Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Чиккән сөлге – килен бүләге»: Авылларда Сабан туена бүләк җыялар

Җәй якынлашуга Сабантуй тавышлары ишетелә башлый. Быелгы Сабантуйга да авыл, районнарда бүләк җыелды. «Интертат» сөлге җыю мизгелләрен туплады.

news_top_970_100
«Чиккән сөлге – килен бүләге»: Авылларда Сабан туена бүләк җыялар
Фото: «Татар-информ», Энҗе Габдуллина, архив

Һәр якның үз гадәтләре, үз йолалары бар. Бүләк җыюны да төрле якта төрлечә әйтәләр. Күп җирдә ул «сөрән салу» буларак билгеле. Бу йоланы «яулык бәйрәме», «сөлге җыю», «сөрән сугу» дип атаучы авыллар да бар. Балтачта исә «әрәпә җыялар». Авыл җирлекләрендә бүләк җыю май азагында башланган.

Фото: © «Вконтакте» социаль челтәреннән

«Әрәпә» елга бер генә бит ул! Шуңа да авыл урамнарында бизәлгән атларны, җырлап-биеп йөргән яшьләрне, гармуннарын тартып бар әйләнә-тирәгә моң тараткан түбәтәйле абзыйларны, «Ә-РӘ-ПӘӘӘ» дип кычкырып йөргән балаларны күреп күңел сөенә. Киләчәгебез матур булсын, милләтебезнең иң матур бәйрәмен, гореф-гадәтләрне олылап, кадерләп яшик!» – дип язганнар «Балтаси Инфо» «ВКонтакте» төркемендә.

Фото: © «Вконтакте» социаль челтәреннән

Балтач бистәсендә «әрәпә җыю»ны район башлыгы Рамил Нотфуллин шәхси сәхифәсендә күрсәткән. «Балтачыбыз урамнарында җигүле атларда җыр, бию белән «әрәпә җыю» – Сабантуйларына чакыру булып тора. Милли бәйрәмебезне бердәм булып, матур итеп уздыруга үз өлешләрен керткән райондашларыбызга зур рәхмәт! Сабантуйларын бергәләшеп, шат күңел белән, яхшы кәефтә уздырырга язсын», – дип язган район җитәкчесе.

«Бу көнне балалар түземсезлек белән көтеп ала»

Арча районы авылларында да Сабантуйга бүләк җыю күңелле узган. Район җирлекләрендә бүләк җыюда балалар күпләп катнаша икән. Түбән Мәтәскә авылында бу олы эш кечерәк яшьтәге балалар кулында. Алар һәр өйгә кереп, «мәйдан» дип кычкырып, бүләк җыялар.

Югары Оры авылында да бүләкне балалар белән бергәләп җыялар.

«Сабантуй – барлык халыкның яраткан, көтеп алган бәйрәме. Шуңа да ул безнең көннәргә кадәр килеп җиткән һәм бүген дә яшәвен дәвам итә. Бәйрәмгә әзерлек алдан башлана. Ә бүләкләр, гадәттә, Сабантуйга санаулы көннәр калгач җыела. Без моны «Сабантуйга бүләк җыю» дип атыйбыз. Балалар белән авылның бер очыннан икенче очына йөреп, бүләк җыябыз. Гадәттә, йорт хуҗасы яисә хуҗабикәсе, бүләк җыючыларны капка алдында бүләге белән көтеп ала. Җырлап, биеп, бик матур итеп, «Сабантуйга бүләк җыю» бәйрәмен оештырдык. Бу көнне балалар түземсезлек белән көтеп алалар. Авылдашларга бик зур рәхмәт. Якынлашып килүче бәйрәмнәр белән», – дип язганнар «Югары Оры» төркемендә.

Фото: © «Вконтакте» социаль челтәреннән

«Бәхетегез шушы йомыркалар кебек түгәрәк булсын»

Чирмешән районы Лашман авылында балалар бакчасына йөрүче балалар да сөлге җыйган. Бу матур да, күңелле дә күренеш турында «Ләйсән» балалар бакчасының «ВКонтакте» төркемендә уртаклашканнар.

«Һәрбер йортка кереп, теләкләр теләп, Сабантуйга чакырдык. Алар да безне буш итмәде, бөтен хыялларыбызның чынга ашуын теләп, әзерләгән әйберләрен сандык төбеннән чыгарып, бүләк җыючыларга үзләренең иң матур бүләкләрен тапшырды. «И балалар, Сабантуйга бүләк җыясыз икән. Минем дә бүләгем бар. Бәхетегез шушы йомыркалар кебек түгәрәк булсын», – дия-дия безгә теләк теләде. «Сөлге җыю» бәйрәме аша әле без тагын балаларга милли тәрбия бирәбез, дустанә мөнәсәбәт тәрбиялибез, балаларның бәйләнешле сөйләм телләрен үстерәбез һәм активлаштырабыз. Балаларыбыз йөзеннән елмаю беркайчан китмәсен иде! Балаларыбыз – безнең бәхетебез, безнең дәвамыбыз!» – дип язганнар төркемдә.

Фото: © «ВКонтакте» социаль челтәреннән

«Көнләшеп үләрлек» Саба халкы

Саба районы авылларында «сөлгене» үзенчәлекле итеп җыялар. Яшь егетләр, бердәм төстә җыелып, авыл урамнарын баян, гармунга җырлап үтәләр, һәр йорт саен туктап, бүләген дә сорыйлар. Мәсәлән, Шыңар авылында бүләк алганнан соң егетләр бердәм рәвештә «Хай, рәхмәт!» дип рәхмәтен дә әйтеп куя. Бүләк җыю өчен егетләр шәһәрләрдән кайта, ә кызлар аларны чигелгән кулъяулыклар белән көтеп тора. Яшь киленнәр исә Сабантуй батырларына бирергә чигелгән сөлге бүләк итә.

Көнләшеп үләрлек Шыңар авылында Сабантуйга бүләк җыю: «Менә кая кияүгә чыгарга кирәк!»

Сабаның башка авылларында да «бирнә җыю» матур үтә. «Саба районы. ТРК Саба дулкыннары» төркемендә Сатыш авыл җирлегендә, Байлар Сабасында бүләк җыю мизгелләре белән уртаклашканнар.

«Халык «бирнә»сен дә мулдан әзерләгән. «Бирнә»ләрне салырга җигелгән атлары да бар, авыл урамнарында йөри торгач, «бирнә» белән арба да тулып китте. Яшь киленнәр чиккән сөлгеләрен бирделәр. Һәр капка төбендә диярлек дәртле биюләр биеп, хуҗаларга рәхмәт сүзләре әйтеп, алга таба атладылар. Эш беткәч, «бирнә» җыючылар казанда пешкән тәмле пылау белән сыйландылар», – дип язганнар төркемдә.

Фото: © «ВКонтакте» социаль челтәреннән

«Чиккән сөлге – Сабантуйга килен бүләге»

«Милли бәйрәмебез Сабантуйны каршы алу йолаларының берсе – бүләк җыю. Без, Арпаяз авыл клубы хезмәткәрләре дә, әнә шулай күркәм гадәт буенча егетләр һәм кызлар белән авыл урамнары буенча, йортларга кереп, Сабантуйга бүләк җыйдык. Бүләк җыю йоласы күңел күтәренкелеге белән, шау-гөр килеп узды», – дип язган Эльмира Ибраһимова үзенең шәхси битендә.

Фото: © «ВКонтакте» социаль челтәреннән

Кукмара, Саба якларында чигелгән кулъяулык, сөлгеләр бирү гадәте дә сакланып калган.

«Кечкенәдән күңелемдә калган

Сабантуйның чиккән сөлгесе.

Онытылмый, һаман истә әле

Күз явын алырлык өлгесе.

Шундый нәфис итеп кем чиккәндер,

Исең китеп карап торырлык.

Бизәгенә күз нурлары сеңгән,

Бөркеп тора аннан җылылык.

Бер яшь килен чиккән бу сөлгене,

Кабул булсын өчен теләге.

Борынгыдан калган: чиккән сөлге –

Сабантуйга килен бүләге».

Фото: © «ВКонтакте» социаль челтәреннән

Техниканың төрлесе – бүләкне ат белән генә җыймыйлар

«Тазалык бир, саулык бир! Сабантуйга яулык бир!» – Зәй районы Бигеш авылында бүләкләрне шундый сүзләр һәм «ЛуАЗ» машинасы белән җыйганнар.

«Көтеп алган милли бәйрәм Сабантуйга бүләк җыю һәр елны матур, истә калырлык мизгелләргә бай була. Безнең авылда ул аеруча үзенчәлекле. Авылдашларыбыз алдан ук адарынып бүләкләр әзерләп, бүләк җыючыларны каршы чыгып көтеп алалар. Һәркемнең ел дәвамында күңелендә әйтер хисләре, изге теләкләре җыелган. Бергә, бергә ничек күңелле!!! Уен-көлке сүз, җыр-биюләр дә сагындырган икән бит... Теләкләрнен бер булып әйтелгәне: илләребездә тынычлык, тәннәребездә саулык булсын! Әмин! Әмин!» – дип язганнар Бигеш мәдәният йорты төркемендә.

Фото: © «ВКонтакте» социаль челтәреннән

Кукмараның Вахит авылында исә сөлге җыю парадына ретро машиналар, кечкенә тракторларга арбалар тагып чыкканнар. Артларыннан муеннарына сөлге таккан, кулларына колгалар тоткан егетләр атлый.

«Сөбханалла дип карагыз әле, сөлге җыйганнар. Парад кебек булган бу! Авыл яши, димәк, молодцы. Авыл халкы үзләренә үзләре бәйрәм ясаганнар», – дип язганнар бу видео астына «Буа кызлары» төркемендә.

Сарман районы Яхшы Каран авылында бүләкне мотоблок белән җыйганнар. «Милли киемнәрдән, җырлап-биеп, күтәренке рухта Сабантуйга чакырып йөрдек», – дип уртаклашканнар авыл китапханәсе төркемендә.

Фото: © Вконтакте социаль челтәреннән

«Сабантуйга бүләк бирү безне бәхетле итә»

«Сугышлар тукталып, анда йөргән ир-егетләребез сау-сәләмәт кайтсыннар иде, дигән теләктә авылым халкы. Мин монда бүген кунак буларак катнаштым», – дип язган үз сәхифәсендә Гөлсинә Шакирова һәм Балык Бистәсе Яңа Арыш авылында Сабантуйга бүләк җыю мизгелләре белән бүлешкән.

«Сабантуйлар якынлаша,

Барча халык мәш килә,

Туган авылымда әле мин,

Сөлге җыям иртәгә.

Матур күлмәгемне киеп,

Матур итеп чыгармын,

Үзбәк абый гармун уйнар,

Мин кушылып җырлармын.

Урам буйлап Сабантуйга

Сөлге җыю гадәте –

Инде күп еллардан килгән

Авылымның сәнгате.

Җыру җырлап һәрбер өйдән

Бүләкләрен сорарбыз,

Капка төпләрендә туктап,

Биетеп тә узарбыз.

Быел да җитте бит менә

Сабантуй бәйрәмнәре,

Әзерләгез чиккән сөлге,

Авылның киленнәре.

Егет-җилән кыз-кыркыннан

Чиккән кульяулык көтә,

Сабантуйга бүләк бирү

Безне бәхетле итәр.

Әйдәгез, авылдашларым,

Сабантуйны буш итмик,

Кемдә бар чиккән сөлгеләр –

Шуны бүләккә бирик».

(Гөлсинә Шакирова)

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 4 июнь 2024
    Назиля Сафина
    Искиткеч матур бәйрәм! Балаларга шушы матур традицияләрне күрсәтеп калдыру өчен нинди матур чара. Сабантуй ничек кенә булмасын безне берләштерә торган бәйрәм. Питрәч районы авылларында быел сабантуйлар үткәрелми диделәр. Безнең авылда быел сабантуй булмый дигәч башта аптырадым, шалтыратып сорадым, әйе булмый, халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү авыр, шуңа бер авылда да булмый диделәр. Килештем, чыннан да вакыты ул түгел, урынсыз, бездә дә дроннар оча башлады, шулай дөрестер дидем. Иремнең авылында була икән, юктыр дим, шалтыратып белеште, була, кайтыгыз, дигәннәр. Питрәчтә район үзәгендә генә була икән. Тагын кайда сабантуйларны бетерделәр? Языгыз әле. Әллә бездә генә шундый кайгыртучан җитәкчеләрме?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100