Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Җаббаров: «Яхшы әсәрләр эпоха тәмамлангач туачак. Без әле юлда…»

Режиссер Айдар Җаббаров — Чаллы егете. Фәрит Бикчәнтәев һәм Сергей Женовач укучысы. Камал театрында, Мәскәүдә һәм Питерда спектакльләр чыгарды. Гаяз Исхакый әсәре буенча куелган «Тормышмы бу» спектакле — «Алтын битлек» театр премиясе номинанты.

news_top_970_100
Айдар Җаббаров: «Яхшы әсәрләр эпоха тәмамлангач туачак. Без әле юлда…»
Салават Камалетдинов

Хәзерге вакытта Айдар Камал театрында үзенең дүртенче спектаклен куя. Яшь режиссер белән интервью ул куйган спектакльләр эзеннән барды.

«Агыла да болыт агыла»: мин еларга өйрәндем

Айдар, синең татар театрында беренче спектаклең Хәсән Туфан иҗатына һәм тормышына багышланган иде. Шагыйрьнең иң билгеле шигырь юллары: «Дөнья мине үзгәртте, еламаска өйрәтте…» Чаллыдан килгән егетне нинди вакыйгалар еламаска өйрәтте?

Мин киресенчә, яхшы мәгънәдә еларга өйрәнәм. Кеше гаҗәпләнә, соклана, димәк, аның бәгыре катмаган. Минемчә, бу яхшырак.

Ә дөнья нәрсәгә өйрәтте? Яши-яши зирәклек киләме?

Әле өйрәнәм генәдер. Хәзер тормыш ритмы бик тиз бара. Бу пандемия чоры да кешене үзгәртә. Кешегә сизеләмедер — белмим, мин аны үзем сизәм. Кайбер әйберләргә караш үзгәрә.

Бу начармы, яхшымы? Үзгәреш кая таба?

Начары-яхшысы юктыр, кайбер элек якын булмаган әйберләр якынрак була бара. Элек уйланмаган әйберләр турында уйланасың. Һәр чор яшәү өчен үз шартларын куя. Әмма кеше булып кала белергә кирәк. Хәзер бер китап укыйм. Анда Сталин чорындагы куркыныч хәлләр тасвирлана. Төп персонаж — тискәре герой: «Заманасы шундый иде бит», — ди. Заманга сылтап аклана. Иң кыен вакытта кешенең чын йөзе күренә икән. Хәзер, хәтта бу пандемия чорында да, кеше булып калу мөһим. Бу вакыт узачак, җиңелрәк булыр, Алла бирса. Кеше булып калыйк, мөмкин кадәр мәрхәмәтле кеше булып калыйк. 

Син Чаллыда туган. Россия андый шәһәрләрне провинция дип атый, безнең татарда андый сүз юк кебек. Чаллы синең өчен провинцияме?

Минем яктан караганда… Мин бераз ябык кеше, бөтен әйбергә театр призмасы аша гына карыйм. Провинциальлекне дә театр белән генә билгели алам, кибетләр, спорт комплекслары, төнге клублар буенча түгел. Театр призмасы аша караганда, Чаллы театры арттарак иде. Хәзер аңа үзгәрешләр керә башлады — театрга Олег Кинҗәгулов килде. Яңа театр бинасы ачтылар. Хәзер ул алга китәчәк. Бу яктан караганда… мәсәлән, мин Әлмәтне провинция дип әйтә алмыйм. Чөнки Әлмәт театры бөтен Россиягә танылган.

Чаллыны яратасыңмы?

Яратам. Чынлап яратам. Анда үзгәрешләр. Ул бик матур. Чаллының 18нче бистәсендә театр мәктәбе бар иде. Минем формалашуымда ул зур роль уйнады — мин моны тәгаен беләм. Әлмәт театры артисты Динар Хөснетдинов та шунда йөри иде. Шунда танышып киттек. Ул — иң якын дустым. Театр мәктәбендә бик әйбәт укытучылар иде. Сәхнә теле, актерлык осталыгы. Хореография, фехтование… Театр училищесында укытыла торган дәресләр анда бар иде. Анда 6 ел урынына мин әллә 7, әллә 8 ел укыдым — диплом алгач, ике ел спектакльләр уйнап йөрдем. Дәрестән соң күп вакытны шунда үткәрдем. Әти-әни мине йөрттеләр инде иренмичә.

Чаллыдан Казанга килгәч зуррак дөнья ачылдымы һәм ул нинди иде?

Мин Казанга 11 классны тәмамлагач килдем. Яңа галәм, яңа бер дөнья иде ул минем өчен. Аңарчы Казанга бер генә килгәнем бар иде шикелле: Театр мәктәбендә укыганда Президент ёлкасына җибәрделәр — автобустан төшеп, Баскет-холлга кердек тә, кире автобуска чыгып утырдык. Казанны беренче күрүем шул булды. Казан театр училищесына укырга керергә Гоголь урамына килүем икенчесе булгандыр. Казан минем өчен колач җитмәс зур бер дөнья ачуга тиң иде.

Ул дөнья сине тиз кабул иттеме?

Тиз генә булмады. Авыр чаклар да булгандыр инде. Әмма кереп киттек ул дөньяга.

Ә Казаннан соң Мәскәүгә китү?

Анысы да шундый ук күчү чоры булды. Мәскәүдә уку беренче елда бик авыр иде. Һәр көн иртә белән уянгач: «Егетләр, рәхмәт, миңа җитте, билет алам да Казанга кайтып китәм», — диясе килә иде.

Нәрсә авыр булды?

Мөгаен, монда бик каты рәхәт булгандыр. Анда мондагыча булмавы авыр булгандыр. Анда һәр көн саен үзеңне күрсәтергә, ГИТИСка юкка гына эләкмәвеңне расларга кирәк. Чөнки укырга керергә теләүче 10 мең кешедән 23 кеше алынды. Монда син башка кеше урынын алмагансың, укуың юкка түгел икәнен расларга кирәк. Уку — 24×7 (җиде көн һәм 24 сәгать — авт.), бу акылдан яздыргыч. Беренче елны гел ташлыйсы килде.

Нәрсә тотты?

Ничек инде?..

Кайтсам, миннән көләчәкләр дигән уй булдымы? Безнең татар менталитетында көчле бит ул.

Әйе. Әлбәттә, андый уй булды. Алдамыйча әйтәм. Сиңа бит ышанганнар! Ышанып җибәрделәр. Ышанып җибәргәч, ышанычны аклыйсы килә бит инде. Шалтыратып тынычланырга якын кешеләрем бар иде.

Якын кешеләр — Фәрит Бикчәнтәев һәм әти-әни дип фаразлыйм?

Әйе.

Хәзер Мәскәүгә яңа килеп урнашкан һәм синең хәлдә булганнарга нинди киңәш бирер идең?

Иртән яки кич кыен була иде. Көндез эш күп булганда кайгырып торырга вакыт юк. Шул кайгыру-борчылу энергиясен эшкә җибәрергә кирәк — эш һәм уку белән генә котылып була.

Камал театры — татарларның өе

Хәзер сиңа кайда яшәве уңайлы?

Хәзер миңа бөтен җирдә уңайлы. Чыннан әйтәм.

Казанда сине нәрсә тота?

Камал театры.

Ә өең? Кайсы урынны өең дип саныйсың?

Камал театры әлеге моментта минем өем. Кайтып, көч җыя торган урын. Моны аңлата да алмыйм. Мин поезддан төшкәч, өйгә кайтмыйча, туры театрга киләм. Әле Фәрит абый белән Георгий Товстоноговның баш режиссёр кагыйдәләрен укып утырган идек. Анда бер пункт бар: режиссёр театр буйлап эшсез буталып йөрергә тиеш түгел. Янәсе, аның театр буйлап эшсез йөрүен артистлар күрмәсен. Режиссёр гел нәрсә беләндер шөгыльләнергә тиеш, шөгыльләнмәгәндә күренеп тә йөрмәсен. Минем алай түгел. Мин аңлата алмыйм: Камал театрына киләсең, эшең юк, репетицияң юк… Сәхнә артында йөрисең, буш залга чыгып утырасың, буфетка кереп чәй эчәсең… Күңел тынычлана. Бу бинада вакыт туктый. Бик кыйммәтле, кадерле энергетика ул.

Бу андагы кешеләргә бәйлеме?

Кешеләрдән тора! Диварларга да энергетика сеңгәндер инде — мин моңа ышанам. Бу бер елда булдырыла торган әйбер түгел, күп дистәләрчә еллар дәвамында сеңгән энергия ул. Камал театры ул… аңлата алмыйм… татарларның өе, татар теленең институты…

Театр ул — театр. Ә яшәү урыны итеп кайсы шәһәрне сайлар идең? Пропискаң?

Минем исәбем Казанда яшәп, Мәскәүдә дә спектакльләр кую.

«Тормышмы бу?»: Шәрә арт эпатаж түгел иде»

Гаяз Исхакыйны татарча укыдыңмы?

Аның русчасы бармыни? Миңа Исхакыйны уку бик ошады.

Исхакый әсәре буенча спектакль куеп, татар дөньясының яраткан режиссерына әйләндең дип саныйм. Әмма соравым Салаватның Камал театры проектындагы интервьюсына бәйле. Ул әңгәмәне карагансыңдыр?

Әйе.

Алайса ни сорыйсымны да аңладың инде. «Тормышмы бу?» спектакле турында сүз бара. Салават Зәкиевичның бу спектакльдә нәрсәдән канәгать булмавын беләсез… (Салават Фәтхетдинов әлеге спектакльдә сәхнәгә шәрә артлы ир-ат чыгуын тәнкыйтьли — авт.).

Беләм. Сөйләштек.

Соравым шундый: сәнгати арт белән Салават күргән артның аермасы нидә? Сез күрсәткән сәнгати арт белән кеше артының чикләре кайда?

Һм… әйбәт сорау… Минем иманым камил… махсус эпатаж өчен эшләнә торган әйберләр бар. Кешеләр безнең спектакльнең эпатаж өчен эшләнмәгәнен күрсеннәр иде. Мин хәтта шикләнмәдем дә… кемдер әйтеп карады: «Шәрә чыгарабызмыни?» — дип… Минем өчен бик табигый булып тоелды. «Камал театрында ир-атны чишендерделәр», — дип сөйләрләр дип тә уйламадым. Минем өчен сәхнә дөреслеге бар иде. Кешеләр публичный йортка керәләр, ситуацияне кискенләштерер өчен егетне постельдән тартып чыгару кирәк иде. Ул чыккан шәпкә киенергә тиеш, өлгерәме ул анда, юкмы… Бәлки кемдер эпатаж өчен эшләнде дип уйлыйдыр. Минем өчен бу эпизод башкаларыннан аерылып тормый. Мин моңа ышанам: шулай була ала.

Ә Салават Зәкиевич? Ул бит күпләр уйлаганча уйлый. Массалар да синеңчә уйласын өчен нишләргә?

Мин масса димәс идем. Без кеше өчен эшлибез. Һәр тамашачы индивидуаль. Күпләр уйлавына килсәк… Мин белмим. Бәлки, тора-бара килер ул аңлау… Шуны төгәл әйтә алам: миңа барыбер түгел. Миңа барыбер дисәм, алдашу булачак. Мин моны әшәкелек дип санамауларын теләр идем. «Задница» түгел, мәгънә күрсеннәр иде. Ул мәгънә өчен эшләнгән әйбер. Әмма моны җиткерү өчен нишләргә икәнен белмим.

Теманы дәвам итәм, гафу ит. Әйтик, шартлы рәвештә Грозный дип алыйк, спектакльне шундыйрак урынга алып барырга кирәк булса, бу күренешне төшереп калдырырга кушарга мөмкиннәр (әхлакый цензура — авт). Спектакльдәге тагын берничә күренеш тә киселергә мөмкин. Ризалашыр идегезме? Нәрсә хакына бу күренешләрдән баш тарта алыр идегез?

Әйе, Грозныйга бу спектакль бара алмас иде. Һәр тамашачы өчен спектакльне җайлаштыру мөмкин хәл түгел… Мин бер күренешкә дә кагылдыртмас идем. 100 процент! Бу бик озак туган тоташ тарих. Монда бернәрсә дә матурлык өчен генә түгел, мәгънә өчен! Анда бер күренеш булмаса, икенчесе дә эшли алмый — алар бәйләнештә. Берсен алсаң, икенчесе дә ватылып төшәчәк. Бөтенесе җимерелер иде.

Бу рольдә сәхнәгә театрның яшь артисты Артур Шәйдуллин чыкты. Син үзең дә беренче профессияң буенча артист, башка режиссер куйса, үзең шундый рольдә чыга алыр идеңме?

Әлбәттә! Моның ние бар?! Артур белән бар диалог шундыйрак булды: «Артур, шулай эшләргә кирәк була». «Ярар, Айдар!»

Ә Камал театрындагы һәр актер чыга алыр идеме? Менталитет, әхлак һәм башкалар комачауламаячакмы?

Кемдер баш тартырга да мөмкиндер. Миңа әйтсәләр, баш тартмас идем. Чыгар идем. Артур авырып китсә, үзем чыгам!

«Санаулы кичләр»: Рамил Төхфәтуллин минем проекттан киткән өченче… юк, дүртенче кеше иде бугай»

Дәвам итәбез. Татар театрында өченче спектаклегез — «Санаулы кичләр». Тәрҗемә әйбере. Нәрсәгә кирәк булды тәрҗемә әйберенә алыну? Исхакыйны куйгач, сине тамашачы яратты. Әмма Володинны куеп, син халыкның өстәмә мәхәббәтенә ирешә алмадың. Әйбәт спектакль…

Чын әйтәм: спектакльне куйганда да, соңгы арада да Фәрит абый белән дә бу темага күп сөйләштек. Мин бу сорауны үзем кузгатам. Әмма җавабым юк. Нигә шулай килеп чыга? «Санаулы кичләр”дәге хәлләр һәркем белән була ала бит. Репетицияләр башлангач, бәлки, исемнәрне дә татарлаштырырга дигән уйлар бар иде. Бертольд Брехт, мәсәлән, пьесаларны үзенә яраклаштырган, исемнәрне дә үзгәрткән. «Санаулы кичләр”дә дә шулай эшләп була иде. Казанга күчерергә була иде, Тамараны Талия яки Галия итәргә.

Нигә эшләмәдегез?

Репетицияләр башлангач, геройлар миңа да, артистларга да бик якын кешеләр булып киттеләр. Исемнәрен шул килеш калдырырга хәл иттек. Сез «Санаулы кичләр» белән миңа халык мәхәббәте өстәлмәвен әйтәсез. Бу куркыныч түгел. Аның каравы, без эзләүдә идек. Чөнки тукталсак, регресс башлана.

Бу спектакльгә алынганда кайсы беренчел иде: артистлармы, пьесамы? (Спектакльдә төп рольләрне Люция Хәмитова белән Минвәли Габдуллин башкара — авт.)

Әсәр беренчел иде. Артистларны әсәргә карап сайладым.

Ә Рамил Төхфәтуллинның төп рольдән баш тартуы амбицияләргә тидеме?

Әйе. Боерыкта Рамил Төхфәтуллин иде…

Аның баш тарту сәбәпләре җитди, әлбәттә — ул Дәүләт Советы депутатлыгына кандидат иде. Шулай да…

Беренче соравыгыз зирәклек турында иде. Аңлатам. «Современник”та һәм МХТта берәр спектакль чыгардым, тагын берәү Питерда Ленсоветта чыкты. «Современник”та танылган актер Сергей Юшкевич уйныйсы иде. Аның депутатлыкка барасы юк, әмма аңа режиссер Җаббаров ошамады. Дөрес, ул аны башкача аңлатты инде: «Роман якын түгел», — диде. Бәлки, бу сәбәп кенә булгандыр, кыскасы, ул китте. Бу — беренче удар. МХТта да бер бик билгеле актер төп рольдән баш тартты. Беренче тапкырында мин бик каты борчылдым. Беренче адымнар бит, дөнья җимерелгән кебек булды. Аннары икенчесе килеп чыкты. Мин моның нормаль хәл икәнен аңладым. Театрда бернинди гарантияләр юк. Мин хәзер моны нык беләм. Әллә нинди зур режиссёр да янарга мөмкин. Теләсә кайсы бөек артист та янарга мөмкин. Театр — ул тере структура, тере организм. Режиссёр белән артистның карашлары туры килмәскә мөмкин. Димәк, аерылышалар. Беркем дә яратмаган хатын белән тормый бит. Шуның кебек…

Нишләп тормасыннар? Торалар…

Буладыр инде алай да. Тик бу инде тере мөнәсәбәтләр түгел. Кирәк булганга гына боерык белән чыгарылган спектакль дә тере булмаска мөмкин. Андыйны каравы тамашачыга да кызык түгел бит. Рамил абый минем проекттан киткән өченче… юк, дүртенче кеше иде бугай. Шуңа күрә бернинди борчылу булмады. Бернинди паника, трагедия түгел иде бу. Камал театры артистларга бай.

«Яхшы әсәрләр эпоха тәмамлангач туачак. Без әле юлда…»

Татар классикасыннан тагын кайсы автор кызыклы?

Бар андый әсәр. Проза әсәре. Әлегә әйтмим. Зур залда куячакмын.

Гомумән, татар совет әдәбиятына мөнәсәбәтең?

Эпохага бәйле әсәрләр белән катлаулырак. Катлаулысы шул: кешеләрнең тәртибе без бүген аңламаган әйберләргә бәйле. Рациональ яктан аңлыйм мин аны, әмма төшенеп бетә алмыйм, йөрәк аңламый. Бәлки, кайчан да булса аңлармын. Үзем аңламагач, башкалар өчен спектакль ясый алмыйм.

Бүгенге татар әдәбияты сиңа танышмы?

Драматург Артур Шәйдуллин пьесасын укыдым.

Аны бит Фәрит Бикчәнтәев куя.

Әйе. Мин аның тагын бер пьесасын укыдым. «Яшьләр сишәмбесе»ндә барган спектакльләрнең пьесаларын да беләм.

Рус әйтмешли, «не густо».

Не густо.

Ни өчен? Кызыксыну юкмы? Ни өчен бүгенге әдәбиятны, бүгенге драматургияне куярга җыенмыйсың? Эзләнмисең…

Белмим. Үсеп җитмәгәнмендер, бәлки. Тиздән «Яңа татар пьесасы» читкалары булачак. Фәрит абый тәкъдим итте, мин читкаларда катнашырга бик теләп ризалаштым. Бу — яңа пьесаларны укып чыгарга яхшы сәбәп. Минем өчен бүгенге көннең кызыклы драматургы — Илгиз Зәйниев.

Заманында беренче номерлы драматург Туфан абый иде. Бүген беренче номерлы драматург Илгиз дисәк тә… ул бит хәзер беренче чиратта режиссер, сәнгать җитәкчесе. Димәк, безнең беренче номерлы чиста драматург юк.

Бәлки… Бу начар. Ләкин бит аны ясалма рәвештә булдырып булмый. «Яңа татар пьесасы» конкурсы бар инде. Бәлки, вакыты шундыйдыр. Русларда да шул хәл. Язалар, язалар… Яхшылары бер, ике…

Безнең бүгенге көнне — яңа гасырны күрсәтә торган зур әсәрләр юк. Киләчәк бүгенге көнне ничек күзаллаячак?

Бүгенге көн тәмамланмагандыр. Без әле юлдадыр. Шамил Идиатуллинның «Город Брежнев» романы да ул чор тәмамланганнан соң чыкты бит. Туксанынчы еллар эпохасы тәмамланды да, Шамил тәмамланган эпоха турында язды. Ритм бик тиз бара бит. Язучы язганчы, әсәре басылганчы, куелганчы дөнья үзгәреп куярга мөмкин — бер көнлек пьеса булып чыга. Барысы да табигый юл белән тәмамланыр, дим. Конкурслар күп булсын. Темалар булачак әле. Цикл тәмамланыр һәм ул тәмамланганда безнең инде язарга өйрәтелгән кадрларыбыз булачак. Алар тәмамланган циклны әсәр итә алачаклар.

«Туфан абыйның нинди гигант булуын хәзер генә аңлый башладым»

Ә Туфан абый гел яза иде, цикллар көтми иде. Газетага яңалык чыккан шикелле, тиз генә языла да, тиз генә куела иде.

Әмма аларның иң яхшы әсәрләре вакытка бәйләнмәгән бит. Мин Туфан абыйның әсәрләрен укып чыктым.

Ә нәрсәсен куяр идең?

Тагын бер кат «Нигез ташлары”н укып чыктым. Яңа спектаклем авыл темасы белән бәйле булгач, әлегә шушы темада эзләнәм. Безнең бит документаль спектакль. Мин анда Туфан абый сурәтләгән вакыйгаларны да кулланачакмын. Туфан абыйның нинди гигант булуын хәзер генә аңлый башладым. Һәр вакыйгага төпле фикерле кеше булган. Алабугада Цветаевага музей ачылыр алдыннан язылган очеркы бик уйландырды — «Эт буласым килми» дип атала. Дәлилләп язылган. Цветаеваның «Не то злому псу-татарину отдам», дигән шигырь юллары бар бит. Нечкә күңелле кеше булган Туфан абый, дип уйлыйм. Мин андыйларны «тиресез кешеләр» дип атыйм. Театрда күпчелек шундый нечкә хисле «тиресез кешеләр».

«Хуш, авылым!»: җәмгыятьтән туйган кешеләр бар»

Яңа спектаклең — «Хуш, авылым!» турында да сөйләшик инде. Без нәрсә көтәбез?

Документаль спектакль. Бу проект минем өчен үземә дә кызык. Без июньнән башлап, бер, ике, өч кеше генә калган татар авыллары буйлап экспедициягә чыктык. Үзем белән дустым Динар Хөснетдиновны да алдым. Интервью алырга ул да булышты. Экспедицияне Буадан башладык — Раил Садриев ярдәм итте. Тәтеш, Чүпрәле, Әтнә, Арча, Югары Ослан… Минем әти-әнием чыккан Әлки районында да — унлап районның 25ләп авылында булдык. Шул авылларда яшәүче кешеләр белән сөйләштек.

Ялгыз яшәп ятучы ул кешеләрне нәрсә берләштерә? Аларны анда нәрсә тота?

Уртак сыйфат юк. Һәрберсенең үз язмышы.

Алар арасында җәмгыятьтән туйган кешеләр бармы?

Бар… иде. Әлкидән. Вафат булган дип ишеттем. Андыйлар чынлыкта да бар. Рәхәтләнеп үзләре генә яшәп яталар.

Кызыгып куйдыңмы?

Андый чаклар да кирәктер. Социумнан качып, фикерләрне формалаштырырга мөмкин. Әмма гел алай яши алмас идем.

Айдар, бетеп барган авыллар темасы татар театрында популярлашып бара. Ике татар театры «Микулай”ны куйды… (Мансур Гыйләҗевның моноспектакленең бердәнбер герое — ялгызы яшәп ятучы керәшен Микулай - авт.) Бу нилектән шулай? Кешеләр җәмгыятьтән туйдымы?

Белмим. «Хуш, авылым!”да һәр кешенең үз язмышы. Алар үз язмышларын, авыл тарихын сөйлиләр. Алар язмышы аша үзеңне аңлыйсың… Пандемия, бәлки, кешеләрне авылга да кайтарыр әле…


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100