Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Шамаил” спектакле: Россия Президенты грантына куелган спектакльдә нигә мажор сизелмәде, ә шамаил ясалып бетмәде?

Казанның шәһәр үзәгеннән читтә урнашкан мәдәният үзәгендә "Әлиф" спектаклен тудырган команда яңа әсәрен - "Шамаил" эксперименталь хореографик спектаклен тәкъдим итте.

news_top_970_100
“Шамаил” спектакле: Россия Президенты грантына куелган спектакльдә нигә мажор сизелмәде, ә шамаил ясалып бетмәде?
Рәссамнең каләме ак җирлектә шамаил ясады. Әмма шамаил ясалып бетмәде... Тарихны беләбез бит инде – татар тарихы, алфавиты-мәдрәсәләре-мөнәҗәтләре-шамаиллары белән бергә, киселгән ул... шуңа да шамаилның ясалып бетмәячәге билгеле иде. Әмма могҗазага ышанасы килде... Әлбәттә, могҗиза булмады һәм шамаил ясалып бетмичә, “рәссам-каләм” тынып калды. Җыр мажорда бетсә дә, соңыннан җырның мажорда бетүен Мубай ике тапкыр җырлап күрсәтеп аңлатса да, күңелләргә мажор көй кереп җитмәде. Репетицияләрдә барысы да мажоррак булган ди, әмма премьерада миноррак иде...


Әлифчеләрнең икенче проекты

Сүз Туфан Имаметдинов җитәкчелегендәге иҗатчы яшьләрнең «Шамаил» хореографик спектакле турында бара. Аның премьерасы Казанның “Московский” мәдәният үзәгендә узган ял көнендә булды. Спектакль 40 минут барды.
Бу – “Әлиф” хореографик спектаклен тудырган команданың икенче проекты.



Хореографик спектакльнең нигезенә “Аллаһ гүзәллекне ярата” дип язылган шамаил алынган. Аны Татарстанның халык рәссамы, каллиграфия остасы Владимир Попов иҗат иткән. Тамашачы рәссам ясаган эшне фойеда күрде.

Владимир Поповка хәзер 94 яшь. Ул Габдулла Тукай премиясе лауреаты. Каллиграфия сәнгатендәге эшләре белән ислам дөньясына да танылган шәхес.


“Шамаил” хореографик спектакленең идея авторы һәм режиссеры – Туфан Имаматдинов. Хореограф – Нурбәк Батулла. Композитор – Эльмир Низамов, проектның кураторы һәм хореограф – Анна Гарәфиева, рәссам – Лилия Имаметдинова.

Туфан Имаметдинов – спектакльләре ике мәртәбә “Алтын битлек” театр премиясе номинанты булган бердәнбер Татарстан режиссеры. Артисты “Алтын битлек” алган бердәнбер татар режиссеры.


Тамашачы алдында импровизациягә корылган тамашаны өч кеше – биюче Марсель Нуриев, җырчы Мубай, ягъни, Илдар Мөбәрәкшин һәм тавыш режиссеры Ильяс Гафаров тудырды. Оештыручылар спектакльнең нәкъ менә импровизациягә корылган булуын баштан ук ассызыклап куйдылар.


Пиар һәм хыял

Сәхнә өстендә авыш корылма – символик ак кәгазь, символик киндер. Хәер, кәгазь түгел, пыяладыр, шәмаил сәнгатендәгечә... Рәссам-каләм иҗат газапларында. Аның заманча бию форматындагы хәрәкәтләрендә шушы газапларын, эзләнүләрен, казанышларын һәм төшенкелеген күрәбез. Ул баса, утыра, егыла, үрмәли, мүкәли, шуыша, тәгәри... Ә тамашачы – пиар корбаны – аның буяулар белән реаль картина-шамаил ясаганын көтә.



Проектның махсус сайтында: “Танцовщик, используя различные части тела, взаимодействует с холстом и красками. Холст размером 5х2 метра расположен на авансцене и представляет собой прозрачное стекло. Сам акт создания картины происходит в непосредственной близости от зрителей, чем достигается эффект присутствия при создании полотна. Он является своеобразной кистью художника, который пытается найти тот единственный точный образ для своей картины”, - дип язылган. Кем иҗатына таянылуы да ачык аңлатылган: “Искусство Владимира Попова – явление уникальное и не имеет прецедентов”.

“Акт создания картины” дигәнме? Дигән! Ә кая картина? Спектакль башында авыш корылманың өч ягында өч савыт буяу тора иде. Берсен биюче-рәссам, кулларын буяганнан һәм тәненә сылаштырганнан соң, түкте, ул агып төште. Ярар, монысын әлиф хәрефе диик. Әйе, Әлиф. Дөнья алфавитларының беренче хәрефе. Әлеге команданың беренче эшенең исеме. “Ясаласы” шамаил-картинада ни ясалырга тиешлеген да беләбез: “Аллаһ гүзәллекне ярата”. Икенче савыт буяуны рәссам өскә таба сибеп җибәрде – буяу чәчелеп барып төште. Ак кәгазьгә төшкән тап кебек. Ә өстәге сул почмактагы өченче савытны рәссам өстенә агызды. Дулкынланып торган озын матур чәчләренә. “Все-таки пролил”, - диде янымдагы кызым – рәссам булырга хыяланучы үсмер кыз. Буяу авыш җирлектән аска таба акты. Буяу белән бергә рәссам үзе дә “агып” төште... һәм тынып калды. Бетте... Бетте.



5х2 метрлы киндердә һәркем үзе теләгәнен күрде. Кемдер бөтенләй күрмәде, ә медитация генә кичерде.

Әйе, караган кеше күрә: Попов стиле, Попов почеркы. Моннан берничә ел элек шамаил сәнгатендә актив эшләве өчен Тукай исемендәге дәүләт премиясе алган рәссам.

Татар яшьләре форумы толерантлыкны арттыра

Ни өчен Попов? Бер сәбәбен грантта дип уйлыйм. Чөнки максаты – “посредством разных форм искусства – живописи, музыки, танца - создать спектакль, где будут задействованы люди разных национальностей и религиозных конфессий, что позволит разрушить этнические и языковые барьеры между людьми и повысит толерантность в обществе”.

Ә социаль әһәмиятен билгеләү: “В эпоху тотального разделения культур, народов, религий на «своих и чужих» уместно показать уникальный опыт России в мирном сосуществовании различных культурных, духовных течений. Все они не только мирно живут и соседствуют в одном пространстве, но и взаимно дополняют, обогащают друг друга. Опыт русского художника Владимира Попова в мусульманском художественном направлении – шамаиль, должен служить ярким примером такого взаимодействия. Искусство Владимира Попова в области татарского шамаиля – явление уникальное и не имеет прецедентов”. Тәрҗемә итмәдем. “Татар яшьләре форумы” иҗтимагый оешмасы бу текстларны русча тәкъдим итүне кулай күргән.

Җыеп кына әйтсәк, спектакль Россия Президенты грантлары фондыннан финансланган. Ягъни, мәдәният һәм сәнгать юнәлешендәге проектлар өчен тәгаенләнгән 1 477 000,00 сум акча “Татар яшьләре форумына” күчерелгән һәм Форум бу проектны үз канаты астына алып, җәмгыятьтә “толерантлыкны” арттыру юнәлешендә зур эш башкара.

Егетләр булдыра. Беренче проектны чиста энтузиазмда тормышка ашырганнан соң Россиянең театр өлкәсендәге иң текә премиясен – “Алтын битлек”не алсалар, икенче проектка акчаны федераль фондтан табыштыра алдылар.

Мажор һәм минор

Инде спектакльнең асылына килик. Шәхсән мин финалда нәрсә күрдем? “Үлгән” рәссамны һәм ясалып бетмәгән картинаны. “Рәссамны” иҗат процессының буеннан-буена мөнәҗәте озатып барганнан соң, аңа таяныч булырга тырышкан “күкләр” тавышының тынып калуын...



Рәссам-каләм минем өчен - безнең милли сәнгатебез. Бөтен жанрлар һәм бөтен форматлар. Милли аутентик сәнгатебез. Без аны яңадан торгызабыз, яңартабыз, ренессанс дип тырышабыз, хәер, тырышмыйбыз да, ә ышанабыз, ул яңара бугай дип үзебезне ышандырабыз, алдыйбыз... Сүзләрдә – мажор. Әмма бу сүзләр генә. Без инде бер киселгәнне, бер өзелгәнне яңарта алмыйбыз. Без аңа охшаганны, аны хәтерләткәнне иҗат итергә мөмкинбез. Әмма ул теге сәнгать түгел. Ул Мәскәү базары янындагы Түбәтәй бинасындагы уникаль бизәкләр урынына фотообой ябыштырып куйган кебек кенә. Татар биюенә милли күлмәк теккәндә милли бизәкне кытайдан кайтарган кебек.

Егетләр аутентик милли сәнгатебезнең беткәнлеген әйтеп бирделәр. Аның бетүе тарихи сәбәпләрдән тора. Татар үзе бит “Бер кискән икмәк кире ябышмый”, ди. Ә үзебез биш йөз һәм бер йөз ел элек кат-кат тураганны ябыштырабыз дип азапланабыз. “Матрицабызны саклыйбыз”, имеш. Тимәгез, бу безнең шамаилыбыз – аны бабайлар ясаган, аны Урманче ясаган; тимәгез, бу безнең моңыбыз – аны әбиләр җырлаган; тимәгез, бу безнең милли җырыбыз, тегесен Таһир Якупов җырлаган иде, ә монысын Салават җырлап популярлаштырды, җырламагыз аны яңадан... Тимәгез, бу әдәби телебез - сөйләшмәгез аны акцент белән...



...Әйе, картина ясалып бетмәде. Телибез икән, шул кляксадан томшыклы кош күрәбез, телибез икән, тагын ниндидер ишарәләр күрәбез. Мин ясалып бетмәгән картина күрдем.

Нәкъ Тукайча:

“Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч — шул булды эш:
Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым”.

Дөрес, халык язучысы Илдар Юзеевның улы, кинорежиссер Салават Юзеев әле позитивта. Миңа иң ошаган бәяне бер җөмлә белән ул әйтеп бирде: “Бу “Уян, татар!” сериясеннән” чираттагы эш”, - диде ул. Әйе, килешәм. Әгәр күрсәтелгән тамаша каршы килергә, дуларга, сүгенергә мөмкинлек биргән икән, хәтта матрицага кагылу куркынычын күргәннәр икән – бу бит бик яхшы. Димәк... бәлки, теге рәссам үлмәгәндер ул. Бәлки әле торыр да, шамаилын ясап бетерер...

Егетләр бик кыю адым ясадылар - шул фикерләрен иң нечкә урынга, иң шартларга мөмкин урынга – дин белән бәйле шамаилга бәйләп аңлаттылар. Туфан, Эльмир, Ильяс, Нурбәк, Марсель, Мубай. Егетләрнең хезмәттәшләре-көрәштәшләре, илһамчылары – Анна Гарәфиева, Лилия Имаметдинова һәм Алена Батуллина.

Ә дин белән бәйле темага кагылып шартлаучылар булды. Нигәдер Болгарның Ак мәчете фонында биегән җырчы кыз һәм “хәләл бәке” ясаган Зөлфәт Зиннуров искә төшеп китте...


Алга таба бу проектның язмышы ничек булыр – билгесез. Әлегә егетләр “Әлиф”не алга этәрү белән дә мәшгуль. Алар әле Азәрбәйҗан театр фестивалендә, аларны аннары Питерда көтәләр.

Үзәктән китмәгез, егетләр!

Әйткәнемчә, премьера Казанның Мәскәү районында урнашкан “Московский” мәдәният үзәгендә булды. Бу – элеккеге Урицкий исемендәге мәдәният сарае. Мин милли мәдәният белән бәйле чараларның премьерасы үзәктән читтә булуына искен каршы чыгам. Милли мәдәниятнең Казан үзәгеннән чыгуына юл куярга ярамый. Казан безнең үз шәһәребез. Татарның урыны – Татарстан башкаласының түрендә. Премьера бары тик шәһәр үзәгендә булырга тиеш. Ә аннары һәр мәдәният үзәгендә, һәр авыл клубында кабатлана ала. Әмма беренчесе – бары тик үзәктә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100