«Чистайның борынгы нигезе – Җүкәтау»: бабаларыбыз җирләнгән изге урын ник онытылган?
Казаннан бер төркем язучы, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Чистайга юл тотты. Чистайда Җүкәтау (бүгенге әдәби телдә – Юкәтау) археология һәйкәленә багышланган түгәрәк өстәл узды. Әлеге тарихи объектның киләчәгенә битараф булмаган кешеләр үз фикерләрен җиткерде.
Бу шәһәрлекнең атамасын «Җүкәтау» дип тә, «Юкәтау» дип тә язалар. Тарихи атама «Җүкәтау» булгач һәм русча тарихка «Жукотин», яки «Джукетау» дип кереп калгач, язмада да шулай куллану дөрес булыр.
Җүкәтау турында ишетеп белсәм дә, бер тапкыр да анда булганым юк иде. Җүкәтау – Чулман буенда урнашкан Идел буе Болгары шәһәре булган. Хәзер Чистай территориясендә борынгы Җүкәтау шәһәрлеге – федераль әһәмияткә ия булган мәдәни мирас объекты.
Белешмәләрдә, шәһәргә X гасырда нигез салынган, дип бирелгән. Берара Җүкатау әмирлегенең башкаласы да булган. Беренче тапкыр Батый хан һөҗүме вакытында – 1236 елда җимерелә. Соңыннан елга пиратлары – Новгород ушкуйниклары тарафыннан 2 тапкыр талана (1360, 1391), аны Юрий Звенигород гаскәрләре дә 1399 һәм 1414 елларда җимерә. Алай да, XV гасырның беренче яртысында Җүкәтау тагын күтәрелә ала әле. XV гасырда ташландык хәлгә килә.
«Җүкәтау хәзинәләре»
Программа буенча, башта Җүкәтауның үзенә бару каралган иде. Җүкәтауга барганда юл буенда язу яки күрсәткеч күренмәде. Бәлки, мин генә игътибар итмәгәнмендер. (Соңрак белдем, читтәрәк ул күрсәткеч бар икән.) Җүкәтау территориясендә Чистайның «Текә тау» элеваторы урнашкан. Элеватор янында безне Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы җитәкчесе Светлана Скучаева һәм хезмәткәрләре каршы алды. Әлеге чараның оештыручылары буларак, алар көн дәвамында безнең белән булды. Тау башына таба юл тотканда да безгә мәгълүмат биреп бардылар.
Тарихчылар аңлатканча, тауда ныгытма була, өеп ясалган ныгытмалары һәм дошман кермәсен өчен казылган чокырларның бер өлеше әле дә сакланган. Яр буена менеп җиткәч, Чулманга манзара ачыла, ә тау астыннан Киле (Килевка) елгасы агып ята. Шул елганың икенче ярында һөнәрчеләр бистәләре булган. Җүкәтауда берничә каберлек булган. Җүкәтауның мәйданы башта 6-7 гектар булса, Алтын Урда чорында аның мәйданы 150 гектарга җиткән.
Белгечләр аңлатканча, Җүкәтау борынгы рус елъязмаларында Жукотин буларак искә алына. Урта гасыр Европа карталарында да күрсәтелгән булган. Җүкәтауны «Идегәй» дастанында да очратабыз.
Казан суы буенда
Капкасы биек таш Казан,
Ул каламны алырмын;
Инде анда да тынмасам,
Чулманны кайта кичәрмен,
ҖүкәТаудан үтәрмен;
ҖүкәТавым аръягы –
Ышыктан аккан Ык суы,
Аның да чыгып башына,
Даладан дала үтәрмен…
Менә тау башында басып торабыз. Манзара матур, һичшиксез. Тау битендә, аста юкәләр дә күренә. Аяк астындагы учак яккан урыннар, чүп-чар кәефне кырып куя. Янда тарихчылар сөйләп тормаса, тарихи урында, археология һәйкәлендә басып торганны белмисең дә шул, чөнки урында мәгълүмати такталар күренми. Монда учак ягып, шашлык пешереп ял иткән кешеләр дә бу урынның әһәмиятен белмәгәндер. Күзгә бәрелеп, кычкырып тора торган мәгълүмат тактасы кирәк монда.
Җүкәтауда юкәләр бармы, дигән сорау туадыр. Тау башында юкәләр күренми, әмма аста бар, диделәр. Өстә имәннәр үсә. Монда бик карт бер имән агачы бар икән, яшь гаиләләр имән төбенә теләк теләргә килә икән. Гаилә дә шул имән кебек нык булсын, дип телиләрдер.
Тау башында торганда тарихчылар кызыклы бер хәл турында сөйләде. 100 ел элек якындагы авыл кешесе Җүкәтауда хәзинә таба. Бер савытка җыелган алтын эшләнмәләр һәм башка кыйммәтле табылдыклар булган. Бу кеше табышын музейга тапшыра. Хәзинәдән бер беләзек Эрмитажда саклана дигән фараз бар.
Алтыннар ук булмаса да, «хәзинәләр»не монда әле дә табып була. Күптән түгел генә җир сукалаганда XIV гасырга караган кабер ташы табылган. Аны Донауровка авылында яшәүче Татарстанның атказанган агрономы Алмаз абый Гатауллин җимерелүдән саклап калган. Озак еллар дәвамында ул экспедицияләр оештыруда һәм фәнни тикшеренүләр уздыруда ярдәм итеп тора икән. Кырда табылган борынгы әйберләрне дә музейга тапшырып бара. Ул тагын бер кабер ташы кисәген дә тапкан. Хәзерге вакытта кабер ташлары вакытлыча мәчет ишегалдында саклана. Тарихчылар зиратның чикләрен төгәлләштерергә, шулай ук кабер ташы табылган урында чардуган урнаштырырга һәм ташларны, консервацияләп эшкәрткәннән соң, урынына кайтарырга тәкъдим иттеләр.
Тарихчы Нурулла абый Гариф тау астында бик күп чишмәләр булуын әйтте. «Элек монда бер камыш та юк иде, елганың суы чиста иде, без монда су коенырга йөрдек. Чишмәгә суга йөри идек. Чишмә ул әле дә бар дип уйлыйм, аны чистартырга кирәк», – диде ул. Ярты сәгать вакыт эчендә генә дә күпме кызыклы мәгълүмат тупланды.
Кунакчыллык
Аннан без кире элеватор ишек төбенә кайттык. Элеватор эченә керү мөмкинлеге дә булды. Оештыручылар җитәкчелек белән алдан ук килешенеп куйган иде.
Саклык хезмәте җитәкчесе экскурсия үткәрде, әмма объект эчендә фотога төшерергә ярамый, диделәр. Тиз генә иң истә калганын гына әйтеп узам. Беренчесе – элеватордан ашлыкны су юлы белән дә җибәрәләр, чөнки ул яр буенда урнашкан. Ростовка китә диделәр. Икенчесе – элеваторда дендрарий бар. Таш бина эчендә банан, мандариннар үсеп утыра. Өченчесе – масштаблар бик зур.
Алга таба мәчеткә юл тоттык. Бу мәчет тарихы аерым түгәрәк өстәл ясарлык. Халык телендә «Нур мәчете» булып йөрсә дә, бу – Ишан Мөхәммәдзакир Камал исемендәге мәчет. Чистайның аксакаллары шурасы җитәкчесе Фәрит хәзрәт Галимов сүзләренчә, мәчет 1856 елда төзелә һәм бер тапкыр да ябылмый, манарасы да киселми. Мәчет 2 тапкыр яна. «Без мәчетебез белән горурланабыз, ул һәрвакыт эшләп торган», – ди ул. Мәчет ишегалдына кайтарылган кабер ташын да күрсәттеләр. Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов кунаклар өчен төшке аш оештыруны үз өстенә алган. Мәчеттә безне тәмле аш табыны көтә иде.
«Энтузиастлар һәм акча кирәк»
Төп темабыз Җүкәтауга әйләнеп кайтабыз. Төштән соң Чистай музеенда «Бөек Болгар һәм Җүкәтау. Идел һәм Чулмандагы цивилизация» дип атлаган күргәзмә ачылды. Анда Болгар һәм Чистай тыюлыклары фондларыннан археологик предметлар тәкъдим ителә.
Түгәрәк өстәл эше башланганчы, музей-тыюлык җитәкчесе Чистай тарихын өйрәнүгә һәм популярлаштыруга зур өлеш керткән шәхесләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Тарихчы, Болгар музей-тыюлыгының беренче директоры Җәмил Мөхәммәтшин, туган якны өйрәнүче Георгий Лыков, Татарстанның атказанган агрономы Алмаз Гатауллин, 3нче гимназия укытучысы Анна Орлова бүләкләнде.
Җүкәтау археологик һәйкәлен өйрәнү, саклау һәм туризм объекты буларак куллануга багышланган түгәрәк өстәл эше башланды. Чистай районы Советы Аппараты җитәкчесе Равил Мәзгутов түгәрәк өстәлдә катнашучыларны район башлыгы исеменнән сәламләде. Ул үзе дә азакка кадәр утырды, барысын да тыңлады, кайбер җирдә, ачыклык кертеп, үз сүзен дә әйтте. Түгәрәк өстәлдә яңгыраган фикерләрне кыскача монда да язып үтәм, чөнки һәр чыгыш ясаучы бик зур мәгълүмат белән уртаклашты. Җүкәтау киләчәгенә битараф булмаган кешеләр аз түгел.
Мин генә түгел, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Республикасы дәүләт советы депутаты Ркаил абый Зәйдулла да бу тарихи урында беренче тапкыр булган икән.
Җүкәтауның тарихы бик гыйбрәтле, мин аны укып белә идем, ләкин беренче тапкыр килеп күрдем. Чистай революциягә кадәр Каманың аръягындагы татар үзәге була. Ризаэддин Фәхретдин, Гаяз Исхакый укыган «Камалия» мәдрәсәсе, «Әмирхания» мәдрәсәсе була. Минемчә, Чистай тарихын Җүкәтау тарихыннан башларга кирәк. Ул кечкенә булып калгач та, данын югалткач та яшәвен дәвам иткән. Андый фикергә килсәк, Чистайның барлыкка килүенә 1000 елдан артык вакыт үткән. Шушы датаны файдаланып, Җүкәтауны туристик маршрутка кертеп булыр иде. Минемчә, ул эшкә ашмый торган гамәл түгел, энтузиастлар һәм акча кирәк. Энтузиастлар монда бар. Аларны тупларга һәм хәрәкәт итәргә кирәк, ә акча табыла, – диде ул.
«Җүкәтау туристлар өчен кызыклы»
Быел Җүкәтау – Биләр – Болгарны үз эченә алган «Кәрваннар эзләре буенча» дип аталган туристлык маршруты барлыкка килгән иде. Светлана Скучаева туристларның кайтавазын җиткерде.
Урта гасырларда мәшһүр булган Җүкәтауның археологик калдыклары язмышы турында сөйләшүгә ихтыяҗ бар иде. Бу урын Чистай халкы өчен кадерле. Агымдагы ел башында, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова инициативасы һәм ярдәме белән, Чистай музей-тыюлыгы «Кәрваннар эзләре буенча» дип аталган туристлык маршруты проектын эшләде. Безгә хезмәттәшләребез ярдәм итте. Бу маршрут Җүкәтау – Биләр – Болгар шәһәрләренең археологик калдыклары буйлап уза. Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов яңа туристлык продукты булдыру буенча эшебезне хуплады.
Туроператорлар, блогерлар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, туристларның беренче төркемнәрен кабул иткәннән соң, без проектның перспективалы булуына тагын бер кат инандык. Җүкәтау туристлар өчен кызыклы, алар күбрәк белергә, ишетергә, күрергә тели. Туристлар бу хакта үзләре дә әйтте. Туристларның анда нидер күрәсе килә, интерактив кирәк.
Археология һәйкәлен өйрәнү, саклау һәм туризм объекты буларак куллану буенча фикер алышу өчен, музей-тыюлык бер мәйдан булып тора. Һәйкәлләрне туризм өчен куллану модельләре буенча фикер алышу, туристлар өчен сыйфатлы продуктлар булдыру һәм, нәтиҗәдә, Чистай районының инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру аерым урын алып тора.
Җүкәтау X-XIV гасырлардагы төп һәм иң зур болгар-татар шәһәрләренең берсе булып тора. Ул рус елъязмаларында, Болгар белән бергә, «Жукотин» дип телгә алына. Көнбатыш Европа карталарында да күрсәтелгән. Җүкәтауның археологик калдыклары -– валлар һәм чокырлар белән ныгытылган шәһәрлек кенә түгел. Җүкәтау – ныгытылмаган өлешне һәм каберлекләрне үз эченә алган эре археологик комплекс. Шул үк вакытта бу – табигый-мәдәни комплекс та, чистайлыларның яраткан ял итү урыны да, шулай ук билгеле бер мәгънәдә изге урын да, – дип сөйләде ул.
«Чистай районында тарихи гаделлекне торгызу өчен барлык мөмкинлекләр дә бар»
Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты экспедициясе җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Наил Нәбиуллинга сүз бирелде.
Җүкәтауны танылган археологлар Тамара Хлебникова, Фаяз Хуҗин һәм башкалар өйрәнгән.Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты – Россиянең Европа өлешендәге 3 әйдәп баручы археология институтының берсе. Тикшеренүләр үткәрү географиясе киң: Казан, Алабугадан алып Үзбәкстан, Монголиягә кадәр.
Хәзерге Чистай территориясендә Урта гасырларга караган берничә археология һәйкәле билгеле. Көнбатыш өлешендә X гасырда барлыкка килгән Җүкәтау, көнчыгыш өлешендә – Змеево комплексы, үзәк өлештә – уникаль эпитафияләр белән каберлек һәм бистә, шулай ук тагын бер шәһәрлек бар дип фаразлана.
Алтын Урда чорында «Зур Җүкәтау» турында сөйли алабыз, чөнки Җүкәтау һәм аның тирәсендәге торак пунктлар гомуми икътисади һәм административ киңлекне тәшкил итә, ягъни Җүкәтау үзәк була. Бу үзенә күрә «агломерация» була.
Чистай территориясендә урта гасырларда бистәләр һәм шәһәр барлыкка килү вакытын ачыклау белән бәйле фәнни мәсьәләләр әле ачык кала. Яңа тикшеренүләр нәтиҗәләре һәм материаллар һәйкәлләрне музейлаштыруга әзерләүдә һәм туризм объектлары буларак файдалануда, музей экспозицияләрендә һәм күргәзмәләрдә кулланылырга мөмкинлек бирер иде.
Минемчә, интеллектуаль, кадрлар потенциалы, битараф булмаган халкы булган Чистай районында тарихи гаделлекне торгызу өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Татарстанның иң борынгы шәһәрләренең берсе булган Чистайга Кирмәнне – «Чистай Кирмәне» Җүкәтауны кайтара алуга ышанам.
Ныгытма өлешенең якынча чирек өлеше хәзерге вакытка кадәр сакланган. Хуҗалык өчен җирләр үзләштерелү, табигать йогынтысы, хәзинә эзләүчеләр эшчәнлеге нәтиҗәсендә Җүкәтау юкка чыгарга мөмкин. Җүкәтау һәйкәлләрен Мәдәни мирас объектларының Бердәм дәүләт реестрына кертү эшен дәвам итәргә кирәк.
Җүкәтау – изге урын да. Монда безнең ата-бабаларыбыз яшәгән һәм җирләнгән. Монда хокук нормаларыннан бигрәк әхлак нормалары өстен чыгарга тиеш. Безнең бурыч – аны саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру, – дип сөйләде ул.
Ул әлеге чараны оештыруга өлеш керткән, битараф калмаган һәр кешегә чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерде.
«Киле елгасы баткаклыкка әйләнде, без битараф кала алмадык»
Җәмәгать эшлеклесе Чулпан Сөләйманова Киле елгасына игътибарны юнәлтте.
Минем балачак бу елга буенда узды. Киледә балык күп иде. Елга күз алдында үзгәрде дияргә була. Аның тирәсенә камыш үсә башлады, суы кимеде. Анда юынтык сулар да төшә башлады. Бервакыт ул шул дәрәҗәдә пычранды – баткаклыкка әйләнде. Без битараф кала алмадык. Шәһәр администрациясе да битараф калмады. Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына хатлар яздык. Эш башланды, – диде ул.
Бу җирдә Равил Мәзгутов ачыклык кертте.
Бу проблема бар. Бу – «Водоканал» эшчәнлеге белән бәйле. Шәхси оешма буларак, «Водоканал» бу мәсьәләне чишәргә тиеш иде. Аларга салынган 325 миллион сумлык штрафны елганы чистарту, торгызу эше белән тулыландырып була иде. Хәзер «Водоканал» дәүләткә күчте. Хәзерге вакытта без Киле елгасын чистарту буенча эшләрне проектлау өчен сату-алу үткәрәбез. Бу – зур суммалар. Проект кына да миллионлаган сум тора. «Татмелиорация» проект эшләрен алып баруга риза булуын белдерде. Киләсе җәйгә эш проекты булыр дип торабыз, аннан эшне башлар идек, – диде ул.
«Җүкәтауны медиакиңлеккә чыгарырга, популярлаштырырга кирәк»
Тимирясов исемендәге Казан инновация университетының Чистайдагы филиалы директоры Динара Җәләлова Җүкәтау археология һәйкәлен таныту, туристлар өчен кызыклы итү юлларын тәкъдим итте.
Мин 3 ел элек Җүкәтау белән кызыксына башладым. Чистайда булган тарихны, Җүкәтауны медиакиңлеккә чыгарырга, популярлаштырырга кирәк. Район бренды турында сөйләгәндә, минем өчен Чистай бренды – Җүкәтау. Җүкәтау – Чистайда гына булган уникаль мирас. Без дә түгәрәк өстәлләр үткәрәбез, студентлар да битараф түгел, алардан Җүкәтауда җыен уздыру тәкъдиме дә булды.
Туристлар өчен продукт тәкъдим итү өчен, минемчә, аның чикләрен билгеләргә кирәк, таш булса да куясы иде. Анда башка тарихи урыннарга, урта гасыр шәһәрләренә күрсәткән билгеләр, уклар куярга мөмкин. Калкулыкта күзәтү мәйданы булса иде. Шулай ук мәгълүмат язылган такталар да кирәк, чөнки тарихчылар бу урынны ничә еллар өйрәнгән мәгълүмат күп. Юл буенда Җүкәтауга күрсәткән берәр билге булса, туристларның игътибарын җәлеп итәр иде. Сувенир эшләнмәләр ясап була. Җүкәтауда табылган хәзинә, беләзекне ясап була. Безгә мифлар уйлап чыгарырга, нидер үзгәртергә дә кирәкми, үзебезнең тарих бар.
Җүкәтауны торгызу буенча хәйрия фонды ясарга була. Инициатива Чистай халкыннан булырга тиеш. Битараф булмаган кешеләр күп, безгә берләшергә кирәк. Булган мирасны өйрәнеп бетерү дә мөһим, – диде ул.
«Кече елга яр буен ясаганда агач кына кулланып була»
КФУ Идарә, икътисад һәм финанслар институтының табигатьне көйләү һәм судан файдалану кафедрасы мөдире, биология фәннәре докторы, профессор Нәфисә Минһаҗева Киле елгасы буендагы эшләргә уңайлыклар булдыру, төзекләндерүгә бик сак карарга кирәклеген ассызыклады.
Киле – кече елга. Елга кибеп бара, аңлавымча, пычрак сулар да елгага төшә. Җүкәтау шәһәр булган вакытта елганың «яшәеше» бөтенләй башка булган. Һәр борынгы шәһәр тормышы елга яки күл белән бәйле. Киле елгасы да борынгы шәһәр эченнән узган. Ул шәһәрне су белән тәэмин иткән.
Елга тирәсен матурайту, төзекләндерүгә килгәндә, иң мөһиме – су объектына, экосистемага зыян китермәү. Шуңа күрә, ниндидер эшләр башкару алдыннан, минималь дәрәҗәдә булса да, тикшерү эшләре үткәрергә кирәк. Табигатькә сак карарга кирәк. Тау башында күзәтү мәйданы була икән, елгага төшү юлларын уйларга. Кече елга яр буен ясаганда агач кына кулланып була, бетон кулланудан баш тартырга кирәк. Алай бөтен системаны юк итеп була. Без консультация бирә алабыз, проектларны җибәрә аласыз, бик сак эшләргә кирәк, – дип сөйләде ул.
«Чистай шәһәренең борынгы нигезе – Җүкәтау»
Болгар музей-тыюлыгының беренче директоры, тарих фәннәре кандидаты Җәмил абый Мөхәммәтшин Җүкәтауда 1972 елда узган экспедициядә катнашкан булган. Тарихчы Чистай шәһәре тарихы Җүкәтаудан башлана дип саный. Ул, Чистайга нигез салу вакыты буларак 1781 елны түгел, ә иртәрәк вакытны карарга кирәк, дигән фикердә.
2000 еллар башында Болгардан Җүкәтауга кадәр экспедиция оештырдык. Әлки, Алексеевск районнарында булдык. Бик күп материаллар җыелды. Бездә туристик маршрут төзү идеясе бар иде. Киләчәктә Болгар – Биләр – Җүкәтау турист маршруты булса, бик атаклы маршрутның берсе булыр иде дип уйлыйм, чөнки бу шәһәрләрнең һәрберсендә материаллар күп.
Хәзерге вакытта шәһәрләрнең туган елларын билгеләү модага кереп китте. Мәсәлән, Казанның 1000 еллыгы булды, чөнки нигез булырлык материаллар табылды. Чистайның кайчан барлыкка килүе турында уйлыйбыз икән, без X йөз материалларын карарга тиеш. Минемчә, Чистай шәһәренең борынгы нигезе – Җүкәтау, – дип сөйләде ул.
Аның сүзләренчә, Җүкәтауда X гасырның икенче яртысына караган тәңкәләр табылган.
«Мәчеткә «Җүкәтау» исеме бирелсә, бик урынлы булыр иде»
Аксубай районы Түбән Татар Майнасы урта мәктәбе директоры һәм авылның имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Рафыйк Насыйров, Чистайда төзелә торган мәчеткә «Җүкәтау» исемен бирергә кирәк, дигән фикер әйтте.
Барлык тарихи-мәдәни һәйкәлләр үзенең атамасы белән яши. Болгарны алсак, «Болгар» дигән җырчылар төркеме, кунакханә, кафелар бар. Болгарга тиң булган Җүкәтауга кагылышлы атаманы белмим. Чистайда бер урам атамасы бар, диләр. Җүкәтау масштабы бер тыкрык исемендә генә булуга лаеклы түгел. Мәдәният йорты, спорт комплексы, китапханә, кафеларга исемен биреп була. Чистайда, бу борынгы шәһәрнең чигендә диярлек мәчет төзелә, мәчеткә «Җүкәтау» исеме бирелсә, бик урынлы булыр иде. Ул якта башка мәчет төзелмәс инде, – дип сөйләде ул.
«Хатын-кызның бизәнергә вакыты булган икән, дәүләт бай булган»
Тарихчы Нурулла Гариф Наил Нәбиуллин җитәкләгән экспедициядә катнашкан булган.
Җүкәтау – бик борынгы шәһәр. Җүкәтау янында бик күп авыллар булган. Җүкәтауның базары булган, ул халыкның барысын да тартып торган. Биләр, Болгар белән чагыштырганда, ул бик аз өйрәнелгән, әмма ул бик бай. Биредә күп эш коралы табыла. Шунысы кызыклы: монда хатын-кызларның бизәнү әйберләре табыла. Бу – дәүләтнең югарыга омтылышын күрсәтә. Хатын-кызның бизәнергә вакыты булган икән, дәүләт бай булган. Бизәнү әйберләре төрле җирдән китерелгән, бу – сәүдәне күрсәтә. Җүкәтау бик зур мәйданны били. Аның берничә зираты билгеле. Әле белмәгәннәре дә бар, – диде ул.
– Балык Бистәсе районында борынгы Чаллы шәһәрлеге бар, аны өйрәнгәндә, «җүкәтау» дип йөртелгән кызыл балчыктан савыт-саба чыга. Ул керамика XI-XIV гасырларга карый, аны башка керамикадан аеруы бик җиңел. Бу Чаллы шәһәренә Җүкәтау йогынтысы турында сөйли, – ди ул.
«Җүкәтауны Чистайга экскурсиянең бер өлеше буларак күрсәтергә кирәк»
«Тамга» шәһәр тикшеренүләре институты җитәкчесе Мария Леонтьева эчке туризмны үстерү буенча нинди милли программаларда катнашып булуы турында сөйләде.
Җүкәтау туристларны тартып торган аерым бер нокта була алмас. Мәсәлән, турист Казаннан Җүкәтауны карар өчен махсус килмәс. Хәзерге вакытта Татарстанга икенче тапкыр килгән туристлар өчен тәкъдимнәр үсеш ала. Минемчә, Җүкәтауны Чистайга экскурсиянең бер өлеше буларак күрсәтергә кирәк. Экскурсияне ял көне программасына кертеп була.
Туристлар өчен продукт ясаганда тарихи мәгълүмат булу мөһим. Шуңа фәнни учреждениеләр, музей-тыюлык, районның туризм үсеше өчен җаваплы бүлекләргә бергә эшләргә кирәк, – дип сөйләде ул.
Ул, шулай ук, кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне үстерү, шәһәр яны туризмын үстерү милли программаларында катнашу мөмкинлеге булуын әйтте.
Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты кафедрасы доценты Светлана Персова да аның сүзләрен хуплады. Аның фикеренчә, Җүкәтау турист өчен табигать белән берләшү урыны булырга тиеш.
Турист күзлегеннән караганда Чистайга нәрсә җитми? Рекреация өчен киңлек җитми. Табигать җитми. Бәлки, яланаяк йөри торган бер урын булсын. Бу – һава сулый алырлык, табигать белән берләшә алырлык бер мохит булсын иде, – диде ул.
«Ханнар буасы»
Яуширмә авылы төп гомуми белем бирү мәктәбенең туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучысы Лилия Фәсхетдинова Гаяз Исхакыйның туган авылы Яуширмәдә булган экспедицияләре турында сөйләде.
Яуширмә авылыннан 2 чакрым ераклыкта «Ханнар буасы» дигән урын бар. XIII йөздә бу урынга хан токымыннан булган кешеләр килеп урнашкан. Элеккеге картлар сөйләвенә караганда, бу урынны «Йөз чишмә – тетрәвекле урын» дип йөрткәннәр. Ул калкулыкта урнашкан. Анда Кече Бахта елгасы ага. Ибн Фадлан юлъязмаларында бу елга Яуширмә исеме белән мәгълүм. Ибн Фадлан хезмәтендә таянып, 922 елда бу җирдә ислам дине кабул ителгән, дип була. «Ханнар буасы» тирәсендә ул үзенең илчеләре белән бергә 2 ай тирәсе яшәгән. Моңа күпләр ышанмый.
2010 елда бу җирлектә археолог Альберт Борһанов белән эзләнүләр узды. IX-X гасырга караган әйберләр табылды. Авылның 1000 еллык тарихын расланды. Тарихи чыганакта, авыл тарихы XVI гасырдан башлана, дип килә. «Ханнар буасы» өйрәнү өчен мөһим чыганак булып тора. «Ханнар буасы»н тирәнтен өйрәнүне, археологик тикшеренүләрне дәвам итәргә кирәк. Яуширмә авылын туристик маршрутка да кертеп булыр иде. Безнең эзләнү эшләребез Наилә Фатыйхова һәм минем тарафтан чыгарылган «Чал тарихлы Яуширмә» китабында урын алды, – диде ул.
Лилия Фәсхетдинова археологик тикшеренүләр оештыруда катнашкан, ярдәм иткән һәр кешегә олы рәхмәтләрен җиткерде.
«Бу түгәрәк өстәл бик кирәк иде»
Чистайдагы әлеге тарихи урын, гомумән, Чистай тарихы өчен янып торучы җәмәгать эшлеклесе Сурия апа Усманова бу очрашудан бик канәгать иде.
Бу түгәрәк өстәл бик кирәк иде, бу теманы күтәрергә кирәк. Археолог Наил Нәбиуллин Җүкәтауны өйрәнүдә күп эшләде. Бу аның идеясе иде. Светлана Анатолий кызы Скучаева оештыру эшләрен үз өстенә алды. Без барыбыз бергә киңәшләшеп эшләдек. Узган елда без Чистай музейлары буенча бер түгәрәк өстәл уздырган идек, шуннан без бер команда булып оештык. Бу очрашуның нәтиҗәсе булыр, дип өметләнәм. Бөтен хыялыбыз – Җүкәтауны күтәрү, халыкны җәлеп итү. Бу – бер адым булды, – диде ул, кайтырга дип автобуска утырганда.
Инде караңгы төшкән булса да, Сурия апаның күзләре янып торганы күренә иде. Ул чыннан да ихластан шат иде. Аның «Интертат»ка биргән интервьюсында бу темага карашы, борчулары, максатлары ярылып ята.