр! Без бүген Татарстан журналистикасының чын рыцаре Рәшит Әхмәтовны соңгы юлга озатабыз. Бу кеше бернәрсә алдында да тукталып калмыйча, бер куркусыз безнең журналистикадагы иң кыю, иң кызыклы газетаны чыгарды. Без күптән таныш идек. Мин аның газеталар күтәреп Дәүләт Советы янында басып торганын күз алдына китерәм. „Менә, улым, сиңа газета. Анда синең турында да яздым. Укы!“, — дия иде.

Без барыбыз да ул газетаны укый идек. Ул төрле фикерләрне бирә алган бердәнбер мәйданчык та булып калды. Чынбарлыктагы вазгыятькә, милләт үсеше стратегиясенә, республика киләчәгенә төрле карашларны бирүен тагын бер кат ассызыклыйм. Ул газетасы тирәсенә интеллектуаль элитаны туплый алды. Рәшит Әхмәтов бернәрсәдән дә курыкмады. 2013 елда булса кирәк, аңа 282 статьясы буенча җинаять эше ачканнар иде. Ул эш ябылган булуга карамастан, Росмониторинг исемлегенә дә эләкте. Ул газетасын яңарту өчен акча җыйды, миңа да килде. Күпләр аңа ярдәм итте. Ул шундый иде: куркусыз, хаклы булуына ышанган — аны шуның өчен ихтирам итәләр иде. килешәсездер, үз позициясен тота алганнар һәм аны җиткерә алганнар күп түгел».

Без барыбыз да Рәшит Әхмәтовның татарча сөйләшмәгәнен беләбез. Әмма Илшат Әминов аның сүзләрен: «Менә, улым, сиңа газета. Анда синең турында да яздым. Укы!», дип татарча әйтте. Чөнки Рәшит Әхмәтов безнең өчен милли журналистика вәкиле иде шул. Татарча әйткәндә аның рухы ачыла иде кебек.

«Еллар узды. Кешеләр үзгәрде. Ул үз иманына тугры булып калды, фикерләреннән чигенмәде»

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев: «Рәшит абый авыр, ләкин лаеклы тормыш юлы узды. Мин аны бик актив, хәтта кемнәрдер өчен җайсыз кеше итеп хәтерлим. Әмма ул үз дигәнен яклый белде. Еллар узды. Кешеләр үзгәрде. Ул үз иманына тугры булып калды, фикерләреннән чигенмәде».

«Безнең чорны өйрәнгән галимнәр „Звезда Поволжья“ газетасын, һичшиксез, караячаклар дип уйлыйм»

«Казанские ведомости» газетасы баш мөхәррире Венера Якупова: «Без бик талантлы, уникаль шәхес Рәшит Әхмәтовны соңгы юлга озатабыз. Без аның белән үзгәртеп корулар башланган чорда таныштык. Ул яшьләр газетасына җәмгыятьне ничек үзгәртергә дигән идеяләр белән килә иде. Аның кебек актив тормыш позициясе булган кешенең нәшир һәм баш мөхәррир булып китүе табигый. „Звезда Поволжья“ — үзенчәлекле газета, аның уникаль контент. Иң үткен, иң җайсыз сораулар әлеге газетада чагылды. Безнең чорны өйрәнгән галимнәр бу газетаны, һичшиксез, караячаклар дип уйлыйм. Үз сәламәтлеге хакына, энтузиазм белән Рәшит Татарстан тарихына зур өлеш кертте. Ул бик белемле, интеллигент, үткен сүзле кеше иде. Аны сәяси тирәлек тә, театр тирәлеге дә, иҗади тирәлек тә яхшы белә иде. Газета чыгаруның нинди бәяләргә төшкәнлеген нәшир булган кеше үзе генә белә. Ул безнең йөрәкләрдә яктылык калдырды».

«Без — татар журналистлары Рәшит Әхмәтовны татар журналистикасының якты йолдызы дип саныйбыз»

Җәмәгать эшлеклесе, журналист Римзил Вәлиев: «Рәшит Әхмәтов демократ иде. Заманында демократия белән миллилек каршы да куелды. Хәзер 20-30 ел вакыт узды. „Народный фронт“ буенча аның фикердәшләре булган кешеләрне аз хәтерлибез. Ә Рәшит Әхмәтовны барыбыз да белә. Без — татар журналистлары Рәшит Әхмәтовны татар журналистикасының якты йолдызы дип саныйбыз. Аның язмалары татар телле булмаса да, татар эчтәлекле, татар мәгънәле, татар халкы өчен борчылып язылган мәкаләләре татар журналистикасының югары үрнәге булып тора. Безгә аның кебек фикерли торган журналистлар җитешми. Аның идеяләре чагылган мәкаләләрне кабат-кабат бастырырга, таратырга, аңлатырга кирәк».

«Рәшитнең әтисе Актаныш районыннан, Ямады авылыннан иде»

«Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире, халык язучысы Вахит Имамов: «Хәерле көн, хөрмәтле милләттәшләр! Рәшитнең әтисе Актаныш районыннан, Ямады авылыннан иде. Күрешкәндә якташлар дип без бик җылы күрешә идек. Ул Татарстан мөстәкыйльлеген яклап чигенмичә көрәште, шундый газета чыгарды. Башка рус газеталары Татарстан Республикасын губерналар итү өчен көрәшкән вакытта ул мөстәкыйльлекне яклады. Аның өчен аңа агу биреп тә карадылар, күп газаплар кичте. Андагы кыюлык, туры сүзлелек, Татарстанга булган мәхәббәт һәм мәнфәгатен яклау безнең һәммәбезгә дә күчсен иде. Без дә Рәшит кебек миләтпәрвәр булып яши күрсәк иде».

«Улы Руслан әтисенең иң затлы сыйфатларын үзенә күчереп, аның эшен дәвам итәчәк»

Тарих фәннәре докторы, профессор, сәясәтче, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, җәмәгать эшлеклесе Индус Таһиров: «”Биредә Рәшитне чын мәгънәсендә яраткан һәм аның эшчәнлегенә сокланып яшәгән кешеләр җыелган. Бу югалту — чын мәгънәсендә иң зур югалтуларның берсе. Арабыздан иң сәләтле, иң акыллы журналистыбыз китте. Ул кабатланмас талантын милләтебез киләчәгенә буйсындырып яшәде. Аның газетасы — якты йолдыз һәм ул алга таба да чыгачак. Улы Руслан әтисенең иң затлы сыйфатларын үзенә күчереп, аның эшен дәвам итәчәк. Ул хәзерлек һәм белемле. Мин моңа шикләнмим.

«Мин мәйданнарда чыгыш ясаганда ул миңа каршы иде, татарны якламады. Ә ничек үзгәрде!»

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров: «Газиз милләттәшләрем! Без бергә яшәгәндә һәрберебезнең дә яшәешен Була шундый шәхесләр — аның эшен кабул итмәү һәм зурламау мөмкин түгел. Ул ничек сәнгать һәм музыка турында тирән фикерләр язып калдыра алды? Мин аның үзеннән дә: „Консерваториядә укымагансың, сәнгать белемең юк, тетар турында мондый тирән мәкаләләрне ничек язасың?“ дип сорадым. „Рәшиткә мондый мәкаләләрне кем яза микән?“ дип миннән дә сораганнары бар. „Мин өйрәндем, укыдым“, ддие. Кеше үзлегеннән укыган, үзләштергән. Мин мәйданнарда чыгыш ясаганда ул миңа каршы иде, татарны якламады. Ә ничек үзгәрде! Ул татар милләтенең кем икәнен ачып бирде. Рәшитне зурлавыгыз өчен рәхмәт сезгә!»

«Әтием миңа җан мәңгелек дип өйрәтте. Барыбызга кайчан да булса тәнебезне калдырып китәргә туры киләчәк»

Рәшит Әхмәтовның улы Руслан Әхмәтов: «Әтием миңа җан мәңгелек дип өйрәтте. Барыбызга кайчан да булса тәнебезне калдырып китәргә туры киләчәк. Әтием акыл иясе иде. Аның бу сүзләре миңа бу авырлыкны кичерергә ярдәм итә. Мин әтиемне тоям. Әти газетаның алга таба да чыгуын теләде. Әти көчле гомер яшәде, зур эз калдырды. Теләгәненә иреште. Газетаны чыгарырбыз дип уйлыйм. Сезнең ярдәм белән. Миңа шалтыратып: „Өлгермәдек“, диләр. Ул рухы белән безнең янда. Күңелегездән аңа мөрәҗәгать итә аласыз. Рәхмәт, әтием. „За правду и Родину!“ Җаның мәңгелек. Урының җәннәттә булсын!»

Рәшит Әхмәтовның җәсәден Яңа татар бистәсе зиратына алып киттеләр. Югалып басып калган Рабит ага Батулла янына киләм, Камил Кәримовка янына барам.

«Мәкаләләрен бастырып чыгарсак, без аңа дога кылган булырбыз».

Рабит Батулла: «Аның ничә еллар буена язган мәкаләләрен күп томлыклар итеп ике юнәлештә бастырып чыгарырга кирәк. Беренчесе — аның редактор сүзләре, икенчесе — иң яхшы мәкаләләре. Шуны эшләсәк, без аңа дога кылган булырбыз».

«Алай түгел, болай ул» дип әйтүе җиңел түгел — Рәшит Әхмәтовның да тормышы җиңел булмагандыр»

Камил Кәримов: «Без заманга яраклашып „Әйе-әйе, шулай“, „Ярар-ярар“ дип яшәргә өйрәнгән. Рәшит Әхмәтов беркайчан да „әйе“ димәде. Бу дөньяда иң авыры — „Алай түгел ул“, дип үз позицияңне белдерү. Ул шуның белән бердәнбер егет кеше иде. Мин бу урын буш калды дип саныйм. Ул урынны алыштырыр кеше тиз генә үсмәячәк… Бәлки бөтенләй үсмәс тә. Бу кешене без әле еллар үткәч тә сагынып искә төшерәчәкбез. „Алай түгел, болай ул“ дип әйтүе җиңел түгел — Рәшит Әхмәтовның да тормышы җиңел булмагандыр».

ххх

Руслан Әхмәтов иртәгәгә «Звезда Поволжья» газетасының яңа санын чыгарып өлгертергә җыена. Ул тулысы белән Рәшит Әхмәтовка багышланачак. «За правду и родину» дигән шигарь белән чыккан газетага алга таба да чыгарга, әтисе рухына өстәп, милләт тә булышыр дигән өмет бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100