news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чулпан Йосыпова сеңлесенә ярдәм җыя: «Инде 5 ел шушы чир белән көрәшәбез...»

news_top
Чулпан Йосыпова сеңлесенә ярдәм җыя: «Инде 5 ел шушы чир белән көрәшәбез...»
"Татар-информ" архивы

Җырчы Чулпан Йосыпова халыктан ярдәм сорарга мәҗбүр булган. Аның бертуган сеңлесе Энҗедә яман шеш тапканнар. Туганы турында мәгълүмат куеп, җырчы:

«Дуслар, бу – минем бертуган сеңлем Энҗе. Инде 5 ел шушы чир белән көрәшәбез. Беркая язганым, чыгарганым булмады. Бу юлы ярдәм сорамыйча булмый», – дип яза үзенең сторисларында.

Энҗе Йосыпова баш мие шеше белән көрәшә. Аңа, тикшеренүләрне дәвам итү һәм Мәскәүдә кыйммәтле химиятерапия курсы узу өчен, зур күләмдәге акча кирәк.

Ярдәмне кызларның әниләре Илсөяр Минзяновна исеменә күчерергә мөмкин. Чулпан Йосыпова әнисенең карта номерын һәм телефонын күрсәткән.

4276 6200 3036 3836

8 -927-448-17-27 (Сбербанк)

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 13 май 2024
    Исемсез
    Аллахы Тэгалэ ярдэменнэн ташламасын!
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар