Чулпан Йосыпованың сеңлесе яман шеш белән көрәшә: «Сәламәтләнер дип өметләнәбез»
Бу көннәрдә җырчы Чулпан Йосыпова халыкка озак вакытлар яшереп йөргән борчуы хакында сөйләде. Аның бертуган сеңлесе 25 яшьлек Энҗе яман шеш авыруы белән көрәшә. «Интертат» Энҗенең хәлен әнисе Илсөяр ханым һәм Чулпанның үзеннән белеште.
Энҗе Йосыпова моннан 5 ел элек баш миенә катлаулы операция ясаткан булган инде. Ләкин яман авыру алай тиз генә чигенергә уйламый – бу көннәрдә узган МРТ шешнең яңадан үсә башлавын күрсәткән. Исәпсез-хисапсыз тикшеренүләр узу, дәвалану курслары, дарулар алу гаиләдән бик зур финанс чыгымнары таләп итә. «Моңа кадәр беркая язганым, чыгарганым булмады. Әмма бу юлы ярдәм сорамыйча булдыра алмыйбыз», – дип, Чулпан Йосыпова һәм аны якыннары ярдәм сорап халыкка мөрәҗәгать итте.
Әнисе: «Бала үлемнән чак калды»
Энҗе – 19 яшенә кадәр тулы канлы тормыш белән яшәгән кыз. Апасы кебек үк сәнгать өлкәсен үз иткән. Искиткеч матур итеп биегән, бәрхет кебек тавышы белән җырларга яраткан. Әнисе сүзләренчә, үзен режиссер буларак сынап карарга хыялланган. Ләкин мәкерле авыру чәчәк кебек кызның хыялларына нокта куя. Казан театр училищесын тәмамлаган елны аның башында шеш табалар. Минем белән сөйләшкәндә, Энҗе белән Чулпанның әнисе Илсөяр ханым Йосыпова моннан 5 ел элек булган күңелсез вакыйгаларга кире әйләнеп кайтты.
Кызыбыз театр училищесын тәмамлаган гына иде. Шуңа сөенеп, бер кайгы белмичә яшәп ятканда, бер көнне бала үлемнән чак калды.
Ул көнне Чулпанның улы бездә иде, мин бала белән йокладым. Иртән әтисе, будильнигының бертуктаусыз шалтыравына аптырап, Энҗе янына кергән. Эндәшеп карагач, баланың ярымүле хәлдә булуын аңлап алган. Кабаланып мине чакырды. Андый вакытта хатын-кыздан файда юк, ул паникага бирелә. Мин дә бик нык югалып калдым, елый башладым. Алай да, «ашыгыч ярдәм» килгәнче, Энҗене азмы-күпме айныта алдык.
Баланы шунда ук хастаханәгә алып киттеләр. Без берни аңламыйбыз, хәзер яшьләргә дә инсульт була бит. Әллә инсульт микән, дибез.
МРТ ясау белән баш миендә шеш булуы ачыкланды. Табиблар Германиягә барып карарга тәкъдим иткәннәр иде. Ләкин ул вакытта анда барырлык хәлебез юк иде. Мәскәүнең Бурденко исемендәге үзәгендә дә шундый операцияләр ясауларын ишетеп, әкрен генә операциягә әзерләнә башладык. Төгәл диагнозын үзенә әйтмәскә булдык, мөмкин кадәр яшерергә тырыштык, – ди Илсөяр апа.
Табиблар Энҗенең баш миенең өске өлешеннән кечкенә алма зурлыгындагы шеш алалар. Операция коточкыч катлаулы була, 7 сәгать дәвам итә.
Шеш баш миенең аяк-кул хәрәкәтләре өчен җавап бирә торган җирендә үскән, – дип дәвам итә Энҗенең әнисе. – Бөтенләй урын өстенә калу ихтималы булганга, табибларга шешнең бер кечкенә өлешен баш миендә калдырырга туры килде. Алып бетерсәләр, бала бер хәрәкәтсез калырга да мөмкин иде.
Мәскәүдән кайткач, Казанның онкологик үзәгендә 30 сеанс нур терапиясе алдык. Аны кирәкле нокталарга гына ясадылар. Шулардан соң артык хәлләнеп китмәсә дә, Энҗе матур гына йөреп торды. Дөрес, гел даруда торды.
3 ел узгач та баланың хәле начараеп китте, эпилепсия өянәкләре ешайды. Вакыт узган саен дарулар да ярдәм итми башлады, өянәкләре арта гына барды. Әле даруларны да заказ белән генә табабыз. Чикләүләр кертелгәч, Төркия, Дубайдан гына кайтартып була башлады.
Без 6 ай саен МРТ үтеп тордык. Былтыр 10 көн хастаханәдә ятып чыктык. Шунда яңа сигналлар булуы турында әйткәннәр иде. Яңадан онкологик үзәктә МРТ уздык – анда, барысы да әйбәт, дип чыгардылар. Ләкин баланың хәле начарая барды, нәрсәдер булуына шик калмады. Шундый кыйммәтле препараталар эчәбез, табиблар сүзләренчә, алар аның эпилепсия өянәкләрен киметергә тиеш. Ә Энҗенең, киресенчә, көннән-көн арта гына бара. Гел стресста булгач сөйләшә дә алмый башлады.
Бу көннәрдә шәһәрне иң яхшы клиникасында түләүле МРТ уздык. Сөенерлек хәбәр генә ишетмәдек – шеш элекке урынында яңадан үсә башлаган… Консилиум җыйганнан соң, табиблар 1 елга химиятерапия билгеләде. Ләкин Энҗенең әлегә кадәр химиятерапия алганы юк иде әле. Шуңа да башта Мәскәүгә элек үзенә операция ясаган табибка чыгып карарга булдык. Ул безне консультациягә чакырды, киләсе атнада китәргә җыенабыз. Ул, тагын операция кирәк, дип әйтерме, нәрсә дияр, белмим, – дип борчыла Илсөяр апа.
«Матурлап никахларын уздырган идек»
Операцияләр кичергәннән соң хәле җиңеләеп киткәч, Энҗе инде аякка бастым, тулысынча сәламәтләнеп беттем дип өметләнгән булган. Бер туганнарының никахында бер егет белән танышып, моннан 2 ел элек гаилә корып җибәргәннәр.
Әтисе белән икебез дә сүз әйтмәдек. Энҗе – хатын-кыз бәхетенә бик лаек. Матурлап никах туйлары уздырдык. Ире дә авырганын белеп, барысын да аңлап кабул итте. Ләкин шешенең яңадан үсә башлавын белгәч, Энҗе бик нык боекты инде. Болай буласын белгән булсам, кияүгә дә чыкмаган булыр идем, дип елый хәзер.
Шулхәтле талантлы, сәләтле бала ул Энҗе. Аның тормышка планнары да шундый күп иде. Чире генә рәхәтләнеп яшәргә ирек бирми, хәзер ул – 2 төркем инвалид… Кызыбыз кешедән башка үзе генә беркая бара алмый, аның янәшәсендә даими кеше булу кирәк. Өянәге теләсә кайда һәм теләсә кайсы минутта башланырга мөмкин. Без аңа тиз арада укол ясыйбыз, шуннан соң рәткә кереп китә.
Бу елларыбыз табибтан табибка йөреп узды. Өянәкләрен дәваларга тырыштык. Эпилептолог, неврологка күренеп торабыз, даими МРТ ясатабыз. Нәрсә генә булса да, баланың сәламәтләнүенә өмет итәбез, – диде Илсөяр ханым.
Чулпан Йосыпова: «Сеңлекәшең чирләп ятканда җырлап буламыни ул, дип язалар…»
Энҗенең апасы, җырчы Чулпан Йосыпова әти-әнисен гаиләләрендәге авыр хәл турында халыкка сөйләргә, сбор ачарга көчкә күндергән.
Без бу авыру белән 5 ел көрәшәбез бит инде. Мин әниләргә әле белгән вакытта ук «ярдәм сорыйк» дип тәкъдим иткән идем. Әти дә, әни дә каршы төште. Сеңлемне коткару өчен тиз арада күп әйберләребезне һәм фатирыбызны сатарга туры килде.
Ләкин сеңлем әлеге авырудан котыла алмаган икән шул әле… Тамчыдан да күл җыела, диләр. Бүгенге көндә без ярдәм сорамыйча булдыра алмыйбыз. Әтиебез пенсиядә, Энҗе дә, әни дә эшләми. Алланы рәхмәте яусын, инде шушы кыска вакыт эчендә дә ярдәм итәргә теләүчеләр бик күп булды. Якташларыбыз бик нык теләктәшлек белдерәләр, шунда ук элемтәгә керделәр. Барда якларында сеңлемнең хәле турында күбесе белә иде, ә менә Татарстандагы «подписчиклар»ыма сөйләгәнем булмады.
Эпилепсия белән дә авыргач, Энҗегә даруларга гына да аена 20-30 мең сум акча китә. Бу еллар эчендә хастаханә юлларын бик күп таптадык. Өянәкләрен сирәгәйтеп булмасмы, дип тырыштык. Ижауда да тернәкләнү узып кайттылар, – диде ул.
Чулпан сүзләренчә, Энҗе сәламәт вакытында бик чибәр, талантлы, барысы да күп өметләр баглап торган кыз булган.
Сеңлем минем бик матур кыз иде. Биленнән дә түбәнрәк төшкән озын чәчле, йөзгә-биткә дә искиткеч чибәр, коеп куйган модель иде ул минем сеңлем. Операцияне баш түбәсен тулысынча кисеп алып ясадылар. Чәчен пеләшкә алырга туры килде… Шундый күп авырлыклар күрде, стресслар кичерде инде ул.
Минем әни белән әти тормышка позитив карый торган, бик җиңел, рәхәт кешеләр иде. Сеңлем авырый башлагач, алар да бик картайдылар. Әле әти быел үзе дә катлаулы операция кичерде, гыйнвар аенда тромб алдырды, аз гына үлемнән калды.
Инде ярый, Энҗе үзе рухын төшерми. Без дә бирешмәдек, якын кешебезне төрлечә дәвалау ысуллары эзләдек, – ди Чулпан.
Ярдәм сорауның да төрле ягы бар шул. Шундый кыен вакытларында күңелен боектырырмын дип уйламыйча, Чулпанга мәгънәсез сүзләр язарга алынучылар да очрый икән.
«Мин Энҗе өчен бик борчылам. Ләкин минем үземнең гаиләм, кечкенә балаларым бар. Мин – сәхнә кешесе. Хәлен белешеп, кулымнан килгәнчә ярдәм итеп торсам да, мин тулысынча сеңлем белән генә яши алмыйм. Шуны кабул итә алмаучылар күп. Әле кичә берсе: «Сеңлекәшең шулай чирләп ятканда җырлап буламыни ул?» – дип комментарий калдырган. Җырлау – минем эшем. Сатучы барып сата, укытучы барып укыта, ә без барып җырлап кайтабыз. Хәзер сеңлекәшемә ярдәм итү өчен дә эшләргә кирәк бит миңа. Менә шуны аңласыннар иде, – дип әрнеп сөйләде Чулпан.
Энҗе Йосыпованың тизрәк сәламәтләнүен телибез. Чирләре үткенче булсын. Аңа ярдәм күрсәтергә теләк белдерүче изге күңелле кешеләр өчен әнисе Илсөяр ханымның телефон һәм карта номерын калдырабыз.
4276 6200 3036 3836
8 -927-448-17-27 (Илсөяр Минзяновна Ю. Сбербанк)
Автор: Энҗенең шәхси үтенече буенча, түбәндәге язмада аның фото-видеолары кулланылмады.