Җәмәгать эшлеклесе Сурия Усманова: «Чистайда татарга кагылышлы 12 музей булуын телим!»
Татарстан Дәүләт Советының элекке депутаты, җәмәгать эшлеклесе Сурия Усманова менә инде ничә ел Чистай районы өчен борчылып, җанатып йөри. Юкка гына түгел, ул үзе дә Чистай районы Яуширмә авылы кызы. Сурия Усманова «Интертат» хәбәрчесенә Чистайда татар халкына багышлап 12 музей ачарга кирәклеге турында сөйләде.
– Үзгәртеп кору еллары башлангач, республикада Болгарны, аннан соң Зөя утравын, Алабуганы торгыздылар. Шул ук вакытта ни өчендер Чистайга игътибар итүче булмады, – дип чаң суга Сурия Усманова. Моның сәбәбе билгеле түгел. Чистайның потенциалы зур булуын Рәисебез Рөстәм Миңнеханов та әйтеп тора. Тарих фәннәре докторы Илдус Заһидуллин исә, Чистайның потенциалы Алабугага караганда 10 мәртәбә күбрәк, ди.
«Чистайда татар темасына урын булмавына исем китте»
– 2015 елны Чистай шәһәре «Международный банк реконструкции и развития»дән 50 млн доллар грант отты. Грант акчалары шәһәрнең тарихи үзәген төзекләндерү өчен бирелергә тиеш иде, – дип сөйли башлады бу мәсьәләгә битараф калмаган Сурия Усманова. – Тарихи үзәкне саклап калу өчен яңа концепция яздылар. Моңа кадәр Чистайда 3 музей булса, яңа концепция нигезендә алар 11гә җитәргә тиеш.
2019-2025 елларда «Кече тарихи җирлекләр территориясен һәм инфраструктурасын комплекслы үстерү» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Чистайда 11 рус музейлары төзекләндерелә:
- Күргәзмә комплексы (К.Маркс ур., 1)
- «Усадьба купца Подуруева» (К.Маркс ур., 8)
- Шәһәр тарихы музее, эшче һөнәрләр музее (К.Маркс ур., 15, 15В)
- Л.Леонов-Сельвинских мемориаль комлексы (К.Маркс ур., 22)
- «Дом учителя» әдәби-мемориаль музее (К.Маркс ур., 28)
- Музейный сувенирный салон, Турцентр, Дирекция (К.Маркс ур., 31)
- А.М. Бутлеров музее (К.Маркс ур., 40)
- «Доктор Живаго» романы музее (К.Маркс ур., 76)
- Кунак номерлары, конференц-зал, күргәзмә залы, лаборатория (Театр ур., 5)
- Б.Пастернак мемориаль музее (В.И. Ленин ур., 81)
- Фонд саклау һәм реставрация остаханәләре (В.И. Ленин ур., 68).
– Хәзерге вакытта әлеге музейларның биналары билгеле, аларны төзекләндерү өчен акча бүлеп бирелгән, Санкт-Петербург компаниясе ремонтлый. Шушы эш башлангач рус телле массакүләм матбугат чараларында бу турыда бик күп сөйләделәр, материаллар чыкты. Рус музейлары дип микән, татар телле матбугат чараларында бу темага игътибар булмады.Мин кызыксына башладым һәм бу концепциядә татар темасына урын булмавына исем китте. Сораулар белән шул өлкәдәге белгечләргә мөрәҗәгать иттем. Ә алар: «Чистайда татар тарихы турында мәгълүмат юк», – дип җавап бирде. Үзем Чистай районы Яуширмә авылында туып үскән кеше буларак, азмы-күпме туган җиремнең тарихы белән таныш идем. Аптыраганнан, үзем туган җиремнең тарихын, бөек шәхесләрен өйрәнергә керештем. Эшемне берничә юнәлештә башладым (2014-2019 еллар):
1) Китапханә, архивларда, интернет челтәрендә Чистай һәм Чистай өязенең тарихын, шул төбәктә туып үскән, эшләгән атаклы татар шәхесләрен эзләдем. Җыйган мәгьлүматларны анализлап, системага салдым, шулар нигезендә 11 музейдан торган исемлек төзедем.
2) Чистайда атаклы татар шәхесләренә музейлар ачарга кирәк, дип, җитәкчеләргә хатлар яздым: Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнехановка, Татарстан Фәннәр академиясенең ул вакыттагы Президенты М.Х. Сәләховка, Татарстан Язучылар берлегенең ул вакыттагы рәисе Д.Г. Салиховка. (Җавап хатлары бар).
3) Шул мәсьәләне хәл итүдә ярдәм сорап, очраштым: Татарстан Фәннәр академиясенең Президенты М.Х. Сәләхов , Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Д.Д. Натфуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Р.Ч. Төхвәтуллин, Язучылар берлеге рәисе Д.Г. Салихов һәм аның урынбасары Р. Аймәт, Татарстан Республикасы музейлар ассоциациясе рәисе Г.Р. Нәҗипова, Бөтендөнья татар конгрессының җитәкчесе Р.З. Закиров белән.
4) Конференцияләрдә чыгышлар ясадым, газеталарда мәкаләләр бастырдым.
5) 2019 елда галимә-язучы Тәэминә Биктимирова белән «Чистай каласында һәм өязендә туып-үскән татар хатын-кыз мәгърифәтчеләре» дип аталган проект эшләп, «Татнефть» хәйрия фонды уздырган конкурста катнашып, җиңеп чыктык.
Проект кысаларында Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында фәнни-гамәли конференция үткәрдек. «Чистай өязенең мәгърифәт йолдызлары: тарихи-документаль һәм библиографик җыентык» эшләдек һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә китапка презентация үткәрдек.
Әмма күпме тырышсам да, проблеманы хәл итә алмадым. Очрашуларда, «әйе, кирәкле проект» дип якладылар, әмма тотып эшләргә алынган кеше табылмады.
Боз кузгалды: Ркаил Зәйдулла «депутатский запрос» ясады, Яуширмәгә юл салынды
2023 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе Ркаил Зәйдуллага мөрәҗәгать иттем. Аның мәкаләләрен укып, Чистайдагы татар мәдәниятенә караш аңа да тынгылык бирмәгәнен белә идем. Мин, Ркаил Зәйдулла, аның урынбасары Илсөяр Иксанова белән 4-5 тапкыр күрешеп сөйләштек. Бу мәсьәләне ничек итеп күтәреп була, ничек нәтиҗәле юллар табарга, дип киңәшләштек.
Ркаил Зәйдулла Чистайдагы бөек татар шәхесләренә булган мөнәсәбәт турында Татарстан Республикасы Рәисенә «депутатский запрос» язды. Шулай ук, нәкъ әлеге темага багышлап, Язучылар берлегендә түгәрәк өстәл үткәрдек. Түгәрәк өстәл узган елның ноябрендә оештырылды, ул бик уңышлы үтте.
Чистай төбәгенең тарихын өйрәнгәндә, төбәкнең атаклы шәхесләрен өйрәнеп, тарихын тасвирлап язган материалларны туплаган идем. Фәнни эшләрнең авторлары – вакытларын, көчләрен санамыйча, татарның тарихын халыкка кайтарыйк дип, көне-төне эшләгән галимнәр: тарих фәннәре докторы И.К. Заһидуллин, тарих фәннәре кандидатлары: Н.Г. Нәбиуллин, Р.Г. Насыйров, Ә.З. Хәкимова, Н.Г. Гарипов һ.б. Без аларның барысын да түгәрәк өстәлдә катнашырга чакырдык. Татарстандагы Фәнни институт директорларына да чакырулар җибәрелде. Шулай ук сөйләшүгә Чистайдан дистәдән артык активистлар килде. Анда Ислам үзәге һәм Чистайның аксакаллар шурасы җитәкчесе Фәрит Галимов, «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Рушания Вахитова, Чистай районы Советы аппараты җитәкчесе Равил Мазгутов һ.б. катнашты. Чыгышлар, фикер алышулар бик кызыклы, барыбыз өчен дә файдалы булды. Узган чараның иң әһәмиятле нәтиҗәсе – Чистайны торгызабыз, музейлар ачабыз, дип янып йөргән команда тупланды.
Ниһаять, боз кузгалды. Хәзерге көндә Дәүләт органнары Чистайны туристик үзәккә әверелдерер өчен программа төзиләр. Элеге программа кысасында Гаяз Исхакый музеена игътибар артты, музей урнашкан Яуширмә авылына юл салыну мәсьәләсе тагын күтәрелде, – диде Сурия апа.
Июльдә, Гаяз Исхакыйның вафатына 70 ел тулу уңаеннан, бер төркем язучылар әдипнең туган ягы – Чистай районы Яуширмә авылына сәфәр кылып, түгәрәк өстәл узганнан соң да «Интертат.татар» сайтында материаллар чыккан иде. Августта, ниһаять, Яуширмәдә асфальт юл салдылар. Бу – шул боз кузгалуның беренче нәтиҗәсе.
- Яуширмәдә Гаяз Исхакый музее: Юллар начар, таушалган диварлар ремонт көтә
-
Чистайда зыялылар авазы: «Гаяз Исхакый фондын булдырсак, татар милләте күтәрелер иде»
-
«Хәзер дә татар мәчет тирәсендә берләшә»: Чистайны татар телле итүдә дин ничек ярдәм итә?
Бөтендөнья татар конгрессы белән бик актив эшлибез
Проблема бик катлаулы булганга, бу мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм сорап, Бөтендөнья татар конгрессына мөрәҗәгать иттем. Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров әлеге идеяләрне күтәреп алды:
1) Данис Шакиров Конгресста активистлар һәм конгресс җитәкчеләре катнашында зур киңәшмә уздырды.
2) Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында Чистай каласында һәм Чистай өязендә туып-үскән бөек татар шәхесләренә Чистайда музейлар ачу мәсьәләсенә багышланган түгәрәк өстәл (Казан шәһәре, 17.04.2024) узды. Киңәшмәне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов оештырды һәм алып барды. Анда галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре һәм Дәүләт органнары вәкилләре дә катнашты. Түгәрәк өстәлдә С.Усманова һәм И.Заһидуллин тарафыннан эшләнелгән, Чистай шәһәрендә ачу өчен, татар халкы тарихына һәм мәдәниятенә багышланган иң мөһим 11 музей исемлеге расланды. Чистай шәһәрендә музейлар өчен потенциаль биналарны карау оештырырга, дигән тәкъдим дә кертелде.
3) Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган икенче түгәрәк өстәл 6 июньдә Чистайда булды. Чистайга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов, тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Исламны өйрәнү үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Илдус Заһидуллин һәм Сурия Усманова бардык.
Чистайда үзебез төзегән исемлектәге музейларга биналар эзләдек. Чистай районы Советы аппараты җитәкчесе Равил Мазгутов, Ислам үзәге җитәкчесе Фәрит Галимов безгә биналарның исемлеген әзерләп куйган иде, вариантлар тәкъдим иттеләр. Икенче түгәрәк өстәлдән соң төзелгән протоколда мәгълүматлар төгәлләштерелде – әлеге музейларның адреслары да күрсәтелде.
«Хәзерге вакытта дәүләт органнарының да, татар халкына кагылышлы институтларның да актив эшләве кирәк»
– Бүгенге көндә бу юнәлештә эшләр бара. Татарстан Язучылар берлеге, Чистайдагы атаклы шәхесләр яшәгән биналарга куяр өчен, мемориал такталар исемлеген эшләде. Язучылар берлеге Чистай мөхтәсибәте, Чистай администрациясе, «Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы» белән бергә Гаяз Исхакыйны искә алу чараларын Яуширмәдә, Чистайда югары дәрәҗәдә оештырды.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов тәкъдиме белән яңа чара әзерлибез.
Чистай янында борынгы Җүкәтау шәһәрлеге – федераль әһәмиятле мәдәни мирас объекты. Җүкәтауны өйрәнгән, шул темага диссертация язган археолог Наил Нәбиуллин Җүкәтауны комплекслы өйрәнү, саклау, популярлаштыру, тиешенчә файдалану, туризм объекты буларак әзерләү мәсьәләләре буенча эшли. Бу арада нәкъ шул проблемаларны күтәрү, хәл итү максатында «Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы» ТР Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Светлана Скучаева ярдәмендә күргәзмә һәм шул темага Чистайда түгәрәк өстәл оештыру эшләре белән шөгыльләнә.
Чистайда музейлар ачу мәсьәләсе өстендә эшләүче, бар проблемаларны хәл итәргә ярдәм иткән Чистай мөхтәсибәте, Чистай районы Советы аппараты җитәкчесе Равил Мазгутов, Музейның яңа җитәкчесе – «Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы» ТР Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Светлана Скучаева – бу эшләрдә безнең иң төп ышанычыбыз. Әмма ләкин бу оешмалар гына әлеге мәсьәләне хәл итеп бетерә алмый, хәзерге вакытта дәүләт органнарының да, татар халкына кагылышлы институтларның да актив эшләве кирәк.
Чистай – Россиядә генә түгел, ә Җир шарында бердәнбер төбәк, чөнки бер урында татарның бик борынгы тарихын – Җүкәтау шәһәрлеген күрсәтергә була, ә шәһәр зираты – үзе бер музей, анда бит XIII гасырда куелган кабер ташлары бар. Яңарыш чорында татарны күтәргән, халык мәдәниятле, мәгьрифәтле булсын өчен тырышкан күпме атаклы шәхесләр туып үскән җирлек ул.
Тарих фәннәре докторы Илдус Заһидуллин: «Бу – Чистай тарихына яңа яңгыраш һәм мәгънәви эчтәлек бирәчәк»
Чистайның туристик потенциалын 3 өлештән тора дип күзаллыйм:
1. Татар тарихы.
2. Чистайның рус тарихы да бик кызыклы. Анда академик Николай Лихачев туып үскән, Чистай өязендә (Алексеевск районы, Бутлеровка авылы) химик Александр Бутлеров туган. Күренекле сәүдәгәрләр А.Подураев, А.Шашин һ.б. Чистай каласын үстерүдә күп хезмәт күрсәткәннәр.
3. Бөек Ватан сугышы елларында Чистайга эвакуацияләнгән рус язучылары тарихы.
Әлеге 3 юнәлеш бер-берсен тулыландыра, Чистай каласын бик кызыклы, халыкка күп яңалык сөйли, күрсәтә торган туристик шәһәр итә.
Чистайга 1781 елда өяз шәһәре статусы бирелә. 1781 елдан алып 1920 кадәр өяз, аннан соң кантон булып санала. Чистай өязенә хәзерге Яңа Чишмә, Чистай, Нурлат, Аксубай, Әлки, Алексеевск, Чирмешән районнары керә.
Галим Илдус Заһидуллинның аңлатмасы:
1990 еллар башында илдә булган мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйгалар нәтиҗәсендә соңгы өч дистә елда Татарстанда гуманитар фәннәр һәм мәдәният үсешендә уңай үзгәрешләр булды: милли тарих, татар әдәбияты һәм тел белеме буенча күп томлы академик хезмәтләр басылып чыкты, гаепсезгә репрессияләнгән һәм илдән китәргә мәҗбүр булган татар интеллектуалларының язма мирасын кире кайтару дәвам итә. Бүген татар халкының һәм аның күренекле вәкилләре казанышларының данлы сәхифәләрен популярлаштыру, аларны милли үзенчәлекне ныгыту максатында тарихи хәтердә ныгыту өчен ныклы фәнни нигез булдырылган. Милли казанышларны популярлаштыруның хәзерге Россия җәмәгатьчелегендә татар халкына ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыруда мөһим сәяси һәм культурологик әһәмият бар. Бу өлкәдә төбәк һәм җирле халыклар тарихы белән таныштыручы музейлар мөһим роль уйный.
Кызганыч, татар җәмәгатьчелегенең Казанда татарларның мәдәни башкаласында яшәгән һәм иҗат иткән күренекле язучыларга, иҗтимагый-сәяси эшлеклеләргә багышланган музейлар челтәре булдыру өметләре акланмады. 1990 ел ахыры – 2000 ел башында Казанның Иске татар һәм Яңа Татар бистәләрендәге тарихи-мәдәни һәйкәлләрне җимерү нәтиҗәсендә ХІХ гасыр ахыры – ХХ гасыр башы татар милли шәһәренең күпчелек архитектура һәйкәлләре юкка чыккан, бистәләрдә җирле халык калмаган, бу – ситуациянең бер сәбәбе булып тора.
Бүгенге көндә татар мәдәнияте музейлары булмаган тарихи Чистай шәһәрендә милли шәһәр мәдәнияте һәйкәлләрен саклау ягыннан нинди язмыш көтә?
Мәдәни мирас объектларын саклап калу һәм милли-тарихи хәтерне популярлаштыру үзәкләренә әйләндерүнең бердәнбер варианты булып татар халкының тарихы һәм мәдәнияте буенча үзенчәлекле һәм Татарстанда гамәлдәге музейларны кабатламаган яңа музейлар ачу тора. Этноконфессиональ мәдәни мирас объектларын музейлаштыру һәм Чистайда татар халкы тарихы һәм мәдәнияте буенча яңа музейлар ачу өяз шәһәренең чын социаль һәм мәдәни тарихын яңартырга мөмкинлек бирәчәк.
Хәзерге Татарстан территориясендә урнашкан башка өяз шәһәрләрендә Татар бистәләре булмау шартларында этноконфессиональ мәдәни мирас объектларын музейлаштыру туристларга империя һәм Совет чорында татарларның шәһәрдәге көндәлек тормышын күрсәтү өчен уникаль мөмкинлек ача. Бу, һичшиксез, Чистай тарихына яңа яңгыраш һәм мәгънәви эчтәлек бирәчәк.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе институтлары әлеге масштаблы мәгърифәтчелек проектын фәнни яктан уңышлы алып бара алыр иде.
Илдус Заһидуллиннан Чистай өязе турында тарихи белешмә
Чистай җирлегенең (1781 елдан өяз шәһәре) мул сулы Кама ярында уңайлы урнашуы һәм монда уңайлы затон булуы округның эшлекле крестьяннарын, шул исәптән, татарларны да җәлеп иткән. 1820 елларда Камада пароходлар пәйда булу шәһәрне акрынлап Бөтенроссия икмәк сәүдәсе үзәгенә әйләндерә. Чистай, күренекле сәүдәгәрләр җирлеге буларак, халык саны буенча Идел-Урал төбәгенең иң эре өяз административ үзәкләре бишлегенә кергән. 1857 елда биредә 10 меңгә якын, 1897 елда 20 меңнән артык, 1913 елда 31 меңгә якын кеше яшәгән.
XVIII гасырда җирлектә татар-мөселман җәмгыятенең формалашу динамикасы махсус тикшерүне таләп итә. Гасыр азагында биредә татар шәһәр җәмгыяте эшли (1795 елда – 793 кеше). Татар-мөселманнар саны буенча икенче этноконфессиональ төркем булып торалар, аларның чагыштырма саны XIX гасыр уртасында Чистай халкының 25-30 процентын тәшкил итә. Шәһәрдә 3нче гильдия татар сәүдәгәрләренең кечкенә генә төркеме булган, алар җирлекнең иҗтимагый тормышында һәм шәһәр үзидарәсе органы эшендә катнашкан.
1892 елга кадәр Чистайда мещаннар управасы эшли, аның өч әгъзасының берсе мещан-татар була, мещаннар җәмгыяте күп кенә мәсьәләләрне автоном режимда хәл итә.
Чистай татар җәмгыяте ХІХ гасыр ахырында (1897 елда – 4839 кеше) – ХХ гасыр башында (1910 елда – 6887 кеше) Идел-Урал төбәгенең кече (өяз) шәһәрләрендәге милли җәмгыятьләр арасында сан ягыннан дүртенче урында тора.
Тарихи Татар бистәсендә җәмәгать (сәүдә, мәгариф һәм гыйбадәт кылу учреждениеләре биналары, зират) һәм шәхси (сәүдәгәрләр, мещаннар, мөселман руханилары һәм крестьяннар йортлары) объектлары сакланып калган. Бу тарихи биналар милли шәһәр тормышының шаһиты, Россия империясе татарлары, төрки халыклары һәм мөселманнары арасында танылган шәхесләрнең яшәү урыннары булып тора. Иҗтимагый объектлар арасында: «тарихи мәчет» – илдә сакланып калган бердәнбер агачтан төзелгән Ислам гыйбадәт кылу бинасы, ул 1843 елгы үрнәк проект буенча төзелгән.; «Камалия» мәдрәсәсе бинасы – округта мөселман уку йорты һәм шәһәр хатын-кызлары мөселман мәктәбе, шулай ук мөселман зираты.
Чистайда безгә билгеле булган беренче мулла Урта Азия мәдрәсәсен тәмамлаган Исхак бине Сәет Колмөхәммәд бине Ишмамад әл-Канари Сәгыйтов (хәзерге Арча районының Кенәр авылында туган). Ш.Мәрҗани сүзләренчә, ул Урта Азиядән 1813 елда кайта, 1816 елда Сәрдә авылында имам була. Бер ел да үтмичә, чакыру буенча Чистайга күченә. Мәдрәсә тоткан. 1831 елда үлгән мулла урынына аны Казанның Апанай мәчетенә имам итеп чакыралар. Исхак мулла Кабан күле буенда мәдрәсә төзегән, ул бик танылган һәм популяр булган.
1831-1846 елларда имам Әхмәт Хәлитов була, ул да мәдрәсә тота, сәүдәгәрләр чакыруы буенча Оренбург губернасының Троицк шәһәренә күчеп килә, анда дини хезмәтен дәвам итә.
1831-1893 елларда имам хатыйб булып Мәчкәрә мәдрәсәсен тәмамлаган кеше – татар сәүдәгәре Якуповның кияве Мөхәммәтзакир Камалов хезмәт итә, ул 1859 елда янган мәчет урынына яңа мәчет төзеткән. Камалов – 2нче гильдия сәүдәгәре һәм меценат: «Камалия» мәдрәсәсен тоткан; мәдрәсәнең (1874 ел) һәм 2нче Җәмигъ мәчетенең (1882 ел) таш биналарын төзеткән.
Җәмгыять үзенең динилеге һәм традицион кыйммәтләргә йөз тотуы белән аерылып торса да, капиталистик мөнәсәбәтләр һәм җәдитчелек идеяләре тәэсирендә татар-мөселманнарның иҗтимагый һәм гаилә тормышына европалашу процессына хас яңалыклар үтеп керә.
Чистай өязе – бөек татар язучысы һәм ХХ гасыр башының күренекле иҗтимагый-сәяси эшлеклесе Гаяз Исхакыйның кече Ватаны. Аның җитәкчелегендә өяздә туып-үскән бер төркем кеше илнең революцион һәм иҗтимагый процессларында актив катнаша.
Төбәктә туып-үскән хатын-кызлар үзләрен ХХ гасыр башы Россия төрки халыклары арасында иң актив һәм азат ителгән мөселман хатын-кызлары итеп күрсәткән.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге Чистайда буыннар алмашынуын гәүдәләндерүче халык яши торган бердәнбер татар бистәсе сакланып калган. Бу хәл Чистай ТАССРның эре сәнәгать үзәге булган совет чорында бистә тормышын хәзерге заманга «чыгу юлы» белән реконструкцияләргә мөмкинлек бирә.
Чистайда татар халкы тарихы һәм мәдәнияте буенча түбәндәге музейларны ачарга тәкъдим ителә:
1. Гаяз Исхакый һәм ХХ гасыр башында татар иҗтимагый хәрәкәте
Максат – Чистай төбәгендә туып үскән Гаяз Исхакый (1878-1954), Фуад Туктаров (1880-1938), Гариф Бадамшин (1865-1939), Ибраһим Камалов (1876-1930) һ.б. эшчәнлекләрен яктырту аша ХХ гасыр башында татарларның иҗтимагый хәрәкәтен реконструкцияләү. Г.Исхакый исемендәге Мәдәни үзәкне һәм «Гаяз Исхакый һәм ХХ йөз башы татар иҗтимагый хәрәкәте» музеен урнаштыру өчен тәкъдим ителә торган бина: буш торучы элеккеге балалар поликлиникасы бинасы (Чистай шәһәре, Урицкий урамы, 94нче йорт).
Бурычлар булып:
1) Казан Татар укытучылар мәктәбендә һәм «Хөррият» яшерен оешмасында укучылар түгәрәкләре эшчәнлеген яктырту;
2) 1905 елның 20-22 маенда 500 кеше катнашында Бөтенроссия мөселман җәмәгать эшлеклеләре киңәшмәсен һәм аның карарларын үткәрүне реконструкцияләү;
3) Беренче Рус революциясе чорында татар эсерлары һәм аларның «Таң йолдызы» газетасы эшчәнлегенә характеристика;
4) Беренче чакырылыш Дәүләт Думасындагы хезмәт төркеме һәм икенче чакырылыш Дәүләт Думасындагы мөселман хезмәт төркеме һәм аның «Дума» газетасы эшчәнлеген ачу;
5) 1917 елгы I һәм II Бөтенроссия мөселманнар съездын әзерләү, үткәрү һәм нәтиҗәләрен яктырту;
6) Эчке Россия һәм Себер төрки-татарларының милли-мәдәни автономиясе органнары: Милли Мәҗлес һәм Милли Идарә эшчәнлеген яктырту;
7) Милли Мәҗлес әгъзаларының Париж тынычлык конференциясе (1919-1920 еллар) эшендә катнашуын яктырту тора.
2. Мәшһүр хатыннар (татар хатын-кыз мәгърифәтчеләре һәм Чистай өязенең җәмәгать эшлеклеләре)
Музейны урнаштыру өчен тәкъдим ителә торган бина: Зәйтүнә Мәүлүдова яшәгән йорт (Чистай шәһәре, Вахитов урамы, 69нчы йорт).
Максаты – яңарыш, җәдитчелек хәрәкәте нәтиҗәсе буларак татар хатын-кызларының: күренекле мәгърифәтче, педагог, журналист һәм җәмәгать эшлеклеләренең эмансипациясен һәм аларның ХХ гасыр башында милли мәгариф һәм мәдәният үсешенә керткән өлешләрен яктырту.
Чистай өязендә туып үскән түбәндәге кешеләрнең хезмәт биографияләрен куллану тәкъдим ителә:
Ләбибә Хөсәения (1879-1920) – мөгаллимә, Казанда хатын-кызлар милли мәгарифен оештыручы.
Фатыйма-Фәридә Ваһапова-Нәүрүзова (1889-1914) – мөгаллимә, журналист, «Сибирия» газетасы нәшире һәм редакторы (Томск, 1912-1913 еллар).
Хәдичә Ямашева-Таначева (1883-1950) – большевикларның «Урал» (Оренбург, 1907) газетасын нәшер итүдә катнаша; 1917 елда оештыру бюросы рәисе һәм I Бөтенроссия мөселман хатын-кызлары корылтае (Казан, 1917 елның апреле) делегаты, Казан шәһәр Думасының хатын-кызлардан беренче депутат һ.б. берничә тапкыр кулга алына. Үлгәннән соң реабилитацияләнгән.
Сания Гыйффәт-Кадыйри (1899-1957) – шагыйрә, журналист. 1918 елдан эмиграциядә яши.
Илһамия Туктарова-Богданович (1892-1960) – мөгаллимә, I Мөселман хатын-кызлары съездында катнашучы (Казан. 1917 ел) һәм I Бөтенроссия мөселманнар корылтаенда да (Мәскәү, 1917 ел). Үлгәннән соң реабилитацияләнгән.
Рабига Хәкимова (1902-1952) – танылган татар тел белгече, Казан дәүләт университетында татар теле һәм әдәбияты бүлегенә нигез салучы.
Абруй Сәйфи (1889-1960) – мөгаллимә, педагог, журналист, җырчы, 1917-1918 еллардагы Милләт Мәҗлесе әгъзасы, «Азат хатын» журналын оештыручыларның берсе . Репрессиягә дучар була.
3. Чистай өязенең «Камалия» мәдрәсәсе традицион конфессиональ уку йорты
Музейны урнаштыру өчен тәкъдим ителә торган бина: элекке мәдрәсәнең 2 катлы таш биналарның берсе, Чистай шәһәре, Нариманов урамы 85нче йорт.
Максат – Чистайда Ислам конфессиональ мәгарифе тарихын ачу.
Бурычлар булып:
1) XVIII гасыр ахыры – ХХ гасыр башында татарларда дини мәгариф системасын реконструкцияләү.
2) «Камалия» иске методлы мәдрәсәсенең укыту-белем бирү эшчәнлеген яктырту (структура, уку процессы һәм укыту методлары, дәреслекләр, укытучылар, укучылар, чыгарылыш укучылары).
3) Совет чорында Чистайда ислам дини белем бирүенең торышына характеристика бирү.
4) Чистайның хәзерге заман мөселман дини уку йортлары эшчәнлеген яктырту тора.
4. Татар бистәсе
Музейны урнаштыру өчен тәкъдим ителә торган бина: Чистай шәһәре, Нариманов урамы, 89нчы йорт. 1882 елда М.Камалов тарафыннан төзелгән мәчет бинасы.
Максат – империя, Совет һәм хәзерге чорда кече шәһәрнең татар җәмәгатьчелеге һәм анда яшәүчеләрнең тормышын яктырту.
Бурычлар булып:
1) халыкның, иҗтимагый һәм хосусый биналарның саны, урнашуы, катлам һәм һөнәри составы динамикасын; өяз шәһәре һәм округының социаль-икътисадый тормышында татарларның ролен реконструкцияләү.
2) Мещан-татар һәм 3нче гильдия сәүдәгәренең социаль портретын һәм көнкүрешен реконструкцияләү.
3) Бистә тарихын һәм танылган чистайлы татарларның Совет чорындагы һөнәри казанышларын яктырту.
4) Хәзерге Чистайда татар җәмгыятенә һәм аның институтларына социомәдәни характеристика тора.
5. Имам-хатыйб, мөдәррис һәм шәех Мөхәммәдзакир Камаловның йорт-музее
Музейны урнаштыру өчен тәкъдим ителә торган бина: Шәех Чиставый яшәгән йорт (ишегалдын һәм хезмәтче йортын кертеп), Чистай шәһәре, Ленин урамы, 40нчы йорт.
Бу бинада бөтен татарның элитасы булган.
Максат – мулла Мөхәммәдзакир Камалов эшчәнлеге мисалында җирле халыкның һәм мөселман җәмәгатьчелегенең гаилә, дини-йола һәм иҗтимагый тормышында руханиларның ролен ачу.
Бурычлар булып:
1) Ике шәһәр мөселман мәхәлләсенә социомәдәни характеристика;
2) Нәкышбәндия тәрикатенең халидия тармагы имам-хатибы, мөдәррисе һәм шәехенең күпкырлы эшчәнлеген яктырту;
3) Шәһәр мулласы Мөхәммәтзакир Камаловның күп балалы гаиләсенең өй шартларын реконструкцияләү;
4) Мулла кызларының татар-мөселманнарның күренекле вәкилләре белән никахлары аша туганлык мөнәсәбәтләрен ачу.
Беренче никахыннан туган балалары (Бигигасимә белән): Мөхәммәднәҗиб (1881 елда хаҗ вакытында вафат була); кызлары: Бибиганделип (ире – имам Мөхәммәдшаһид); Бибихәдичә (ире – имам Шиһабетдин). Икенче никахыннан (Бибифатима белән) балалары: Ибраһим (1876-1930) (хатыны – Таиба Алхан), Әминә (ире – Нәҗип Шәмсетдинов-Түнтари), Камиләтинниса (1874-1943) (ире – Мөхәммәднәҗиб Әмирхан), Гарифә (1877-1963) (ире – Гариф Уразгилдиев), Җуарайра (1882-1977) (ире – Миргалим Мансуров), Галия-Әсма (1884-1975) (ире – Муса Бигиев), Шәмсениса (1886-1930) (ире – Рөстәм Акчурин), Хәтимә (1888-1918), Өммегөлсем (1889-1957) (ире – фабрикант Абдулла Акчурин).
6. Мөселман яңа ысуллы хатын-кызлар мәктәбе (Әмирхания көллияте) – (ХХ гасыр башы)
Татар кызлар мәктәбе урнашкан тарихи бина Чистай шәһәре, Вахитов урамы, 26нчы йорт. Хәзерге вакытта төзекләндерү эшләре бара. Чистай мөхтәсибәте карамагына бирелгән. Биредә ремонт эшләре тәмамлангач Чистай мөхтәсибәте белән килештереп, бинаның бер бүлмәсендә ХХ гасыр башы Чистай мөселман хатын-кызлары музеен оештырырга тәкъдим итәргә.
Максат – шәһәрдә мөселман хатын-кызларына белем бирүне оештыру үзенчәлекләрен яктырту.
Бурычлар булып:
1) Өйдәге конфессия укытучылары – остабикәләрнең кызларга белем бирү эшчәнлеген реконструкцияләү,
2) Мөгаллимә – шәһәрдә мөселман хатын-кызлар мәктәбе укытучысы эшчәнлеген яктырту,
3) Яңа ысуллы хатын-кызлар уку йортының укыту матди базасына, уку программасына, дәреслекләренә, укыту ысулларына һәм эчке тәртибенә җәдит идеяләрен тормышка ашыру буларак характеристика тора.
7. Археология музее
Музейны урнаштыру өчен тәкъдим ителә торган бина: Инфекцион больница урнашкан бина (элек мәдрәсә бинасы), Чистай шәһәре, Урицкий урамы, 116нчы йорт.
Чистай өязендә Идел буе Болгар дәүләтенең башкаласы «Олуг шәһәр Биләр» һәм Җүкәтау (Х-XV) археология һәйкәле урнашкан, Алексеевск районында 700, Чистай районында 250, Әлки районында 160 археологик истәлек бар.
Х-ХІІІ гасырлардагы 14 каберлектән торган «Хан зираты» (Чистай районындагы Иске Роман авылында) табылган. Чистай өяз музеенда Җүкәтауда табылган тимер көбә бар, белгечләр аның 800 ел элек ясалганын ачыклаганнар, янында шул ук материалдан эшләнгән шлем һәм уклар тора. Чистай татар зиратындагы 100дән артык Алтын Урда чоры кабер ташларының иң борынгысы 1292 елда куелган. 100дән артык кабер ташы 18-20нче гасырларга карый. Аларның 40ка якыны Камалов, Әмирхановлар нәселенә куелган. Бу музейда үзебезнең яшь буынга да, килгән туристларга да 1000 еллык тарихыбызны күрсәтеп була.
8. Чистай төбәгенең мәшһүр татар шәхесләре музее
Музейны урнаштыру өчен тәкъдим ителә торган бина: элеккеге репрессияләнгәннәр музее бинасы – Чистай шәһәре, К.Маркс урамы, 1нче йорт.
Габдерәхим Утыз Имәни (1752-1836) – әдәбият тарихында иң беренче мәгърифәтче шагыйрьләрдән, галим һәм җәмәгать эшлеклесе. Утыз Имәнинең иҗат мирасы зур һәм күпкырлы. Ул барлыгы 100дән артык исемдәге хезмәт язган. Безгә шуларның 60 исемдәгесе генә килеп җиткән. Галим болгар чорындагы бик аз очрый торган китапларны күчереп язу үзәкләре оештырган. Аның тырышлыгы белән Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәре безнең көннәргә кадәр сакланган.
Хисамеддин ибн Шәрәфеддин әл-Мөслими – «Тәварихы Болгария» («Болгария тарихы») авторларының берсе.
Идрис-Хәлфә Зөлмөхәммәт (1650-1720) – теолог, философ, шагыйрь.
Кәшшаф Тәрҗемәнов (Тәрҗемәни) (1877-1943) – дин белгече, җәмәгать эшлеклесе, 1924-1928 елларда «Ислам мәхәлләсе» журналы редакторы.
Зөлфәкәр Кыямкәр (1870-1921) – каллиграф, беренче татар фотографы, шәҗәрәләр төзүче.
Сәет Вәхиди (1887-1938) – галим, тарихчы, шәрыкчы, археограф, татар халкының һәм башка төрки халыкларның тарихын өйрәнүче.Ул 3 меңнән артык борынгы татар кулъязмаларын жыеп, Татарстан Дәүләт музеена тапшырган. Ә 1912 елда Казан ханы Сәхиб Гәрәйнең 1523 елның 1 гыйнварында язылган Тархан ярлыгын тапкан. Галим 1938 елда атып үтерелгән.
Альфред Халиков (1929-1994) – археолог, тарихчы, татар халкының тарихы турында язылган бик күп хезмәтләр авторы. Тарих фәннәре докторы, профессор. 2014 елдан Татарстан Республикасының археология институты аның исемен йөртә.
Сәләм Алишев (1929-2015) – татар халкының һәм Урта Иделдә яшәгән халыкларның тарихын өйрәнгән. Тарих фәннәре докторы.
Әнвәр Хәйри (1947-2014) – галим, язучы, текстолог, публицист, тәрҗемәче.
Җәмил Зәйнуллин (1946-2020) – филолог-шәрыкчы. Филология фәннәре докторы, профессор.
9. Чистай төбәгенең татар язучылары музее
Музейны урнаштыру өчен тәкъдим ителә торган бина: Чистай шәһәре, Вахитов урамы, 31нче йорт, яки башка бина.
Гаяз Исхакый, Хәсән Туфан, Нәби Дәүли, Нәҗип Думави, Галиәскәр Гафуров-Чыгтай, Хәбибрахман Зәбири, Сания Гыйффәт, Фуат Туктаров, Фатих Сәйфи-Казанлы, Шәһит Әхмәдиев, Рәйсә Ишморатова, Салих Баттал, Барлас Камалов, Кояш Тимбикова, Флера Тарханова, Газиз Кашапов, Бикә Рәхимова, Шамил Маннапов, Әсгать Фәхри, Кыяметдин Юлдашев, Альберт Сафин, Ринат Мәннан, Әсхәт Фәхретдинов, Мөдәррис Вәлиев, Әсрар Галиев, Фаяз Дунай, Гакыйль Сәгыйрев, Шамил Шәйдуллин. Бүгенге көндә иҗатлары белән сөендереп торучы хөрмәтле шәхесләребез Илгиз Зәйниев, Роза Туфитуллова, Нәбирә Гыйматдинова, Тәлгат Галиуллин, Рәмзия Габделхакова, Минзифа Әхмәтшина, Рушания Низамова, Рәис Гыймадиев һ.б.
10. Чистай төбәгенең татар артистлары музее Чистайда татар театрына искиткеч зур ихтыяҗ булуын күздә тотып, шәһәрдә татар театры бинасын төзергә һәм шул бинада Чистай төбәгенең татар артистлары музее ачарга. Татар театры һәм Чистай төбәгенең татар артистлары музее өчен төзеләчәк бинаның урыны: Чистай шәһәре, Вахитов урамы, 34нче йорт урыны.
Габдулла Кариев (1886-1920) – актер, режиссёр, татар профессионал театрына нигез салучы. Г.Тукай, Г.Камал, Х.Ямашев, Ф.Әмирхан С.Гыйззәтуллина-Волжская аны татар театрының «атасы» дип атаган.
Шамильский Шакир (1892-1945) – артист, режиссер, татар профессионал театрына нигез салучыларның берсе. 1912-1918 елларда «Нур» труппасында актер, 1921-1945 елларда Татарстан дәүләт академия театрында режиссер. Уфа, Ташкент, Баку шәһәрләрендә эшләүче татар театрларының режиссеры.
Касыйм Шамил (1892-1981) – татар театрына нигез салучыларның берсе, актер, режиссёр.
Харис Фәйзуллин (1871-1933) – педагог-методист, журналист, татар телендә чыккан беренче дәреслекләрнең авторы, «Әхбар» («Известия») исемле газетаның редакторы һәм нәшире. Чистай өязе Шахмай авылында туып үсә. Үзенең туган ягын – Чистаен бик ярата, псевдонимы – Фәйзи Чистапули. Аның улы Җәүдәт Фәйзи Оренбургта туса да, ул балаларының метрикаларына аларның туган жире Шахмай авылы дип яздыра. Җәүдәт Фәйзинең туган абыйсы Мирхәйдәр Фәйзинең псевдонимы «Мишәр Фәйзи». Фәйзиләр гомер буе туган якларын сагынып, еш кайтып-китеп яшиләр.
Җәүдәт Фәйзи (1910-1973) – композитор, татар милли музыкаль комедия жанрына нигез салучы, Тукай премиясе лауреаты. Татарстан Милли музее фондында Җәүдәт Фәйзинең бай архивы тупланган. Дәүләт карамагында җәмгысе 4000 берәмлек саклана. Болар – төрле документлар, ноталы материал һәм китапханә. Бу – бик бай һәм үзенчәлекле мирас, аны композитор гомер буена туплаган.
Мирхәйдәр Фәйзи (1891-1928) – драматург, шагыйрь, публицист, татар милли музыкаль драма жанрына нигез салучы. Аның легендар «Галиябану» музыкаль драмасын ишетмәгән, күрмәгән татар юктыр. Мирхәйдәр Фәйзи үзенең кыска иҗат дәверендә 16 оригиналь сәхнә әсәре яза, 7 пьеса тәрҗемә итә, халык җырлары җыентыгын төзи, 200дән артык шигырь, дистәләгән хикәя яза, 70 көндәлек дәфтәре калдыра.
Шамил Закиров (1945-2012) – театр эшлеклесе, 1985-2012 елларда Камал театры директоры, төрки халыкларның «Нәүрүз» Халыкара театр фестивален оештыручы.
Яраткан артистларыбыз: Вера Минкина, Фәйзи Йосыпов, Гайшә Камаева, Галия Булатова, Әзәл Яһудин, Әнәс Галиуллин, Исламия Мәхмүтова, Наил Шәйхетдинов, Сания Исмәгыйлева, Абруй Сәйфи, Идрис Мәсгутов һ.б. безнең якның якты йолдызлары. Бүгенге көндә иҗатлары белән сөендереп торучы хөрмәтле артистларыбыз: Рамил Төхвәтуллин, Рөстәм Галиев, Нуриәхмәт Сафин, Әсхәт Хисмәтов, Рузия Мотыйгуллина, Резеда Төхвәтуллина, Шамил Фәрхетдинов.
Әнәс Тумашев (1924-2010) – рәссам, педагог, татар театраль декорация, рәсем сәнгате осталарының берсе. Тукай премиясе лауреаты.
11. Татар сәүдәгәре утары комплексы (ишегалды, кое, яшәгән йорты янында кибете, ат абзары, мунча биналарын кертеп)
Музейны урнаштыру өчен тәкъдим ителә торган бина: «С.Шәмсетдинов йорты» Чистай шәһәре, Тукай урамы, 59нчы йорт.
12. Әмирханнар династиясе яки Фатих Әмирхан музее
Музейны урнаштыру өчен тәкъдим ителә торган бина: Чистай шәһәре, Урицкий урамы, 96нчы йорт.
«Чистайда ачылырга тиешле 12 музейның адреслары билгеле, әмма хөкүмәттән карар юк»
– Без биналарны карап кайттык, музейлар исемлеген төзедек, ләкин боларны башкарып чыгар өчен хөкүмәт органнарының карары юк, ул – бары тик безнең теләк кенә. «Бер милли үзәк ачып, шунда экспозицияләр булыр», – дип кенә тынычландырырга тырышалар. Йөри-йөри, яза-яза, сөйләшә-сөйләшә торгач, кайбер җавап хатларында «...берничә музей булырга мөмкин» дигән сүз бар. Әмма дә ләкин бүгенге көндә шушы 12 музейны эшләү буенча хөкүмәт тарафыннан бернинди программа, рәсми документлар юк.
Бүгенге көндәге ситуация турында: «Чистайда борынгы биналарны 1 сумга саталар...»
Шул ук вакытта бу биналар җимерелергә мөмкин, алар кичә-бүген генә төзелмәгән – XIX-XX гасырда төзелгән биналар җимерелергә тора. Чистайның администрациясе, төрле юллар табып, тарихи биналарны сатып җибәрергә, аларны сакларга тырыша. Алар хәзер биналарны 1 сумга сата. Белүемчә, инде 9 шундый борынгы биналар сатылган. Хәзерге вакытта исемлектә 20дән артык борынгы бина бар.
Әнә, бер борынгы бинаны 1 сумга сатып алган кеше косметик ремонт ясаган да, шул ук бинаны 4-5 миллионга сатуга куйган. Безгә шул ук биналарны яңадан зур акчаларга сатып алырга туры килмәсме?
Без төзегән исемлектәге борынгы биналарны сатып җибәрмәгәйләре?! Бернинди гарантия юк, татар халкына кагылышлы борынгы биналарны да 1 сумга сатып җибәрергә мөмкиннәр.
Борынгы биналарны саклап бетерә алмыйлар, һәр бина янында сакчы тотып булмый. Биналарны әкренләп «чистартып» торучылар да юк түгел: паркетларын, кирпечләрен, җиһазларын урлыйлар... Шул ук вакытта, тарихи биналарны сатып алып, сүттереп, шул урынга яңа бина төзеп куючылар да бар. Йөрәк әрни, күңел өзгәләнә, – ди Сурия Усманова.
«Эшне ике юнәлештә алып барырга тәкъдим итәм: бер яктан, тарихны өйрәник, икенчедән, биналарны саклап калырга, музейлар ачарга акча табарга кирәк»
Чистайда музейлар ачу мәсьәләсендә 2 зур проблема бар:
1) Тарихны өйрәнү. Язма башында Чистайда ачылачак рус музейлары исемлеген күрдегез. Ул музейларга мәгълүмат туплау өчен, Татарстан республикасы Фәннәр академиясе тарафыннан 2015 елда Кама фәнни үзәге төзелде (җитәкчесе Наил Вәлиев). Үзәктә 8 кеше эшли. Алар татар тарихын өйрәнмәделәр.
Татар тарихын яктырткан 12 музейны эшләтеп җибәрү өчен шундый үзәк кирәк.
Шулай ук галимнәр, төбәкчеләр, бигрәк тә элек Чистай өязенә кергән Яңа Чишмә, Чистай, Нурлат, Аксубай, Әлки, Алексеевск, Чирмешән район халкы үз тарихларын ныклап өйрәнеп, музейлар ачарга ярдәм итәрләр, дип ышанам.
2) Акча.
Үрнәк эзләп еракка барырга кирәкми, Чистай мөхтәсибәтенең эшләренә игьтибар итик. Чистай мөхтәсибәтенең соңгы елларда кылган гамәлләрен санап китәм. Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов, Ислам үзәге һәм Чистайның аксакаллар шурасы җитәкчесе Фәрит Галимов һәм аларның командасы инде дүртенче бинаны ремонтлый. Татарстандагы иң борынгы «Нур» мәчетен генә карагыз, ремонттан соң ул балкып тора! Икенче ремонтлаган биналары – Ислам үзәге. Бүгенге көндә Чистай халкының мәдәнияткә, мәгарифкә кагылышлы бар чаралары шунда үтә, ул гөрләп эшләп тора. Өченче – җимерелеп яткан «Камалия» мәдрәсәсен ремонтладылар. «Камалия» мәдрәсәсе балалар тавышыннан яңгырап тора, анда шәһәр балалары өчен күп төрле түгәрәкләр эшли. Мөхтәсибәт активистлары мәдрәсәнең бер бүлмәсендә аның тарихын күрсәткән экспозиция ясаганнар. Дүртенче бина итеп Әмирхания бинасын ремонтлыйлар, ул быел ачылачак.
Чистай мөхтәсибәте һәм Чистай активистлары шушы эшләре белән генә дә бөтен татар дөньясына үрнәк. Шушы активистлар һәм галимнәр, дәүләт органнары белән киңәшләшеп, бергәләшеп, фонд төзергә кирәк. Музейларның бер өлешен төзергә дәүләт алынса, икенче өлешен бергәләп эшләп чыгар идек, бу – булдырып була торган эш! – дип сүзен тәмамлады Сурия Усманова.