Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда шартлаган фатир хуҗасы күршеләренә рента рәсмиләштерергә тәкъдим иткән булган

Хәзерге вакытта 70 яшьлек ир-ат реанимациядә ята.

news_top_970_100
Чаллыда шартлаган фатир хуҗасы күршеләренә рента рәсмиләштерергә тәкъдим иткән булган

Чаллыда шартлау булган фатир хуҗасы — 70 яшьлек Владимир Рочев турында күршеләре төрле фикер әйтә. Кемдер аны якыннан белгән, башкалары ишегалдында очраткалаган. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Ирле-хатынлы Рәүф һәм Вера Шаһиевлар сөйләгәнчә, ир-ат ялгыз яши. Алар һәрвакытта да исәнләшеп йөри, аралашырга тырыша. Бакчадан яшелчәләрен алып килеп бирәләр.

«Володя сүзләренчә, Чаллыда аның беркеме дә юк, кайдадыр еракта туганының улы яши. Ул күршеләренә мөрәҗәгать итеп, аның фатирына рента рәсмиләштерергә тәкъдим итте. Шуның өчен үзен тәрбияләүне сораган иде. Аннары фатир аны тәрбияләгән кешегә булачак иде. Күршеләрнең берсе ризалашты, тик ул хатын бабай белән тату яши алмады, алар гел талашып торды. Шушы хатынның кызы шартлау вакытында үлде инде», — ди Вера Шаһиева. 

«Володя сүзләренчә, бу хатын приватизация документларын дөрес рәсмиләштермәгән. Ул зарланып, ниндидер хезмәтләргә дә шалтыраткан. Газга килгәндә, без аның газны үзе сорап өздерүен беләбез. Ул газны кулланмады. Аның плитка иде», — ди Рәүф Шаһиев.

Күршедә яшәүче Айгөл Тимергалиева сүзләренчә, өлкән яшьтәге ир-атны ул йомык кеше дип истә калдырган. Валерий Иванов та Рочевны белгән, ул бабайны адекват иде дип искә ала. Һәрчак исәнләшеп йөргәннәрен әйтә, исерек килеш тә күрмәгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100