«Рәшит Әхмәтов үткән атнада: „Мин үлем каршында басып тордым“, дигән иде…»

«Звезда Поволжья» газетасының нәшире, журналист, җәмәгать эшлеклесе Рәшит Әхмәтов турында - улы, якыннары, дуслары, фикердәшләре.

Рәшит Әхмәтов та китеп барды. «Звезда Поволжья» газетасының нәшире, журналист, җәмәгать эшлеклесе… Акыл иясе, философ.

«Хәле яхшыра иде кебек. Хушлашмадык. Әмма кинәт нидер булган һәм… без инде анысын белә алмыйбыз…»

Улы Руслан Әхмәтов: «Әтине иртәгә озатабыз. Яңа татар бистәсе зиратына — әти-әнисе янына — 16нчы аллеяга җирлибез. Әтине беләләр, яраталар иде. Бүген бик күп шалтыраталар. Ярдәм итүчеләр, тәкъдим итүчеләр күп булды. Әти белән соңгы сөйләшкәндә тавышы ачык иде, арымаган кебек иде. Хәле яхшыра иде кебек. Хушлашмадык. Әмма кинәт нидер булган һәм… без инде анысын белә алмыйбыз…»

«Ул милли республиканың кадерен аңлаган, татар халкы өчен иң тирән көрәшче иде»

Журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев: «Рәшит Әхмәтовның китүе татар милләте өчен бу зур югалту. Мин рус телендә булып та, татар милләте турында кайгырткан матбугатны милли матбугат дип саныйм. Без үзебез кебекләр өчен генә татарча язабыз, ә манкортлар урыс телендә укый — монда рус телле милли матбугат кирәк. Бу газета берәр сәбәп белән ябылса, кем яклар дип борчылып тора идем.

Ул операциядән соң хәрәкәтсез булганда да газетасын чыгарды. Мин «Звезда Поволжья”ны башыннан ахырына кадәр укыйм. Анда чыкканнарның барысы да сенсация иде. Мин ул яшәгән Тарлаш авылына юлны да сорашкан идем… Соңгы көннәрдә ИВЛда булган инде. Ковид хроник авырулы кешегә эләксә, шанслары күп булмый инде…

Рәшит Әхмәтов Арзамастан — физиклар мохитеннән чыккан кеше. Аның технарьларга хас фикерләү сәләте бар иде. Үзгәртеп корулар башлангач ул «Народный фронт» та оештырып йөрде. Без — татар милли хәрәкәте — алар белән бик аңлашып та бетми идек. Алар демократияне бик алга куялар иде. Ул милли республиканың кадерен аңлаган, татар халкы өчен иң тирән көрәшче иде».  

«Хөр фикерле кызыклы шәхесләр китә»

Әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова: «Рәшит Әхмәтов минем өчен «коренной» Мәскәү интеллигенциясе, демократ иде. Ул безнең дәүләтчелекне яклап, татар мәдәниятенең үзенчәлеген ачып язды. Газетасында халыкның фикерен кузгата торган, кайчакта провокацион булган мәкаләләр бастыра иде. Ул дулкын күтәрә иде. Халыкның әле сарык көтүенә әйләнмәгәнен күрсәтте. Ул бер чорда гына яшәмәде, бөтен чорны колачлады. Әйе, аралашкалый идек. Без дус идек тә дия алмыйм. Минем социаль челтәрләрдәге фикерләремне алып үзе бастыра иде. Ә ачык хатларымны аңа зыян килмәсен дип акча түләп бастырдым. Кичә генә басылган мәкаләм өчен акчалар да күчергән идем. Мин аны үземчә сакларга тырыштым. Кайбер мәсьәләләрдә без фикердә булдык, кайбер мәсьәләләрдә дискуссияләр алып бардык. Ул «Звезда Поволжья» битләрендә капма-каршы фикерләргә дә урын бирде. Бүген елап та алдым — хөр фикерле кызыклы шәхесләр китә.

Күптән түгел генә аның белән Милли җыен турында сөйләшкән идек, ул миңа: «Аз язасыз, языгыз», диде. Ковид турында да сөйләштек. Ул «Авылда яшим», дия иде, әмма брифингларга чыгып йөри иде инде. Тинчурин театрында грант әсәрләре күргәзмәсе ачылган көнне соңгы сөйләшү булган икән. Бу көннәрдә шалтыраттым, «недоступен» иде. Соңгы газетасында үзе бик катнашмаган да кебек».

«Үлем алдында барысы да бик вак булып кала икән. Башка әйберләр уйлыйсың икән», диде»

Гүзәл Сәгыйтова: «Элек коллегалар буларак күрешеп тора идек. Мин директор булгач театрга килә башлады. Камал театрында минем „Томан“ спектакле чыккач, аеруча кызыксынды. „Кечкенә генә гәүдәңдә шулкадәр уйлар икән“, диебрәк әйтә иде. Миңа соңгы көнгә кадәр: „Сиңа язарга кирәк, административ эшләр бетми алар“, диде.

Аның кебек укымышлы кешеләр бик сирәк була. Нияз Игъламов шундыйлардандыр. Рәшит Әхмәтов үзе укыган-белгәнне без дә белеп торсын дип сылтамалар җибәрә иде. Быел улы белән Ялтада ял итте. Аннан да һәр барган экскурсиясеннән хәбәр җибәрде: белсен, күз күреме киңәйсен дигәндер инде. Авырып ятканда, „Ничек ярдәм итә алабыз“ дигәч, кишер суы сораган иде. Җибәрдем мин аны. 4 октябрьдә „Божественно, ты меня спасла“, дип язды. Аудио белән аралаша идек. Тавышы ачылып киткән кебек иде — мин инде шатландым. „Реанимациядән чыгардылар. Хәзер мин палатага күчтем“, дигән иде. „Яшәү белән үлем арасында кызык икән. Кемнәрдер миннән нәрсәләрдер сорый… Сиңа яңа әсәр язарлык бу — сөйләрмен әле. Мин үлем каршысында басып тордым. Китәрмен дип уйлаган идем, диде. Үлем алдында моны бастырыгыз, тегене эшләгез диюләр бик вак булып кала икән. Башка әйберләр уйлыйсың икән“, диде. Рәшит Әхмәтов кешене күтәрә белә иде. Туфан абый да шундый иде. Мин яшәр дигән идем…»

«Хәтер көннәрендә күрә идем»

Тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Айрат Фәйзрахманов: «Звезда Поволжья» газетасы Идел буе төбәкләренең йолдызы иде. Андый башка газета юк. Төрле сәяси көчләргә, сәяси хәрәкәтләргә, җәмәгатьчелеккә, мәдәният вәкилләренә бер мәйданчык булды ул. Озак еллар ул балкып торган матбугат чарасы иде. Кешеләр интернетка киткәч бәлки укучылары азайган булгандыр. Әмма ул уникаль эчтәлекле иде. Яза торган яшьтәшләремә биредә чыгу мөмкинлеге барын әйтә идем. Шулай эшли идек тә. Без 15 ел таныш идек. Хәтер көннәрендә күрә идем. Университеттагы фәнни конференцияләргә дә йөри иде. Иртәдән кичкә кадәр утыра, тыңлый, яза иде. Күп сораулар бирә иде. киң карашлы кеше иде. Аллага шөкер, улы эшен дәвам итә. Русланны ул татар гимназиясенә бирде. Улы белән татар телендә аралашабыз. Бу башкаларга бер үрнәк. Гәрчә Рәшит абый үзе татарча сөйләшмәсә дә, нәсел дәвамчысы татар телле булып үсте. Миңа калса, Рәшит абыйның мирасы алга таба бәяләнер. Ул журналист кына түгел, иҗтимагый философ иде».

«Ул чын мәгънәсендә суфи иде»

Буа театры сәнгать җитәкчесе һәм директоры Раил Садриев: «Рәшит Әхмәтов — татар милләтеннән булган иң талантлы һәм гениаль кешеләрнең берсе. Татарда андый дәрәҗәдәге кешеләр биш-алты булса, шуның берсе юк инде. Уникаль кеше! Сәнгатьне аңлый иде. Музыка, театр, кино сәнгатен… Белмим, ничек вакыт тапкандыр, бөтен зур концертларга, спектакльләргә барырга вакыт таба иде.

Атна саен диярлек Минтимер Шәймиев белән элемтәгә кереп озаклап сөйләшәләр иде. Дмитрий Туманов белән бик якын иде — аның өчен Рәшит Әхмәтов рухи канат иде.

Без Рәшит Әхмәтов белән соңгы 3-4 елда аралаштык. Ул чын мәгънәсендә суфи иде. Татарның һәм ислам дөньясының адвокаты иде. Татарстан суверенитетының иң алдынгы сафларында торучы сакчысы иде. Сәяси ирегеннән мәхрүм ителмәгән бердәнбер газетасында күпме кешеләрне яклады! Татарстан суверенитеты өчен көрәш мәйданы шунда барды.

Соңы тапкыр җомга көнне сөйләштек: «Чүт үлмәдем бит әле. Шикәр күтәрелде, кан басымы күтәрелде», ди. «Мине теге дөньядан чыгардылар», диде. Без аның белән көн саен иртән ватсаптан хәбәрләр алышып ала идек. Дүрт көн хәбәргә чыкмады. Кичә безнең спектакльдән соң Миләүшә Хабетдинованың безгә әйткән фикерләрен җибәргән идем — җавап юк. Бүген бик борчылып: «Рәшит Рәкыйпович, алло», дип яздым. Ә аннары — шушы хәбәр. Бик аяныч!

Ул бит фикер иясе иде! Ул бит Арзамаста яшәгән, укыган. Аның апасын академик Андрей Сахаров математикадан укыткан! Андагы интеллигентлык! Ул кояшлы кеше иде. Ул татар дөньясын ничек яклый иде! Аның кебек тирән белемле кешеләр күпме икән?! Мин аралашканнардан Ркаил Зәйдулла бар, Нияз Игъламов… Аның газетасында бөтен кеше үз сүзен әйтә ала иде». 

«Ул татар телен оныткан рус телле татарның да эчендә милли җаны барлыгын күрсәтте»

Тарихчы Илнар Гарифуллин: «Рәшит Әхмәтов безнең заманның бөек татар шәхесе. Аның милләт өчен роле зур дип күрәм. Ул татар милли интеллигенциясе белән рус телле татарлар арасында күпер булып тора иде. Чөнки татар телел татарлар рус телле татарларны читкә этәрәләр, милләткә файдасы юк дип карыйбыз. Рәшит Әхмәтов татар телен оныткан рус телле татарның да эчендә милли җаны барлыгын күрсәтте. Андыйлар да татар милләте өчен зур эшләр эшли ала. Аның газетасы да шул эшне алып барды.

Икенчедән, миңа шунысы кызык — элек ул татар милли хәрәкәтен тәнкыйтьли иде. Еллар үткәч, ул үзе тәнкыйтьләгән оппонентлары позициясенә басты. Үзенең фикерен 180 процентка үзгәртте. Бу рус телле татарларны читкә этәрмәскә кирәген күрсәтә. Аларга адымлап-адымлап аңлату эшләре алып барырга кирәк. ул очракта Рәшит Әхмәтов кебекләр татарлар арасында күбрәк булыр иде».