«Хуш, авылым! Хыял»: начар прозаны яхшы дискотека яшерә алмый | intertat.tatar

«Хуш, авылым! Хыял»: начар прозаны яхшы дискотека яшерә алмый

Камал театрында «Хуш, авылым!» документаль спектакленең икенче кисәге чыкты. Сәхнә әсәренә безнең хәбәрчебез карашы.

Режиссер Айдар Җаббаров Камал театрында чыгарган «Хуш, авылым!» документаль спектакле язылып та, телдән-телгә йөреп тә макталды да макталды. Театр аның дәвамын вәгъдә иткәч тә и көттек без аны. Карадык…

Айдар Җаббаровның спектакль өчен әзерләгән материалы 4 сәгатьлек булып чыккан. Табигый ки, аның яртысы гына спектакльгә кергән. Сакчыл татар театры калган өлешен дә әрәм итмәскә булган — спектакльнең икенче кисәген дәвамы итеп тамашачыга әзерләп бирде.

Документаль спектакльнең икенче кисәге «Хуш, авылым! Хыял» дип атала. Аның структурасы шул ук.

Автор команда туплап җәй көне бер, ике, өч кеше генә калган татар авыллары буйлап экспедициягә чыккан иде. Команда Тәтеш, Чүпрәле, Әтнә, Арча, Югары Ослан, Әлки… — унлап районның 25ләп авылында булып, шул авылларда яшәүче кешеләр белән сөйләшкән. Документаль спектакль шул монологлардан тора. Кешеләрнең хатирәләре арасына татар язучыларының әсәрләре кертелгән. Шулай итеп, барысы бергә бербөтен әсәр барлыкка килгән иде. Беренче спектакльгә Туфан Миңнуллинның «Һәркемнең үз колхозы», «Чакыру билеты», Мөхәммәт Мәһдиевның «Сәнгать корбаннары», Рөстәм Галиуллинның «Дан» һәм Габделхәй Сабитовның «Айбаш» хикәясе өстәлгән. Ныклап редакцияләнеп бөтен «суы сыгылган» монологлар белән проза шулкадәр уңышлы берләштерелгән иде. Артистларның осталыгын да өстик. Кыскасы, мактадык та мактадык…

Спектакльләрнең икесендә дә Татарстанның атказанган артистлары Ләйсән Фәйзуллина, Эмиль Талипов, артистлар Фәннур Мөхәммәтҗанов, Гүзәл Гюльвердиева, Алинә Мөдәррисова, Алмаз Борһанов, Эльвир Сәлимов катнаша.

Икенче спектакльнең дә әдәби өлеше Туфан Миңнуллин хикәясеннән башлана. Ул баласыз парны балалы итү өчен борынгы ырым-шырымның уңышлы кулланылуын тасвирлый. Баласыз гаиләнең караваты янына күп балалы гаиләдән алып торган бишекне элеп куялар. Ни хикмәт — файдасы тия: хатын бер-бер артлы бәби табып кына тора.

Автор авылны йолалар белән бәйләп карый һәм шул йолаларга тугрылык авылны саклап та килгәндер.

Ә менә аннан соң килгән проза әсәрләре бернинди кысаларга да сыймый. Программада «Ф.Җамалетдинованың «Акча, банан һәм чиратлар», «Карак һәм ашказаны», Г. Шәйхетдинованың «Әрекмән тамыры» хикәяләреннән өзекләр яңгырый.

«Акча, банан һәм чиратлар»: чират торып, күз күрмәгән ризык — банан сатып алу һәм аны пешереп ашау турында сүз бара.

«Карак һәм ашказаны»: инвестор акча бирмәгәч, дүрт кишер урлаган абзыйны милиционерлар тоткарлавы, ә тегенең юлда ул кишерләрне ашавы хакында.

«Әрекмән тамыры»: модалы футболка алу өчен әрекмән тамыры казыган балалар турында.

Әлбәттә, бу хикәяләр Туфан абый әсәре белән рәттән куярлык та, Камал театры сәхнәсеннән яңгырарлык та түгел. Туфан абый әсәрендә авылны, йолаларны, кешеләрне ярату һәм гаҗәеп бер моң булса, калганнары зәвыксыз карикатура. Ә бит аларда бүгенге авылның кадерен дә, кадерсезлеген дә аңлау, ямен, моңын, хәсрәтен тою чагылырга тиеш иде. Аларда анализ булмаса да, чынбарлыкны тасвирларга омтылыш булырга тиеш иде.

Айдар Җаббаровтан интервью алганда: «Безнең бүгенге көнне — яңа гасырны күрсәтә торган зур әсәрләр юк. Киләчәк бүгенге көнне ничек күзаллаячак?» — дип сораган идем.

«Бүгенге көн тәмамланмагандыр. Без әле юлдадыр. Шамил Идиатуллинның „Город Брежнев“ романы да ул чор тәмамланганнан соң чыкты бит. Туксанынчы еллар эпохасы тәмамланды да, Шамил тәмамланган эпоха турында язды. Ритм бик тиз бара бит. Язучы язганчы, әсәре басылганчы, куелганчы дөнья үзгәреп куярга мөмкин — бер көнлек пьеса булып чыга. Барысы да табигый юл белән тәмамланыр, дим. Темалар булачак әле. Цикл тәмамланыр…» - дигән иде Айдар Җаббаров.

Ул үз сүзләренә каршы килеп, тәмамланмаган циклны сәхнәләштереп караган. Әмма… ашыккан. Чөнки иң зур проблема әдәбиятта: Айдарны монологлар арасына куелган проза уңайсыз хәлгә калдырган.

Бармы икән безнең яңа гасыр авылын тасвирлаган көчле әдәби әсәрләр? Бардыр алар, мөгаен, Айдар тирәсендә дөрес консультантлар булмагандыр. Кызганыч…

Тамашачы ул күп төрле, кемдер әлеге хикәяләрдәге банан пешерүчеләрдән дә, әрекмән тамырыннан да, кишер ашаучыдан да кызык табар. Камал театрының бик шәп артистлары аларны көлдерерлек итеп ясап күрсәтәчәк. Әмма максат кеше көлдерүме соң? Сәхнә әсәренең асыл максаты нидә? Әгәр ике бүлек арасындагы «авыл клубы дискотекасында» биеп, күңел ачып кайтасың килә икән — рәхим ит! Ә әдәби яктан спектакльнең кыйммәте Туфан Миңнуллинның «Ышансаң ышан, ышанмасаң ышанма» хикәясенә кадәр генә. Калганы — дискотека.